Шәһри Казан

ӨМЕТ ЧАТКЫСЫ

Ул көнне гармун уйнады да уйнады. Күңел төпкелләрен айкап, әле моң-сагышка салды, әле канат куеп, чиксезлеккә күтәрде. Ул да булмый, моңы өзеләм-өзеләм дип нечкәреп, яңадан үз агышына кайтты. Гармун моңы белән җан әрнүе кушылып, озак, бик озак өзгәләнде. Ә Гамир, вакыт агышын һәм бармаклары талуын да сизмичә, сузып-сузып гармун тартты....

Реклама

Ул көнне гармун уйнады да уйнады. Күңел төпкелләрен айкап, әле моң-сагышка салды, әле канат куеп, чиксезлеккә күтәрде. Ул да булмый, моңы өзеләм-өзеләм дип нечкәреп, яңадан үз агышына кайтты.
Гармун моңы белән җан әрнүе кушылып, озак, бик озак өзгәләнде. Ә Гамир, вакыт агышын һәм бармаклары талуын да сизмичә, сузып-сузып гармун тартты. Үзенә урын тапмаган җаны белән ялгыз калудан курыкты ул. Әйтерсең лә бәхете һәм бәхетсезлеге гармуннан гына тора иде. Тик хәтер аны кабат-кабат үткәннәргә кайтарды.
* * *
Нурсинә Гамирның тормышына көтмәгәндә килеп керде.
Май аеның җылы бер киче. Гамирның, армиядә хезмәт срогын тутырып, өйгә кайтып килеше. Мәскәү поездыннан Төрләмә станциясендә төште дә олы юлга чыкты. Әмма, үч иткәндәй, машина-мазар күренмәде. Чуашстанның әлеге станциясе аның туган авылы өчен кирерәк як шул. Олы юлда азрак басып торгач, ни дә булса килеп чыгуыннан өмет өзеп, Гамир басу юлыннан атлады. Бераз баргач, алда ул, кулына ике сумка тоткан хатын-кыз затыннан берәүне күрде. Әйберләре авыр, күрәсең, берничә адым атлауга, сумкаларын җиргә куеп, азрак ял итеп ала. Гамир адымнарын кызулата төште.
- Әйберләрегез авыр күренә, бирегез бер сумкагызны, күтәрешим, - диде ул, аның белән тигезләшкәч. Кыз, егеткә күтәрелеп карады да, бер сумкасын Гамирга сузды.
Йөзендә ниндидер ягымлы җылылык булган бу сөйкемле кызны бер карауда ук ошатты Гамир. Танышырга бик теләсә дә, ничектер, сүз таба алмады. Бәхеткә, кыз үзе эндәште:
- Армиядән кайтып киләсез, ахры. Еракта хезмәт иттегезме?
- Моннан күренми, - диде Гамир, шаяртып. Тик, җавабының тупасрак чыгуын аңлап, төзәтеп куйды. - Хабаровск краенда.
- Бик ерак икән. Кайсы авылга кайтасыз соң? - дип сорады кыз.
- Күгешкә, - диде Гамир һәм, сүз йомгагын кулына алып:
- Сер булмаса, әйтегез әле, Сезгә әниегез кем дип эндәшә? - дип өстәде.
- Нишләп сер булсын, - диде кыз көлеп, - кызым, дип эндәшә.
- Әниегезнең кызлары күптер бит. Буталып бетә торгандыр, - диде Гамир, елмаеп.
- Җитәрлек. Алай бик беләсегез килгәч, әйтим инде. Нурсинә минем исемем, асыл егет.
- Ә минеке - Гамир, - диде егет, кызга кулын сузып.
Кыз, азрак икеләнеп торды да, керфекләрен аска төшереп, кулын сузды.
Әйтерсең лә электр тогы узды Гамирның кулыннан. Бер мизгелгә үз-үзен белештермичә, югалып калды.
- Ә Сез кайсы авылга юл тотасыз инде? - диде егет бераздан.
- Бәчеккә.
- Якын икән, - диде Гамир, башка сүз таба алмагач.
- Әйе. Шуңа күрә җәяү кайтырга чыктым. Шулай сөйләшеп бара торгач, алар Бәчек авылына җитүләрен сизми дә калдылар.
- Миңа шушы урамга, - диде кыз, туктап. Алар, Нурсинә калага киткәнче тагын бер очрашырга сүз куешып, җылы гына саубуллаштылар.
* * *
Ике йөрәкне бер-берсенә якынайткан, көтеп алынган очрашулар белән җәй узып та китте. Көзгә кергәч, Гамир Казанда эшкә урнашырга булды. Авылда үзеннән кече туганнары - эне-сеңелләре булганга, әти-әнисе аның шәһәргә китүенә каршы килмәде. Күзгә карап әйтмәсәләр дә, улларының Нурсинәгә тартылуын сизми калмаганнардыр. «Ир-егетнең, үз тиңен табып, вакытында гаилә коруы яхшы», - дип, әтисенең сүз арасында әйтеп куюы да юкка түгелдер.
Озакка сузмыйча, Гамир «Оргсинтез» акционерлык җәмгыятенә эшкә урнашты. Ни әйтсәң дә, биредә хезмәт хакын вакытында бирәләр, тулай торагы да бар.
Армиягә кадәр һөнәр училищесын тәмамлаганда, сәләтен искә алып, аңа 4 нче разряд биргәннәр иде. Хезмәт хакы кечкенә дип, аны биредә эшкә 5 нче разрядлы электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы итеп алдылар.
Биредәге шартларга тиз ияләште Гамир. Бригададагы егетләр дә әйбәт, күбесе - татарлар. Эше дә тыгыз түгел: шартлау һәм янгын куркынычы ихтималы булганга, эретеп ябыштыру эшләрен цехта атнага ике мәртәбә генә алып барырга рөхсәт бирәләр. Калган көннәрдә слесарьлар китергән вак-төяк эшләр генә була. Тик менә Нурсинә яшәгән тулай торактан гына ераграк. Хәер, анысына да күнегелә икән.
Хәленнән килсә, ул Нурсинәне гел янында тотар иде. Өйләнешү турында, тәвәккәлләп, Нурсинәгә дә сүз кузгатты. Дөрес, Нурсинә каршы килмәде, әмма укып бетергәнне көтүен үтенде. «Тагын ике генә ел калды бит, Гамир, азрак түз инде», - диде Нурсинә һәм, күзләрен тутырып, Гамирга карады. Каршы әйтергә Гамирның теле бармады. Бик ярата иде шул ул Нурсинәне. Шуңа да сабыр итәргә булды, башка кызларга күз төшермәде.
Их, шул вакытта үз сүзендә нык торган булса... Бәлки, бу фаҗига килеп тә чыкмаган булыр иде.
Нигә шулай мәрхәмәтсез соң син, язмыш?! Аның да бәхеткә хакы юкмыни?..
Гармун моңы аны яңадан үткән көннәргә алып китте.
* * *
Ул көнне Гамир тынычсыз йоклады: әллә нинди куркыныч төшләр күреп, саташып бетте. Имеш, алар Нурсинә белән чәчәкле болында йөриләр икән. Нурсинә, чәчәкләрнең иң матурларын сайлап, җырлый-җырлый такыя үрә. Менә ул такыяны үреп бетерде дә, Гамирга кидертергә теләп, өскә үрелде. Шулвакыт көчле өермә кубып, Нурсинәне күтәреп алды. Гамир, аны йолып калырга теләп, арттан йөгерде. Ул өермәне куып та тотты. Әмма Нурсинә күренмәде. Гамир гаҗизлектән ни эшләргә белми: «Нурси-нә-ә-м!» - дип ачыргаланып кычкырып җибәрде һәм, төше шушы җирдә өзелеп, уянып китте.
Әле вакыт иртә булса да, торып юынды, киенде дә эшкә юнәлде. Әмма бернәрсәгә дә кулы ятмады аның. Җаны урынында түгел, күңелен ниндидер шом баскан иде. Шулай үзен кая куярга белми йөргәндә, Гамирны телефонга чакырдылар.
Проходнойдан Нурсинәнең дус кызы Зөлфия шалтырата иде.
- Гамир, Нурсинә...
Үкси-үкси әйткән соңгы сүзләрен Гамир аңламады. Битен-кулын гына юып, тиз-тиз киенде дә проходнойга атылды. Анда ул елый-елый күз кабаклары шешенеп беткән Зөлфияне күрде.
- Зөлфия, әйт тизрәк, нәрсә булды Нурсинәгә? - диде ул, Зөлфиянең кулларыннан алып.
- Нурсинә, Нурсинәне...
Кыз, сүзен әйтеп бетерә алмый, яңадан сулкылдап елый башлады.
Гамир, тынычландырырга теләп, аны иңнәреннән кочты. Күз яшьләрен сөртте. Проходнойда вахтада торган хатыннан су сорап алды.
Зөлфия азрак тынычлана төште. Тик шуннан соң да күз яшьләрен тыя алмыйча:
- Нурсинәне... университеттан тулай торакка кайтканда... машина бәреп киткән, - диде.
- Исәнме, кайда ул хәзер? - Гамирның беренче соравы шул булды.
- Белмим, Гамир. Ашыгыч ярдәм машинасы алып китте, дигәч, синең янга йөгердем, - диде Зөлфия.
Гамир, бу хәбәрне кабул итә алмый, бер мизгелгә югалып калды. Аннары, бер карарга килеп, Нурсинә яшәгән тулай торакка йөгерде. Ишектән керүгә, вахтер янында комендант белән сөйләшеп торучы бер төркем кызны күрде.
- Саклап кала алмаганнар шул, энем. Юлда ук үлгән.
Комендант хатынның җавабы шул булды. Аннары ул, кызларга карап:
- Әти-әнисенә хәбәр итәсе иде. Берәрегездә адресы юкмы соң? - диде.
Гамир, кая барганын, ни эшләгәнен белештермичә, төн уртасына кадәр шәһәр буйлап йөрде. Тик үзе яшәгән тулай торак янына килеп чыккач кына азрак исенә килде. Бүлмәсенә кереп яткач та, төне буе керфек какмады. Иртән мастерга шалтыратып, үз исәбенә өч көн ял сорады да яңадан Нурсинә яшәгән тулай торакка китте. Биредә ул Нурсинәнең әти-әнисен очратты. Инде үз баласыдай якын итәргә өлгергән Гамирны күреп, Нурсинәнең әнисе аны кочагына алды. Аннары: «Саклый алмадык шул, улым, саклый алмадык», - дип, елап җибәрде. Инде күпне кичергән кырыс табигатьле атаның да күзләрендә яшь иде.
* * *
Гамир, гармунын читкә куеп, урамга чыкты. Урамда яз, һәр җирдә тормыш сулышы. Агачларның бүрткән бөреләре, менә ачылам-ачылам дигәндәй, җылы кояш нурларында иркәләнә. Тиздән, бик тиздән, яфрак ярган агач ботакларына кунып, сайрар кошлар җыр сузар. Аларның яшәү яме, тормыш дәрте тулы сайраулары кешеләр күңелендә дә киләчәккә өмет уятыр.
Гамир урам буйлап атлады. Тукталышка җитәрәк, ул үзенә таба килүче Нурсинә сеңлесен - яшүсмер кыз Нурияне күрде.
- Гамир абый, мин Сезне апаның елына чакырырга килгән идем. Әниләр, ашка әзерләнеп, килә алмады.
Шулай диде дә Нурия Гамирга күтәрелеп карады. Бер мизгелгә генә аларның күз карашлары очрашты һәм Нурия, кызарып, керфекләрен түбән төшерде.
Гамирга эсселе-суыклы булып китте. Башына кан йөгерде. Аңа, бер минутка, каршында Нурсинә басып торгандай тоелды. «Йа Хода, шул ук караш, шул ук иреннәр... Хәтта тавышы да Нурсинәне хәтерләтә». Гамирның башыннан шундый уйлар йөгереп узды. Ә үзе Нуриягә:
- Мин хәзер, сумкамны гына алам да. Әйдә, бүлмәгә кереп тор, - диде.
- Мин Сезне аста гына көтәм инде, - диде кыз, оялып кына.
Гамирның җыеласы әйберләре әзер, үзе дә кичке поезд белән кайтырга уйлап тора иде. Нурияне күргәч, зиһенен томалаган авыр уйлар ачылып, азрак күңеле күтәрелеп китте. Күңелнең ерак бер почмагында яшәүгә өмет, ышаныч бөреләнде. Бик зәгыйфь иде ул, әмма аны тоймау, инкарь итү дә мөмкин түгел иде.
* * *
«Вакыт - иң яхшы дәва», - диләр. Бәлки, бу сүзләрдә хаклык та бардыр. Әмма Гамир өчен яшәүгә өмет уяткан дәва Нурия булды. Әллә Нурсинәне оныта алмау сагышы, әллә Нурияне күрү теләге - кайсы күбрәк йогынты ясагандыр, Гамир Нурияләргә айга бер булса да кайтып йөри башлады. Нуриянең әти-әнисе дә моңа каршы килмәде. Бу акыллы егетне үз балаларыдай якын итә иде алар. Кайтып, исәнлек-саулык сорашкач, ул беренче эш итеп зиратка юл тота иде. Биредәге тынлыктан һәм үзәкне өзгән сөйгәне каберен күргәч, Гамир, онытылып, уйлары белән үткәннәргә кайта, хыялда гына булса да, Нурсинәсе белән очраша иде. Соңга табарак, Нурсинәнең әнисе Гамир белән Нурияне дә җибәрә башлады. Хатын-кызга зиратка керергә ярамаса да, тышта калырга шикләнеп, Нурия дә эчкә уза иде. Апасы соңгы көннәренә кадәр өзелеп яраткан бу егеткә ышана һәм, үзе дә аңламыйча, аны якын итә иде ул. Гамир белән очрашкач, күңеле моңарчы тоймаган ниндидер халәт, башны әйләндерүче рәхәтлек кичерә иде.
Көннәр, айлар бер-бер артлы уза торды. Инде Нуриянең дә чыгарылыш имтиханнары җитеп килә. Гамир, чыгарылыш кичәсенә кияр өчен, Нуриягә күлмәк сатып алырга булды. Сайлый белмим, дип, Зөлфиядән үзе белән бергә кибеткә баруын үтенде. Бәхеткә, бер кибеттә бик матур күлмәккә юлыктылар.
Нурияләргә кайткач, ул күлмәк хакында башта аның әнисенә әйтте:
- Нурсинәгә университет тәмамлаганда күлмәк алып бирермен дигән идем. Нурия апасына охшаган, бүләгемне кабул итсә, үкенечем кими төшәр иде, - диде. Бу сүздә, чыннан да, хаклык бар иде.
Аңлады ана күңеле. Хәер, ничек каршы киләсең: инсафлы бу егетне кызы Нурсинә бик ярата иде бит. Инде менә кече кызы Нурия дә аңа битараф түгел, Гамирны күрүгә, кызарып, башын аска ия. «Хәерлегә генә була күрсен, бәлки, язмыштыр», - дип уйлады ана.
* * *
Узган гомер аккан сулар кебек. Инде менә Нурия дә университетның икенче курсында укый. Хәзер инде Гамир аның белән Казанда очраша. Беркөнне театрда яңа спектакль карап кайтканда, ул, бөтен барлыгын җыеп, Нуриягә үзенең хисләрен ачты.
- Рәхмәт сиңа, Нурия. Мине тормышка кайтаруың, газапларымны җиңеләйтүең өчен рәхмәт, - дип башлады ул сүзен. - Мин баштарак синдә апаңның чагылышын гына күрәмдер дип уйлый идем. Хәзер аңладым: яратам мин сине.
Ни дип тә әйтергә белмәде Нурия. Хәер, сүзләр белән аңлата алыр идеме икән ул?! Гамирны туган абыйсы кебек күрү генә түгел, ә эчкерсез яратуын нинди сүзләр белән җиткерә алсын? Нурия, күңеле тулып, Гамирның күкрәгенә капланды. Юк, ачы түгел иде бу күз яшьләре. Татлы газап белән тулы хисләр чагылышы иде алар...
Гамир, тулай торакка кайтып, ялгызы калгач, кулына гармунын алды. Бүлмәгә талгын гына көй агылды. Азрак моңсу, әмма киләчәккә өмет белән тулы иде хәзер ул көй.
Авыр вакытларда юаткан, сабырлык өстәп, ялгыш адымнардан саклап калган өчен рәхмәтле ул яшьлек юлдашы гармунына. Югыйсә беренче сынаулардан, кайгылардан ук сыгылып төшеп, эчүгә сабышкан, башын югалткан кешеләр дә күпме җир йөзендә. Әйе, кешене өмет, ә өметне сабырлык яшәтә шул. Ходай сабырлыклар бирсен авыр хәлдә калган адәм балаларына.
Менә ул да, Нурсинәне югалткач, яшәүнең мәгънәсе калмады дип уйлаган иде. Әмма өзеләм-өзеләм дип торган өметне Нурия ялгады. Кем белә, бәлки, бәхет дигән нәрсәдә аның да өлеше бардыр. Шулай була калса, авыр газап, югалту аша килгән бәхетен ул җил-яңгырлар тидерми саклар, аның өчен көрәшер иде!..

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: