Шәһри Казан

Мич чыгаручы

- Мич тузды, балалар, яңаны салырга кирәк. Камырым камыр түгел, өсте килсә, асты килми, асты килсә, өсте юк... Булды, башка интекмим, быелгы җәйдән дә калу юк. Үзем исән чагында, шушы кечкенә тәмлетамакларыма кабарып, кетердәп торган кайнар камыр ризыкларын ашатасым килә. Тәмлетамаклар дип оныкларын атый Мәдинә. Оныкларга бай, Аллага шөкер. Беренче...

Реклама

- Мич тузды, балалар, яңаны салырга кирәк. Камырым камыр түгел, өсте килсә, асты килми, асты килсә, өсте юк... Булды, башка интекмим, быелгы җәйдән дә калу юк. Үзем исән чагында, шушы кечкенә тәмлетамакларыма кабарып, кетердәп торган кайнар камыр ризыкларын ашатасым килә.
Тәмлетамаклар дип оныкларын атый Мәдинә. Оныкларга бай, Аллага шөкер. Беренче оныгы Айраты да инде әти булды. Әле унтугызын яңа гына тутырган игезәк сыңары Лилиясе кияүгә чыгарга йөри. Бәхете генә була күрсен инде балакаемның, дип, киң итеп сулыш алып куйды ул. Игезәкләр алып кайтып сөендерде киленнәре, рәхмәт төшкерләре. Ике улының да игезәк кызлары бар. Аның белән төп йортта яшәүче игезәк оныклары Алия белән Алинә дә, инде кул арасына кереп, булыша башладылар. Әй-әй-әй, уйласаң, уйлап утырырга сәбәпләр күп. Бай оныкларга - унау бит алар хәзер. Әй, кечкенәрәк чакларында җәй көне өелешеп кайтып җитәрләр иде, түзеп кенә тор инде, мин сиңа әйтим. Ипине сатып алып өлгереп булмый, әле салып пешереп җитешсәң дә чамага гына туры килә иде. Ә хәзер өелеп кайтулар сирәгәйде.
Балаларының йә уку, яисә имтихан вакытлары, дип, уллары-киленнәре үзләре генә кайтып китәләр. Улларга бай булды Мәдинә: дүрт ул, бер кыз бала тапты. Әниләрнең бәхете балаларның матур-тату, тигез яшәвендә инде. Һәр намаз саен улларын-кызларын догасыннан калдырмый. Әхәтенә генә менә оныкларның уңышларына сөенеп яшәргә туры килмәде. Бигрәкләр дә яшьли китеп барды инде мәрхүм.
Мәдинәне уйларыннан төпчек улы бүлде:
- Мич тузды дисең инде, ә, нигә кирәк инде хәзер өйгә мич?! Газ бар әнә, пешерегез күпме кирәк?! Өй уртасында мич утырмаса, өйдә урын киңәеп китәр иде, тузаныннан да бераз котылыр идегез.
Сүзне коры йөртергә уйлый төпчек улы. Мәдинә дә бирешә торганнардан түгел анысы.
- Газ, дисеңме? Аллага шөкер, газ бар-барын, рәхмәт. Ләкин мичтән әлегә котыласым юк. Мин киткәч, чистартырсыз, киңәйтерсез өегезне, - диде ул, кулларын зират ягына чөеп күрсәтеп. Аннан аяк астында йөрүче оныклары янына чүгәләде. - Әлегә мич миңа түгел, менә боларга кирәк, мичне бетерергә рөхсәтем юк.
Әни сүзе - закон. Башка сүз куертып тору кирәк түгеллеге аңлашылды.
Икенче көнне үк зур эшкә тотынырга булдылар. «Ломать - не строить», - ди урыс халкы. Килен, кода, кияү - барысы да эштә булды. Өйлә якынлашканда, мич сүтелеп тә беткән иде инде. Бигрәкләр дә кара эш: ул мичтән чыккан корым, түзеп кенә тор. Чыгар да шул кара корым...
- Өйне Динә туган 1973 елны салдык, мичне дә шул елны чыгардык. Әтиегез күрше Норлат авылыннан мичче алып килде, - дип сөйләнде Мәдинә. Шактый ук еллар үткән икән ләбаса. Ә ул Динәсенә һаман бала итеп кенә карый.
Чынлап та уңган иде ул әлеге мичтән. Тәмле итеп кыздырып пешерә иде миче. Кайвакытларда эш белән мавыгып мичен онытса:
- Юк, монысы булмады, бигрәкләр дә көеп китте, - дип сөйләнә башлый Мәдинә.
Моны ишеткән Әхәте:
- Балалар ашыйлармы соң? - дип сорар иде.
- Ашыйлар, чыгарып кына өлгер.
- Балалар ашагач, булган инде алайса, балалар тәмсез әйберне бик тиз сизәләр алар, - дип, мыек астыннан гына кеткелдәп көлеп алыр иде бәгырь.
«Хәзер барысы да төштә генә кебек. Рәхәт, матур, яшь, бәхетле чаклар иде. Мич - мич шул инде ул. Гомер-гомергә татар авыллары мичле булган, ап-ак күлмәкләрен киеп, өйнең күрке булып, уртада мич утырган. Кергән һәр кешене каршы алып, аклык-пакьлек сибеп утыра бит ул мич. Төртеп җибәргәч, утыннарның, үзенә бер төрле көй чыгарып, шарт-шорт килеп януы гына да ни тора. Кылны кырыкка бүләргә торган киленбикәләрнең дә бит алмалары шул ялкын очкыннары кебек кызарып яна. Ә ул ут кызуында пешкән ризыкларны күр әле син: ләвеш, коймак һәм кабартмаларны ашап туймаслык. Каен, имән утынының ялкынын сеңдереп пешкән камыр гына шулай тәмле, хуш исле була». Тагын уйларына батып киткән Мәдинәне улы тынычландырырга ашыкты:
- Кайгырма, әнкәй, бу юлы да Норлаттан алып киләм миччене.
- Теге Рухулла оста малаен әйтәсеңме әллә? Бик мактыйлар үзен, җыйнак, матур чыгара, диләр. Ярар-ярар, кем булса да булсын, матур итеп пешерсә, шул җиткән, улым. Иншалла, бик яхшы булыр иде.
Иртәгесен иртүк, мотоциклына утырып, мичче килеп җитте. Мәдинә аны ишегалдында ук сынаулы карашы белән каршы алды. Уртача гына буйлы, куе кара чәчләрен өскә тырпайтып тараган тулы битле егет. Болай ярыйсы, ыспай гына күренә. Исәнләшеп, танышканнан соң:
- Карале, бик яшь күренәсең, синмени инде ул бик мактаулы мич чыгаручы Рухулла малае? - дип, өйгә әйдәде Мәдинә.
Мичче, оялгандай итеп:
- Ул кадәр үк керә-керешкә мактамагыз инде, әби, - дип, аның артыннан өйгә үтте.
- Кешедән ишеткәнне генә әйтәм. Халә киленгә дә син чыгаргансың икән, Дамир кодага да... Мактап туя алмыйлар менә, мин сиңа әйтим, - дип, мичченең бер алдына, бер артына төште Мәдинә.
Мичче аз сүзле иде. Сүтеп аткан мич урынында озак таптанып торырга исәбе юк иде аның.
- Әби, кода-киленнәрне калдырып тор әле хәзергә, үзеңнең мичеңне ничек чыгарыйк соң? - диде.
Мәдинә дә сүзне кыска тотты:
- Улым, искесенә караганда кечерәк булса да ярый. Иске мичкә алты таба керә иде, монысына дүрт таба сыйса да җиткән. - Сөйләнә-сөйләнә почмак якка үтте. - Мичнең авызы тәрәзәгә карасын, улым. Мич кашы да кирәк, чиләк белән бәрәңге кереп утырырлык урын калдырсаң да менә бу яктан... - дип тезеп китте.
- Әби, аларын соңрак күрсәтерсең яме. Әлегә... - дип, бер аяк үкчәсендә генә идәнне боргычлап бөтерелде дә кинәттән: - Магнитофоныгыз бармы сезнең? - дип сорап куйды.
Мәдинәнең исе-акылы китте.
- Ялгыш ишеттем, ахры, нәрсә дисең, улым, магнитафун дисеңме? - Үзе, җавабын да көтеп тормый, билләренә таянып, бөтен буйга егетнең алдына чыгып басты. - Син, улым, чынлап торып миччеме соң? Нәрсәгә кирәк булды сиңа ул нәмәстә? - Егетнең берсүзсез көлемсерәп карап торуын күреп, оныкларына: - Алия, Алинә кызым, абыегыз магнитафун кирәк ди, китерегез әле, - диюдән уза алмады, ә үзе тагын бер кабатлады: -Улым, ни эшләмәкче буласың аның белән?
Мичче сүзгә еракка китмәде:
- Оныкларың нишлиләр соң, әби?
- Нишлиләр, дип... бииләр инде...
- Ә-ә, шулаймы? Мин дә биим.
Мичче магнитофонны ачып җайлырак урынга урнаштырып куйды да мич калыпларга кереште. Талгын гына көй яңгырый, мичче, эшен белеп, җиренә җиткереп эшләгәнгә охшый, күз тимәсен, бик җитез кылана, кулында шактый авыр кирпечләрне туп шикелле биетә. Кодасы, измәне ясап, өлгертеп бара алса ярый да бит инде, - диеп тә уйлап куйды әле Мәдинә.
Мәдинә үз чиратында ашарга әзерләү белән мәшгуль булды. Бер үк вакытта мичченең эшенә күз төшереп алырга да өлгерә. Кирпечләр өеменең бер яктагысы күзгә күренеп кими, ә икенче якта, яңа мич урынындагысы, күзгә күренеп үсә бара иде. Иншалла, ярыйсы гына була бу, шактый җыйнак, тыйнак моның нигезе, дип, эчтән генә куанып, догаларын укып куярга да онытмый.
Төшке ашны, «әндри әбәтен», кичке ашны да, итне күп салып, тәмле иттереп пешерергә тырышты. Яшел кыяр өлгергән чор, салатын да мулдан әзерләде.
Мичче, өстәлнең байлыгын күреп:
- Бу хәтле ашаткач, эшлисе килмәс бит, әби, бозасың бит син безне, -дип шаяртып та алды.
- Ашаган малда өмет бар, улым, ашагыз барганда, ашар чагыгыз. Менә хәзер эшләп тә, ашап та булмый, без үскән чакта ашарына да юк иде, - дип җавабын да кайтарды.
Салган кирпечләрдән мич ярыйсы гына үсеп китте. Мичче әбинең күрсәтмәләрен тайпылмый үти: дүрт таба сыярлык мич эче ясалды, мич калагы урнаштырылды, мич көймәсе куелды...
- Әби, иртәгә дә көн бар, бүгенгә җитәр, - дип, кичке аштан соң, магнитофонын сүндереп, мичче кайтып китте.
Иртәгесе көнне дә мичче егет магнитофон көе астында бик җитез хәрәкәтләр белән «биеп кенә» эшләде, аның үз эшенең остасы икәненә шик калмаган иде инде. Булышчылар да шактый иде. Эш көлке-мәзәк белән сизелмәде дә.
Мич салынып бетте. Килене ап-ак акшар белән мичне бик матурлап агартып та куйды.
Мәдинәнең куанычы эченә сыймады. Мич чыгаручы егеткә, борынгы һөнәрне улына өйрәтеп калдырган Рухуллага кайта-кайта рәхмәтләрен укыды.
Мичче егет, яңа мичкә кинәттән кызу якмаска, тәмам кибеп беткәч кенә тулы көченә эшкә җигәргә кирәклек хакында ныклы күрсәтмәләрен биргәч, саубуллашып кайтып китте.
- Кулларың алтын, егет, рәхәт яшә. Кулларыңнан куан, оста! - Капкадан чыгып, кулын каш өстенә куеп озатып калган Мәдинәнең мең-мең рәхмәт сүзләрен җилгә каршы элдергән мотоцикл тавышы күмеп китте.
Миччене озатып керүгә, әле яңа гына игътибар итте: оныкларын ашатмаган икән ич әле. Ә алары әбиләрен җитәкләп алдылар да ишегалды читенәрәк кызыл кирпеч ватыкларыннан бизәкләп ясалган «шәһәрчек»ләрен күрсәтергә алып киттеләр. Бәрәкалла, гел чын төсле, «өй»ләренең мич торбалары да чыгып тора, төтеннәре генә күренми. Оныклар әбине ике яклап уратып алдылар һәм:
Бие, бие, Гайфулла,
Биегән кеше бай була,
Биегән кеше бай булса да,
Кесә төбе сай була.

- дип, үзе үк өйрәткән көйне такмаклап, тыпырдашып бии башладылар. Мәдинә дә биеде. Аннары: «Булды, булды, әбиегезне егасыз бит инде», - дип, чирәмгә тәгәрәп киткән булды.
Шулчак баскыч башында төпчек малай күренде. Шатлыктан күзләре ялтыраган бәләкәчләр янына килеп:
- Йә, кайсыгыз бригадир, күрсәтегез әле, мин кушканча «төзедегезме» икән? - дигән булып, «шәһәрчек» янына иелде.
Балалар, берсен-берсе уздырырга тырышып, нидер әйтергә, нидер күрсәтергә ашыктылар, арада берсе аеруча җор сөйли:
- Менә, әти, - ди ул, - менә бу өйдә ясле, менә бу өйдә аш пешерәләр, анда елак сеңлебез тәмле кабартмалар пешерә, эшкә алганыбызны үзенә әйтмәдек әле, бишегендә йокы симертә, - дип, борынын тартып куйды.
Мәдинәнең күзләре чыланды, сөенечтән, әлбәттә.
- Бу ашханәне без «Тәмлетамак» дип атарбыз, - дип, сүзне инде әтиләре дәвам итте. - Түрендә, һичшиксез, әбиегез белән әниегез утырачак. Мичләре дә авыл миченнән ким булмас, кызартып, тәмле итеп пешерә торган булыр... Ә әлегә... әлегә җитеп торыр, әбиегез, ашарга керегез, иртәгә дә көн бар, дип, ничә чыгып чакырды бит инде.
Оныклар, йөгерешә-куыша, өйгә кереп киттеләр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: