Шәһри Казан

«Лилин» бабай васыятьләре

Васил янәдән авыл Советы каршына килеп егылды. Елга бер мәртәбә егылмыйча калмый ул, тиле чөнки. Тик торганнан гына өянәге башлана. Фельдшер хатын шундук йөгереп килде: бер елый тиле, бер көлә. Диагнозы анык. Фельдшер: «Моны сручны калага озатырга кирәк, кая безнең авыл Советы?!» - дип шар ярды. Бераздан Җәүди дә күренде....

Реклама

Васил янәдән авыл Советы каршына килеп егылды. Елга бер мәртәбә егылмыйча калмый ул, тиле чөнки. Тик торганнан гына өянәге башлана. Фельдшер хатын шундук йөгереп килде: бер елый тиле, бер көлә. Диагнозы анык. Фельдшер: «Моны сручны калага озатырга кирәк, кая безнең авыл Советы?!» - дип шар ярды.
Бераздан Җәүди дә күренде. Җәүди дигәннәре
авыл Советы рәисе иде. Вак көдрә чәчле, пәһлеван гәүдәле. Бер сукканда ике кешене аудара, бер утырганда ике-өч яртыны «сындыра». Ул Рәсәй флагы кадалган бина каршында «Марсельеза» көйләп торган авыл җүләренә карап-карап торды да:
- Ярар, апа, борчылма, мин аны иртәгә үк булнискә илтеп куярмын! - дип, фельдшер хатынны тынычландырды.
- Ә бүген?!
- Бер көндә ни була?
- Тиледән ни дә көтәргә мөмкин...
- Юк, бүген булмый! - дип кырт кисте рәис. - Туй, каенишне өйләндерәм. Атасына әйт: бүген мунча ягып, бик шәпләп юындырсын үзен. Өстенә яхшы кәчтүм-чалбар кидерсен, юлына акчасын кызганмасын! Шулай диген, яме...
Туйдан таң алдында гына кайтты Җәүди. Шактый каты төшерде. Төшерерсең дә, каениш өйләнә бит! Тиле турында оныткан да иде ул, ләкин таң алдыннан ишек шакыдылар. Ишек төбендә әлеге дә баягы шул тиле Васил һәм аның аек акыллы атасы Гамил басып тора иде. Тилене шундый итеп киендергәннәр иде ки, хәтта танырлык та түгел. Рәис бер сүз дә дәшмәде, бары тик гарьлегеннән ыңгырашып кына куйды. Бу хәлендә ничек калага барыр соң ул? Куллар калтырый, күзләр ялтырый, янында басып торырлык түгел, бер чакрымнан сасы махмыр исе килә. Авылны чыккач ук, ГАИга эләгәчәк бит! Тик, вәгъдә биргәч, бармыйча ярамый шул. Бу шыр тиле, аның аек акыллы атасы һәм алардан да бигрәк авыл халкы аны дөрес аңламаска мөмкин.
«Без авылдан чыккан чакта күтәрелде томаннар!» - дип җырлый торган иде рекрутлар. Томан булса ярар иде әле, күзгә күренмәс идең. Ә монда ялтырап кояш чыкты, күзгә төшеп интектерә. Җәүди бер дөньясын, бер янда утырган юлдашын сүгә-сүгә, иске «Волга»сын Казанга таба куды. Барган саен, тилегә булган ачуы артты гына. Җитмәсә, тегесе, авылны чыгып, берничә чакрым юл узгач ук, җырларга тотынды. Җыры да җыр түгел, Ленин турында. Мәктәптә ике генә ел укыган ул, ләкин юлбашчыга булган мәхәббәтне башлангыч сыйныф укытучылары аңа шактый уңышлы рәвештә сеңдереп калдырганнар:
Бакчадагы алмагачның
Ботагы җиргә тигән.
Лилин бабай балаларга
Тырышып укырга дигән.
Тавышы юк дип тә әйтеп булмый каһәрнең, кайбер җырчыларны оныттырырлык итеп башкара. Кеше йә юләр, йә талантлы була, диләр бит. Ә Ходай аңа берсен дә кызганмаган!
Тәрәзә ачтым, кояш төште,
Кызыл нурларын чәчте.
Лилин бабай халыкларга
Туры юлны күрсәтте.
Казан юлын туры юл, диләр. Тик бара башласаң, борма юллар җитәрлек анда. Кеше шулай көйләнгән инде ул - гел турыдан кистерергә ярата! Тиле дә, шуны аңлаган сыман, шул темага сиптерә:
Безнең авыл уртасында
Колхоз күпер салдырды.
Лилин бабай безнең өчен
Юл күрсәтеп калдырды.
Кызыл галстук тагабыз,
Барабаннар кагабыз.
Лилин бабай сызган юлдан
Туры атлап барабыз.
ГАИдан курыккан Җәүди, трассадан тайпылып, кала юлына урман аша гына чыгарга булды. Машина сикертмәле урман юлларын узганда шактый иза чикте, берничә җирдә батып та калды. Өченче көн яуган яңгыр суы кибеп тә җитмәгән, куе урман эченә кояш нурлары начар төшә шул. Хәер, Җәүди оста шофер, армиядә хезмәт иткәндә дә машина йөртте, һәм инде бу юлы да сынатмады - урман эченнән танк кебек бәреп чыкты, һәм билгеле ки, җыру да озак көттермәде:
Кызарып кояш чыкканда,
Без булырбыз урманда.
Һичбер вакыт ялгышмабыз
Лилин юлы булганда.
Идел аркылы чыгасы бар. Шунда паром йөри һәм анда инде ГАИ халкы мыжгып тора...
Иделкәйгә төшәбез,
Төшеп, сулар эчәбез.
Рәхмәт Лилин бабабызга
Чәчәк кебек үсәбез...
Паром илә ГАИ постына якынлашкан саен, Җәүди котырына башлады. Җитмәсә, бу тиле дә, җырлаган булып, эчне пошырып бара.
- Ыслушай, туктыйсыңмы син, юкмы? - дип акырды ул аңа. - Мин сине хәзер шунда төшереп калдырам да кире кайтып китәм! Ләкин тилекәй туктарга да уйламый:
Сандугачлар сайрашалар
Безнең урман буенда.
Лилин бабай васыятьләрен
Мәңге саклыйм уемда.
- Ту-у-укта! - Җәүди, машинасын туктатып, Василның бугазына ябышты. Тиледә курку хисе юк, диләр. Ләкин дөрес нәрсә түгел икән ул, куркудан тиленең теле аңкавына ябышты һәм инде бөтенләй бернәрсә дәшмәс булды.
Паромга кергәндә аны ГАИ - әле мыегы да чыгарга өлгермәгән яшь лейтенант туктатты. Аракы капмый, ришвәт алмый. Кулында - өрдерә торган аппарат. Җәүдигә ишарә ясап, ул аңа машинадан чыгарга кушты. Җәүди, куркудан, утыргычка сеңде. Шунда ул, үзе дә сизмәстән, тиленең касыгына төртте.
- Җырла пажалысты, ә!
Юл буе җырлап барган тилекәй киреләнә башлады. Әллә дөньяга ачуы чыккан, әллә илһамы качкан. Җәүди каты итеп аңа тагын бер кат төртте. Васил шунда гына җырлап җибәрде:
Комбайнда комсомолец
Ура безнең игенне.
Гомер буе онытмабыз
Юлбашчыбыз Лилинны.
Җәүди, машина тәрәзәсен чак кына ачып (күп ачсаң, махмыр исе чыга!), лейтенантка эндәште.
- Иптәш лейтенант, безне чиратсыз гына үткәреп җибәрегез әле! Сручны!
- Ни булды?
- Менә бу адәмне дурдомга илтәм!
- Шуннан?!
- Кичә генә авылда бер кешене суйды! Үзегез беләсез, андыйларга закон юк! Андыйларга бер генә юл - дурдом!
- Кайсы авылдан? - дип кызыксынды «мент». - Катмыштан түгелме? Кичә анда бер хатынны суйганнар! Аның эше түгелдер ич?
Җәүди, аныкы, дип, баш селекте. Яшь мыекның куркудан күзләре шар булды.
- Ә нигә җырлый соң ул?
- Шатлыктан...
- Нинди?
- Кеше суйгач, шулайрак була аларның. Абструкция ие... атамасын тучны белмим... шулайрак бугай... Хәзер Сез безне паромга чиратсыз үткәрмәсәгез, билләһи дип әйтәм, бөтен командагызны суеп чыгачак!
Лейтенант, үрә катып, честь бирде. Җәүди тиленең касыгына төртте. Васил да махы бирмәде, тагын җырлап җибәрде:
Кошлар кунган имәнгә,
Яфракларын игәнгә.
Рәхмәт Лилин бабабызга,
Матур тормыш биргәнгә.
Тиле, икенче ярга чыкканчы, рәхәтләнеп җырлап барды. Аргы якка чыккач, хәтта машина өстенә дә менеп көй сузды. ГАИдан исән-сау котылган Җәүди аңа каршы килмәде. Сөенеченнәндер инде. Ә тилекәй җырлады да җырлады:
Урман аша ярылып ята
Кара сусар эзләре.
Безнең өчен маяк булды
Лилин бабай сүзләре...
Психиатрия хастаханәсенә алып кергәч, ни гаҗәп, терелде тагын бу! Авыруы да бетте, өянәге дә юкка чыкты. Авыруны кабул иткән табиб та аны кире авылга алып кайту турында сүз башлады. Тынды тиле, аек акыллы атасы сыман, күзгә карап тик тора. Тилене кире авылга алып кайту уе Җәүдинең башына да кереп карамаган иде. Шуннан ул хәйләгә күчте. Василның авылда яратмаган бер кешесе бар иде - күрше Хәмидә апасы. Кан дошманнар иде алар. Васил бер мәртәбә аларның бакчасына төшкән булган, Хәмидә аны, ыштанын салдырып, кычыткан белән чажлаган. Тотынды Җәүди шул Хәмидәне мактарга, мактады да мактады! Тилекәй бу мактауны күтәрә алмады. Тегенең кабат өянәге башланды: башта Җәүдигә, аннан табибка килеп ябышты. Медбратлар тилене күзгә ташланган иң беренче палатага кертеп яптылар...
Җәүди авылга ялгызы гына кайтты. Әзрәк күңелсезрәк булды кәнишне! Чөнки янда матур бәрхет тавыш белән җырлаучы да, Ленин бабайга мәдхия укучы да юк иде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: