Шәһри Казан

Китәм Кипрга!

Алла боерса, быел җәй Кипрга ял итәргә барам әле. Үткән ел Анталиягә җыенган идем. Үч иткәндәй, җәй башында сыер бозаулады. Өченче ел, күпме әзерләнеп, Мисырга бара алмый калган идем. Колхоз ул елны хатын белән икебезгә өч гектар чөгендер бүлеп бирде. Җәй буе үстереп, көзен җыеп тапшыргач, һәркайсыгызга берәр капчык шикәр бирербез, диделәр. Шыкырдап торган ап-ак шикәрне ни җаның белән кара гарәпләргә алыштырасың? Бармадым, билгеле.

Быел, бисмилләһи, барам булгач барам Кипрга. Сыеры да, чөгендере дә чукынсын. Сәламәтлек кадерле. Сыер быел, Аллага шөкер, кысыр калды. Колхоз да чөгендер утыртмый. Үсми ул шикәр чөгендере безнең якларда.

Инде елын онытканмын, колхоз персие Төркиядән башын тишеп кайткан елны бугай, Канар утрауларына җыенган идем. Сигезенчедә укыган Мансурның биш фәннән «икеле»се чыгып, көзге сынауга калды, мөртәт! Беркөн авылга кайткан иде әле. Өч машина белән. Африкада эшли икән. Миңа да ике банан кертеп чыкты. «Маймыллар ашый торган чын бананнар бу, Фәрит абый, рәхәтләнеп сыйланыгыз», - ди. Үзе көлә: «Картадан илләрне күрсәтә алмаган өчен «икеле»ләрне тезә идең. Хәзер беләм инде. Бөтенесен йөреп чыктым», - ди. Шуларны ишеткәч, күңелләр нечкәреп китте. Хезмәтеңнең җилгә очмавын күрү күңелле шул...

Реклама

Ельцин Арча сабан туена килгән җәйдә Гарәп Әмирлекләренә бармакчы булган идем. Тагын ходайның «амин» дигән чагына туры килмәде. Башта колхоз сарыклары өчен яфрак җыйдык. Аннан чүплектә кычыткан чаптык. Мәктәп түбәсен яптык. Купкан идән такталарын кактык. Соңгы кадакны сукканда, укуга чакырып, кыңгырау чылтырады...

Хәзер җайлы, кая барыйм икән дип баш ватып торасы юк. Телевизордан көн саен, тегендә барыгыз, монда килегез, дип, оҗмах почмакларын күрсәтеп торалар. Җитмәсә, путевкалары да бик арзан икән. Кипрга бару өчен нибары 450 у.е. кирәк ди. Ул уе-муе дигәнен математикадан рубльгә әйләндереп караган идем... нокталарым өтергә әйләнеп күренә башлады. Минем отпуск акчасы гына бу оҗмах ишекләрен ачып керергә җитеп бетми икән. Ярар, баҗайдан әҗәткә алып торып булсын ди. Процент белән. Әмма хатын тукылдый бит әле. Бакча коймаларын яңартасы бар, ди. Мунча миче җимерелеп төшә башлады. Тавык-чебешләргә юньлерәк урын әмәлләштерергә кирәк. Аннан бәрәңге корты мыжгый башлый. Көтү чираты җитә. Сыерга печән әзерләү, утын кисү, бәрәңге төбен өю кебек пүчтәк эшләр янына мәктәпне, классларны ремонтлау кебек «сурьезный» эшләр килеп баса. Өстәвенә, Казанга барып, энекәшнең җиде ел буе эшләнеп бетмәгән дачасын күтәреп бетерәсе бар. Хатынның апасы мунча төзергә көтеп ята. Тагын... Җитте! Сыерны сатып отпуск акчасына кушарга да тизрәк ычкынырга кирәк. Китәм булгач китәм Кипрга!

Хәерчегә җил каршы дигәндәй, иң элек отпуск акчасының үз вакытында булмаячагы ачыкланды. Авыл советы пенсиядәге укытучы Хәтимә апаның өен сипләп бирергә кушкан. Ашыгыч, ди. Рәиснең июльдә Крутушкага путевкасы бар, шунда киткәнче эшләп бетерергә кирәк, ди. Бу булды - бер. Икенчесе, иң мөһиме, анысын директор үз бүлмәсенә чакырып сер итеп кенә әйтте (сез дә сөйләп йөрмәгез!): мәктәп өчен би-ик кирәкле бер абзыйга дача саласы бар икән. Шунда бесплатный командировкага китәчәкбез, ди. Директор әйтә: «Зинһар, егетләр, августка кадәр эшләп бетерик, Кырымга кызынырга китәсем бар», -ди.

И-и-их! Җәй көне - укытучы, кыш көне агроном булыр идем дип өзгәләнгән абзыкаем, кайларда тилмереп йөрисең икән син? Кил безнең авылга, кил әйдә, кил! Бирәм мәктәбен черек идәннәре, су аккан түшәмнәре белән. Классын да бирәм, ватык тәрәзәләре, шкафлары, җимерек диварлары белән. Надан укучыларын да бирәм, жәл түгел. Хатынны да... Чү, тукта! Анысы ук ярамас. Юлда ни килеп чыкмас. Китәм булгач китәм инде. Җәяүләп булса да китәм Кипрга!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 16 декабря 2017 в 19:34
    "Татар җыры"нда Хәния Фәрхине искә алдылар
  • Физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар фестивале
  • «Татар җыры - 2017»
  • Балык, кап, яр буенда ялтырап ят!
  • Ратушада геройларны котладылар
  • “Болгар радиосы” V Милли музыка премиясен тапшыру тантанасы
  • «Үзгәреш җиле»ннән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Горки-Әмәт урман паркында Кыш бабай һәм Кар кызы белән очрашу
  • Дәүләт Советы сессиясендә
  • Казан кичләре
  • Казандагы балалар бакчасында «Балачак китапханәсе» ачылды
  • 11 декабря 2017 в 09:27
    Айдар Галимов кызы Айгизәнең җырлавына ник каршы? Айгизәнең инстаграмдагы аккаунтына язылучылар, аның киенүе, җырлавы Риананыкын хәтерләткәнен белә. Чит илдә болай киенү нормаль күренеш булса, татар-башкорт мохитендә моны аңламаучылар да бар.
    713
    0
    1
  • 11 декабря 2017 в 09:18
    Йокыдан айнырга ярдәм итүче ризыклар исемлеге билгеле булган Көн кыска, ә урамда суык та булганда, язга кадәр гел йоклап кына ятасы килә. Әмма без аюлар түгел шул, эшкә барасы бар.
    188
    0
    1
  • 11 декабря 2017 в 10:03
    Эльмира Закирова: «Язучы булу рәхәт икән!» Бүгенге заманга китапны аз укый торган тамгасы тагылса да, укучы яңа китапны да, яңа авторны да хәзер күреп ала, игътибарыннан читтә калдырмый. Эльмира Закированың да «Иясез шатлык» дигән китабы табадан төшеп, кибет киштәләренә куелырга өлгермәде, укучы аны үз итте.
    152
    0
    0