Шәһри Казан

Озак яшәүнең серләре

Яшь чак, яңа шәһәрләрнең берсендәге гәҗиттә журналист булып эшләгән чак... Әллә каян, бик югарыдан ниндидер комиссия килеп төшкән, диделәр.. Шәһәребездәге иң озын гомерле кешеләрнең тормыш хәле белән кызыксыначаклар, имеш. Төгәлрәк әйткәндә, озын гомерлеләрнең серен өйрәнәчәкләр... Шул хәбәр таралуга, шәһәр башлыгы мине үз кабинетына чакырып алды. - Безнең калада яшәү өчен...

Яшь чак, яңа шәһәрләрнең берсендәге гәҗиттә журналист булып эшләгән чак...
Әллә каян, бик югарыдан ниндидер комиссия килеп төшкән, диделәр.. Шәһәребездәге иң озын гомерле кешеләрнең тормыш хәле белән кызыксыначаклар, имеш. Төгәлрәк әйткәндә, озын гомерлеләрнең серен өйрәнәчәкләр...
Шул хәбәр таралуга, шәһәр башлыгы мине үз кабинетына чакырып алды.
- Безнең калада яшәү өчен бөтен шартларның тудырылуы ил күләмендә мәгълүм булган, - диде башлык, горур гына. Аннан әлеге комиссиянең бурычларын хәл итүдә минем дә катнашуым кирәклеген бәян итте. - Шундый югары урыннан килгән кешеләрне йорттан йортка, фатирдан фатирга йөртү килешеп бетмәс, - диде ул, һәр сүзен өзеп-өзеп колагыма киртләп. - Магнитофоныңны аласың да, паспорт өстәленнән иң өлкән кешеләрнең адресларын җыеп, фатирларына барасың...
Ниһаять, бу комиссия эшенә кертәчәк өлешем аңлашылды: йөзьяшәрләр озак яшәүнең серен миңа, ягъни минем кулымдагы магнитофонга сөйләргә тиешләр. Шул әзер язмаларны тыңлап, комиссия нәтиҗә ясаячак икән...
Беренче адреста күрсәтелгән фатир кыңгыравына басып, шул арада магнитофонны язу әзерлегенә куеп өлгердем. Ишекнең эчке ягында кыштыр-мыштыр атлаган тавыш ишетелде, кемдер капшана-капшана ишек келәсен эзләде: «Һай, чәйлек кенә су булсачы, чәйлек кенә су булсачы!..» - дип сөйләнә-сөйләнә, ишекне ачып җибәрде. Хәл-әхвәл белешкәч, каршымда торган түп-түгәрәк ак сакаллы бабайга тиешле соравымны ярып салдым.
- Һи, улым... Озын гомернең сере дип соң инде... Вафат булган балаларымнан оят, иллегә җиткән оныкларым алдында кыен... - Карт, башмакларын шудыра-шудыра, карават читенә барып утырды, аннары, һава җитмәгәндәй сулыш алгалап торды да, муенын сузып, авырлык белән дәвам итте: - Күптән үләсе дә бит... Йөзне тутырып барам менә. Әле бүген дә краннарны ачып карадым да Ходайдан гомер сорарга мәҗбүр булдым. Су юк бит, рәхмәт төшкере, су юк... Башка халыкта ничектер, анысын белгән юк, безнең мөселман өммәтендә мәетне әйбәтләп юу фарыз бит... Әле суның салкыны булса да аккалый иде, бүген анысы да юк. Чәйсез дә түзеп булсын ди... Үлсәм, нәрсә белән юарлар?! Менә шул куркыта, олан, шуңа күрә озак яшәлә. Күптән вакыт югыйсә, күптән... Су килгәнен көтәм. Тынычлап үләр идем, су килеп торса.
Икенче фатирда кечкенә кызчык белән көянтәдәй бөгелгән әби каршылады. Сәлам биреп өлгердем генә, карлыккан тавышлы әби, башка сүзләремә илтифат та итмәстән, сөйләнә башлады:
- Бик әйбәт әле, балам, бик әйбәт әле. Бик әйбәт булмаса, туксанны үтеп булыр идемени?! - Иреннәре сулыш белән йә авызына кереп китә әбинең, йә «пуф» итеп тышка җилфердәп чыга.
- Инде биш-алты ел элек үләргә дә яткан, ул-кызларны, оныкларны җыеп, васыятьләремне дә әйтеп бетергән идем. Җан тәслим кылам дигәндә генә, олы малаемның миңа теш куйдырам дип заказ бирүе искә төште. Тукта әле, дидем үз-үземә, куеласы тешләрең әрәм кала бит, дидем. Миңа язган тешләр икән, минем авызыма эләгергә тиеш бит. Шул уйларым аякка бастырды тәки. Чират җиткәч, чакырырга тиешләр икән. Менә җиде ел инде шул тешләргә өметләнеп яшим. Элек урында гына ята идем, хәзер, теш куярга чакырып килүче күренмәсме, дип, урамга чыгып саф һавакайларда күп йөрим. Әлхәмдүлиллаһи шөкер, балам, бик әйбәт әле... Әй-йе, бик әйбәт. Көтә-көтә йөзгә дә җитәрмен кебек әле...
Әби ачкан ишектән чыгып, дүрт-биш кат төшкәнче, «бик әйбәт әле»се шыгырдап ишетелеп торды.
Сөйләшәсе өлкәннәрнең өченчесен өйдә туры китереп булмады.
- Җ-у-ук, иртән китә, кич кенә кайта ул безнең әти, - диде җитмешләрдән үткән бер әби,үзен мин эзләгән Гайнулла бабайның кече кызы итеп таныткач. Аннан кеткелдәп көлеп җибәрде: - Моннан ун ел элек бик хасталанып түшәккә егылган иде. Шунда бер кордашы, фәлән дару эчсәң, тереләсең, яңадан иллене яшисең әле, бабай, дигән иде. Аякка басты әти шул заман, бөтен әптикләрдән әлеге даруны эзләп көннәр буе теркелдәп йөри торган булды. Кул таягы тузып бетте инде, ә үзе ныгыганнан-ныгый бара. Үзебезнең тугызынчы катка да бик жиңел менә. «Лифтенең эшләмәвенә мең шөкер, баскычтан җәяү менү тез буыннарын ныгыта», - дип кайтып керә. Озак яшәвенә дә шул тиешле даруны кайтармаулары, әлеге дә баягы, лифтенең эшләмәве сәбәпче. Зур шифасын тапты шуларның.
...- Как-так долго не жить?! - дип каршылады бераздан чираттагы бер урыс бабай. - Слава Богу!.. Элек, пример, стенадагы радионы әйтәм, көн-төн сөйләп тора иде. Йә концерт, йә соңгы хәбәрләр тыңлыйбыз, дип, балалар шуның кырыенда мәш киләләр иде. Биш кешегә кирәк икән, мин бит, туктатыгыз әле шуны, дип әйтә алмыйм, правда ведь?! Югыйсә, нервыларыма тиеп хәлсезләндерә иде. Хәзер бөтен шәһәр буйлап тотлыга ул, тавышы сүз аралаш кына ишетелә. Инде бормас, тыңламас булдылар. Телевизор да ярты ел инде ремонтта ята - тоже тавышы юк. Хәзер нервыларым космонавтларныкы кебек икән. Бер врач шулай дип әйтте. Йөзгә җитеп мондый рәхәткә тиенгән юк иде. Радиоузел, телемастерской хуҗаларына рәхмәтем зур. Болай тыныч булса, тагын илле ел яшим, это - факт!..
Шул арада ишек ачылып китте дә чем-кара түбәтәйле көләч бер карт килеп керде. Миңа игътибар итмәстән, урыс бабайга сәлам бирде:
- Драсти, знакум, картаеп буламы?
Танышкач, мәгълүм булды: мин күрәсе картларның тач берсе икән. Озын гомеренең сере белән кызыксынгач, бабай миңа да, урыс бабайга да аңлашылырлык телдә шалт иттереп җавап бирде:
- Вана, Микулай друг да знайт, мин үзем дә знайт: кладбища дорога закрыт!
Зиратка илтә торган юлны, баш-башын бикләп, җәй буе ремонтлыйлар иде ул чакта. Ачкач ике-өч көн үтмәстән, асфальты кабат убып, бетон плитәләре кубып чыга. Тагын төзәтергә тотыналар. Карт шуны исәпкә алган икән, инде саф үзебезчә сөйләп китте:
- Үләргә мөмкинлек бирмиләр юл салучылар, - диде ул, түбәтәен салып, пеләшен ышкый-ышкый. - Һәм дә бик рәхмәт юлчыларга! Зират юлы искә төшкән саен, үләселәр уйга килер иде. Ә хәзер, зират юлы бикле булгач, үлем төшкә дә керми.
Моннан чыккач, әле тагын күп фатирларда, ягъни күп аксакаллар, әбиләр янында булдым. Берәүләре озын гомернең серен сәгатьләр буе саф һавада автобус көтү, икенчеләре кыш көне батареяларның салкын булулары белән аңлатты. Салкынча бүлмә сулыш юллары өчен әйбәт икән...
...Шундый бик күп язмалар тупланган магнитофонны күтәреп, башлык кабинетына килеп кердем.
- Бик вакытлы килдең, молодец, - диде ул. - Нәкъ менә килгән комиссиянең кадерле әгъзалары да монда утыра.
Аның кушуы буенча магнитофонны комиссия әгъзалары уратып утырышкан өстәл уртасына куйдым, тоташтырып җибәрдем. Игътибар белән тыңлаучы кунаклар тора-бара елмаеша башладылар. Тик менә шәһәр башлыгының гына башы иелде, йөзе кызарды, пеләш башы тиргә батты...
Икәүдән-икәү калгач, башлык, сеңеп утырган «тәхетен»нән кузгалды да, нәфрәт катыш кискенлек белән:
- Журналист түгел, юморист син! - дип кычкырды.
Шул көннән соң мин үземнең журналист кына түгел, бәлки юньле генә юморист икәнемне дә аңладым.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: