Шәһри Казан

Марат Кәбировтан бер мизгеллек пьеса: "Очрашу"

Әхтәм - врач-хирург. Гали Галиевич - бик дәрәҗәле кеше. Вакыйга операция бүлмәсендә бара. Гали Галиевич өстәлгә ятарга җыена. Врач керә. Әхтәм (пациентка карамыйча гына). Исәнмесез. Әзерләнәсезме? Гали Галиевич. Әзерләнәм. (башын күтәреп.) Әхтәм! Син? Әхтәм. Гали Галиевич? Сез? Операциягә? (Йөгереп килеп күрешә.) Гали Галиевич. Мин, Әхтәм. Менә аппендицит баш күтәрде әле......

Әхтәм - врач-хирург.
Гали Галиевич - бик дәрәҗәле кеше.
Вакыйга операция бүлмәсендә бара. Гали Галиевич өстәлгә ятарга җыена. Врач керә.
Әхтәм (пациентка карамыйча гына). Исәнмесез. Әзерләнәсезме?
Гали Галиевич. Әзерләнәм. (башын күтәреп.) Әхтәм! Син?
Әхтәм. Гали Галиевич? Сез? Операциягә? (Йөгереп килеп күрешә.)
Гали Галиевич. Мин, Әхтәм. Менә аппендицит баш күтәрде әле... Ә син монда ниш­ләп йөрисең соң?
Әхтәм. Ничек, дип... теге вакыттагыча инде. Институтта... Хәтерлисеңме, телефоннан бер генә дәштегез...
Гали Галиевич. Булды шул... Белсеннәр безнең кемлекне!.. Ә монда ничек?.. Мин бит монда шалтыратмадым да...
Әхтәм. Ну, килдем, сөйләштем. Сезгә сылтандым. Дөрес, берсе карышып маташкан иде. Принципиаль, имеш... Хәзер ул эшләми инде... Үз теләге белән китте... Башта баш врач та карышып маташкан иде... Сезнең исемне ишеткәч...
Гали Галиевич. Ә син молодец. Белсеннәр безнең кемлекне!.. Ассистент буласыңмы?
Әхтәм. Юк. Операция ясыйм.
Гали Галиевич (төсе үзгәреп). Син? Син? Скальпель белән...
Әхтәм. Скальпель бе­лән, Гали Галиевич.
Гали Галиевич. Ничек инде... Син ... скальпель белән. Башыма да килгәне юк иде... Сине монда очратырмын дип уйламаган идем.. Кисәсеңме инде...
Әхтәм. Аппендицит операциямени ул.. Барысы да шулай ди.
Гали Галиевич. Син дә шулай уйлыйсыңмы?
Әхтәм. Күпчелеккә каршы килеп булмый. (Шкафтан китап алып.) Хәзер кайдан башларга икәнен генә карыйм да. Сез ята торыгыз.
Гали Галиевич (агарына). Син... Куркыта бит әле...
Әхтәм. Курыкмагыз. Хәзер сезне бәйләп куярлар. Сез миңа шундый изгелек эшләдегез, хет бер кат мин дә яхшылык итим.
Гали Галиевич. Әхтәм... Бүтән беркем дә юкмыни соң?
Әхтәм. Нәби Нәбиевич чирли. Монда мин генә калдым. Хәзер тагын бер тикшерәм дә. Ятыгыз. (Карый.)
Гали Галиевич. Әхтәм, аппендикс сул яктамыни?
Әхтәм. Әллә, ачкач күренер әле.
Гали Галиевич. Тукта! (сикереп тора.)Мин үз үлемем белән генә үлим, Әхтәм.
Әхтәм. Гали Галиевич, сез миңа шул тик­лем изгелек иттегез...
Гали Галиевич. Юк! Мин синең пычак астына ятмыйм. Синнән нинди хирург?! Кем тота монда сине?
Әхтәм. Сезнең авторитет, Гали Галиевич.
Гали Галиевич. Әхтәм, дускаем... Чакыр берәр белгән кешене. Беләсеңме, Әхтәм, мин сине аспирантурага урнаштырам.
Әхтәм. Чакырам, Гали Галиевич, чакырам. Сезнең өчен менә дигән хирург табам. Сезнең өчен... Гали Галиевич, үзегез дә онытмагыз инде, яме...
Гали Галиевич (хәлсез). Онытмам, дускай... Мәңге онытмам...
Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: