Шәһри Казан

Каргыш

1930 нчы еллар. Өшеткеч салкыннар. Һавага кан исе таралган. Бу исне кош-кортлар, этләр генә түгел, кешеләр дә сизә. Сәфәргали байның капка төбендә, җәйге кигәвеннәр кебек, халык кайный. Ап-ак кар өстендә Сәфәргалинең инде күптән суынып беткән мәете ята. Авыл карты Әхтәм белән бригадир Рәхимулла аптырап басып торалар. - Йа Аллам,йа Аллам!...

Реклама

1930 нчы еллар. Өшеткеч салкыннар. Һавага кан исе таралган. Бу исне кош-кортлар, этләр генә түгел, кешеләр дә сизә. Сәфәргали байның капка төбендә, җәйге кигәвеннәр кебек, халык кайный. Ап-ак кар өстендә Сәфәргалинең инде күптән суынып беткән мәете ята. Авыл карты Әхтәм белән бригадир Рәхимулла аптырап басып торалар.
- Йа Аллам,йа Аллам! Кемнәрнең генә кулы кычыткандыр? Йа Аллам!
- Төнлә үлгән диләр бит, Әхтәм бабай.
- Алай бер зарары да тимәгән иде бит байның, Рәхимулла, нигә тикмәгә кеше каны коярга соң?!. Кем эше икән? Үтерүченең бөтен нәсел-нәсәбенә рәнҗеш төшәчәк бит.
- Зарары тимәгән, дип... - Рәхимулла, әкрен генә чүгәләде дә, мәетне каплап:
- «Бай» дигән исем йөрткәч, шул бит инде ул... Сөргенгә киткәнче, үч аласылары да килгәндер инде, - дип куйды.
- Бер гаебе юк иде бит, бер гаебе...
Халык җыела торды. Сөргенгә җибәрелер алдыннан бер көн кала үтерелгән байның үлеме кайберәүләрне сөендерде, кемнедер пошаманга салды. Өй тәрәзәсеннән урамдагы халыкка карап, ачы күз яшьләре түгеп, Сәфәргали байның хатыны Гөлҗидә белән дүрт баласы утырып торалар иде. Ишек ачылган тавышка сискәнеп, Гөлҗидә чыгар якка юнәлде. Күз уңындагы һәрбер җиһаз, һәрбер әйбер аңа искиткеч якын иде. Инде менә шулар белән гомерлеккә аерылу тойгысы аның йөрәген телгәләп-телгәләп ала шул. Бу мал-мөлкәтләрне алар, Сәфәргалие белән бергәләп, үз хәләл көчләре белән җиткерделәр бит. Икесе дә шушы авылда туып-үстеләр, авылның иң ярлы кешеләре иде бит аларның ата-аналары. Ә хәзер... Үзләре үк туып-үскән, барлык әйбердән дә якын күреп яраткан, кечкенәдән чишмә суыннан, болыннарыннан, күленнән аерылмаган бу ике җанның берсе - үле, ә икенчесен туган авылы кешеләре куып җибәрә. Югыйсә, алар авыл кешеләренең берсен дә мыскыл да итмәделәр, сорап килгән йомышларын кире дә какмадылар.
Бер минутка гына Гөлҗидә сөеклесе Сәфәргалинең күлмәге янында тукталды, кулына алды...аннан - күлмәктән борыннарга бәреп, Сәфәргалиенең исе килә иде. Бу истән ул елап җибәрде. Шул вакытта ишектән, йөгерә-йөгерә, югары очта яшәүче Әсмабикә керде, керә-керешкә җөмләләрен сиптереп кенә торды:
- Шул кирәк сезгә, үсмиләр иде аны әллә кая, баемаска иде шуның хәтле. Шул кирәк! Бирер әле сезгә Алла, бирер! Минем кызның синнән ким җире бар иде мәллә Сәфәргалигә чыккан булса? Юк иде, әзрәк кеше булып, кешечә яшәгән булыр идек без дә. Ярар, әйбәт булган әле. Эх, сез, каһәр суккырлары! Үзегез гаепле, кешедән гаеп эзләп йөрмәгез тагын! - дип сөйләнә-сөйләнә, каргана-каргана, Әсмабикә аш-су пешерә торган якка таба юнәлде.
- Алланың каргышы төшсен бөтен байларга, гомерләре буе ярлы халыкны изеп яшәделәр. Белми дип уйламасыннар әле. Күршеләренә, тагын кемнәргәдер икмәк-мазар биреп, яхшы булам дип уйлады, үзен күрсәтү өчен генә ул, мине юләргә санама! Беләм мин сезне, беләм. Гомерегез буе рәхәт күрмәгез! Алла бирса, күрәбез әле без бу көннәрне...
Гөлҗидә бер сүз дә дәшмәде, иренең күлмәген кочаклаган килеш, елавын дәвам итте. Әсмабикә капчыгына бодай ярмасы, бөтене белән түгәрәк ипи, түрдәге стенада эленеп торган шәмаилне, яулык, күлмәк, итек, оек-чүәкләрне - тагын әллә нәрсәләрне тутырды да тутырды. Тыгызлый-тыгызлый тутырды. Инде чыгар юлга борылды, шул вакытта күзе Гөлҗидәгә төште - аның муенындагы һәрберсе йөрәк формасында ясалган, кара-кызыл төстәге чын гәрәбәгә күзе кызды Әсмабикәнең. Гөлҗидәдән сорап-нитеп тә тормады, яулыгын күтәрде дә калын, кара чәч толымнары астыннан - гәрәбәнең чишеп ала торган урыныннан җайлы гына итеп чишеп тә алды. Чын асылташ гәрәбәне шундый ук җитезлек белән, Әсмабикә үз муенына тагып та куйды.
* * *
Авылда Әсмабикәне кемнәрдер үткенлеге, кеше өстеннән идарә итә белүе өчен хөрмәт тә итте, тик соңгылары бармак белән генә санарлык иде шул. Болары аның кебек тормышка, киләчәккә, дусларына, туганнарына күз йомып яшәүчеләр, алары да Әсмабикәнең дәвамчылары иде. Уң һәм сул ягында күршеләре юк иде Әсмабикәнең. Каршыдагы буш өйгә читтән кайткан берәүләр төпләнергә уйлаганнар иде. Әсмабикәнең кем икәнен ишеткәч, авылның бөтенләй башка очына елыштылар. Балалары - ике улы, оныклары - шәһәрдә яшәп калуны кулайрак күрделәр, ә кызы күрше авылда яшәргә уйлады. Өркетеп-куркытып яшәде Әсмабикә авыл халкын.
* * *
Икенче көнне Сәфәргали байны җирләделәр. Зират капкасы төбендә шактый кеше җыелган иде. Тынлык. Кар шыгырдавы, көрәккә көрәк бәрелгән тавышлар гына ишетелә. Байның хатынын һәм балаларын бүген иртә белән каядыр алып киткәннәр. Билгесез якка. Көн салкынлыгына, үлүченең бай булуына да карамастан, авыл ир-атларының барысы да диярлек монда. Йөзләрендә - кызгану, чырайларында - рәнҗеш. Аз гына хәл алыйм дип башын күтәргән бригадир Рәхимулла үз күзләренә үзе ышанмыйча аптырап калды. Зират эченә хатын-кызларга керергә ярамый дигән кагыйдәне орып та бирмичә, Әсмабикә туп-туры кабер казучылар тарафына җилдерепме-җилдереп килә. Иң элек бер сүз дә дәшмичә, кабергә карап торды да, авыз эченнән быгырдата-быгырдата нидер тезә башлады.
- Тапкансыз күмәр кеше, күмәсе түгел иде байны, этләргә генә атасы иде, - дип, фикерен бригадирга җиткерде.
- Үпкәләмә, Әсмабикә апа, монда йөрмәсәң яхшырак булыр... - диде бригадир бөтен куркуын, җирәнүен җиңеп.
- Күп сөйләнмә, олан, барлык нәсел-нәсәбәңне черетеп, юкка чыгарырмын, - дип бармак янады усал Әсмабикә.
Барлык ир-атлар, карчык яныннан ераккарак китәргә тырышып, кабердән өч-дүрт метрлап кына читкә тайпылдылар. Барысын да ишетеп, тыңлап, күреп торган Шаһи бабай үз фикерен Әсмабикә ишетмиме икән дигән кыяфәт белән ярымпышылдап кына әйтеп куйды:
- Үзеңә кире әйләнеп кайта күрмәсен, Әсмабикә, үзеңә... - дип, күз яшен сөртә-сөртә, башын икенче якка борды.
* * *
Яңа ел бәйрәме. Хастаханә ярымбуш. Реанимация бүлегендә генә 50 яшьләр тирәсендәге хатын ята. Сулышы авыр, ишетелми диярлек. «Пип-пип» дип кычкыручы аппарат кына аның исән икәнлеген белгертеп тора. Күзләре ачык, каядыр өскә-түшәмгә төбәлгәннәр. Хәтта түшәмгә дә түгел бугай, әллә ничә кат стена аша үтеп, күккә караган сыман алар. Өстендә - иске генә бер халат, башындагы яулыгы, шуып төшеп, баш астында калган. Инде агарып бетә язган чәчләре тузгыган. Күзләре пыяла кебек җансыз, нурсыз, эчкә батып торалар. Кайвакыт бите буйлап бөртек-бөртек күз яшьләре агып төшә. Тынлык бу хатын тирәсендә, тик шомлы тынлык. Йөрәгендәге авырлык тышка ук бәреп чыгар сыман. Янына хәл белергә кеше килми, шалтыратып та хәл сораучы юк. Шәфкать туташлары да озак тормыйлар бу авыру янында, уколын кадап, даруын эчерәләр дә чыгып китәләр.
Кояш инде күптән баеган. Сәгать 6 тулып килә. Берәүләрнең сменасы бетеп, аларны алмаштыра торган вакыт. Тынып торган буш хастаханә коридоры берникадәр җанланып китте. Яңа сменага килгән яшь кенә шәфкать туташы, тиз генә өс киемен алмаштырып, реанимация бүлегенә юнәлде. Палатага сөйләнә-сөйләнә керде:
- Ай, апа, суык икән бит монда. Кая, капельницагызны алмаштырыйм әле. Хәзер әйтермен Шамил абыйга җылылыкны кара дип. Тыңламыйча калмас. Утны сүндерәсе булса әйт, яме, апа.
Артык күп сөйләшмәде Наилә. Йөрәгендә ниндидер авырлык сизеп, тиз генә система куйды да чыгып та китте. Үз бүлмәләренә кереп, китапка чумды. Кызык иде аның китабы, тик ни өчендер уе гел шул хатын турында булды аның. Күпмедер вакыт шулай утырганнан соң, ул кабат авыру янына керде. Системаның даруы бетеп килә иде инде. Яңадан авыру хатын янына утырды Наилә, авыруның салкын кулларын тотты. Кысып-кысып кочаклыйсы килә иде аның бу хатынны. Кыз, авыр сулап куйды да, сөйләвен дәвам итте:
- Берничә көннән гомуми палатага күчерербез инде Сезне, апа. Әзрәк рәтләнсәгез... Әле Рәсим Саматович чираттагы ялда, чакырган идек, үзенең әнисе авырып тора, шуның белән утыра икән. Яхшы табиб ул, гомумән, әйбәт кеше ул, борчылмагыз, Сезне дә аякка бастырыр. Наилә исемле мин, апа...
Җавап ишетелмәде. Наилә аның янындагы урындыкка барып утырды, күпмедер вакыт тын калып, аны күзәтте, аннан, тәрәзә янына барып, күккә бакты.
- Беләм, апа, ниндидер бик авыр кайгы килгән сезгә. Мондый очракта медицина булыша алмый... Хәтта психологлар да көчсез, андый вакытта кеше үзе көрәшмәсә, таянырдай нокта тапмаса, югала ул кеше. Мин шуны гына әйтә алам. Үземнең дә башымнан андый хәл кичкәне бар. Белмим, ничек чыкканмындыр, бәлкем, терәгем нык булгангадыр да. Мәхәббәт, сөю-ярату нык булышты миңа. Әнием үлде бер ел элек, көтмәгәндә китеп барды. Медик булсам да, ярдәм итә алмадым шул, шунысы бик йөрәгемне телгәли...
- Сезнең кайгыгыз моннан авыррактыр, апа, мондый ук хәлгә төшкәч. Күңелемә бик якын булып кереп урнаштыгыз бит әле Сез, апа. Әниемә охшагансыз бит Сез минем... Аның да күзләре Сезнеке кебек зәңгәр иде, чәчләре яшь чакта шомырт кара иделәр, ә соңыннан бер генә бөртек тә кара чәч таба алмадым аның толымнарында. Бик чибәр булгансыздыр Сез дә яшь чакта! Эх, апа, сөйләшсәгез иде Сез, ә!
Авыру апа эндәшмәде. Исәнлек билгесе дә сизелер-сизелмәс кенә иде анда. Наилә сөйләвен дәвам итте:
- Әнкәй минем үзе бу яклардан түгел. Бабам гомере буе Себер якларында торып, шунда үлеп тә китте. Шиһаб иде аның исеме. Бик күп сөйләде бабам үзләренең тарихларын. Ул заманнарда байларны Себергә сөргәннәр. Бу шаукымга алар да эләккәннәр, ә Сәфәргали бабамны авылда ук үтергәннәр, бәлки, бик тырыш, булдыклы булгангадыр. Себердә дә баеп китәр дип курыкканнардыр. Шиһаб бабамны, 3 туганын, әниләрен Себергә озатканнар. Шунда торып та калганнар алар. Әнием тормышлар рәтләнгәч кенә кайткан бу якларга. Әтиемә тормышка чыккан, уртак мәхәббәт җимешләре - мин туганмын.
Наилә кесәсеннән кечкенә генә фотосурәт алып бик озак вакытлар сүзсез карап торды да бүлмәдән чыгып та китте. Тынлык урнашты. Тәрәзәдән беренче йолдызлар күренде, бүлмәгә салкынча һава йөгерде. Һава агымы да, сөйләшми торган бу хатынны сөйләштерергә теләгәндәй, аның янында бөтерелде, тик юкка.
Төн тыныч үтте. Иртән операциягә авыру алып килделәр. Хастаханә җанланды. Реанимациядә ятучы апа янына да еш кереп чыктылар. Шәфкать туташы бүлмәсендә сөйләшү һаман шул апа турында булды. Аеруча Наилә бирелеп сөйләде аның турында.
- Жәллим мин ул апаны, инде дүртенче көн шулай ята бит. Хәлен белүче дә юк...
- Кешесе булмагач, кем белсен инде аның хәлен?!
- Кеме булса да булырга тиештер бит инде аның, Әлфия?
- Юк, шул, җаным, юк... Әле Рәсим Саматович беркөнне әйткән иде. Әрки авылыннан китерделәр бит ул апаны, ә Рәсим Саматовичның анда танышлары бар икән.
- Ни ди инде?
- Бер кешесе дә юк, ди... Абыйлары булган - үлеп беткәннәр, ире үлгән, малае үз-үзенә кул салган. Бер абыйсының балалары булмаган, ди, бугай, икенчесенеке юл һәлакәтенә очрап вафат булган. Сеңелесе дә булган, анысы хәбәрсез югалган бугай. Бар бит шундый бәхетсез кешеләр дөньяда.
Күз яшьләре Наиләнең бите буйлап тыелгысыз актылар да актылар. Ул аларны кул аркасы белән генә сөртеп, тәрәзә янына килде. Ә тышта күңелле: бер-берсен узарга тырышып, ак кар ява иде анда. Ак бәхетләр юрап ява иде ул карлар. Вакыт-вакыт исеп куйган кырыс җил генә алып китеп бара шул бәхетләрне. Иксез-чиксез кырлар аша йөгерә салкын кышкы җил, җиргә яңа катлам булып яткан карны күтәреп ала да бөтенләй чит-ят җирләргә, бер белмәгән якларга илтеп ата. Менә хәзер дә тәрәзәгә әллә кайлардан - чит җирләрдән очып килгән кар бөртекләре, бәрелеп, җиргә төшә иде. Наилә көне буе, уйларына бирелеп, шул кар бөртекләрен күзәтте. Ничектер күңеленә тынычлык бирәләр, уйларны әллә кайларга, туган җирләренә, әнкәсе, сөйгән яры, еракта калган балачагына илтәләр алар.
Көн караңгылана башлап, буран тынгач, авыр сулап куйды да, бүлмәдән чыгып, коридор буенча авырулар янына юнәлде Наилә. Регистратура каршындагы көзгегә күз салды, чәчләрен рәтләгән кебек итте дә, елмаеп, реанимация бүлегенең ишек тоткасына кулын сузды. Салкын, шомлы иде ишек тоткасы. Күңеле белән нидер сизенгәндәй, тиз генә ишекне ачты да атылып диярлек бүлмәгә керде.
- Апа! Апа! Юк! Апа!
Авыруның йөрәк тибеше сизелер-сизелмәс кенә. Сулыш алганы да беленми. Наилә йөгереп аның янына килде, бар көченә аны уятырга тырышты. Ярдәм сорап, табибларга эндәшеп карады, тик аларның эш сменасы бетеп, таралышканнар иде инде. Кабалана-кабалана медикаментлар алды да, берничә кубик адреналинны шприцка җыеп, җаны чыгып килүче авыру хатынга кадады. Наиләнең күзе зәңгәр экранда иде. Ниндидер сәер хис, җаныңа якын кешене югалту хисе иде аның йөрәгендә. Нәкъ шушы хисне ул әнисен югалтканда тойган иде, һәм менә тагын шул хис. Секундлар минут булып тоелды аңа. Инде ярдәм итәргә мөмкинлеге юклыгын сизеп, ачыргаланып еларга кереште ул. Һәм менә... могҗиза. Авыру хатынның йөрәге үз хәленә кайта башлады, чыгып баручы җан яңадан гәүдәгә беректе. Йөрәген биләп алган ниндидер шатлык катыш аптырау хисе белән ул авыруның битенә битен тидереп елый башлады. Үкси-үкси елады. Ул кеше гомерен саклап калды. Ә кемнекен? Бер кешесе булмаган, берничә секунд элек кенә үлеп барган авыру хатын гомерен. Кайчандыр, моннан бик күп еллар элек Наиләнең бабасын, әбисен, туганнарын каргый-каргый Себергә җибәргән Әсмабикә карчыкны коткарып калды ул. Бары Аллаһы Тәгалә генә белә иде моны. Авыру хатын Наиләнең кем икәнен белми. Сәфәргали байның оныгы бар, ул исән, ул - Наилә.
Наиләнең күңеленә якын иде ул апа. Бик якын иде. Күз яшьләре аша, ишетелер-ишетелмәс кенә итеп, Наилә үзенең йөрәгенә тынычлык иңдерүче сүзләрне әйтеп салды:
- Мин, мин Сезне үлемнән алып калдым бит, апа...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: