Шәһри Казан

Хикәя "Әткәйне эзләгәндә" (беренче бүлек)

Җәмиләнең үтенечен тыңлап, “Москвич”ын акрынайта төште юлдашы.

– Мөхәммәтдин абый, туктат әле машинаңны. Шушы урамда яшәргә тиеш минем әти. Никтер күңелем үрсәләнә, йөрәк тә нидер сиздерә.

Уңайлырак урын карап, юл читенәрәк машинасын урнаштырды. Юлдан илле метр тирәсе эчтәрәк йортлар тезелеп киткән. Барысы да акшарланган. Һәр тәрәзә төбендә кып-кызыл яраннар чәчәк атып утыра.

Яхшылап карасаң ак, алсу төстәгеләре дә бар икән. Әмма акшарлы дивары, зәңгәр кәрнизле тәрәздә җете кызыл яраннар ныграк балкый. Берничә йортның капка төбендәге эскәмиядә ир-атлар гәпләшә. Сәгать тә кичкә авышып килә шул. Көне буена кемдә нинди яңалык бар, илдә ниләр бара, шуны уртаклашалар, мөгаен.

– Син Җәмилә машинада гына утырып тор. Кая фотосурәтеңне бир, мин башта бабайлар янына барып, үзем сораштырып килим. Дөнья хәлен белеп булмый, ул еллардан соң кеше тормышыннан ни генә үтмәгәндер, – дип сөйләнә-сөйләнә Мөхәммәтдин чалбар балагына кунган авыл тузанын какты.
Җәмиләнең йөзләре агарып килде, күз читләре тартышып, куллары калтырады. Дулкынланудан кибеп, бер-берсенә ябышкан иреннәрен чак аерып:

– Мөхәммәтдин абый... – дип бер кулындагы фотосурәткә, бер яшел эскәмияле капка төбендә ялгызы утырган кечкенә ак сакаллы ир-атка, бер юлдашының күзенә карады.

– Әнә бит, әнә бит минем әти, – дип шул капка төбенә ыргылды. Аллаһ үзе юлны ачкан диярсең, мондый туры килү киноларда гына була торгандыр. Илле яшенә җитеп килүче хатын абына-сөртенә беренче тапкыр әтисен күрергә йөгерде.
– Әти, синме бу, әти, – диде яшь тулы күзләрен чак ачып.

Ак сакаллы бабай эскәмиясендә ни утырып калырга, ни торып басарга белмәде. Кулыннан таягы төшеп китте. Урамда муллыктан сыгылып төшкән йөзем куаклары, тагын әллә нинди матурлыклар да күзгә күренмәде гомер буе эзләгәнне тапкан бәхетле мизгелдә.

– Балам, синме бу? Ничек таптың? Кайлардан килеп чыгасы иттең? Бу арада күңелем нидер сизенгән иде шул. Шушы яшемә кадәр үлмәенчә сине генә көтеп яшәдем балакаем. Әтиең көтә алмады шул, соңгы вакытта саулыгы тагын да начарланган иде. Сагыну да сынагандыр инде үзен.

Хатынның каршысында фотодан гына күреп белгән әтисе Аймуратка су тамчысыдай охшаган бабасы Байбулат басып тора иде.

– Ничек, гомеремдә бер тапкыр да әтине күрә алмый калдыммени? Ничә еллар буе тырыштым-тырмаштым бит мин әтине күрер өчен һәм менә килдем... ә ул юк. Их, син язмыш, бер тапкыр булса да мин синең кызың, мин сине нинди булса да яраттым диясем килгән иде...

Реклама

...Ташкенттан Җомабикәләр кайткан. Иренең туганнары Аймурат белән Байнар өйләнергә кыз эзлиләр икән. Татар кызларын үз итәләр. Авылныкылар тыйнак, сабыр, чибәрлекләре белән яраттыра беләләр дә инде алар. Берсенә югары оч Мәликәне димләгәннәр, ди. Кыз да китәргә ризалыгын биргән. Ишле гаиләдә үскән Мәликә, бер булса да урнаша торыйм дигәндер инде.

Егетнең икесе дә ошатканнар кызны ошатуын. Ике кичкә генә кайткан кунак егетләрнең берсенең дә кыз белән капка төбендә йолдыз санарга вакыты булмаган. Илленче елларда авыл яшьләре кичке уеннарга – тау итәкләренә чыгып, җырлап-биеп, күңел ачкан. Кунак егетләре дә кичке уеннан соң икенче көнне үк, кызын алып туган якларына кайтып киткән. Аймурат төскә-биткә әлләни күзгә бәрелә торган түгел, өстәвенә уң як битендә кызамыктан калган җөйләре дә бар. 

Мәликә үзе тәгаен генә кайсысына кияүгә барасын белмәсә дә, ул якларда авылдашлары да яшәгәч, күреп булса да кайтырмын, дип иярә. Мәликәне бик ошатып, яратып кабул итә егетләрнең әти-әниләре. Һәм Аймурат белән икесенә никах укуны да озакка сузмыйлар. Шулай итеп, яңа, яшь гаилә төзелә. Әмма Мәликәнең егеткә күңеле ятмый. Яшьлек ялгышымы, авыл баласының күндәмлегеме яратмаса да никахта риза түгеллеген әйтә алмаган. Әмма ире бик яратып, хөрмәтләп яши аны. Балабыз булгач, бәлки мәхәббәте артыр, дип уйлый Аймурат.

Бер елдан соң кызлары Җәмилә туа. Тормыш көйле, җитешле барса да, яратмаган ир белән яшәү ошамый Мәликәгә, кызын алып туган якларына кайтып килергә уйлый. Кунакка гына дисә дә, уенда бу якларга башка килмәскә ният кылып кайта. Туган йортына кайтып төшү белән иренә телеграмма суга. “Бала юлда үлде. Мин кире сезгә кайтмыйм, кайтып йөрмәгез”. Аймурат хатынның үзен яратып яшәмәвен аңлый, шуңа микән, бу хәбәрне алгач та, кире Мәликә артыннан кайтмый.

Мәликә ике яшьлек кызын әти-әнисе йортында калдырып, Пермь якларына кияүгә чыгып китә. Ташкент белән элемтә өзелә. Нәни кызчыкны җил-яңгыр тидерми, какмый-сукмый үстерәләр. Әмма авыл җирендә иркәләнеп кенә утырырга җай юк. Каз-үрдәк саклыйсы, чишмәдән көянтә-чиләк белән су ташыйсы, кырга борчак, печән әйләндерергә йөрисе.

Ул елларда син олы, мин кече, дигән нәрсә юк. Кем, ничек булдыра ала, кырдамы, йорттамы, барысын да эшлисе. Алты-җиде яшьләр тулганда, иптәш кызларының әтиле үсүен күреп, кыз әби-бабасыннан, әти сорый башлый. Әти диясе, әтинең көчле кулларын җитәкләп урамнан узасы килә. Их, кайда икән минем әти? Кем икән ул? Ник мин әти-әни белән яшәмим икән? Кунакка кайткач үзләреннән сорармын әле, дип уйлый нәни кызчык.

Озак та үтми, Җәмилә беренче сыйныфка барасы елның июнендә Сабан туена кайтып төшә аның әнисе. Кыз уйлавынча әти булырга тиешле кеше бер дә ошап бетми балага. Башкаларның әтиләре кебек ул аны күргәч никтер шатланмады да. Ничә еллар күрешми торгач, сагынгандыр, дип уйлаган иде. Сагынулы күрешүдән соң ул аны кулларына алып, күкләргә чөяр, кыз аңа җавап итеп чырык-чырык көләрмен, дип күз алдына китерде.

Ә бу әнә ничек, кайтып керүгә чәй өстәле артына да утыртмадылар. Хатын-кызлар өйдә мәш килгәндә, бабасы белән сарай артындагы каен бүкәненә утырганнар да аракы эчәләр. Ул шешәдәге сыеклыкның начар әйбер икәнен белсә дә, кызның әти дигән кеше янына ныграк елышасы килде. Күп әтиләр шулай: аракы эчәләр. Аракы эчү генә әтинең дәрәҗәсен төшерми бит әле ул. Никтер менә бабайдан гына оялта. Аннан соң бер дә әйтелмәгән сүз бит. 

Дәвамы бар.

Зәмирә Сәмигуллина

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: