Шәһри Казан

Кичә яраттым

Зәринә бүген тагын урамга уйнарга чыккан җиреннән елап керде. Комлык­та матур гына уйнап утыра иде, үзләренең йортта яшәүче Данил йөгереп килде дә аның башына ком сипте. Үзләренең йорттагы малайлар аны гел шулай кыерсытып торалар. Еламыйча кергән вакыты бик сирәк. Якларга абыйсы юк шул кызның, әнисе белән икесе генә яшиләр. Әтиләре...

Кыз бүлмәгә елап килеп керде дә башта раковина каршына басып, башындагы комны коеп төшерде, кич әнисе кайткач тагын орыша инде хәзер. «Бу башыңны нишләттең?» - дияр. Битен юып, телевизор кабызды да Зәринә диван почмагына утырды. Телевизор да карыйсы килми һаман, үксеп-үксеп алды. Кечкенә генә тулай торак бүлмәсендә әнисе белән икесе яшәп яталар менә шулай. Бүлмәдә әллә ни җиһаз да юк. Стенка кебек кенә бер шкаф тора. Утырып ашарга икесе сыярлык кечкенә өстәл. Җыелмалы диван. Шуның белән шул бугай. Кеп-кечкенә бүлмәгә тагын ни куясың?

Зәринә быел көз укырга барасы, бакчага йөрми, шуңа күрә, әнисе эштә булганда, кыз көне буе берүзе бүлмәдә. Суыткычта пешереп куйган ризык бар, тефаль чәйнегендә чәй дә кайната белә. Ач утырмый, үзен-­үзе көйләргә күптән өйрәнде ул. Күптән инде, башка балалар кебек, олылар ярдәмен бик көтеп утырмый. Өйдә утырып туйса, урамга уйнарга чыга. Тик менә усал малайлар гына иркенләп уйнарга ирек бирми. Их, абыйсы булса икән аның. Зәринә тагын авыр сулап көрсенеп куйды.

Гөлгенә, эштән ­кайтып керү белән, диванга күз төшерде. Кызы әнисенең шәлен ябынып йокыга чумган икән. Хатын шыпырт кына килеп кызы янына чүгәләде, аннары сак кына итеп башына кагылды. Зәринәнең чәч аралары тагын ком белән тулган, елап та алган сабые. Тагын урам малайлары кыерсытканнар кызын. Гөлгенә көрсенеп куйды, яклаучы булмагач читен шул кызына. Менә җәйгә әби-бабай янына кайтара алмый ул кызын, чөнки Гөлгенә сабый чагыннан ук интернатта үсте. Әти-әнисен бөтенләй белми ул. Әнисе, аннан баш тарткан вакытта, исемен Гөлгенә дип язган, әнисеннән бары шул гына истәлек - исеме генә бар. Үсмер чакта әнисен эзләп карады, тик каян табасың инде аны. Бернинди адрес калдырмаган. Ачу сакламады әнисенә Гөлгенә, чөнки ул ханымны беркайчан күргәне юк аның. Ә күрмәгән-белмәгән кешегә ачу тотып булмый.

Аннары менә унберенче классны укып бетергәч, шушы тулай торактан бүлмә бирделәр. Шушында ук торып, поварлыкка укып чыкты. Аннары мәктәп ашханәсенә эшкә керде. Акчасы әллә ни күп түгел, җитә очын-очына ялгап барырга. Эшли башлагач, бүлмәсе дә булгач, Гөлгенә кичке клубларга да йөреп карады. Интернаттан котылган кыз олы тормышка өйрәнмәгән, тәрбияче апалар да барысын да төшендереп бетерә алмады. Иң беренче очраган кара чәчле егеткә үлеп гашыйк булды кыз. Егет тә аның бер алдына, бер артына төште. Гөлгенәнең үз бүлмәсе булгач, бик җайлы булды.

Реклама

Өстә әти-әни тормый бит. Ахыры шуның белән бетте - егеттән менә Зәринә калды. Аның авырга узуын белүгә, сөйгән ярдан җилләр исте, кыз янына бүтән килмәде, юкка чыкты. Тик инде үкенеп ни эшлисең, карынындагы баланың җанын кыймады Гөлгенә. Әтисе кебек кара чәчле кыз алып кайтты. Үз әнисе кебек баладан баш тартмады. Әнисез ничек читен икәнен ул бик яхшы белә. Үксез балачакны үз кызына теләмәде. Больницадан алданган кызны бергә эшләгән апалар килеп алдылар. Такси да яллаганнар. Аннары киңәшләрен дә биреп тордылар,сабый баланы ничек тәрбия итәсен бөтенләй белми иде шул.

Алга таба инде Гөлгенә бар тормышын шушы кызы өчен багышлады. Аның янына ялгыз ирләр, егетләр дә килгәләп, кармак салып карадылар. Тик ханымга акыл кергән, аларны куып кына чыгарды бүлмәдән. Һаман повар гына булып эшләргә теләмәде Гөлгенә, читтән торып программистка укып чыкты. Инде күптән мәктәптән китеп, трамвай депосында отдел кадров начальнигы булып эшли, акча ягы рәтләнде.

Дәвамы

Фото: doseng.org

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: