Шәһри Казан

Командир сәгате

Татьяна түти иртән үзләренең мунчаларында хатын-кыз мәетенә тап булып, өнсез калды. Наташаның гәүдәсе анадан тума диярлек чишендерелгән, ярымачык күзләре пыялаланып каткан, авызыннан чыккан күбек ләүкәгә җәелгән иде. Карчык бераз хушына килеп, төртенә-төртенә, өйләренә йөгерде. - Коля, Коля! - дип кычкырды Татьяна Ивановна, ишектән керә-керешкә. - Анда Наташа. Гомер буе тракторда...

Реклама

Татьяна түти иртән үзләренең мунчаларында хатын-кыз мәетенә тап булып, өнсез калды. Наташаның гәүдәсе анадан тума диярлек чишендерелгән, ярымачык күзләре пыялаланып каткан, авызыннан чыккан күбек ләүкәгә җәелгән иде. Карчык бераз хушына килеп, төртенә-төртенә, өйләренә йөгерде.
- Коля, Коля! - дип кычкырды Татьяна Ивановна, ишектән керә-керешкә. - Анда Наташа.
Гомер буе тракторда эшләп, шактый чир җыйган Николай дәдәй аяклары сызлаудан җәфа чигә, шунлыктан күбрәк урын өстендә ята иде.
- Куалап чыгарып җибәр, бетмәс монда җыен алкаш, - дип, башын мендәрдән күтәрә төшеп, җавап кайтарды карт.
- Үлгән бит ул.
- Кем үлгән?
- Наташа ычкынган, дим, мунчада ята.
Николай Степаныч ятагыннан акрын гына торып, аягына киез итекләрен киде, урындыкка сөялгән таягына таянды. Карт белән карчык, йомшак карны әвәли-әвәли, абзар ягына атлады. Николай дәдәй, ишектән эчкә күз ташлагач, ачы иттереп сүгенеп куйды.
- Анасын гына сагыныем икән... Моннан ары мин бу мунчага юынырга кермим.
- Тфү-тфү, әллә мин керәмме?! - диде Татьяна тәтәй. - Нишлибез инде хәзер?
- Бар, участковыйга барып әйт.
Татьяна Ивановна кече капкадан алпан-тилпән чыгып йөгерде. Хәер, карчыкның йөгерүе бер урында таптанып торуга күбрәк охшый иде.
- Акрынрак, егылма анда тагын, - дип кычкырып калды Николай дәдәй.
***
Кирпечтән төзелгән йорт каршына, кич караңгылыгын ертып, «Нива» машинасы килеп туктады. Өйдән йөгерешеп чыккан ата-ана хәрби хезмәттән кайтып төшкән төпчек уллары Рашатны кочаклап алды. Туган-тумача гөрләшеп табын артында утырганда, бусагада солдат егетнең балачак дуслары Сөләйман белән Владимир күренде. Ата-ана амин кылып, табынны яшьләргә калдырды. Рашатны шәһәрдән озата кайткан абыйсы Ибраһим юл сумкасыннан бер шешә аракы тартып чыгарды. «Рәхмәт, күршеләр, керүегез өчен! Әйдәгез, энекәшнең исән-сау кайтуы хөрмәтенә берәрне тотыйк», - диде ул. Егетләр матур гына кәеф-сафа корганнан соң клубка кузгалды. Авыл яшьләре солдат егетне дустанә авазлар белән каршылады.
- Күрегез безнең Рашатны! Десантчы, герой! Батырлыгы өчен исемле сәгать бүләк иткәннәр үзенә, - дип, бөтен клубны яңгыратты Владимир.
Хәл-әхвәл сорашулар, командир сәгатендәге язуны чиратлашып укып мактаулар озаккарак сузыла башлагач, түзмәде Рашат: «Йә музыка җибәрсеннәр инде анда. Миңа гына карап торып булмый бит инде», - дип, игътибар үзәгеннән котылырга тырышты. Клуб хезмәткәре, дәртле биюләрдән соң, магнитофонга талгын көй куйды. Рашат тәрәзә янындагы эскәмиядә ялгызы гына утыручы кызны танцыга алды.
- Уйчан туташ, исемең кем синең? Танып бетермим, - дип сүз башлады егет.
- Исемем Эльмира, - дип елмаеп җавап кайтарды кыз.
- Ә мин Рашат.
- Ә мин беләм.
- Беләсең?! - дип гаҗәпләнде егет.
- Бабай белән әбием шушы авылдан. Җәйге каникулларга кайта идем бит, хәтерләмисеңмени?
- Әйе, шул. Нинди чибәр кыз булып үсеп җиткәнсең, әй. Укыйсыңмы, эшлисеңме инде?
- Пединститутта укыйм.
- О-о, укытучы булачаксың, әйбәт, - диде Рашат һәм көтмәгәндә кызның колагына пышылдады.
- Әйдә качабыз моннан.
- Әйдә, тик туганым Рәсимәгә әйтеп китим.
- Мин сине юл читендәге карт каен төбендә көтәрмен.
Рашат озакламыйча үзенең каршысына килеп баскан Эльмирага төбәлеп карап куйды.
- Бик матур син, Эльмира, - диде Рашат. Кыз күңеле булып елмайды.
- Нинди батырлыгың өчен сәгать бүләк иттеләр сиңа? - дип сорады Эльмира, берара тын гына атлаганнан соң.
- Әй, фашист амбразурасына капланган идем инде шунда. Күкрәкне егерме ядрә тишеп узган, - дип шаяртты егет.
- И бичара! Ничекләр исән калгансың, - дип, шаян әңгәмәне дәвам итте кыз.
- Мин шулай үлемсез. Син киткәч кенә сагынудан саргаеп үләрмен инде.
- Әй, ялганчы.
- Юк-юк, һич ялганламыйм, - диде Рашат һәм, юл уртасында туктап. - Менә монысы безнең өй. Мин төпчек малай бит, шәһәргә китә алмыйм. Шушы нигезгә килен булып кайтыр идеңме?!
- Әй, борчак кебек сиптерәсең икән син ялганны. Армиядә өйрәтеп кайтардылармы?
- Чынлап әйтәм, бик ошаттым сине. Шомсу урамындагы бөтен карны ашап бетерим, мәгәр, ялганламыйм.
- Бу авылга Шомсу дип каян атама кушканнар икән? Белмисеңме? - дип, кыз сүзне икенчегә борды.
- Борынгы заманнарда монда тоташ карурманнар булган, - дип сөйләп китте Рашат. - Бер аучы ял итәргә туктагач, нәрсәдер дөбер-дөбер килгән ди. Аюмы икән анда, әллә традактильме дип бик курыккан, бик шомланган теге аучы.
Эльмира көлеп җибәрде.
- Чынлап сөйлисең дип торам, һаман ялганлыйсың икән ләбаса. Традактиль түгел, ә тирадактиль.
- Үзең син кечкенә тирадактиль. Борын-борын заманнарда булган бу хәл. Шул традактиль генә тырылдаган инде, - дип җанланып кыйссасын сөйләвен белде Рашат. - Агачларга кача-поса барып караса, бернинди аю да, динозавр да юк ди. Шаулап көмештәй саф чишмә ага икән. Әй шомлы су, дигән аучы. Авылга да Шомсу атамасы бирелгән. Ә инде соңрак бер рус бае спирт заводы да төзетеп куйган.
- Әйе, суы бик тәмле шул чишмәнең!
- Спирты тагын да шәп!
- Спирт яратасың, ахрысы?
- Син курыкма, мин алай көн саен эчә торган кеше түгел. Бүген егетләр белән бераз җибәргән идек инде. Эльмира, бая дәшмәдең, кайтырсыңмы авылга?!
- Кунакка кайткалармын инде.
Рашат кызның кулларын учларына алды.
- Кунакка түгел, гомерлеккә миңа кайтырсыңмы?!
Эльмира бер мизгел егетнең күзләренә карап торды.
- Кайтырмын!
Рашат ялт кына кызның битеннән үпте.
- Урман исе килә синнән.
- Мин керим инде. Әнә сеңлем Рәсимә дә капка төбенә каршыларга чыккан.
- Алайса иртәгәгә кадәр сау бул!
- Иртәгәгә кадәр, традактиль, - дип елмайды Эльмира һәм, көлә-көлә, сеңлесенә таба йөгерде.
Кышкы көн яктырырга өлгерми, караңгылык төшә дә башлый. Ләкин сөйгәне белән очрашуны түземсезләнеп көткән егет өчен кыска гына көн галәмәт озын булып тоелды. Ниһаять, дуслар капка төбенә җыелышты.
- Әйдә, Таисия Петровнага барып спирт алабыз, - дип тәкъдим итте Владимир.
Рашат клубка эчеп бармаска ниятләгән иде, шунлыктан фикерне хупламады.
- Склад мөдире ул. Спирт һәрвакыт була аңарда. Вакыт күп бит әле. Әйдә, өлгерәбез, - дип кыстады Рашатны дуслары.
Иптәшләрен үпкәләтмәс өчен, ахыр чиктә ризалашты десантчы егет. Барып җиткәч, Таисия Петровна әзерләнгән бер шешә шайтан суын чыгарып та тоттырды.
- Башка юк. Хәзер генә Наташа ике шешә алып китте, - диде хуҗабикә.
Егетләр күтәрелә башлаган бура ышыгына постылар. Владимир куен кесәсеннән пластмасса стакан белән карамель конфет чыгарды.
- Бүген без сыйлыйбыз. Мә, җибәр! Эй, армиядән кайткач, мин атна буе бәйрәм иттем. Клубка барып җиткәнче, исе дә калмый моның, - дип сөйләнә-сөйләнә, стаканны Рашатка сузды.
- Дуслык өчен берне генә, башка эчмим, - диде Рашат.
Егетләр тамак чылатканнан соң, клубка юлны кыскартыр өчен, тыкрыкка керделәр һәм сукмакта яткан Наташага юлыктылар.
- О-о, булган безнең чибәркәй. Калдырып китсәк, кар өстендә катып үлә инде бу хәзер, - диде Сөләйман.
- Әнә Николай дәдәйләрнең мунча морҗасыннан төтен чыгып тора. Кертеп салыйк шунда, айныгач, үзе кайтыр, - диде Рашат.
Егетләр аңлаешсыз авазлар чыгарып яткан яшь хатынны аягына бастырырга тырышып карады. Зур гәүдәле Наташа печән әвене кебек ишелеп кенә төште, тун кесәсендәге шешәсе сукмакка тәгәрәде.
- Моңа җиткән инде, - дип, Владимир аяк астындагы шешәне үзенең кесәсенә шудырды.
Егетләр өчәүләшеп Наташаны күтәреп беркадәр ара узгач, хәл җыярга тукталдылар.
- Ну, авырлыгы моның. Ну, эчеп тә куйган бу, - дип уфылдашты дуслар.
Наташаны көч-хәл белән мунчага кертеп, ләүкәгә сузып салдылар.
- Әйдәгез, мәтәштерәбез чибәркәйне, мондый да җайлы вакыт гел булмый, - диде Владимир.
- Мин риза. Нәрсәгә күтәреп йөрдек соң без аны, түләү тиешле, - диде шактый исерә төшкән Сөләйман.
- Егетләр, клубка соңга калабыз бит. Эльмира көтәдер, - дип баш тартты Рашат. - Сез теләсә нишләгез, мин катнашмыйм.
Ләкин егетләрнең нәфес кузгалган иде инде. Башта Владимир, аннан соң Сөләйман мунчага кереп чыкты. Шәп булды, диешеп, мунча алачыгында тагын спирт йотып куйдылар. Клубка җитәрәк, иптәшләрен туктатты Рашат.
- Наташа ләүкәдә чалкан яткан килеш калдымы?
- Чалкан инде...
- Исерек кеше чалкан ятса, косыгына капланып үләргә мөмкин. Булмады бу, әйдәгез, кире барабыз.
Рашат курткасын салып, мунча алачыгындагы эскәмиягә куйды. Шул вакыт куен кесәсендәге сәгать тавыш-тынсыз гына идәндәге мунчалага шуып төште. Егетләр Наташаны киендереп азапланмадылар, гәүдәсен борып, диварга сөяп куйдылар да чыгып йөгерделәр.
Маҗараларга чумган өч дусны клуб караңгы тәрәзәләре белән каршылады. Рашат куып җитәргә өметләнеп, Эльмира кунакка кайткан өйгә йөгерде, тик ул өйдә дә утлар сүнгән иде инде. Егет тәрәзә шакылдатырга уңайсызланды, җирдән кушучлап кар алып, үкенечтән ут булып янган битләренә тидерде.
***
Милиция хезмәткәрләре җинаятьтә шикләнелүчеләрне мунчада төшеп калган командир сәгате аша бик тиз тапты. Суд-медицина экспертизасы ачыклаганча, Наташаның инде тыкрыктагы сукмакта ук җан биреп ятуы булган икән. Яшьлек юләрлегенә язмышның ачы шаяруы да өстәлгәндер: төркем белән көчләүдә гаепләнелгән егетләрнең өчесен дә төрмәгә утырттылар.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: