Шәһри Казан

МЕНӘ СИҢА КЫШ БАБАЙ

Аркам белән үк аермачык сизеп-тоеп торам: Яңа ел якынлашып килә! Кар-бураннар аша аның аяк тавышларын ишетәм... Кибеттә бәяләрнең котырган чагы, шуңа да карамастан, алма, кәнфит, торт, шәраб, пилмәнлек ит - боларның һәммәсе дә инде суыткычта үзләренең сәгате сукканны көтеп тора. Бүген шампан шәрабе дә алдым. Әзерлек эшләренә нокта куелды шикелле....

Реклама

Аркам белән үк аермачык сизеп-тоеп торам: Яңа ел якынлашып килә! Кар-бураннар аша аның аяк тавышларын ишетәм... Кибеттә бәяләрнең котырган чагы, шуңа да карамастан, алма, кәнфит, торт, шәраб, пилмәнлек ит - боларның һәммәсе дә инде суыткычта үзләренең сәгате сукканны көтеп тора. Бүген шампан шәрабе дә алдым. Әзерлек эшләренә нокта куелды шикелле.
Ә шулай да күңел тыныч түгел. Нәрсәдер уйлап табасы, көтелмәгән яңалык белән гаиләмдәгеләрне шаккатырасы иде бит Яңа ел төнендә! Биш яшьлек улым белән җиде яшьлек кызыма ике пакет күчтәнәчләрем әзер үзе. Тик аларны болай гына кулларына тоттырудан ни кызык! Баш артын озаклап кашый торгач, уйлап таптым, менәтерә!..
Каравай ягында агачтан салынган шәхси йортымда яшәп ятам мин. Вәт замана диген: бездән дүрт йөз метр чамасы гына читтәрәк берәүләр әнә күз ачып йомган арада ике катлы коттедж салып куйдылар. Заман байлары инде болар. Капка төпләренә «иномарка» килеп туктый. Шуның эченнән берзаманны әрҗәләп тә яки кабы-кабы белән дә затлы ризыклар, шәрабләр, чуклы-чачаклы тагын әллә нәрсәкәйләр бушатыла. Беркөн хәтта этләренә дә кызыл уылдык ягылган күмәч ашатканнар, имеш...
Ах, мәйтәм, өй эчләренә хет бер генә мәртәбә керсәң иде, андагы бихисап бүлмәләрне тамаша кылсаң иде ул! Чү, серне чишә күрмәгез, минем түгәрәк башта менә дигән план өлгереп ята ләбаса...
Ниһаять, Яңа ел киче җитте. Эңгер-меңгер чак. Кеше-кара күрмәгәндә, мунчабызга кереп бикләндем. Пәлтә өстеннән ак халат кидем, башыма ак чалмалы бүрек чәпәдем. Мамыктан катырып эшләнгән ап-ак дәү сакалны ияккә элдем. Билдә инде, әлбәттә, кызыл билбау. Борынга һәм ике бит очына кызыл иннек йөгертеп алгач, мин тәмам чын Кыш бабайга охшап калдым.
Штирлицка хас уяулык белән мунчадан чыктым да барам шулай урам буйлатып. Исәбем - балдай татлы балаларымны котлаганчы, иң әүвәл теге күршеләргә тамаша күрсәтү... Менә теге ике катлы, хан сараедай гүзәл йорт каршында басып торам. Бәхеткәме, капкалары ачык булып чыкты. Ике катның да тәрәзәләрендә җем-җем килеп утлар яна, эчтән чит ил музыкасы саркыла...
Баскыч төпләренә якынайганда, чылбырдагы этләре өрә-өрә талпына башлаган иде, «пшол!» дип бер әйтүгә, урынына чүгәләде. Кыңгырау төймәсенә озын-озын итеп бер тапкыр баскан идем, музыканы туктаттылар. Ишекнең теге ягында аяк тавышлары ишетелде. Кемдер русчалатып:
- Кто там? Пароль! - дип сорады.
Тавышымны мөмкин кадәр калынайтырга тырышып:
- Бу мин, Кыш бабай, - дидем татарчалап.
Эчтә шундук чыш-пыш булып алды. «Хәзер», - диделәр дә эчкәре китеп югалдылар бугай. Әмма бер минут та узмагандыр, теге яктан янә шул сорау яңгырады:
- Кем анда? Пароль!
- Әйттем ич, Кыш бабай, дип. Курыкмагыз, яхшы ният белән йөрүем.
Шөкер, бу юлы ишек кинәт кенә ачылды да китте. Сырлы-бизәкле нәфис такталар, рәсемнәр белән бизәлгән өйалды бүлмәсендә берсеннән-берсе таза өч ир заты басып тора иде. Чырайлары шундый да кырыс, әйтерсең мин аларның тана бозауларын суярга дип килгәнмен. Берсенең кулында хәтта пистолет сабы ялтырап китте. «Шаярта болар», - дигән булам эчтән генә.
Авызымны ача гына башлаган идем, ул арада тегеләрнең икесе мине сүзсез генә боргычлап та алды. Өченчесе, дыңгычлап, авызыма чүпрәк тутырды. Аннары капчыкны кармалый башлады. Капчык эченнән йорт хуҗасының дүрт яшьлек малаена дигән уенчык машина килеп чыккач, берсенең күзләре маңгаена менде.
- Шартлаткыч җайланма булмагае. Бакча артына ераккарак илтеп ташлау хәерлерәк!
Китте бу чыгып. Калган икесе исә, кулларымны бәйләделәр дә, затлы диванга егып салдылар. Авызымда чүпрәк - әйтәсе-аңлатасы сүзләрем, күпме генә тырышсам да, ыңгырашу һәм тамак төбе ымлыкларыннан ерак китә алмый. Аптырагач, ике әзмәвернең сөйләшүләренә колак салам.
- Рэкитерларның төрлесен күргән бар, парин. Монысы «эре кош» булса кирәк.
- Юктыр, - дип каршы төште икенчесе. - Бигрәкләр ансат килеп капты бит кулга.
- Якын-тирәдә ишләре, машиналары булмагае. Тикшерәсе иде.
- Тикшерерләр. Радиотелефон аша үзебезнекеләргә хәбәр ителгән...
Озак та үтмәде, ишектә ике милиционер пәйда булды. «Эһ» тә итмичә үзләренең патруль машинасына утыртып алып киттеләр. Кулларыма беренче тапкыр богау кидерелгән. Нинди оят, нинди хурлык! Ничек кенә аңлатасы боларга үземнең рэкитер түгел, ничек кенә исбатлыйсы хәләл ипи ашап яшәүче чын «парлитар» икәнемне?!.
Милиция бүлекчәсендә яшь кенә бер лейтенант миннән сорау алырга тотынды:
- Кайчаннан бирле мондый кәсеп белән шөгыльләнәсез?
- Нинди кәсеп ди ул? Мин аларны бары Яңа ел белән котламакчы идем...
- Шаярма безнең белән. Юкса, Кыш бабайның кем икәнлеген күрсәтербез үзеңә. Дөресен әйт, төркемегездә ничә кеше?
- Каян килгән төркем ди? Күреп торасыз ич, ялгыз мин...
- Дус-ишләреңне яшерергә телисеңме? Ярый... Без моны иртәгә бик ансат ачыкларбыз. Яңа ел алдыннан котлау-мәшәкатьләр муеннан! Камерага! - дип боерды ул янәшәсендәге ике сержантка.
Сүз әйтергә дә ирек бирмәделәр, култыклап алып киттеләр. Ялгызак камерада ни үле, ни тере килеш бәргәләнә торгач, кинәт бер мәлне аңыма бәрде: бәй, минем Яңа ел төне дөрләп яна бит болай булса! Кызыма, улыма үз кулларым белән тапшырачак күчтәнәчләр дә минем өчен мендәр астында көл булачак...
Хатын белән бергәләп пилмән бөгәрбез, шартлатып шампан ачарбыз, дип сөйләшкән идек ләбаса. Болар бөтенесе җилгә очачакмы икәнни? Кечкенә генә аңлашылмаучылыктан әнә нинди зур хата килеп чыкты, кар йомарламыдай оешты, зурайды, ыжгырып минем өскә менде. Миңа хәзер бу хәерсез ялгышны ничек тә төзәтергә, вакыйгаларны киредән сүтеп җыярга кирәк. Сержантлар ярый әле мине сорау алуда кыйнап ташламадылар, ышанмассың...
Мамык сакалны ачу белән ялангач кушеткага йолкып ташладым. Ни булса шул булыр, дидем дә, ике кулымны йодрыклап, камера ишеген шау итеп дөбердәтергә керештем...

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: