Шәһри Казан

Әллә әниме?!

Завод капкасы төбендә сезне бер карчык көтә, дигән хәбәрне ишетүгә, Фәрһаднең йөрәге чәнчеп алды, зиһене чуалды, күз аллары караңгыланды. Беравык шулай басып торганнан соң, әсәрләнеп, тиз генә пропускасын күкрәк кесәсенә салып, чыгу юлына атлады. Кем булыр икән? Көтәр кешесе дә юк иде ич? Әллә?! Аның күңеленнән йөз төрле уй-сорау узды....

Завод капкасы төбендә сезне бер карчык көтә, дигән хәбәрне ишетүгә, Фәрһаднең йөрәге чәнчеп алды, зиһене чуалды, күз аллары караңгыланды. Беравык шулай басып торганнан соң, әсәрләнеп, тиз генә пропускасын күкрәк кесәсенә салып, чыгу юлына атлады. Кем булыр икән? Көтәр кешесе дә юк иде ич? Әллә?! Аның күңеленнән йөз төрле уй-сорау узды.

Каравылчы бүлмәсе ишек төбендә йөзгә-биткә яшен төгәл генә билгеләп булмаслык бер карчык басып торуын күргәч, үзен янә куырып алгандай, тәне чымырдап алды. Карчык Фәрһадне күрүгә, кулындагы төенчеген күкрәгенә кысты, күзләрен аска иеп:

- Нихәл, улым!.. - дип, җайсыз гына исәнләште.

Фәрһад, ни дип тә җавап кайтара алмый, сүзсез калды. Карчык шулкадәр бетеренгән ки, йөзендәге бәрелү-сугылудан калган җөйләр аны тагын да шыксыз итә. Авыр күз кабаклары астыннан төссез күзләре тагын да тоныклана бара кебек иде…

- Әллә танымадың инде, улым?! Бу мин…

Карчык сүзен дәвам итә алмады, әле бугазындагы төерне йотып җибәрә алмый азапланды, әле әйтер сүзе тиз генә табылмады. Аннан төенчеген җиргә куеп, үзе дә шунда чүгәләде.

- Мин, мин, зур гөнаһлы синең алда, улым, кичермәссең шул инде… - дип, Фәрһаднең балтырларына чытырдап ябышты.

- Торыгыз тизрәк, кеше көлдермәгез, - диде Фәрһад.

Карчык мүкәли-мүкәли торды. Иңбашлары авыр йөк күтәргән кебек суырылып төшкән, арка бөкресе дә үткән тормышының бик үк балдан-майдан булмаганын әйтеп тора сыман. Менә алар, бер-берсен утыз елга якын күрмәгән ана белән бала, ниһаятъ, күзгә-күз очрашты…

Фәрһад, хәтерендә нидер яңартырга теләп, күтәрелеп күккә карады. Баш очында гына бер кош тавыш биреп алды. Нидер искәртә сыман иде ул. Күк йөзе зәп-зәңгәр. Ләкин аның зәңгәрлеген Фәрһад кенә күрде бугай…

Карчык, калтыранып, яргаланып беткән куллары белән улының кулына үрелде.

- Мин… мин… улым килә алмадым шул. Алдакчы булдым. Көткәнеңне дә белдем, соңардым, улым…

Карчык үзалдына сөйләнә дә сөйләнә. Фәрһад аның өзек-­өзек җөмләләрен ишетә дә кебек, ләкин йөрәк кабул итә алмый.

Реклама

Әнисе ташлап киткәндә, аңа нибары өч яшь иде. И-и елады да елады ул. Әни, әни дип, көне-төне елады. Берникадәр вакыттан соң килеп: «Мин сине өйгә алып кайтырмын, улым, көт, яме», - дигән сүзе ничә еллар ымсындырып торды. Күз яшьләренә буыла-буыла көннәр-төннәр, айлар-еллар елады Фәрһад. Нәфрәт-ачу сакламады, бүген булмаса, иртәгә килер, дип, тоташ ун ел көтте. Ун ел буе күзен тәрәзәдән алмады сабый. Һай, бик күп гомер иде бит ул аның өчен!

Карчык та тагын ни дип сүз башларга да белмичә, дәшми генә үз уйларына бикләнде. Аның җанын, үткәннәрнең барысын да сызып ташларга иде, дигән халәт биләп алды. Сызып ташларга иде шул вакытны, балам… Тормышны өр-яңадан, чиста биттән башларга иде дә бит… Булмады. Үткәннәрне кайтарып булмый. Үзем гаепле, үзем… Тәкъдиремә шулай язылгандыр инде, дип мыгырданды карчык.

Фәрһад сабый чакларын кабат күз алдыннан үткәрде. Әнисе, килеп алырмын, улым, дигән көннән башлап, һәр көнне үзе генә белгән җиргә берәр вак таш куеп бара иде. Әнисеннән аерым яшәлгән көннәрен ташлар саный барды. Ә инде укый-яза башлагач, әнисенә әйтәсе сүзләрне көндәлекләргә теркәп барды. Аларны беркемгә дә күрсәтмәде, уйларын берәү белән дә бүлешмәде. Унөч яшен тутырасы көнне авыр төш күреп уянганы әле дә бүгенгедәй күңелен тырнап тора. Әнисе үлгән, имеш. Аның үле гәүдәсен кочак­лый-кочаклый елады да елады Фәрһад. Тәрбияче апалары иртәнге ашка чакырып кергәндә дә, сулык-сулык килеп, күргән төшеннән аерыла алмыйча азаплана иде. Юынып, табын янына иртәнге ашка утыргач, балалар йортында тәрбияләнүче балалар алдында аны туган көне белән котладылар. Истәлеккә кул сәгате дә бүләк иттеләр әле үзенә. Аннан кайсы кая үз шөгыле белән таралышкач, Фәрһад тәрбияче апасы янына килеп, күргән төшен сөйләде. Ун ел буе үзе генә кичергән эч серләрен бушатты. Берәмтекләп җыйган вак ташларын, көндәлекләрен иң якын кешесе итеп санаган тәрбияче апасына күрсәтеп, елап алды.Тәрбияче апасы моны күреп хәйран калды. Фәрһадне кочаклап, үзе дә аңа кушылып елады. Аннан соң Фәрһад:

- Апа, мин үз әниемне башка көтмәячәкмен, бүгеннән ары аны күңелемнән сызып атам, ул минем өчен үлде инде, - диде. - Ләкин минем дә әни дип дәшәсем килә.Миңа да әни кирәк, - дип, кабат елап җибәрде.

- Телисеңме, мин синең әниең булам, бездә яшәрсең, мин сине үз улым кебек яратырмын, - диде тәрбияче апасы ул чагында.

Чыннан да, хәл ителәсе кәгазьләрне тутырып эшләрне җайлагач, Фәрһад тәрбияче апасы йортына күченде. Беренче көннән үк аңа әни дип эндәште. Икесенә дә шундый рәхәт иде. Фәрһад тырышып укыды, тәртибе дә чын егетләрчә булды. Мәктәпне тәмамлагач, югары уку йортына керде. Менә бүген заводта инженер булып эшли. Әнисе белән шатлык-куанычларын уртаклашып, бер-берсен хөрмәт итеп яшәп яткан көннәре. Фәрһад үткәннәрне оныткан иде инде. Сабый чактагы яраларны яңартасы килми иде.

- Ник килдең син? Ник? Минем өчен син юк инде. Минем күңелдә син күптән үлдең, - диде Фәрһад, ачыргаланып.

- Мин исән бит, улым. Син мине исән булганым өчен битәрлисеңме? - диде карчык.

- Әйе, битәрлим! Син мине сабыйлыктан мәхрүм иттең. Өч яшьлек сабыеңны ташлап калдырганда ничекләр күтәрде икән сине Җир-ана? Әнием, кил, мин сине көтәм бит, дип, күпме яшь түктем мин. Шул вакытларда кайларда йөрдең дә ничекләр кеше күзенә күренергә курыкмадың икән?!

Завод капкасы алдындагы эскәмиядә янәшә утырган карчык Фәрһаденең әлеге сүзләреннән соң улына күтәрелеп карый алмады. Турысын әйткәч, аңлады булса кирәк. Шушы вакытта җир ярылса, шунда кереп югалыр иде дә бит, аңлашасы бар. Янәшә утырган ана белән бала арасы шулкадәр ерак булып тоелды ки, әйтерсең лә ике арада чакрымнар ята. Элегрәк, сабый чакта булсамы, муенына сарылыр иде дә, килдеңме, әни, дип иркәләнер иде. Ә хәзер… ике арада бозлы тау. Аның каршысында бөтенләй башка - ят карчык.

- Син мине оныт, минем әнием бар, ул мине авыр чакларымда күкрәгенә кысып юатты, мине чын ир-ат итеп тәрбияләде. Минем өчен бары бер генә әни бар - миңа наз биргән, юаткан, авыр чакларымда киңәшчем, бүген дә таянычым булган әнием генә әни миңа. Минем өчен ул гына иң-иңнәрнең берсе, - диде Фәрһад.

Әлеге сүзләрне бик авырдан әйтте ул. Үзен тәрбияләп үстергән әнисенә булган хөрмәтен белдерүе һәм әлеге карчыкның үзе өчен инде юк икәнен дә белдерүе иде бугай.

Карчык, урыныннан торып, төенчегеннән шалтыравык бер уенчык чыгарып, Фәрһадкә сузды. «Бу синең яраткан уенчыгың иде. Син мине гафу ит, моннан соң борчымам», - дип, авыр адымнар белән, билгесезлек эченә китеп югалды. Җаныңнан артыграк күрергә тиешле балаңны нигә дип сабыйлыктан мәхрүм иттең соң син, дигән уе аны әле дә озата бара сыман. Хәерлегә генә була күрсен...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: