Шәһри Казан

Кайт, энекәш!

Карале, энекәш! Котыбызны алдың бит әле нимес җиреннән хат җибәреп. Без андый фасунлы конверт күргән кешемени? Ярый, ачып укыгач аңладык тагын син сырлаган хат икәнен. Әле янымда, сәлам яз дип, җиңгәң басып тора. Туктале, минәйтәм, монда сәлам кайгысы түгел, тәмам аптыраш бит, шундый җәһәннәмнән хат килеп төшкәч! Иң әүвәле, энекәш,...

Реклама

Карале, энекәш! Котыбызны алдың бит әле нимес җиреннән хат җибәреп. Без андый фасунлы конверт күргән кешемени? Ярый, ачып укыгач аңладык тагын син сырлаган хат икәнен.
Әле янымда, сәлам яз дип, җиңгәң басып тора. Туктале, минәйтәм, монда сәлам кайгысы түгел, тәмам аптыраш бит, шундый җәһәннәмнән хат килеп төшкәч! Иң әүвәле, энекәш, шуны әйтеп бир: ничек килеп эләктең син нимесләр арасына? Теге чакны авылдан мал духтырына укыйм дип чыгып качкан идең бит. Шуннан эзең суынды. Дөрес, «ул германнарга эшкә ялланып китте» дип кайтып лыгырдаганнар иде. Әмма күрше Салих абзый белән без моңа барыбер ышанмадык. «Сугышта кем җиңде? Без җиңдек! Шулай булгач, нимесләр үзләре безгә килеп ялланырга тиеш!» - дип күкрәк сукты Салих абзый.
Син хатыңда «бер байның атларын карыйм» дип язгансың. Сиңа ышансак, аларның атлары бездән яхшырак яши булып чыга. Ярар, шулай да булсын ди. Ләкин бит әле син шул атларны караган акчага фатир белән машина да алдым дигәнсең. Әй шыттырасың да инде, энекәш! Күрше Салих абзый әнә гомере буена колхоз атларын карады. Усактан буралган алачыгы белән ватык матаеннан гайре бернәрсәсе юк. Әле ул үзе, ару яшим дип, хөкүмәткә рәхмәт укый. Пенсиясенең яртысы газ белән утка китеп барса да...
Син, энекәш, нимесләр дә акчаны көрәп алалар, ә кибетләрендә җаның ни тели, шул бар, дип шапырынасың. Безгә дә Сабан туе алдыннан икешәр йөз сум өләштеләр. Әле, җитмәсә, прит, уңыш җыйгач, тагын шулкадәр алырсыз, дип ышандырды. Ә авылдагы фермер ларегы синең нимес кибетеңнән бер дә ким түгел. Хәзер анда чупа-чупыстан башлап кыяр лосьонына тикле бар.
Энекәш, әгәр акылыңа килеп кире кайтырга уйласаң, пажалысты, ишекләр ачык. Мал духтырына авылда чумара дачурта хәзер. Дөрес, колхоз таралып бара, аның каравы йорт саен диярлек икешәр-өчәр баш сыер. Балда-майда гына йөзәчәксең.
Менә әле җиңгәң бик нык борчыла. Ул чит ил рестораннарында әллә ниләр ашап ашказанын бозганчы, үзебездә токмачлы тавык шулпасы гына чөмереп ятар иде, ди. Кайтышлый буш кул белән кайтмас өчен бераз тотылган нимес машинасы апкайтырсың. Озын сүзнең кыскасы, син анда, энекәш, иза чигеп, нимесне баетып ятма. Җиңгәң әйтмешли, күчтәнәчеңне җый да юлга кузгал. Сиңа эш монда да җитәрлек. Әле менә сыер бозауларга тора, сарыклар да бәкәйләмәгән. Әгәр юлыңа акчаң калмаса, оялып торма, яз. Колхоз биргән теге ике йөз тәңкәне тотып бетермәдек әле, кирәк булса, телеграф белән салырмын.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: