Шәһри Казан

«МИН»ГӘ ЫШАНЫЧ!

«13» санының тәэсире кемгә ничектер, ә минем өчен ул айның иң көтеп алынган көне: 13 сәгать тулганда, пенсия китерәләр! Челлә эссесеме, 40 градуслы салкынмы - өйдә булырга кирәк. Паспортымны кулыма алып, кара униформа кигән, буш кобура аскан «Маҗик»ның, янгын сүндерүчедәй, ишек шакуын һәм елмаюның ни икәнен оныткан «апай»ның, аяк киемен...

«13» санының тәэсире кемгә ничектер, ә минем өчен ул айның иң көтеп алынган көне: 13 сәгать тулганда, пенсия китерәләр!
Челлә эссесеме, 40 градуслы салкынмы - өйдә булырга кирәк. Паспортымны кулыма алып, кара униформа кигән, буш кобура аскан «Маҗик»ның, янгын сүндерүчедәй, ишек шакуын һәм елмаюның ни икәнен оныткан «апай»ның, аяк киемен салмыйча гына түргә узып: «Паспорт», - дигәнен көтәргә тиешмен.
...Даруханәгә яисә кибеткә чыгып соңласаң, пенсияңне ике көннән соң гына юллап аласың. Таныш-белешләр саклык кассасы аша эш итәргә кушалар. Хатыным шулай эшләгән иде дә, үкенә: «Кирәк чакта акчалары булмый, булса, чират торасы», - ди. Иң сөймәгәнем - чират тору. «Ни булса - шул», - дип, өйдә генә көтеп утырам.
...Сәгать 6да уянып, телевизорга «төрткән» идем, шуннан бирле төрле каналлар юравында һава хәлләрен өйрәнәм: берсе явым-төшем вәгъдә итсә, икенчесе: «Аязучан-болытлы һава» булыр», - ди. «Яңалыклар»да бер канал кайдадыр самолет егылып төшүне хәбәр итсә, икенчесе: «Җинаять эше ачылды», - дип, борчылуга төшкән агай-энене тынычландырып куя. Ә инде «Максимны Алла тәрбиягә алган», «Настасья тагы кияүгә чыккан» кебек үтә дә көтелгән «сәяси» яңалыкларны һәр канал, кризисны җиңгән Хөкүмәтебезнең чираттагы казанышыдай, тантана белән кат-кат әйтә, аннары шулар катнашында озын-озак концерт күрсәтә.
Организм никотинга ияләшкән кебек, эфирдан берәр фаҗига хәбәре әйтелмәсә, тормыш тукталып калгандай тоела.
«...Сүз башым бит Шүрәле» дигәндәй, язмамның исемен «Мин»гә ышаныч!» дип куюны онытып җибәрүем өчен гафу үтенәм. Кешеләрне берләштергән төп сыйфат, ягъни «җәмгыять» дигән «тукыма»ның аркау җебе индивидларның бер-берләренә ышанычы булса, бүген, гомумән, кешегә ышаныч бетү - җәмгыятьнең таркалуга таба баруын күрсәтүче индикатор. Икенче төрле әйткәндә, бүген аерым кеше - индивид җәмгыятьне төзегән хокуксыз, әмма аңа бурычлы компонентларның берсе буларак кына карала.
Бүген кешенең ялганга баруы, хәйләгә таянуы, хәтта, тыелган юлга басып, төрле гөнаһлы әшәкелекләр эшләве яшәү өчен тиешле процедура нормаларын үтәү буларак кына карала һәм... булдыклылыктан санала. Әгәр инде законны бозып, ялгыш эләгәсең икән, син - ахмак, җинаятьче. Әгәр дә законны урап уза яки аның аерым маддәләрен үз мәнфәгатьләреңә хезмәт иттерә аласың икән, син - герой, заманның затлы һәм мәртәбәле кешесе, намуслы һәм саф шәхес.
Кешеләрне берләштерә торган бер-береңә ышаныч юк, дидем. Аның урынын кеше табигатендә сагаеп яткан беркемгә ышанмау, башка кешене дошман күрү сыйфатлары биләде. Бүген шулар кешеләрне төркем-төркем итеп берләштерүче көч. Ничекме? Әгәр ике кеше сөйләшеп тора икән, димәк, өченче кешенең гайбәтен саталар, бер-берләрен күралмасалар да, үзләрендә юк сыйфатлар өчен кемнедер гаепләп, кемнедер сүгәләр.
...Заманыбызның булдыксыз бер кешесе буларак, бу язмамда мин үземне генә гаепләп, үземне генә сүкмәкче булам. Югарыда әйткәннәремне раслар өчен, үзем белән булган хәлләргә генә таянып, мисалларның да үз тормышымда булганнарын гына китерергә телим.
«Кеше ышанмас хәлне дөрес булса да сөйләмә»,- дисәләр дә, ниятем ният, сөйлим...
...Әйтеп узганымча, пенсиямне көтеп, телевизор карый-карый, бирәчәкләремне саный-чутлый, әҗәтләремне тараткач калыр хәзинәмне бүлгәлим: җитми, чыкмый, капламый. Беләм: акчаның төп үзенчәлеге - җитмәү. Березовский белән Абрамович та шул җитмәүне чикләү өчен судлашалар. Хәлләре минекеннән читенрәк икәнен күзаллап, ничек булса да аларга ярдәм итү турында план корыйм дисәм, шулчак кинәт телефон шалтырый. Әйтерсең биотокларым мескен Абрамовичка барып ирештеләр дә, ул миннән ярдәм сорый! Трубканы алам: уф-ф-ф!.. «Үзебезнекеләр» икән! ЖКХның һавадан гына алып язган саннары буенча җыелган «дутый әҗәтләр»не түләмәү турындагы шикаятем буенча 13 сәгатькә Идарәче компаниягә чакыралар. Бармый калырга ярамый, имеш...
Очрашу вакытын күчерүне үтенәм. Сәркатипнең җавабы катгый: «Отменить можно, изменить нельзя, это в ваших интересах». Куркудан йөгерә-чаба, ашыгып, пенсия тарату пунктына киләм:
- Өегездә көтегез, ведомость таратучыда.
- Барасы җирем бар иде...
- Хатыныгыз исеменә доверенность калдырыгыз!
- Мәгез, раслап, мөһер генә сугып бирегез.
- Доверенность махсус бланкага язылырга тиеш. Имзагызны раслау - ЖКХ эше.
- Ә сез?
- Без, шул документка ышанып, сезгә акча бирәбез...
...Үзебезнең төбәк ЖКХсының «Бердәм исәп-хисап үзәге» офисындагы паспорт бүлекчәсенә килеп, гозеремне әйтәм.
- Имза раслау безнең эш түгел, - димәсеннәрме!
- Кем эше?
- Пенсиягезне кем бирсә - шулардан сорагыз.
- Пенсияне без үзебезгә үзебез бирәбез. Хөкүмәт органнары аша.
- Хөкүмәттән сорагыз!
- Соң сез бит... шул хөкүмәт органы!
- Мин орган түгел, ә паспортистка!
Башлыкларына керәм. Тыныч күренергә тырышып, хәлне аңлатмакчы булам. Ә аның ике колагында өч телефон. Ара-тирә үзе дә нидер әйтеп куя, күрәсең, эше шул... Хөкүмәт эшләрен эшләп «арыгач», телефоннарын куеп, күземә карый:
- Ох, какой наглый клиент пошел нынче! Неужели не видно, что я занята? - ди.
- Юк, - күренми, - дим мин, чынлап та күрмәгәч.
- Иртәгә күрерсез, приемга язылыгыз!
- Минем эшем чепуха гына эш бит, сеңлем, иртәгәгә калдыра торганнардан түгел.
- Безнең служба чепуха эш белән шөгыльләнми, гражданин бабай! Мероприятиегә әзерләнәсем бар, кабинеттан чыгыгыз!
- Хатыныма ышануымны раслаган белешмәгә имза куйдырып, мөһер бастырмыйча чыкмыйм!
- Бездә андый юморной бланк була алмый, абзый. Ха, имеш, ул хатынына ышана! Ну и ышан!
- Кемнән сорыйм?
- Интернеттан эзләгез!
Мин бу «төкерекне» сөртеп, кабат пенсия тарату пунктына чабам. Су сорап алам, даруларымны эчәм, иртән сөйләгән сүзләремне сөйлим. Бу юлы хәлемә кереп (ә бәлки, тизрәк котылырга теләптер), мине 99нчы бүлмәдә утыручы Рәхимә исемле кызга мөрәҗәгать итәргә кушалар. «Көенә килсәгез - ул сезгә эшләп бирер», - дип, ничек көйләргә кирәклеккә «рецептлар» өйрәтәләр.
Рәхимә исеменә лаек рәхим-шәфкатьле кыз булып чыкты, интернеттан бик тиз табып, берничә нөсхә доверенность бланкасын бик тиз генә бастырып чыгарды да берсен тутырып та бирде:
- Үз кулыгызны куясыз да безнең өлкән инспекторга керәсез. Анда печатьнең төрлесе бар...
- Мин сезгә бурычлымы, кызым?
- Безнең һәммәбез һәммәбезгә бурычлы!
- 30 сум җитәрме?
- Нәрсәгә?
- Шоколадка.
- Шоколад яшеннән чыктык шул, бабай.
- 100 сумга ризамы?
- «Сорый белеп сораганда алучы тәкать таба алмас!» - дигәннәр.
- Калдырыгыз!..
Рәхимәгә кат-кат рәхмәт әйтеп, хатыныма ышануымны раслатырга дип, безне белмәгән һәм белү ихтималы булмаган кемгәдер керергә чиратым җитүне көтеп утырам...
Ниһаять, сәгать угы 12гә якынлашканда, уң як һәм сул як ишекләр синхрон ачылып, ике бүлмәдән ике ханым чыга. Берсе «сама», икенчесе «замы» икәнен ишектәге язулары күрсәтеп торса да, мин - юләр: «Моя очередь», - дип, «сама» чыккан бүлмәгә юнәләм.
Ханымнар бертавыштан: «Сәгать 12 - обед!» - диләр.
- Ә моңа кем кул куя? Кайсыгыз пичәт баса?
Доверенностька күз йөртеп алгач, «зам» дигәне:
- Бездән акча алыр өчен без сезгә үзебез үк документ ясап бирә алмыйбыз, бабай. Моның өчен статья каралган, - ди.
- Каралса?
- Үзегезнең полицейский участокка мөрәҗәгать итегез. Кемнең кем булуын алар белергә тиеш.
- Кем булуымны үзем дә беләм мин!..
Участок полиция капитанының җаваплары чын полицейскийларча:
- Нинди хезмәт күрсәтә алам?
- Сез күрсәтергә тиешле хезмәтнең чикләре... чиксез...
- Тарайтканда?
- Әйтик, ЖКХ безне алдыймы? Алдый. Талыймы? Талый...
- Моны хәтта верховный түрәләр дә белә... Җайлашырга, күнәргә вакыт. Чебеннән фил ясамыйча...
- Алайса, алдау-талаулар ничек барса - шулай дәвам итәчәкмени?
- До критического момента.
- Ә полиция молчитмы?
- Һәр субъектны алданудан саклау полиция эше түгел...
- Һәр субъектка ышанамы полиция?
- Ситуациядән чыгып һәм кем булуына карап...
- Сез мине күптән беләсез. Мине хурлыйлар, ышанмыйча, намусыма тияләр, рәнҗетәләр. Бу һәрдаим кабатланып, булып тора. Сез мине якларсызмы? Яклыйсызмы?
- Кайда? Кайчан? Шаһитлар бармы? Нинди ситуациядә?
- Әйтик, менә хәзерге ситуациядә: минем ышаныч язуыма - доверенностька кул куймыйлар...
- Кемнәр?
Капитаныма хәлне аңлатам һәм... көтәм: ни эшләр, ни әйтер? ...Ул әүвәл бик «тәмле итеп» көлде. Аннары, үтә дә җитди кыяфәткә кереп, рәсмиләрдән дә рәсмирәк, ике телне берләштергән үз жаргоннарында тезеп китте:
- Абзый! Без гражданнарның паспортларында күрсәтелгән кеше икәнлекләрен һәм аларның үз хатыннарына ышануларын раслап утыручы «мөгез-тояк» учреждениеседәй кәрлә оешма түгел!.. Кешенең паспортында күрсәтелгән кеше түгеллеген фаш итүче җитди оешмада утырасыз Сез.
- Әгәр «минем полициям» мине якламый һәм сакламый икән, миңа ышанмыйча шикләнә икән... мин кемгә барырга тиеш?
- Полиция һәркемнән, һәрнәрсәдән шикләнү белән үзен-үзе саклый: мнительность - сестра бдительности.
- Кемнән ярдәм көтәргә соң?
- Полиция - орган, карающий за нарушения закона, а не охраняющий от нарушений. Если вышел за пределы законности и порядка, рәхим ит - син инде безнең пациент...
- Димәк, башта җинаять булсын, аннары гына полиция?
- Ут чыкмыйча, янгын сүндерүчеләр чакырылмый, башыңны дураклыкка салма, абзый! Ложный вызов тоже карается!
- Бу инде... аерым кеше өчен, әйтик, минем өчен полиция хезмәте юклыкны күрсәтә...
- Паспортыгыз бармы? Бар. Бүтән документ бирү безнең эш түгел. Ә менә паспортыгызны югалткач яки анда пенсиягезне аферистлардан алданып алдыргач, гариза язып, миңа килерсез. Шунда безнең тегермән әйләнә башлар. Ә хәзер... Нотариуска барыгыз! Нотариуска!
Рәхмәт әйтеп, нотариуска юнәлдем. Мәсьәләне аңлаткач, кабул итүче юрист әби паспортларымны тикшерде дә:
- 850 сум! - дип, күземә карап тынып калды.
Ә мин, әллә каушаудан, әллә куркудан:
- Пенсиям 8500 сум гына шул, - дидем.
- Тарифны үзгәртә алмыйм.
- Тарифсыз гына булмыймы?
- Анысы башка тариф. 17 сәгатьтән соң, көнаралаш. Пока. Следующий!
Кабат «Расчетный центр»га юл тоттым. Йә үзем бетәм, йә аларны бетерәм!

Реклама

Бу юлы баруымда һәр бүлек өстәле каршындагы тәрәзәгә «техник тәнәфес» дигән язулы катыргы эленгән, кайсыдыр бүлмәдә кемнедер мактау нотыгы яңгырый.
Көтеп торырлык түземлегем калмаганлыктан, мәҗлес барган бүлмә ишеген ачтым да: «Начальникны срочно на выход!» - дип кычкырдым. Беразга тынлык урнашты.
Аннары начальницаның кызарган йөзе күренде.
- Кем чакырды? Ни булды?
- Әгәр шушы доверенностька кул куеп, мөһер сукмасагыз, обещаю - булачак!
- Ә-ә-ә... Тагын Сезмени әле бу?! Чё шумиш?
Күрәсең, мәҗлес әле кызып җитмәгән, начальницаның мине тануы шуннан иде булса кирәк.
- Шушы чепуха эш өчен мәҗлес бозып йөрисез! Иртәгә килсәгез булмас идеме?
- Сез бит чепуха эш белән шөгыльләнүчеләр түгел...
- Кая, бирегез - доверенностегызны!
- Ник дип шушындый бланкларны үзегездә генә булдырмыйсыз?
- Кәгазенә акчаны кем түли?
- «Дератизациягә» дигәненнән өлеш чыгарыгыз. Миллионнар җыела ич!
- Акча бүлү - управляющий эше.
- Аның эше шул акча бүлгәләүгә генә кайтып каламыни?
- Коридорда сөйләшә торган сүз түгел бу, әйдәгез, мөһер кабинетта!
Үз эшен чын чиновникларча башкаручы бу заман «бюрократихасына» мин «рәхмәт» дияргә дә өлгермәдем - кабинет сәгате 5не сукты. Бу инде доверенностьның да, кемгәдер ачулануның да кирәге калмауны күрсәтүче «биш»ле иде... Үзгәрмәс, төзәлмәслек яшәү системабызга куелган «биш»ле булып та тоелды ул миңа.
...Кулымда мөһерле кечкенә генә ышаныч язуы. Шуны сорап килгәндә иртәнге сәгать 9 тирәсе иде. Шул чакта ук бланк биргән булсалар... Әйе, биргән булсалар, әлбәттә, бу язма тиз генә язылмаган да булыр иде. Чөнки без - хаксызлыкны күреп бераз «пырлап», «пар чыгаруга» - тынычланырга күнектерелгән халык. Нишләргә?
Көрәшергә кирәк дигән ният белән, ашкынып-ярсып, өйгә кайтам. Подъездга керсәм, идән тулы «ВаБанкъ». «ДОМО» газеталары белән аралаш төрле банкларның «извещениеләре», автоинспекция конвертлары, судка чакыру хатлары, дару алырга өндәгән листовкалар, «Уникаль товарлар үзәге» дигән журналлар таралып ята. Кайберләре, почта ящигы ярыгына кыстырылган килеш, хуҗаларының алып ташлавын көтә.
Үзебезнең ящик ярыгындагы «ВаБанкъ»ны гына алып, тиражын карыйм: «308.000» дигән. «Басманың гомумтиражы «3.642.850» дигәне дә бар. Бер подъездда - 20 фатир. Йорт буенча 100 фатирга 24 битле йөз газетка күпме кәгазь исраф итәргә, аның өчен ничә гектар урман кисәргә кирәк?! Коточкыч! Уч төбе хәтле ышаныч кәгазе-доверенность бланкасы өчен кәгазь юк, көн саен яңа исемдә чыгучы макалатурага - гектарлаган мәйданны капларлык кәгазь! Ни карый бу хакимият?
...Иренмим, үзебезнең подъездда яшәүчеләрдән бу газеталарны ташлауларының сәбәбен сорыйм.
- Нигә кирәге бар аларның? - дип, соравыма сорау белән җавап бирәләр.
- Сезнеңчә ничек, котылып буламы бу мәсхәрәдән?
- Участок полицейскийлары экологлар белән берләшеп, шушы беркемгә кирәкмәгән макалатура нәширләрен штрафка тарттырып котылу ихтималы бар.
...Безнең подъездда җәмгысы 64 кеше яши. Шуларның 35е - пенсионер, 18 кеше - уку яшендә. 53 кеше өчен эшләргә тиешле 11енең дыңгычлап тутырылган «реклама капчыгын» укыйсы киләме?! Анда тәкъдим ителгән ишек-тәрәзәләрне бушка бирәбез, дисәләр дә, куйдыру мөмкинлеге юк аларның!..
...Әйберләрнең сатылмавы реклама җитмәүдән түгел, ә акча юклыктан! Акча җитмәү әйбер-товарның кыйммәт булуыннан килсә, кыйммәтчелек исә товарның кырык кул аша узып, кул саен хакы арттырылу, рекламага тотылган чыгымның да шул сату хакына өстәлүеннән килә. Россия шартларында бу «ирекле илдә - ирекле сәүдә» дип атала. Ягъни һәркем, булдыра алганча, алдарга да, алданырга да ирекле. Алдатырга мәҗбүр ителсәк, ирекле баштан беркемнең дә алданасы килми.
Бездә ЖКХга түләү - кибеткә кереп товарны алганчы акчаны түләп куйган кебек.
Әйтик, «техническое обслуживание и текущий ремонт жилого здания» нәрсә ул? Безнең, мәсәлән, 45 ел буена беркая мөрәҗәгать иткәнебез дә, кемнеңдер нидер эшләгәнен күргәнебез дә, белгәнебез дә юк.
Булмаган, күренмәгән эш өчен акча түләү рэкетның бер төре түгелме?
«Ә җылылык винтелен кем борып җибәрә?»- диләр ЖКХчылар, рэкет түгеллекләренә дәлилгә.
Ел буена «отоплениегә» дип түләнә икән, борып җибәрәме, бормый гына җибәрәме - моның өчен җылылыкны сатучы як җаваплы. Җылылык - товар ул. Товар хакына аны җитештерү дә һәм транспорт хаклары да кертелә. Һәркайда гомер-гомергә шулай. «Техническое обслуживание и текущий ремонт внутридомовых систем водоснабжения, отопления, электроснабжения» дип, гомергә булмаган фиктив эшләр өчен җыелган акчага һәр йортның үзендә автоном котельная белән электростанция асрап булыр иде. Әлеге дә баягы - шәхесне тыңлау юк, ишетү юк, аңа ышану юк, игътибар итү юк. Күрәләтә алдауны һәм талауны күрмәү - хакимият иерархиясенең өстәге баскычындагылар өчен дә отышлы позиция: игътибар алар ялганында түгел. Ә аларның ялганы тирәндәрәк тә, саллырак та.
Торакка «капиталь ремонт» ясарга акча җыю ул - чатнаган йомырканың җөйләренә җилем сөртеп, чебеш чыгарабыз дип, инкубаторга акча җыю белән бер.
Өйне «сипләп салу» дигән эш бар. Ягъни, йортның черек бүрәнәләрен яңалары белән алыштырып, капиталь ремонт ясау. Бу чынлап та капиталь төзәтү.
«Хрущевка» күкәй кебек бөтен. Аның «бүрәнәләрен» (диварларын) алыштыру мөмкин эш түгел. Шулай икән, сүз өйнең яңартылырга мөмкин өлешләрен алыштыру турында гына бара ала! «Капиталь» сүзе ялган.
Әйтик, идән, түбә, ишек, тәрәзәләр; буяу, бизәкләү эшләре; су һәм газ торбаларын алыштыру...
Һәрхәлдә, йорт хуҗасы нәрсәне яңартырга кирәген үзе хәл итә. Без, мәсәлән, «хрущевка»бызга 1967 елда күчтек. 45 ел эчендә фатирыбызның, җылылык батареяларыннан һәм тәрәзәләрдән башка, яңартылмаган нәрсәсе юк. Барысы да үзебезнең көч белән, үзебезнең акчага.
ЖКХ бездән: «45 ел буена капиталь ремонтка дип түләп килгән акчагызга ни эшлик?» - дип сораса, без: «Тәрәзәләрне алыштырыгыз!» - дияр идек. Бу кешелеклелек ягыннан да, юридик яктан да гадел булыр иде. Андый тәкъдим юк, «талау-алдау» системасы яшәгәндә булмаячак та.
Мондый төр гаделсезлекләр турында илнең иң югары даирәләре дә хәбәрдарлар. («Люди должны платить за реальные услуги, а не за цифры, взятые из потолка», - диде В.В.Путин 2011 елның 5 октябрендә, Вологда шәһәрендә ясаган чыгышында.)
Әмма, шуны белә торып, чаралар күрелмәве төрле-төрле шикләнүләргә сәбәп булып яши бирә.
Гадиләштереп әйткәндә, бездә шәхес хакимияткә ышанмый, ә хакимият исә шәхестән шикләнә - үзе аны алдый. Нәтиҗәдә «йөк төягән арба» һаман элеккеге урынында. Аны күчерү өчен система чын ислахка мохтаҗ, әмма бу илебездән ислах үткәрү урыны ясыйк дигән сүз түгел. (Столыпинча әйткәндә: «Реформы для страны, а не страна для реформ!»)
Бу - төрле сайлауларда сайланыр өчен көрәшүчеләрнең дә уртак лозунгысы. Тик, сайлангач, алар, хроник җавапсызлыкларына өстәп, төрле хокукларга ия булып алалар да, сайлаучыларына хокукларсыз гына җаваплылык йөкләү белән шөгыльләнәләр. Дөресе - үз мәнфәгатьләренең «көен көйләүгә» керешәләр һәм, сер түгел, максатларына бик тиз ирешәләр.
Мин, «ни булса - шул» дип, җилкәбездә яшәүчеләр белән аңлашырга бармакчы идем, мәгълүм сәбәпләр аркасында, ышаныч кәгазе артыннан йөреп, миссиям өзелде.
Кемнәрнеңдер җиңүен җиңелүебез дип кабул итәргә күндерелгән булсак та, миссия өзелүне мин бу юлы җиңелүгә тиңләмәс идем. Чөнки андый көрәшләрдә ирешелгәннәр түгел, шул көрәш юлына басу һәм шул юлдан тайпылмау мөһим, дигәннәр атаклы көрәшчеләр. (Чаадаев.)
Аннан да мөһимрәге - хаклыгыңа ныклы ышанычың булу кирәк. Ләкин әнә шул «ышаныч» безнең заманның төп дефицитына әверелде: законнарга ышанмыйбыз, чөнки аларның күбесе үтәлми; онытылыр өчен генә кабул ителгән карарларга ышанмыйбыз - яңасын көтәбез; үзебез сайлап куймагач, депутатларга да ышаныч юк.
Үз исемебезгә бирелгән паспорт та ышанычлы түгел хәтта! Ничекме? Шулай!
...Өйләнешкәч басылган мөһер бизи безнең паспортларны. Ир белән хатынны шул мөһер берләштереп, тандем ясап тота. Шул мөһер ирнең - хатынына, хатынының иренә гомерлеккә ышаныч тамгасы. Моннан да ышанычлырак «документ» буламы һәм кирәкме ул?! Аек акыл «кирәкми» ди. Ә менә почтада яисә банкта?.. «Кирәк!» - диләр. Имеш, инструкцияләрендә «паспорт буенча гына хезмәт күрсәтергә» диелгән. Ә никах мөһеренә кагылышлы сүз юк. Андый инструкцияне хатынына ышанмаган ир яисә иренә ышанмаган хатын язгандыр. Мөгаен, шулай...
Никахлашу - Россиядә әһәмиятен югалткан бер йола - рудимент кына булуны күрсәтмиме бу? Бер-берләренә ышанып гаилә корган, балалар үстергән законлы тандемга ышану өчен «ышанырга» дигән өстәмә тәзкирә кирәк, имеш... Көлке! Тәзкирә түгел, Гоголь кирәк, Райкин кирәк!
...Үз хатыныма ышанганлыгыма кемнеңдер имзасын эзләп «янмаган» булсам, шәхесне кимсетүнең мондый тупас мыскыллау формасын үземдә татымый үләсе икәнмен, рәхмәт системабызга - күрсәтте күрмәгәнемне...
Чынлап та, уникаль ил безнең Россия: кая карама - шунда - законлы яшәүче законсызлык үрнәкләре... Ә кем гаепле? Әлбәттә, үзебез!
Төрлечә кимсетелү, шәхесне санламау, аңа ышанмау, кеше язмышына битарафлык һәм башка төрле кешелексезлек элементларын очратып «ах-вах» килгәч, өйгә кайтып, гаиләдә «пар чыгарабыз» да, бик зур эш кыргандай, тынычланып, барысын онытабыз.
Конституциябездә «кешегә ышанырга!» дигән бер маддә җитмәүдән бу.
Хөкем итү процедурасында «гаепсезлек презумпциясенә» таянган кебек, рәсми органнар белән шәхес хәл итәсе мәсьәләләр каралганда, ышаныч презумпциясеннән чыгылса, дөнья-тормыш күпкә матуррак булыр иде, ә бездә һәр эш, һәр сөйләшү кешегә ышанмаудан, сагаеп шикләнүдән башлана; саклану шикләнү белән алыштырыла. Аны «мнительность - сестра бдительности» дип акланалар. «Мнительность» тоташ ышанмау булса, «бдительность» шул ышанмаучылыкны саклауга кайтып кала.
...Исемен «Мин»гә ышаныч!» дип куйсам да, ышанычка бер мисал таба алмаудан, язмамны дәвам итә алмый төн уздырдым. Йоклап та булмый, уянып та.
...Таң атты, яңа көн туды. Телевизордан «пир во время кризиса» барса, радиода «кризис критериев»: йә җырлыйлар, йә мактаналар.
- Сәгатеңә кара, өйлә җитә, булмастайны хыялланып ятма, пенсияңне барып ал да, бурычлардан котылырга кирәк, - ди, каяндыр кайтып кергән хатыным.
- Ышаныч язуың кулыңда - бар да ал!
- Числосы куелмаган, дип бирмәделәр.
- Нәрсәнең числосы?
- Ышаныч кәгазеңнең! Бәлки былтыргыдыр ул, бәлки ирегез белән аерылышкансыздыр, бәлки ул инде мәрхүмдер, «число - это много значит», диделәр.
- Уф- ф... үтерәләр, валлаһи... соң... «числосын үзегезгә кирәгенчә куегыз», дияргә булмадымы?!
- Әйттем. «Поддельный документ ясауда соучастник булырга чакырасызмы?» - ди.
- Үзләре шөреп булып кына эшләүче поддельный алар.
- Барыбыз да шундыйлар.
- Ә менә минем шөреп буласым килми!
- Алайса, бар: кем булуыңны судьяга сөйләрсең - судка чакырган повестка китерделәр, кул куеп алдым...
- Алгач, үзең бар!
- Бакчага йөрергә машина юк, ә ул... кайдадыр сөяркәсен йөртергә машина тотсын да мин җавап бирергә барырга тиеш!.. Шикләнә идем аны, ...азгын!
- Соң... бу бит 1996 елны доверенность белән саткан иске машинага юл налогын түләмәгән өчен суд! Алучысы белән янган машина өчен! Күптәннән бер шөребен дә табып булмаган машина өчен!
- Миңа түгел, ә налоговикларга аңлатырга иде.
- Тыңламыйлар. «Компьютерда машина сезнең исемдә... теркәлеп яши», - диләр. 3 кенә еллык гарантия белән чыгарылган Ижау «москвичына» 16 елдан соң юл налогы түләргә!!! «Нонсенс» диләрме мондый очракларны? Ә безнеңчә, бу - кеше талауның заманча бер формасы.
Компьютердан түләтсеннәр! Юк машинаны «бар» диюче ул бит! Ул гаепле!
- Хөкүмәттә синең кебек зирәкләр, бик кирәк булса да, бик сирәк шул!..
Нишлим - киттем, киенеп, банкка. Чиратым җитеп, паспорт белән пенсия кенәгәсен суздым. «Ведомость у распространителей. Приходите после 12 часов», - диделәр. Сүзсез көтеп утырдым. 13 сәгатьтә (нәкъ бер тәүлеккә соңарып), ниһаять, пенсиямне алып, хөкем сараена элдерттем.
- Госпошлина түләргә кирәк. Квитанциясе белән судьяга!
Ни өчен мин госпошлина түләргә тиешлекне аңлату да, аңлау да мөмкин түгел. Нишлим, түләп кердем, хәлемне аңлаттым, карарын көтәм.
- Соңгы өч ел өчен түләргә! - ди судья.
- Налог инспекциясе дә шулай ди.
- ГАИ мәгълүматларына таянып...
- Ә судның функциясе, госпошлина түләтеп, гражданнарның кулына суд карары тапшыру белән чикләнәме?
- Тагы ни кирәк?
- Суд ике якны да тыңларга тиеш...
- Тыңладым, ишеттем, аңладым. Мондый эш белән бер Сез генә мөрәҗәгать итмисез. Үземнең прокурор абыем да 20 ел элек авылдагы каенишенә доверенность белән биргән машинасы өчен түләде. Чөнки компьютерда машина абый исемендә.
- Абсурд...
- Компьютер ялгышмый.
- Компьютерга гына таянып, суд ялгыша.
- Әмма киләчәктә хөкем карарларын компьютерлар гына чыгарачак. Судьяларның дошманы - хискә бирелеп, гаделлектән тайпылу. Компьютер исә риясыз. Моның аналоглары бар инде. ГАИ куллана аларны.
- Коточкыч киләчәк көтә икән алайса... Телекамера төшергән мизгелләрне шаһитлык материаллары буларак кына куллану законлы булыр иде бит, югыйсә...
- Шул мизгелдә кеше гомере өзелсә?
- Машинада хастаханәгә ашыгучы яшәү белән үлем арасындагы авыру булса?
- Суд фаразларга нигезләнеп хөкем карары чыгара алмый.
- Ә законлаштырылмаган фискаль ысулларны закон итеп файдаланырга ярыймы?
- Суд дәүләт һәм шәхес мәнфәгатьләрен яклый...
- Ә карарны аерым ведомстволар файдасына чыгара.
- Бу - сезнең генә фикер!
- Әйе - бу минем фикер. Һәм сез аны исәпкә алырга тиеш!
- Беркемнең дә суд белән бәхәсләшү вәкаләте юк. Бездә.
- Ә менә сез, хөкем итү вәкаләте бирелеп тә, компьютер ролен генә үтәдегез. Суд элек-электән булган һәм ул булырга тиеш! Мин кассациягә бирәм!
- Мин-минлек бу сезнең.
- «Мин» димен мин, «мин» диде исәм,
Миңа бер зур көч керә,
Аллалар, шаһлар, кануннар
Булалар бер чүп кенә!»
(Рәмиев.)
- Бусы - романтик бер шагыйрьнең эффектлы шигъри юллары гына. «Мин» юк ул... «Без» генә яши озак!
Судья хаклы булган. Кайда гына кереп хәлемне аңлатырга тырышсам да, көлеп: «Корт аерганда бал аертмыйлар, күчнең тубалга кунганын көт!» - диделәр. Кайчан кунып, кайсы умартага урнашуын әйтмәделәр. Чөнки анысын белүче юк. Безнең Россиядә һаман корт аергандагы кебек һава корт күче белән тулы: «без-без» килеп чагарга объект эзли алар. Гаеплене эзләп, йә ул - күшәп яткан бозауны, йә каз бәбкәсен чага. Умартаны вакытсыз бимазалаган гаепле - төтенләүче, бал юклыктан сүгенә-сүгенә төтенләвен дәвам итә.
...Умартада бер Ана корт булганда гына эшче кортлар, кышлык бал җыеп, яңа буынга мая туплый ала. Кызганыч, илебез һаман шул күп Аналы хәлсез умарта хәлендә - җаны бар, балы юк.
«Ана»ларның һәркайсы «күч»не үзенә ияртергә тырыша. Бер-берләреннән аерырлык үзенчәлекле сыйфатлары булмаса да, «эшче кортлар»ның, үзләренә генә буйсынып, «күч» хасил итеп, бал җыюын алар иң гадел яшәү шарты дип ышандырмакчы була.
Умарта кортлары дәүләтендә һәр әгъзаның үз табигый функциясен каршылыкларсыз үтәү ихтыяҗы, камилләшә-камилләшә, бүгенге хәленә ирешкән: талаш та, тартыш та, сайлаулар да юк. Читтән комачаулау булмаса, инстинктына буйсынып, һәркайсы гамәлен кыла да... дөнья куя. Аларның дәүләт системалары бер-берләренә ярдәмгә программаланган. Ә бездә? Кешеләрдә? Илебездә?
Ызгыш-талаш, алдау-йолдау, хәйләләү һәм урлашу инстинктлары гына сакланганмы?!
...Дөнья шаулатып, илнең «Корт Анасын» сайлау өчен көрәш бара. Кандидатларның һәркайсының программасында ил хәзинәсен ышанычлы саклау буенча үз тәкъдиме бар. Берсе дә хәзинәне ничек арттыру, баю юлларын күрсәтми. Чөнки булган хәзинәләр инде бүлгәләнеп, урланып беткән, алар каядыр урнаштырылган... Табу юллары да хуҗалы.
«Шөпшәләргә», хәрам малларын саклап калу өчен, «Корт Анасы» битлегенә ия булырга кирәк. Шуның өчен алар, бер-берләре белән ярышып, күзгә төтен җибәрәләр, вәгъдәләр сибәләр, саталар, сатылалар, сыталар, сытылалар...
...Аларга ияреп, без сатылмаска һәм сытылмаска тиешбез. Бу - бик тә мөһим чара.
Гасырлар буе милли-дини һәм авторитар режимнар кысасында гомер кичерергә мәҗбүр татар, милли-дини азатлыктан тыш, шәхес мәнфәгатьләрен, аның үз исемен яклауга да хакы барлыгын бүген белергә дә теләми кебек. Ул һаман дәшми, түзә, көтә. Һәр әмергә буйсына.
Коммунистик идеологиядән һәм тоталитар системадан мирас булып күчкән, хәзер дә басымчалык итүче «ил-дәүләт мәнфәгатьләре» дигән, хакимият алышынган саен битлеген генә үзгәртүче өрәк каршында без шәхес хокукларын корбанга «чалабыз». Хокуксызлык шартларында җитлеккән буын вәкилләре буларак, илдәге үзгәрешләр юнәлешендә кылган гамәлләре өчен «Корт Аналарыбызны» без «вөҗдан һәм намус» каланчасыннан карап кына хөкем итәбез. Гәрчә аларда бу категория сыйфатларга тулы иммунитет икәнен белсәк тә, һаман, «намуслары юк икән», белән чикләнәбез...
Аларның «Корт Анасы» булганчы биргән вәгъдәләре үтәлү-үтәлмәүгә яшәп килүче кануннар аша карарга исебездә дә юк.
Үтәлмәсә дә һәм камиллектән ерак торса да, төп законнарыбызда җаваплылыкны яклаган маддәләр бар. Ләкин безнең «Корт Аналарыбыз» беркем каршында да «хисап» тотмавы белән уникальдер.
...Күч булып, көтү булып яшәүне өстен күргән күндәм холкыбыз милли үзенчәлегебезме, нәселдән киләме? Әллә шулай булырга кирәклеккә яраклаша-яраклаша «мин», «миңа», «минеке» диюләрне оныта барабызмы?
Гомерләре буена авторитар-бюрократик режим астында көн итеп, шәхси мәнфәгатьләре көчләп «печелгән» ата-бабаларыбызның варислары, ягъни безнең буын, цивилизациягә ирешкән кешелек җәмгыятендә аерым шәхес ихтыяҗларын канәгатьләндерүгә өстенлек бирелүне таләп итү түгел, ә бу турыда уйларга да куркабыз.
«Үзең турында да уйларга кирәк», дигән кыюсыз чакыру ишетсәк, без ул индивидуалистны өзгәләп ташларга әзер коллективистлар булдык. Хәзер дә шуннан ерак китә алмыйбыз.
Россиядә үзенә җайлы яшәү җае тапкан тагын бер пародоксаль ачыш - күренеш бар: шәхес никадәр микъдарда иркеннән, үз-үзе булудан мәхрүмлегенә, ни дәрәҗәдә кимсетелүенә бәрабәр - хакимиятне мактап, горурланып яшәвен даими сиздереп торырга тиеш.
Андыйлар битарафлардан күбрәк. Икесен бергә алганда, алар - күпчелек. Шуннан чыгып, күпчелеккә кушылыргамы?
...Һаман саен, «без булдырабыз», дип мактаныргамы? Ә нәрсә булдырабыз?
Узган гасырда Германиядә хакимлек иткән Бисмарк атлы «корыч канцлер»: «социализм төзеп карыйсыгыз килсә, таркалса да казганмаслык ил сайлагыз!» - дип әйткән, имеш.
Социализм конструкторлары Бисмарк сүзен тыңлап эш иткән, күрәсең, барысы да ул әйткәнчә бара. Шунысы гына сер булып кала: хәзер нәрсә төзибез соң без? Һәм... анысы кем киңәше белән икән?
Кем генә, ни дип кенә җавап бирсә дә, һәркемнең үз җавабы гына дөрес. Мин шуңа гына ышанам. Әлегә үзеңә ышанган өчен ышаныч язуы - доверенность сораучы юк. Әмма киләчәктә шулай булмас дигән ышаныч юк.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: