Шәһри Казан

Нотариус

Булган ди бер нотариус. Булган диләр! Бу хәтлесе җүләргә дә аңлашыла, чөнки һәр нотариусның үз бинасы була, бинасы булгач, билгеле ки, аның инде нотариусы да бар. Бу кызыксыз һәм күңелсез оешма турында язып, без, бәлкем, сезнең кадерле вакытыгызны алып тормаган да булыр идек. Тик хикмәт шунда: ошбу нотариус, халыкның милек...

Реклама

Булган ди бер нотариус. Булган диләр! Бу хәтлесе җүләргә дә аңлашыла, чөнки һәр нотариусның үз бинасы була, бинасы булгач, билгеле ки, аның инде нотариусы да бар. Бу кызыксыз һәм күңелсез оешма турында язып, без, бәлкем, сезнең кадерле вакытыгызны алып тормаган да булыр идек. Тик хикмәт шунда: ошбу нотариус, халыкның милек вә мирас хокукларын яклыйсы, һәм дә ки, кыйммәтле документларга юридик көч вә дөнья куәте бирәсе урынга, һәр керүче кемсәгә вәгазь сөйләп чыгара торган иде. Нотариус дигәннәре - кырык яшьләр тирәсендәге, әйбәт хәлле, бөдрә чәчле, гыйффәт кыяфәтле гаҗәеп бер ир заты иде. Заманында (дөрес булса!) ул да, башка гөнаһлы адәми затлар сыман, гади генә тормыш алып барган. Ләкин күкләрдән изге Ходай сүзе килеп ирешкәч, ул, бар булган язык гамәлләрдән арынып, тәүбә иткән һәм тиз арада туры юлга баскан. Мәчеткә йөри башлаган, биш мәртәбә намаз укыган, хәләл ризык кына ашаган. Эшендә дә хәләл кибет ачкан: анда хәзер хәләл казылык, хәләл тавык, хәтта ки хәләл сөткә кадәр сатыла.
Вәгазь тыңлаудан әле беркемнең дә зыян күргәне юк. Киресенчә, вәгазь тың­лагач, кешенең җаны пакь­ләнә, күңеле сафлана. Лә­кин эш шунда: клиент, нотариуска кереп, үзенә кирәкле кәгазьне тиз арада теркәп чыгасы урынга, сәгатьләр буе вәгазь тыңлап утырырга мәҗбүр. Әйе (кабатлап әйтәбез!), вәгазь тыңлаудан әле беркемнең дә зыян күргәне юк, тик менә шуның аркасында график һәм нервылар бозыла, бина эчендә халык җыйнала, ахырдан мәңге бетмәс чират барлыкка килә.
Шәхсән минем үземә дә әлеге оешма баскычларын шактый күп таптарга туры килде. Ашкынып килеп керәсең, ә анда су буе чират...
- Үзендәме?
- Үзендә.
- Нишләп шул хәтле чират соң?
- Бер әби кереп киткән иде, инде ярты сәгать утыра.
- Нишли ул анда?
- Вәгазь тыңлый.
- Вәгазь?! - Яңа кергән кеше өчен яңалык иде бу. - Белмим инде, шул тиклем утырмас иде!
- У нас ыдва в одном вит! - дип көлә бер тешсез авыл мужигы. - Натариус та, мулла да...
Ирексездән, кабинет ишеген ачам. Аксыл яулыгын килештереп бәйләгән әбекәй, мөкиббән китеп, нотариуска карап утыра. Милкен ничек итеп оныкларына күчерү турында уйламый ул, ә мәчетләрдә генә укыла торган җомга вәгазен тыңлый. Нотариус өстәлендә законнар җыелмасы түгел, ә изге китап - Коръәни- Кәрим ята.
Нотариус мине шундук шәйләп алды һәм, керегез, дип, миңа кул белән ишарәләде. «Чиратта торам, чиратны узып керү яхшы түгел инде!» - дигән булам. Теләгем фәрештәләрнең амин дигән сәгатенә туры килде, ахрысы, чиратта торучылар, артык тавыш чыгармыйча гына, мине кертеп җибәр­деләр.
Ак яулыклы әбекәй яшьлегендә хата җибәргән, зур гөнаһ кылган икән. Кияүгә чыккач, ирен тиңсенмичә, аны ташлап кайткан һәм икенче берәүгә кияүгә чыккан. Бала тапкан. Әмма баласы беренче иреннән икәнлеген яхшы белсә дә, яңа иренә гомере буе, синең балаң ул, дип тукып килгән. Инде ир дә мәрхүм. Ләкин әбекәй һаман да җанына тынгылык таба алмый, Ходайдан шушы гөнаһын ярлыкавын сорый. Җитмәсә, төш кереп йөдәтә, төшендә мәрхүме, котсыз сөякләре белән калтыранып: «Минем бала түгел ул, ялганчы син!» - дип, ләхетеннән аңа бармак төртеп күрсәтә имеш. Бу хәл көн саен кабатлана икән. Шушы афәттән котылыр өчен, кая гына бармаган да нинди генә күрәзәчене, сихерчене күрмәгән. Тик файдасы гына тимәгән. Инде менә хәзер нотариуска барып егылган. Ә ул аны яхшы итеп каршы алган, күңелен биреп тыңлаган, кирәкле догасын укыган. Күрәсең, әбекәйгә бу нәрсә бик тә ошап киткән һәм ул, чиратта торучыларның кадерле вакытын алып, аларның кырык төрле эшен янга калдырып, көн саен шушында вәгазь тыңларга йөри икән. Аңа ияреп, хәзер башкалар да килә башлаган, чөнки бу дөньяда кешенең мәшәкате бетмәс-төкәнмәс, зары, кайгысы чиктән ашкан... Әбекәй чыгып китте.
- Йәгез, бер дога! - дип, нотариус ике кулын да өскә күтәрде. - Лә иләәһә иләлааһү вәхдәһү лә шәриикә ләһ, ләһүл-мүлкү вә ләһүл-хәмдү вә һүә галәә күлли шәй-иң кадиир... Аллаһыдан башка илаһ юк. Аның дусты һәм охшашы юк. Мөлкәт - Аныкы, мактау да Аңа хастыр. Аның һәр нәрсәгә көче җитә!
Нотариус амин итте. Мин дә (надан мәхлук!), борын астыннан сыпырып, әппәр әйттем.
- Тыңлыйм сезне...
- ...әфәнде, эш менә нәр­сәдә, - дип башладым сүземне, - әти үзе исән чагында авылдагы йортын, бар булган мөлкәтен минем исемгә язып калдырды.
- Бабайның сезгә аны васыять итеп язганын хәтерлим мин...
- Әйе, ләкин аның «Ока»­сы да миңа калды. Сугыш ветераны буларак алган иде ул аны. Әти үлде инде, ә менә «Ока» әле һаман да минем исемгә күч­мәгән...
- Ә нишләп үз исемегезгә күчерергә булдыгыз?
- Әти үлде. Ул машина кем исемендә булса да торырга тиештер бит инде?!
- Закон буенча, әйе, торырга тиеш. Ләкин шәригатьчә...
- Миңа ул «Ока» кирәк­ми дә, минем хәзер яңа машинам бар!
- Кирәк булмаса, монда килмәс идегез!
- Ну, нишлим мин аның белән?! Иске бит инде ул, аның төбе коела! - Мин кинәт кенә кызып киттем. Нотариусның артык үзсүзле булуы нигәдер эчне пошыра башлады.
- Хәзер бит программалар бар, - дип тыныч кына дәвам итте ул. - Утиль-сериягә илтеп тапшырсаң, илле мең сум акча аласың.
- Белмим, әлегә ул турыда уйлаганым юк...
- Уйлыйсыз, уйлыйсыз, - дип астыртын гына елмайды нотариус һәм, үзе дә сизмәстән, вәгазьгә күчте. - Адәми затларга мал-мөл­кәткә табыну хас нәрсә, ләкин шуны онытмыйк, бу дөньяда без кунак кына. Якты дөньядан киткәннән соң, бар булган мал-мөлкәтебез дә бездән кала. Без аны берничек тә үзебез белән алып китә алмыйбыз. Шуңа күрә мал һәм байлык артыннан чапмаска, дөнья кумаска кирәк. Без барыбыз да гөнаһка чумганбыз, безгә тәүбә итү фарыз. Ә без моңа чын-чынлап ирешә алабыз. Пәйгамбәребез салаллаһу гәлләйһи вәссәләм Тәбук сәфәрендә катнашмаган кайбер сәхабәләргә тәүбәләренең кабул булуын әйткән. Алар аңа көннәр буе тәүбә һәм истигъфар итүдән соң гына ирешкәннәр. Шуннан соң аларның кайберләре, тәүбәләренең кабул булуын белгәннән соң, бар булган малларын фәкыйрьләргә өләшкәннәр...
Мин бөдрә чәчле, гыйф­фәт кыяфәтле ягымлы ирнең матур вәгазен, мө­киббән китеп, ләззәт алып тыңлап утырдым. Дөрес сөйли бит, каһәр! Чынлап та, безнең тормышыбыз һаман да шул мал табуга, дөнья кууга корылган. Җан, рух турында уйлау бетте. Изге сүздән күптән ваз кичтек, үзебез утырган агачның ботагын кистек. Ләкин каршымда вәгазь сөйләп торган адәмнең шәһәр тибындагы авыл җирлегендә ике катлы ташпулаты, берничә затлы машинасы, банкларда безнең төшләргә дә кермәгән акчасы булуы искә килгәч, мин күктән җиргә төштем, татлы хыял диңгезеннән кабат кәҗүнни бүлмәгә әйләнеп кайттым...
Белмим, безнең сөй­ләшүләр ни белән беткән булыр иде, анысын әйтүе кыен, тик шулчакны бүл­мәгә, атылып диярлек, бер чибәр ханым килеп керде. Ханым, үзенең дәртле кыя­фәте белән үк: «Ал мине!» - дип үзенә дәшеп-чакырып тора иде. Чибәр ханымны өстәгеләр бик тә яраталар, алар өчен ул бер күңел юанычы иде. Кемдер тәрәз төбендә казынырга, гөл утыртырга, гөлнең туфрагын алыштырырга яратса, чибәр ханым шунда гыйшык уены уйнарга ярата иде. Хәер, аның тән җылысыннан иркәләнмәгән-назланмаган тәрәз төбе калмагандыр да инде бу төбәктә. Ирексездән: «Тәрәз төбем минем берничә, тәрәз саен яран гөл үсә...» - дип җырлыйсы килә.
Хәбәрче булып эшли ул. Эшен җиренә җиткереп башкара. Төнлә ирен йокысыннан уятып, әңгәмә алырга дип, өеннән чыгып китә. Ире дә (уҗым бозавы!), хәерле юллар теләп, хатынын иҗади сәфәргә озатып кала. Ә хатын таң алдыннан гына кайтып керә: чәче тузган, авызыннан затлы шәраб исе аңкып тора. Ире: «Нишләп шул хәтле озакладың?» - дигәч, ул: «Интервью бик авыр барды - бөтен хәлне алды!» - ди икән...
Чибәр ханым бүлмәгә килеп кергәч, нотариус башта сискәнеп куйды. Тамагын кыргалап, кашларын җыерды. Ләкин бераздан ул да эреде. Чибәр ханымның назлы күз карашыннан эре­мәскә мөмкин түгел иде. Шулай да ул үз-үзен кулга алды һәм, китапны ачып, чибәр ханымга бер сүрә укырга тотынды. Эчтәлегеннән аңлашылганча, монда сүз уйнаш турында бара иде. Баксаң, бу гамәл бик зур гөнаһ, мондый гамәлне кылган инсан үлгәч тә тәмуг утында яна икән. Әллә аның бүген кәефе булмаган, әллә инде әңгәмәсе барып чыкмаган, чибәр ханым, кулындагы кәгазьләрен өс­тәлгә төя-төя яман чинап, бар көченә акырырга тотынды:
- Күпме йөрергә була синең җанга кәгазь күтәреп, эшлисеңме син миңа, юк­мы?! Кайчан керсәм, һаман шул буш сүз! Нинди гөнаһ?! Нинди уйнаш?! Син нәрсә, мине проститутка дип беләсеңме әллә канса да кансов...
И китте, китте! Араларына кермәсәм, нотариусның бөдрә чәчен йолкып ата иде, билләһи! Көч-хәл белән алып чыктым ханымны. Чыкканда (әллә рәхмәт йөзеннән, әллә болай гына!) нотариус: «Яздыра алмасаң, «Ока»ңны үзем сатып алырмын, күпме тора ул?» - дип, дусларча хушлашып калды. Мин тагын эшемне эшли алмадым. Тәмам буталдым бит, әй! Нишләп шулай баш бутый торган нотариус булып чыкты соң әле бу? Ә бит әйбәт кеше үзе, шәп кеше! Кешенең эшен өч-дүрт минутта майтарып, тиз генә акча эшләп аласы урынга (башкалар нәкъ шулай эшли дә!), кеше күңелен сафландырам, дип, вәгазь сөйләп утыра. Гаҗәп кеше бит бу, җәмәгать! Күктән төшкән кеше бит бу!
Уйлана торгач, бер вакыйга искә төште. Ялган түгел, булган хәл. Бервакыт шулай бер районда акча бетә. Кешедә генә түгел, кайчак шулай районда да бетә ул. Төрле-төрле җыелышлар, конференцияләр булып уза, истәлекле очрашулар, шау-шулы банкетлар үтә. Аннан әле зур-зур кунаклар килеп китә, аларны күңелләре булганчы ашатырга-эчертергә, кулларына күчтәнәч тоттырып җибәрергә кирәк. Ул шулай куелган һәм гомер буе шулай барачак инде. Бик күп райполар шулай кеше ашатып бөлгенлеккә төште. Ә акча кирәк, акчасыз бер эш тә бармый. Муниципаль (каян сүзен тапканнар диген!) район башлыгы, әллә ни баш ватып тормый, тиз генә нотариусны чакырта:
- Ыслушай, акча кирәк! - дип башлый башлык сүзен. - Картлар көне якыная. Акча синдә генә!
- Күпме?! - дип сорый нотариус.
- Башлык өч бармак күрсәтә.
- Юк миндә андый акча! - дип кырт кисә тегесе.
Район хуҗасының кәефе кырыла. Таш белән түгел, аш белән атканны ярата шул кеше.
- Ярар, - ди ул, зәһәр генә елмаеп. - Районның әнә теге башында тагын бер нотариус ачам да куям. Көндәшләр ки­рәкме сиңа, юкмы? Конкуренция кирәкме?!
Нотариус моңа каршы инде бер сүз дә әйтә алмый, икенче көнне үк акчасын күчерә.
Шәһәр тибындагы авыл җирлегендә инде тагын бер зур вакыйга булды: район халкы җомга намазына мә­четкә түгел, ә нотариуска йөри башлады.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: