Шәһри Казан

Әни күзләре

Үз уйларыма уралып, кибеттән кайтып килеш. Кулымдагы сумкамның авырлыгы да сизелми. Өйгә кердем дә иң элек сумкам тулы мандариннарны бүлмә идәненә таратып җибәрдем. Сөбханалла, нинди матурлар, хуш ислеләр!.. Мандариннар янына мин дә идәнгә төшеп кунакладым. Татлы җимешләрнең һәрберсеннән миңа әнием күзләре карап тора кебек... Мин аларга сак кына кагылып алам....

Реклама

Үз уйларыма уралып, кибеттән кайтып килеш. Кулымдагы сумкамның авырлыгы да сизелми. Өйгә кердем дә иң элек сумкам тулы мандариннарны бүлмә идәненә таратып җибәрдем. Сөбханалла, нинди матурлар, хуш ислеләр!.. Мандариннар янына мин дә идәнгә төшеп кунакладым. Татлы җимешләрнең һәрберсеннән миңа әнием күзләре карап тора кебек... Мин аларга сак кына кагылып алам. И татлы көньяк җимешләре, сез элек тә шулай мул булып үскәнсездер ич, ни өчен бик тә тансык идегез икән?!

Көз белән кыш кулга‑кул тотынган бер мәлдә мин һәр ел саен бу татлы җимешләрне күтәрә алган кадәр алып кайтам да алар белән рәхәтләнеп сөйләшәм, эч-серемне бушатам. Хатирәләр мине моннан күп еллар элек, әти белән әнинең тулы тормыш белән яшәгән чагына алып кайта. Ул вакытта минем дә мәктәпне тәмамлап, калага китеп яшәп яткан чак. Чираттагы ял көненә каршы әти‑әни янына авылга кайтып килеш. Машинадан төштем дә олы юл чатында тукталып, ай нуры яктысында зиратка төбәлдем дә чүгәләп, иң әүвәл белгәннәремне укыдым. Аннан җир сулышына колак салдым. Аның сулышын ишетердәй булып, сабый чактан күңелгә сеңгән авылым авазларын яңартыр­га азапландым. Төн якынлаша иде инде, авыл йокыда. Мин әкрен генә күтәрелдем дә ай яктысында таныш урам буйлап юлымны дәвам иттем. Шактый салкынайткан, кар яткан инде. Әнә безнең йорт. Кече яктагы бүлмәдән тонык кына ут шәйләнә. Әни йок­ламый, күрәсең. Ул, мөгаен, балаларның берәрсе кайтып кермәсме, дип, безне көтәдер...

И газиз йортым, исәнме, мин кайттым. Син дә безне көтәсеңдер?

Әкрен генә капка келәсенә кагылып, ишегалдына узам. Бар да таныш, изге... Болдырга утырып, аяктан карларны сыпырып төшерәм, ә үзем һаман үткәннәрне барлыйм. Сабый чагымның күпме хатирәләре саклана синдә, и туган йорт! Сине калдырып киткәнгә рәнҗемә, берүк. Мин шулай кайткалап йөрермен, яме? Рәхмәт сиңа. Кайткан саен тарту көчең нидә икәнен аңлар булып, аның серенә төшенмәк булам. Иң элек әти-әниемнең исән‑сау һәм тигез булуында, әлбәттә. Аннан соң аның сере, мөгаен, кендек каны тамган нигездәдер...

Шушы уйлар белән болдыр бас­кычыннан әкрен генә ишеккә атлыйм. Әти йоклыйдыр, күрәсең, сөйләшкән тавыш ишетелми. Бусагадан атлап керә-керешкә, аягүрә басып, әнием каршы ала.

- Рәхмәт, кызым, кайтырсың, дип көткән идем, самавырым да җырлап утыра, рәхмәт яугыры, - дип, иңнәремнән кочып ала.

Күчтәнәчләремне табынга куеп, әни белән икәүдән-икәү төнге чәй белән сыйланабыз. Ә күчтәнәчнең иң кадерлесе - хуш исләр бөркеп торган сап‑сары мандариннар! Аларны күрүгә, әниемнең күзләре очкынлана, сабыйларча елмая. Бу татлы җимешне калада да еш сатмыйлар шул. Кибеткә мандарин килгән дигән хәбәрне ишетүгә, мин шундук чыгып йөгерәм. Су буе чират, бер кулга ике килодан артыгын бирү юк. Чиратың җиткәч, тиешлесен сумкаңа саласың да, кабат урам ягына чыгып, чиратка басасың. Заманы шундый иде. Бүгенге балалар бу хәлгә беркайчан да ышанмаячак, әлбәттә.

Әни белән сөйләшеп, таң аттырабыз. Әнием кыенсынгандай әйтеп куя:

- Беркөнне хәлем начарланган иде әле. Шкаф тартмасында берәр мандарин яшеренеп калмаганмы икән, дип, бөтен тартмаларны актарып чыктым. Аны ашасам, рәтләнермен, дип уйладым. Ходай рәхмәте белән, эзләнә торгач, бер мандарин табылды бит!
Шулай диде дә, әнием тынып калды. Күзләре тулы яшь иде. Аннан сөйләвен дәвам итте:

- Шуны учларыма алдым, озак­лап рәхмәтләр укыдым. Елый‑елый, мандаринны кабыгыннан арчыдым да, бер кисәген авызыма кабып, тәме белән озаклап ләззәтләндем. И-и-и рәхмәт сиңа, кызым, бу татлы җимешең белән минем гомеремне озайтасың бугай син. Рәхмәт төшкере, шул яшеренеп калган бер мандарин мине сихәтләндерде бит, ышанасыңмы шуңа, кызым.

Галимнәр юкка гына, мандаринның төсе генә дә организмны тынычландыра, дигән нәтиҗә ясамагандыр, мөгаен. Мандарин биг­рәк тә көзге‑кышкы чорда файдалы. Ул йөрәк авыруын дәвалый, йөрәк‑кан тамырларын ныгыта, ди галимнәр. Менә шуңа күрә дә әниемә бер мандарин авыр чагында сихәт биргәндер.

И газиз туган йорт, әти-әниле, тулы гаиләле рәхәт чаклар... Капка төбеннән үк зур ябалдашлы өрәңгеләр каршы алган гөнаһсыз чак­лар... Өрәңгеләрне без сабый чакта ук әтием утырткан иде. Шундый матур булып үстеләр алар. Аларга туган якның болын-әрәмәләре, гүзәл тугайлары да аваздаш иде.

Әйе, адәм баласы биләүдән үк табигатькә сыена. Гомерләр үткән саен, кеше үзенең туган табигатенә тартыла, тәүге тапкыр тәпи баскан бәбкә үләнен, болын чәчәкләрен, йомшак җилләрен берни белән дә алыштырып булмый, ул синең җаныңа сеңгән, ул бары синеке генә. Читән кырыйларында, су буйларында үскән кычытканнары да сихәтле. Әле дә хәтеремдә, бер елны кыш уртасында әнием нык авырып урын өстенә ятты. Әниемне терелтер өчен, җанымны ярып бирергә әзер чаклар... Шулай әкрен генә сорап куям, әнием, ашыйсы килгән берәр нәрсәң юкмы, бәлки, рәтләнеп китәр идең, дим.

- Кычыткан белән юыныр идем, кызым, - ди әнием.

Мин кош тоткандай, тиз генә киенеп, су буена йөгердем. Кыш уртасы иде. Ул елны кышын бик карлы булды. Үзем йөгерәм, билдән кар көртенә кереп чумам. Беләм, су буенда җәйдән калган кычытканнар булырга тиеш... Менә, ниһаять, су буена якынлаштым, биредә кышын беркем дә йөрми. Күрәм, кар көртләре астыннан берән‑сәрән кычыткан башлары тырпаешып утыра. Яфракларын күптән көзге җилләр урлап киткән. И-и-и сөенүләрем!.. Кулларымны көрт эченә батырам да кычыткан сабакларын тартып чыгарам. Үзем елыйм, үзем шул сабакларны өзеп алган саен, аларга рәхмәт укыйм. Чыбыктай тырпаешкан кычыткан сабакларын кочагыма җыеп, кабат өйгә йөгерәм. Өйгә кош тоткандай куанып кайтып кердем. Әтием мич тергезеп җибәрде.Чиләккә су салып, кычытканны кайнар суда пешекләп алдым. Җылы мич каршында әниемне кычыткан төнәтмәсе белән юындырып, мәтрүшкәле сөтле чәй белән сыйлап, төреп яткырдым. Ходайның рәхмәте белән, әнием терелде бит! Шул вакыттан бирле әтием һәр җәйне кычыткан җыеп киптерә торган булды...

И гомер, үткәннәрне саный‑саный, балачакка кайтып барыш. Хатирәләр аша шулай балачакны сагынабыз. Авылның исе дә, тавышы да бик‑бик якын. Иртән‑иртүк авыл апаларының чиләк чыңы, сыерлар мөгердәве, каз-үрдәкләр тавышы, тагын әллә ниләр...

Ишегалдыннан урамга яңа гына савылган сөт исе, морҗалардан аш‑су тәме тарала... Авыл уңганнарына сәҗдә кылып, үзеңнең дә шушы туфрактан булуыңа кабаттан сөенеп куясың. И күңелнең кылдан нечкә нарасый чаклары... Адәм баласы үзенең ялантәпи атлап киткән хәтфә чирәмнәрен, хуш исле печән исен, йөгерек елгаларын, көмеш сулы чишмәләрен оныта димени?! Ерагайган саен, кешене кендек каны тамган нигезе чакырып тора ләбаса. Тал-тирәкләр шавы, чишмәләр агышы, елга-күлләрнең сихри зәңгәрлеге күңелдән чыгып та тормый бугай, алар мәңге янәшә атлый сыман.

Моннан күп еллар элек шаулап торган нигезне сагына-сагына, авыл урамыннан узам. Бүген әти‑әни дә, безнең хәтерне саклаган йорт та юк инде. Хәтта нигез урыны да коймалап алынган. Шулай да ул безнең гөрләп яшәгән чакларның хатирәсен саклый­дыр сыман. Нигез безнең бөтен яшәешебезнең серләрен үзенә алып калгандыр да, бүген исә биек койма аша булса да пышылдап, миңа җиткерәдер сыман. Рәхмәт сиңа, хатирәләр тулы газиз нигез!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: