Шәһри Казан

«Кыпчак кызы»

Мәшһүр әдибебез Миргазиян ага Юныс күптән түгел генә «Кыпчак кызы» исемле романын тәмамлады. Инде үзенең Мәскәү дачасында милли язмыш һәм яшәешкә багышланган яңа әсәр - фәлсәфи трактатын язу белән мәшгуль. Бүген дә ул тынгысыз җаны, талантлы каләме белән, иҗатында гаделлек көрәше байрагын күтәреп, кешелек яшәеше стихиясе диңгезендә гизә. Игътибарыгызга авторның...

1
Сиксәненче еллар азагында Габдрахман Рахманкулов җир алу бәхетенә иреште.
Җир - аның канына сеңгән күптәнге хыялы. Игенче гаиләсендә туып үскән кеше буларак, җир эше аның күзәнәкләрендә иде. Ерак бабаларының туган туфракларыннан куылуы, гасырларга сузылган җирсезлек михнәте, үзенең тамыр җибәреп тынычлыкта тормыш алып бару теләге аның яшәү рәвешенә үтеп кергән табигый бер ихтыяҗы иде. Мәскәү язучылары бакча кооперативы оештыралар икән, дип ишеткәч, ул шунда ук гариза язып илтте. Иркутск оешмасында мәшһүр Агишев җитәкчелегендә тәрбия алган оешма секретаре Рахманкуловны исемлеккә кертте. Кооперативның рәисе, милләтенә кагылып тормыйк, аны ике тапкыр сызып ташлап, әшнәсен теркәде. Өченче баруында Агишевның шәкерте: «Әгәр Рахманкуловны кабат төшереп калдырсаң, мин аны синең үз урыныңа кертәм…» - дип кисәткәннән соң гына, Габдрахман морадына ирешә алды.
Бакча кооперативы Мәскәү-Волоколамск арасындагы тимер юл буенда, урыс классигы Антон Павлович Чехов берничә җәйге ялын уздырган урында, патша заманында Воскресенск, бүген Истра дип аталган шәһәрдән һәм Кырым ханы Дәүләтгәрәй, Казан ханлыгы канга батырылганнан соң Мәскәүне алгач, Явыз Иван посып яткан Яңа Иерусәлим монастыреннан унсигез чакрымда, Истра сусаклагычы янына урнашкан иде. Мәскәү белән Волоколамск арасындагы генерал Панфилов кулы астында батырлык күрсәткән 28 геройның каны коелган җир - Дубосековоның да кооператив юнәлешендә икәнлеген искә алсак, бакча урыны турындагы мәгълүмат тагын да тулыланыр иде.
Колхоз җире мул, аны эшкәртүче машиналар никадәр көчле булса да, совет халкының тамагын туйдыра алмады. Ит алырга Габдрахманның туган авыллыннан Мәскәүгә барсалар, ипекәйне исә район үзәгеннән яисә нефть чыгаручылар яшәгән җирдән барып алалар иде. Сугыш елларында бирелгән хәерче сыныгына тиң алты сотый җир дә шәһәр базарының шактый гына өлешен тәэмин итеп тора алды. Рахманкулов, шушы чынбарлыкны истә тотып, үз өлешенә тигән җәймә зурлыгы җирендәге каеннарны төпләп, җимеш һәм яшелчә бакчасы ясарга ниятләде.
Иң беренче каенны кисеп аудару белән, гаилә тынычлыгына давыл бәреп керде:
- Әти, зинһар, минем каеннарыма тия күрмә, - диде кызы Кәримә. - Яшелчә-җимешне үзем сатып алам, каеннарыма кагылма, яме!
Габдрахманның хатыны Мәрьям исә шундук дәлилен дә тапты:
- Кәримәнең йолдызнамә символы - каен. Син нәрсә, үз кулың белән аның язмышына балта чабасың. - Сөйләшү урысча иде. - Руки прочь от берез!
Рәсәй шартларында беркем, беркайчан тулы хокуклы хуҗа була алмаган. Озакламый ачыкланды: Рахманкулов җиренә дә ул үзе түгел, кооператив хуҗа иде... Крепостной коллык бетерелгәннән соң да крәстиян үзе түгел, аның җиренә община хуҗа булган. «Община» - урыс табигатенең дәүләтчелеге барлыкка килгәннән бирле ярымсолдат, ярымкол, ярым ушкуйник булып яшәргә дучар ителү. Рахманкулов, «Россию умом не понять, ее аршином не измерить...»кә килеп төртелгәннән соң, бу турыда баш ватмаска тырышып, башкалар ничек уйласалар - шулай фикерләп, башкалар ничек яшәсәләр - шулай яшәргә тырышып карады. Әлеге илдә көтү сыман яшәү психологиясе бик тирәнгә киткән, күрәсең. Габдрахманга бирелгән бу кооператив җир кишәрлеге дә барча законнар белән шул гомум буйсыну законына барып тоташа иде. Аерма тик шунда - әгәр «все кругом колхозное, все кругом мое» бу милекне урларга ишекне киереп ачса, кооперативныкы саналган җирдә үскән бармак очы зурлыгы кыярны, үтеңне сытарлык ачы корт төшкән алманы рөхсәтсез алганда тотсалар, бәреп үтерелү мөмкинлеге дә бар иде.
Шул буйга утыз, аркылыга егерме метр җирне койма белән уратканда купкан гаугаларны сурәтли башласаң, язылачак романның күләменә сыймас иде. Әйтерсең бөек урыс (хәзер инде украин) язучысы Николай Васильевич Гоголь бакча кооперативы тудырачак матавыкларны йөз сиксән елга алданрак белгән. Аның «Как поссорились Иван Иванович с Иваном Никифоровичем» повестендагы якалашулар нәкъ Рахманкуловның бакчасы урнашкан кооперативтагы вакыйгалардан алып язылган шикелле иде.
***
Рахманкуловның сул як күршеләре, бакча алган елны ук, каеннарының бер өлешен төпләп атып, түтәлләр ясап, яшелчә чәчтеләр. Габдрахман да, бакчаның дүрттән бер өлешен каеннардан чистартып, шул барлыкка килгән урынны тиресләп, бәрәңге, суган, карлыган, кура җиләк, хәтта бер түтәлгә кыяр да утыртып өлгерде. Тир түгүнең әҗерен түләгәндәй, хуҗаның күңелен күргәндәй, беренче һәм икенче ел уңышы бик мул булды.
Әмма ике-өч ел уздымы икән, шул ашлама кертелгән җирләргә мыштым гына каен тамырлары сузыла башлады. Тиздән аларның җиләк-җимешен генә түгел, карлыган куакларын да каен ашап юкка чыгарды. Бу хәл Габдрахманны уйга калдырды: «Бәлки, бу моңсу агачны «урыс каены» дип атауда дөреслек тә юк түгелдер? Алар да бит, нәкъ шушы агач ысулында, тамырларын күрше халыклар җиренә җибәреп, ашламаларын имеп яши... Тегеләре шуңа һич мантый алмый?»
Шулай итеп, эшләгән саен ишәя-арта килгән җир эшкәртүгә каеннарның әрсез тамырлары белән көрәшү мәшәкате дә өстәлде.
Көз көне җиргә коелган яфракларны, уталган чүп үләннәрне черетеп ашлама әзерләр өчен, Рахманкулов, тимерчыбык челтәр белән уратып, тиреслек урыны ясады. Язын шул ашламага әверелгән тиресне түтәлләргә тарату өчен тимер сәнәк белән казый башлаган иде - хәйран калырлык вакыйгага юлыкты: каен тамырлары, тиреслекне эзләп табып, андагы ашламаны тәмам үзләштереп бетергәннәр иде... Инде моннан соң да бу агачларның «урыс каены» булуына ышанмый кара син.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: