Шәһри Казан

Күз яшьле яз

1944 елның апреле. Фазыл Фәтхуллин, ерак юлларны үтеп, үзенең авылыннан 30 чакрымдагы тимер юл станциясенә килеп төште. Фронт, окоплар, үлем китерүче алышлар артта калды. Туган җиренә исән кайтты кайтуын да тик бер кулын калдырып кайтты. Ичмасам, сулы да түгел, уңы. Ничек тә сул кул белән эшләргә өйрәнергә туры киләчәк, хәтта...

Реклама

1944 елның апреле. Фазыл Фәтхуллин, ерак юлларны үтеп, үзенең авылыннан 30 чакрымдагы тимер юл станциясенә килеп төште. Фронт, окоплар, үлем китерүче алышлар артта калды. Туган җиренә исән кайтты кайтуын да тик бер кулын калдырып кайтты. Ичмасам, сулы да түгел, уңы. Ничек тә сул кул белән эшләргә өйрәнергә туры киләчәк, хәтта дилбегә тотарга да. Ә хәзергә утыз чакрымны җәяү атлыйсы бар. Аяктагы чолгаулы ботинка гына түзсен.
Һәм кичәге фронтовик кайтыр юлга чыкты. Кич җиткәндә генә авылына якынлашты ул. Аңа кадәр берничә авыл аша үтте. Һәркайда - жимереклек, ауган читән коймалар, кыйшая башлаган, җиргә чүккән өйләр, тишек-тошык салам түбәле каралтылар. Аларга күптәннән ирләр кулы тимәгәнлеге күренеп тора.
Менә үзенең өе. Кайтасын алдан хәбәр итү мөмкинлеге булмаганлыктан, әтиләренең бусагада күренүе өйдәгеләр өчен могҗиза иде. Хатыны, ире кочагына ташланасы урынга, көтелмәгән хәлдән сүзсез калып, әле иренә, әле балаларына карый: өнемме бу, төшемме?! Ике зурайган малае: «Әти, әти!» - дип, аңа ташландылар. Иң кечесе - кыз бала, нишләргә белмичә, аптырап калды: ул сугыш алдыннан гына туган иде. Хәзер бик матур булып үсеп килә икән! Фазыл иң башта аны кулларында, югары күтәреп, очындырып алды. Кызчык башта югалыбрак калса да, өйдә еш кына «әти, әти» дип искә алган кешенең шушы булуына тиз ышанып, аңа елышты. Ә кичәге солдат хатынына карый: сугыш чоры нишләткән аны - ул киткәндә, тулышып, яшәү дәрте бөркелеп торган Зәбирәсе урынына, нык ябык, арыган, вакытыннан алда картая башлаган хатын басып тора. Күзләрендә яшь, иреннәре елмаергамы-шатланыргамы дигәндәй калтырана. Аны кочаклап алуга, юка гына күлмәге аша, кулы ябык кабыргаларына тиде. Хатыны түзмәде, елый башлады: әллә бу авыр тормыштан котыламмы, дигәннең чагылышы иде ул күз яшьләре. Фронтовик ил алдына килгән афәтнең никадәр авыр булганын шушы минутларда тагын да ныграк аңлады булса кирәк, ирексездән, күзләрендә яшь күренде.
Инде яңа тормышны нидән башларга? Иртән иртүк авыл Советына китте. Анда аны күптән инде алтмышны узган Сәетгали агай каршы алды. Әле Фазыл армиягә киткәндә генә менә дигән ил агасы иде, инде нык бирешкән, кечерәеп калган. «Сугыш афәте урындагыларны да аямый икән», - дип уйлап алды фронтовик.
- Кулсыз булсаң да, исән кайткансың әле, инде безнең авыл ир-егетләренең күпмесенең үле хәбәре килде, син безгә бик кирәк, - дип каршы алды аны авыл Советы рәисе.
- Миңа иң башта партия учетына керергә кирәк, - диде Фазыл, - алдан кисәтеп кайтардылар.
- И туган, - диде рәис, - сиңа берничә көн гаиләң янында яшәп, ял итеп алырга иде дә бит. Тик заманы шундый. Иртәгә мине дә район үзәгенә чакыралар, колхоз идарәсенең бердәнбер айгыры бар, шуны җигеп барырбыз.
* * *
Районда беренче секретарь фронтовикны җылы каршы алды:
- Беләбез сине, сугышка кадәр колхозда бригадир булып эшләгәнсең икән. Фронтта взвод белән командалык иткәнсең, офицер званиесе дә биргәннәр үзеңә.
- Анысы очраклы гына килеп чыкты. Мин сержант, отделение командиры идем. Бер бәрелеш вакытында взвод командиры һәлак булгач, командалыкны үз өстемә алырга туры килде. Ул чакта бөтен ротадан взвод кына калган иде. Кече лейтенант званиесен шуннан соң бирделәр.
- Ярый, кимсенмә. Әнә бит күкрәгеңдә орден да, медальләр дә бар. Фронтта аларны юкка гына бирмиләр. Монда кайберәүләр «тыл крысасы» дисәләр дә, сугыш төтенен татыган кеше мин: фин сугышында политрук идем, каты яраландым, ә бусында шушы эшкә куштылар. Бик җиңелдән түгел монда да, кайчагында: «Фронтта булуың хәерлерәктер ул», - дип уйлап куясың. - Аннары секретарь Фазылга тагын бер сынаулы караш ташлады. - Менә нәрсә, туган. Сезнең колхозда рәис булып эшләгән хатынның яңарак кына иренең үлгән хәбәре килде, бөтенләй коелып төште, ә өендә өч баласы бар. Аңардан эш таләп итүе дә кыен, алыштырырга кирәк. Сиңа шул эшне кушабыз. Иртәгәдән башлап колхоз өчен син җавап бирәчәксең. Ышанабыз, син - булдырырлык кеше.
Фазыл бу тәкъдимнән баш тартырга омтылып караган иде дә секретарь кырт кисте:
- Биредә дә фронт. Приказны тикшермиләр, алар үтәү өчен бирелә.
Урамда Фазылны Сәетгали агай көтеп тора иде. Үзенә йөкләтелгән бурыч турында әйтүгә:
- Мин шулай буласын сизенгән идем инде, - диде. - Апрель азагы, чәчүне башларга кирәк, ә орлыгыбыз җитми, җир сөрергә атлар калмады диярлек, сыерларны җигәргә мәҗбүрбез - адәм ышанмаслык хәл. Кайчак утырып елыйсы килә. Хәер, иртәгә барысын да үзең күрерсең...
Төш авышканда кайтыр юлга чыктылар. Идарә аты булса да, арык, бик юырта да алмый. Ярты юл тирәсен үткәндә алда биш-алты хатын тезелешеп килгәнен күрделәр. Һәркайсысының җилкәсендә капчык. Куып җиттеләр.
- Бу ни хәл? - дип аптырашта калды Фазыл, юлдашына сораулы караш ташлап.
- Элеватордан орлык ашлыгын шулай ташыйбыз, - диде Сәетгали. - Орлыкка дигәнне ашап бетерерләр дип шикләнеп, көзен элеваторга тапшыртканнар иде. Ә хәзер шуны кире ташырга мәҗбүрбез.
Бу күренештән кичәге фронтовикның күзеннән яшь бәреп чыкты.
- Минем күз яшьләрем күптән кипте инде, - диде Сәетгали.
Фазыл атны шып туктатты да:
- Апалар, сеңелләр, авылдашларым, - диде. - Салыгыз капчыкларыгызны шушы тарантаска, үзегез дә утырыгыз, без җәяү атларбыз.
Хатыннар, капчыкларын тиз-тиз урнаштырдылар да, Фазылны сырып алып, сораулар яудыра башладылар:
- Безнекеләрне очратмадыгызмы сугышта? Кайчан бетәр икән бу каһәрле сугыш? Җитәкчеләр безнең мондагы хәлләрне беләме икән?
- Авылдашларны очрата алмадым шул фронтта. Анда бит миллионлаган солдат, каян күреп бетерәсең. Ә инде сугышның кайчан бетәчәген әйтүе кыен, илебез чигенә яңа җитеп киләбез бит әле. Аннары мәлгунь Гитлерны үз өендә дөмектерәсе бар. Анысы да бик җиңелдән булмаячак.
Шулай күмәкләп, авылга көч-хәл белән кайтып җиттеләр. Икенче көнне иртән иртүк Фазыл элекке колхоз рәисеннән эшләрне кабул итеп алды да Сәетгали агай белән басуларны карап кайтырга чыкты. Колхозга МТСтан бирелгән бердәнбер СТЗ тракторы еш ватыла икән, аңарда эшләүче яшь кенә кызлар аптырашта калганнар. Запчастьлар юк. МТСтан механик килеп төзәткәнче күп вакыт үтеп китә. Шуңа җирләрне көздән зәпкә сөреп кала алмаганнар. Язын сөрергә кирәк.
Сөрелә башлаган басуга килеп җиттеләр. Бу күренеш каты бәгырьле кешене дә тетрәндерер иде: сабанга сыер җиккәннәр, бер хатын аны җитәкләп бара, икенчесе артыннан чыбык белән куа. Сабанны ак сакаллы бабай тотып бара.
- Туктагыз, - диде Фазыл. - Тугарыгыз сыерны. Менә шушы атны җигәбез. - Үзенең күзләре яшьле иде. Теге ике хатынны һәм бабайны кочаклагандай итте, аркаларыннан сөйде. Алары, йомшарып, елый ук башлады. Китте сорашу, бәгырь зарлары. Берсенең иренең үле хәбәре кырык беренчедә үк килгән икән, икенчесе «хәбәрсез югалды» дигән кәгазь алган.
- Туган, - диде Сәетгали, алга таба җәяү атлый башлагач. - Без бу атны һәр урында эшкә куша башласак, тиз йөгенәчәк, ансыз да калсак, нишләрбез?!.
- Җәяү йөрербез. Минем аяклар исән бит әле. Ул хатыннарның, бабайның интеккәннәренә тыныч карый алмыйм. Сыер да жәл. Ул бит ач халыкка сөт бирергә тиеш.
Идарәгә кайтып, икәү калгач, Фазыл сүз башлады:
- Безнең халыкта хатын-кыздан авыр эш эшләтү булмаган, аңа көрәк, балта, чалгы тоттырмаганнар. Менә без ниләр эшләтәбез алардан...
Барысына да сугыш гаепле, - диде Сәетгали, - шул Гитлер мәлгунь сугыш башламаган булса...
- Беләсең, мин бит сугышның тәүге көннәреннән үк фронтта. Бездә бит 1941 елда солдатлар саны немецныкыннан ким түгел иде, техникада гына бераз калыштык. Бөтен гаеп тиешле әзерлек булмауда. Гитлерның сугыш ачачагы мәгълүм булса да, киресенчә, сугыш алдыннан гына югары белемле маршал һәм генералларны, «халык дошманы» ясап аттылар. Армия башында алар торса иде кырык беренчедә. Без бит Сталинградка кадәр чигенеп, Идел ярына барып терәлгәч кенә сугышырга өйрәнә башладык. Тәүге елларда армиядәге надан командирларның күплеген белсәң иде. «Алга» да «алга» дип, безнең солдатларны немецтан кырдырттылар, баш белән сугышасы урынга, тамак ерттылар. Шуңа да безнең авылдан гына да ярты ир-ат юк инде.
- Чү, туган, берүк бу сүзләреңне башка урында сөйли күрмә, - диде Сәетгали. - Фронтовик, инвалид, орден-медальләре бар дип тормаслар...
Җиңү язы килгәнче тагын бер ел бар иде әле. Аннан соң да күпме интегәсе, күз яшьләре түгәсе бар иде. Бу еллар халык күңелендә мәңге җуелмаслык яра булып калды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: