Шәһри Казан

Колорадо коңгызы

Һәр буынның үз дошманы була. Революция чорында яшәгәннәрнеке - сыйнфый дошман, байлар, буржуйлар. Аннан соң кызыллар-аклар дошманлыгы башлана. Акларны бетергәч, бөтен халык, дәррәү кубарылып, халык дошманнары белән көрәшә башлый. Халык дошманнарыннан котылдык дип шатланып кына биеп ятканда, Германия фашистлары һөҗүм итә. Дүрт ел буе барган бу сугыш 40 елга җитәрлек...

Реклама

Бу хактагы беренче хәбәрләрне мин әле дә хәтерлим. Кечкенә идем әле. «Шундый-шундый бәрәңге корты чык­кан икән», - дигән хәбәрне ишеткәч, дәү әни белән бакчага чыгып кызылсары төстәге төрткеле коңгызлар җыеп йөргән идек. Тик алар колорадо коңгызы булып чыкмады, тәти кош булып чыкты. Колорадо коңгызы киләсе елны гына үзен күрсәтте. Аны банкага салып тозлап та карадык. Кәрәчингә салып яндыр­дык та. Колорадо коңгызы төшсә, хәтта идәнне дә сабынлап сөртеп алдык. «Бик зарарлы, берничек тә үтереп булмый. Болай гына сытсаң, тагы да күбәя икән», - дип сөйлиләр иде шул. Бераздан күнектек. Чебен сыманрак гади бер нәрсәгә әйләнеп калды. Ипигә кунса да, чиртеп кенә төшердек тә ипи ашауны дәвам иттек.
Ә аның популярлыгын әйт әле! Бер кайда да һәйкәл куелмаган, радио-телевидениедән дә бик чыгыш ясамый, гәзит-журналларның беренче битләрендә дә сан саен чыгармыйлар. Бернинди илнең яки республиканың да «халык», йә «атказанган» исемнәрен алмаган, бернинди премиясе дә юк, ләкин популяр. Бүгенге яшьләрнең күбесе хәтта Ленинның да кем икәнен белми, ә колорадо коңгызын белә. Габдулла Тукай премиясе лауреатларын гына түгел, хәтта Тукайның үзенең дә кем икәнен белмәүчеләр бар, ә колорадо коңгызын беләләр. Хәтта президентларның да абруе вакытлыча гына. Тәхеттә утырганда кадерләре бар, ә урыннарыннан төшкәч, беркем хәтерләми. Кем белә бүген Горбачёвны, мәсәлән? Белмиләр дә, кирәкми дә. Хәтта бүгенге хакимият вәкилләре дә аны киштәдәге иске китап тузаны белән чагыштыра. Ә колорадо коңгызын беләләр. Аны берни белән дә чагыштырып кимсетүче юк. Тәхеткә кунса да, базда ятса да, бәрәңге бакчасында кыштырдап йөрсә дә, ул һәрвакыт - колорадо коңгызы. Киләчәк буыннарга болай дип васыять әйтеп калдырырлык бар: әгәр популяр булырга теләсәгез, кеше булып түгел, ә колорадо коңгызы булып туыгыз.

Популяр булса да, ул - дошман. Ә дошманны үтерәләр. Бөек ватан сугышы елларында: «Үтер, улым, фашистны!» - дип шигырь язучылар булган. Бүген алай дип язмыйлар, әмма колорадо коңгызын үтерергә кушалар. Һәм үтерәләр дә. Аны юк итү өчен нинди генә агулар уйлап табылмый, агу сиптерү өчен нинди генә җайланмалар юк. Нинди генә галимнәр баш ватмый, нинди генә завод-фабрикалар нинди генә препаратлар җитештерми. Аны нинди генә бәяләргә сатмыйлар. Ә теге һаман бетми.
Бер карасаң, шулай яхшырак та бугай. Вәт, менә күз алдына китереп карагыз - бүген колорадо коңгызы юкка чыкты, ди. кибет киштәләрендә өелеп торган теге агуларның берсен дә алучы юк. Агу сиптерү җайланмаларына да якын бармыйлар. Кибеткә бернинди табыш килми. Завод-фабрикаларга андый нәрсәләр җитештерү кирәкми, алар туктала. Күпме кеше эшсез кала. Күпме кеше табышсыз кала?! Күз алдына китерү дә куркыныч. Менә бит ул ничек! Кечкенә бер колорадо коңгызы әллә күпме кешене туйдыра. Илнең икътисадын алга җибәрә.
Тик ул барыбер - дошман. «Карале, син бит әллә күпме кешене эш белән тәэмин итәсең, әллә күпме адәмне баетасың...» - диюче юк. Дошман - и баста! Ә дошманны үтерәләр...

Без дә аны үтерергә күнектек. Бакчага чыгып, агулар сиптерәбез. Ихата тирәсендә күрсәк, таптап үтәбез. Кайда күрсәк тә коткармыйбыз. Юк итәбез. Шулай канга сеңгән.
Әле менә подъезд алдындагы шәһәр эскәмиясе буйлап каядыр китеп бара. Сәер булып калды. Ну, авыл корты ич инде ул. Монда кайдан килеп чыккандыр. Берәрсенең дачасыннанмы, авылыннанмы ияреп кайткан... Кем белсен... Кызганыч булып китте. Үз авылында үзенең бәрәңге бакчасында хәләл ризыгын ашап, саф һава сулап рәхәтләнеп яшисе урында. Кем көтеп тора инде аны бу шәһәрдә. Кемгә тансык ул?
Хәер... Кемне кем көтеп тора. Әллә авылдан килгәндә, безне берәрсе көтә идеме? Без кемгә тансык идек?!

Кечкенәдән канга сеңгән булса да, үтермәдем. Бер-беребезгә карашып бераз тордык та, ул үз юлы белән китте, мин - үз юлым белән. Мине күргәч, ул ниләр уйлады икән… Белмим... Ә үземдә... Авылдашны очраткан сыманрак бер тойгы калды.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: