Шәһри Казан

Кояшлы келәмнәр

Бу язмыш дигәнең ничекләр төрле холыктагы кешеләрне бергә, хәтта бер гаиләгә җыя ала икән соң? Үзе кызык, үзе сәер дә... Мин моны Сәмия апаны һәм аның кызы Гөлназа апаны яхшы белгәнгә әйтәм. Менә алар, мин белгәннән бирле, бергә яшиләр үзләре. Һәм бергә дә яшәмиләр кебек...

Реклама


Сәмия апа, кызы хакында сүз чыкса:
- Тумыштан җүләр, - дип уфтана.
Ул үзе шәһәребезнең бик зур сәүдә базасында җитәкчелектә эшли. Бу дөньяда табып булмый торган нидер бар икән, аны сез Сәмия апага гына әйтегез, чөнки җир өстенең һәммә байлыгы аның кулында.

Менә кибетләрдән затлы келәм табу мөмкинме? Таптың ди бик... Ә Сәмия апаларның ике бүлмәле фатирларының берсе келәм белән шыплап тула язган. Төргәк-төргәк итеп, аслы-өсле, утын әрдәнәседәй өеп куйганнар хәтта. Бүлмәдә Гөлназа апаның диванына гына урын калган. Келәмнәр генә түгел, бәллүр вазалары, савытлары, хәтта көмеш кашыклары да чиксез күп Сәмия апаларның. Алары да шушы келәмнәр янәшәсендәге шкафка аслы-өсле өеп куелган. Мин бу хәзинәне, өйләренә кергәндә, кайчакта үзем дә бик кызыксынып күзәтәм. Келәмнәренә күзем төшсә, «Их, идәнгә берәрсен генә туздырып җәеп җибәрәсе иде шуларның», - дим. Күз явын алырлык бит һәммәсе. Чөнки бер керүемдә Сәмия апа аларны миңа сүтеп-туздырып та күрсәтте. Идәннең буеннан-буена җитәрлек могҗизаны җәеп җибәрүгә, тәрәзәләргә ябышып торган һәммә кояш нуры шуның вак-вак бизәкләре эченә кереп тулды. Кояш үзе дә шунда төшеп чумды кебек, чөнки андагы бизәкләр яктыра, яктыра, һаман яктыра бардылар. Өй эче дә нурланып киткәндәй тоелды. Кояшка кушылып, Сәмия апа да елмайды.

Келәмнәрнең озак еллар бер халәттә ятканлыктан кинәт кенә турая алмый интеккән чит-читләрен ул йомшак куллары белән иркәли-иркәли, кат-кат сыпырды, барыбер алар әле язылып китәргә ашыкмадылар.

- Һай, җаным, һинд келәмнәре алай ук көйсез түгел, монысы кытайныкы шул... - дип сөйләнде ул. - Һинд келәмнәре менә ничек юка гына бит алар. Тотып кара әле, аерма сизәсеңме?
- Әйе шул, юка шул, Сәмия апа...

И шуларны төргәгеннән сүткәндә аның кичергән күңел халәтен тойсагыз иде сез! Оҗмахка эләккән дип белерсең, билләһи. Хәер, ялгыш әйтәм, оҗмах бер дә кызыктырмый шул аны. Чәчләрен бөдрәләтеп җыеп куйган причёскасын бозмаска тырышып, бармакларын тидерер-тидермәс кенә башын сыпырыштырып алгалаганда, аның көязлеге бөтен кыяфәтенә бәреп чыга. Тук тормыш шулай итәдер инде кешене... Ул хәтта комач-кызыл иреннәрен бөрә төшеп кенә көлеп җибәрә. Затлы келәмнәр өстендә якты елмаюын тибрәтеп байлыктан горурланган мәлендә, буяулы озын тырнаклары күкрәк тирәсендә уйнап кына тора.

- Бөтенесе дә матур, искиткеч матурлар, - дим мин, Сәмия апаның күңелен күрергә тырышып. - Их, бездә булсын иде шуларның берәрсе, гел җәеп кенә тотар идек, бер дә алмас идек идәннән...
Әйткәнемне ошатмыйча, Гөлназа апа миңа күз кырые белән генә карап ала.

- Кыйбат шул алар, сеңлем, директорлар, җитәкчеләр генә җәя мондыйларны... - ди Сәмия апа.
- Шулайдыр шул...
- Сиңа ник кирәк инде алар, тузан җитмәгәнме әллә өеңдә? - дип сорау бирә миңа Гөлназа апа, китап укып яткан җиреннән бүленеп. - Бала-чагага түгел, әниеңә дә кирәкми әле болар. Юкка кызыкмасаң иде.

Ул үзе китабын каршыннан бер миллиметрга да читкәрәк алмый, шунда ук укуын дәвам итә.
Белмим инде... Матурлар бит... Бизәкләренә карап торуы да ничек күңелле...
- Җүләргә игътибар итмә, зинһар, аңа бернәрсә дә кирәкми. Ишәк алга тарта, койрыгы артка тарта, диләрме әле. Менә мин чиләнәм, шуңа булсын дия-дия. - Сәмия апа кызарынып-бүртенеп чыга. Аның тагын озак итеп, күп итеп әйтәсе килгәне сизелеп тора, тик ул, телен тешләп, сүзләрен йотып җибәрә.

Гөлназа апа ирен чите белән генә елмаеп куя да яңадан китабына каплана. Миңа бу өйдәге хәлләр бераз сәеррәк булып тоела.
Икенче бер кергәнемдә Сәмия апа, шкафны тәмам бушатып бетереп, бәллүр вазаларын күрсәтеп чыкты. Чынлап та, һәммәсенә тузан утырган иде. Ул аларны учлары белән генә сыпырып алды да алдыма сәйләннәрне җепкә тезгәндәй тезә барды. Күбесе чит илләрдә эшләнгән икән. Хаклары да адәм башлары җитмәслек, ди. Хәер, мине аларның затлы пыяладан ясалулары түгел, әйләнә-тирәләренә төшкән рәсем-бизәкләре кызыктырды. Ничекләр шулкадәр дә нәфис итеп уеп бетереп була икән соң?

Бер керүемдә ничектер үзем дә сизмәстән сорап куйдым:
- Нишләп бер дә кулланмыйсыз соң сез аларны? - дидем.
Ул чакта да Гөлназа апа диванда гарәп язуы белән язылган китабын караштырып ята иде:
- Байлар саран һәм комсыз була алар, үскәнем, - дип җавап бирде ул.

Үз әнисе хакында мондый сүзләр әйтүенә мин аптырап киттем.
Сәмия апа, кызына күзенең агы белән генә карап алды да:
- Юарга җайсыз бит аларны, бизәк уйган сырларына пычрак утыра, - дип куйды. - Менә шушы исәргә бирнәгә дип җыям инде. - Ул кызы ягына ымлады. Үзе һаман: - Юмартлык ярлы итә дә инде кешене, саран, имеш, - дип сөйләнде.

Мин Гөлназа апаны алырга килгән егетне күз алдыма китердем:
«Әкәләле имән авачак икән моның өстенә, - дип уйлап, әни сүзләрен исемә төшерәм. - Ни дисәң дә, бирнәле кыз бирнәле кыз инде ул...»

Ә саранлыкка килгәндә, мин Гөлназа апа сүзләрендә дә хаклык бардыр дип фикер йөрттем, чөнки бу өйгә туганнары килгән чакка әллә ничә тапкыр эләктем, берсендә дә Сәмия апа аларны нигәдер чәй куеп эчертмәде.

Мин үзем дә, дөресен әйткәндә, затлы келәмнәр, бәллүр вазалар карарга дип түгел, ана белән кызның сәерлекләреннән күңелдән генә булса да рәхәтләнеп көлеп, бер ял итеп чыгар өчен керәм. Аннан алар икесе дә әдәп кагыйдәләренә бик буйсынмыйчарак сөйләшәләр. Кычкырып уйлыйлар, дисәң инде... Шулайдыр, чөнки икесенең дә уйлаган уйлары телләрендә. Әни әйтмешли, йолдызлары йолдызга туры килмидер инде, күрәсең. Кызык аларда шулай да.

Әйткәнемчә, үзләре икесе дә гаҗәп әйбәт кешеләр югыйсә. Тирә-күршеләргә бер генә яманлыклары да тигәне юк. Безнең подъездда яшәүчеләр Сәмия апаны - гади, ихлас булганы өчен, акчалы кешеләр бай булганы өчен яраталар. Кирәк әйберләрен гел аның аша юллыйлар. Ул, эштән кайтканда, күршеләрдән кем генә очраса да, тукталып сөйләшеп торырга вакыт таба, хәлләрен сораша, бала-чагаларының исәнлекләре, тормышлары белән кызыксына. Хәтта мине күрсә дә, кулларын җәеп кочып алырга дип көтеп тора:
- Дәресләрең күп булган, ахрысы, арыганың йөзеңә чыккан, балакаем, - ди һәм чәчләремнән сыйпап куя.

- Арыдым шул, Сәмия апа.
- Кичен кереп чык, яме, мин сиңа бәллүр кувшин күрсәтермен.
- Керермен, Сәмия апа.
Үзләренчә тормыш кичереп яталар алар икәүләп. Сәмия апа бәллүр вазалар, келәмнәр җыярга ярата, ә кызы китап укый. Безнең йортка каршы гына шәһәр китапханәсе. Гөлназа апа яшәгәнне белеп салып куйганнар диярсең. Мәдрәсәдән кайтышлый ук ул шунда керә. Үзе институтта да гыйлем җыя. Ничек икесенә дә өлгерәдер?!

Әнә шулай күңелле итеп яшәп торганда, Сәмия апа нигәдер күңелсезләнеп йөри башлады. Ул инде урамда да еш күренми. Кибеткә-мазарга чыкса да, тиз генә кереп китү җаен карый иде. Аңарда ниндидер яман бер авыру тапканнар икән, дип сөйләделәр. Үзе бу хакта берни дә сиздермәде. Больницадан больницага йөреп кыш чыкты һәм һич көтмәгәндә, көннәрнең язга авышкан ярсулы бер мәлендә, тиз генә үлеп тә китте.

Гөлназа апаның хәле никадәр авыр булса да, хәсрәтне дин кушканча, сабырлык белән күтәрергә тырышты: әнкәсе рухына көн-төн дога кылды.

Ул әле әнкәсенең өчесендә, аш үткәргәндә бернигә дә кагылмады, ә җидесендә, Сәмия апа истәлеге итеп, туганнарының һәммәсенә бүләк өләште. Ул көнне, алар фатирыннан затлы келәмне иңнәренә салып чыккан ирләргә карап, туганнары күплеген бөтен йорт күрде, хатын-кызларның ябылып бетмәгән сумкалары авызыннан бәллүр вазалар,савытлар җемелдәшеп тора иде.

Подъезддагылар:
- Үзем тапкан мал түгел, атайныкы жәл түгел, - дип пошынып калсалар да, Гөлназа апа беркемне дә ишетергә теләмәде.
- Туктале, Гөлназа, син бөтенесен дә таратма әле, яшисең бар бит әле үзеңнең дә, - дип, бер апа аңа каршы төшәргә дә җыенып карады.

- Җитә әле анда, - дип кенә җавап бирде ул, почмак якта төреп куелган келәмнәргә күрсәтеп.
Икенче керүемдә аларыннан да җилләр искән иде инде.
Ул көнне без икәүләп бушап калган шкафларны тузаннан арындырдык, суны кат-кат алыштырып кына тордык. Идәннәрне юып чыгаргач, Гөлназа апа тәрәзәләрне киереп ачып куйды. Урамнан бу өй өчен шулкадәр дә тансык шомырт исе катыш саф һава ургылып керде. Кояш алтын нурларын ялангач идәндә биетте. Әллә кояш үзе дә шунда яшәргә дип төшеп җитте микән - бөтен дөнья яп-якты нурга күмелде. Өйдә чынлап та рәхәт иде...

Әлбәттә, Гөлназа апага алай ук рәхәт булмагандыр, ни дисәң дә, әнисе юк бит янәшәсендә. Хәер, миңа да вакыт-вакыт монда нидер җитмәгән сыман тоелды. Җитми иде шул. Сәмия апа җитми иде. Аның баласы өчен җанын бирердәй булып борчылуы сагындырган иде. Бу өй ул барында күңеллерәк иде бит.

Шулкадәрле бирнәне очырып кына җибәргәч, киявенә ни дип җавап бирер икән бу Гөлназа апа, дип уйлап куйдым мин.
Тик еллар бер-бер артлы җилеп кенә үтсәләр дә, кияү буласы кеше күренмәде. Шөкер, Гөлназа апага беркем алдында да җавап тотарга туры килмәде.

- Ничек яшәрсең инде? - диючеләргә, ул һаман:
- Миңа Аллаһы үзе биреп тора җитәрлек итеп, - дип җаваплады. - Ашка чакыралар, абыстай санап, хәер китерәләр, һәммәсенә дога кылып яшим. Җитмәгәндә, җитмәгән көе дә торып була. Байлык дип капланырга ярамый. Байлык - күңелдә ул.

Итәгенә Коръән китабын куеп, ул миңа салмак кына шулай дип сөйләде.
Ә туганнары аңа башкача бер кат та килмәделәр кебек. Әллә теге келәмнәр белән алар өенә дә Гөлназа апа әйткән саранлык һәм дә комсызлык таралды микән? Кем белә инде?.. Бәлки әле Гөлназа апа үзе дә, әнием булып күзләремә көн дә саранлык белән комсызлык карап тормасын әле, дип өләшеп бетергәндер дә аларны. Үзе бик тә яхшы кеше иде бит ул Сәмия апа. Гөлназа апа да әнисен бик ярата иде шул.

Гөлназа апа шуның кадәр авыр йөктән исән-имин котылуына сөенеп бетә алмады, хәер, байлык турында уйлап, ул беркайчан да көчен сарыф итмәде кебек. Янә бер кат:
- Бу дөньяларда иң сөймәгән нәрсәм - тузан. Әйт әле, өем ялт итеп торамы? - дип, миннән сүзләренә мөһер суктырды.

- Ялт итеп тора, бер бөртек тә тузан калмаган, Гөлназа апа, - дидем, аны куәтләп.
Җитмәсә, шул сөйләшүебезнең икенче көнендә аларның өен су бастырдылар. Өстәге каттагыларның торбасы тишелгән һәм су беренче каткача бөтен фатирларның да түшәмнәреннән ташкындай аккан иде. Мин шунда, Сәмия апаның төргәк-төргәк келәмнәрен күз алдыма китереп, җиңел сулап куйдым. Нишләп бетәр иде Гөлназа апа алар белән? Ә болай диван асларына качып калган тузаннар гына юешләнгәндер, бәлки... Шуның аркасында подъездыбыздагы кайбер гаиләләр судларга бирешеп, бер-берсе белән талашып-ачуланышып беттеләр. Гөлназа апа беркемгә дә үпкә белдермәде, «Буласы булган, буявы уңган», - дип кенә куйды. «Ремонт кирәк иде барыбер», - дип тә өстәде.

Әнисе бакыйлыкка күченгәч, ул рәтләп кием дә алып кимәде диярлек. Кеше арасына чыкканда, аны танымыйсың да, киенә дә белә үзе. Чиста, пөхтә йөри, сирәк кенә булса да, күлмәкләрен өстенә килешле итеп тектерә.

Ә менә өйдә минем Гөлназа апаны ямау салынган халаттан да күргәнем булды.
- Исраф, ярамый, - дип аңлатты ул моны.

* * *
Әллә ничек кенә бүген комсызлык арткан заманда, нишләптер мин ихлас елмаю аша искә төшердем бу гаиләне.

Нигә язмыш төрле холыклы кешеләрне бергә җыя икән? Хәер, диңгез ярындагы төрле-төрле төстәге ташларны күргәнегез бармы сезнең? Беришләре бик вак, кайберләре бик эре була, арада уртачалары да бар. Әмма алар бер-берсенә тамчы да охшамаганнар. Өсләренә дулкын ябырылган саен, ташлар бер-берсенә ныграк бәреләләр.

Шулай тәмам шомарып бетәләр, тик төсләрен барыбер үзгәртмиләр.
Әйтегезче, шул ташлардан башка яр булыр идеме икән? Әгәр дә алар, дулкын бәргән саен, төсләрен үзгәртеп ятсалар, аякны кисеп керерлек үткен дә булсалар, һәммәсенә кызыгып, өсләренә ялантәпи баса-баса, диңгез ярыннан кемнәр генә ташлар җыеп йөрер иде икән?.. Мин үзем дә бу эшкә алынмас идем кебек хәтта.

Фото: fashionclassic.ru

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: