Шәһри Казан

Санта-Барбара

Бер танышым сөйли... Аларда бер өлкән лейтенант инде, старлей - гади сөйләм телендә... Яхшы егет, бераз уңга да йөри. Калган вакытын сулда уздыра. Нәтиҗәле хезмәт көненнән соң якындагы сыраханәгә керә бу, кирәк бит инде намустагы керләрне юып төшерергә. Вәт шунда бер матур ханым белән таныша, ә тегесе үзенә кунакка чакыра:...

Төннең ничек узуы турында тарих берни дәшми. Ә таң белән, сәгать җиделәр тирәсендә, теге ханым старлейны уята һәм, тотлыга-тотлыга, нәрсәдер аңлатыр­га маташа. Ишектәге кыңгырау тавышын ишетүгә, старлей үзе дә аңлый, әлеге ханымның ире бар икән һәм ул бик еракта түгел икән, ишек артында гына икән...
Мондый очракта чын ир-егет нәрсә эшли инде? Чалбар, күлмәк, ботинка, куртка... Боларның барысы да тиз генә караваттан балконга кадәр арада киелә һәм... Сулга йөреп өйрәнгән кеше өчен гадәти күнекмә... Ә урамда - кыш, балкон астында - кар... Ә кар - муеннан... космостан ­сикерсәң дә исән калырлык...
Ләкин тормыш тулы кан белән ага...
Кышкы матур иртә. Талгын гына кар ява. Әби кеше этен урамга алып чыга, ләкин ерак китә алмый, шушы тирәдә яшәүче бер алкаш ир моңа акча сорап бәйләнә. Алкашы да андый-мондый гына нәрсә түгел, ә шкаф зурлыгы. Сукса - ега, ауса - тормый торган. Һәм әби... Ну, ул нәрсә эшли ала инде бу очракта, ул бар хутына сөрәнли:
- Милитсия! Милитсия! Коткарыгыз!
Һәм шунда кинәт... өченче каттан кокардалар, погондагы йолдызлар ялтырап кала һәм бер милиционер килеп төшә. Төшкән уңайга хәлне аңлап ала да теге хулиганны бәреп ега бу һәм карчыкка эндәшә:
- Әби, озак көтмәдегезме?!
Әби ни әйтергә белми катып кала. Әлбәттә, аның китап укыганы да, кино караганы да бар, әмма безнең миллиционерлар шул дәрәҗәдә эшли аладыр дип уйлаганы гына юк. Күз алдыңа гына китер: ярдәм сорап бер кычкыру белән, һавадан милиционер килеп төшсен әле!
Бу вакытта теге ханымның ире, нәрсәдәндер шикләнеп, балконга ташлана һәм милиционер бер әзмәверне җиргә сузып салганны күреп кала. Балконнан сикерүчене милиционер карак дип уйлап җиргә яткызды, дигән нәтиҗәгә килә һәм баскычка ташлана. Үч алу теләге көч тә, дәрт тә, җитезлек тә өсти. Моңа кадәр дә шикләнә иде ич, ә монда - барысы да әзер, теге азгынның иманын кидерергә генә кирәк. Йөгереп килеп, җирдә яткан азгын бәндәнең иң авырткан җиренә тибәргә генә дигәндә, таеп егыла һәм нәфрәт белән тулы аягы старлейның башына эләгә.
«Ух, зараза, бу барысын да аңлаган», - дигән уйлар белән, милиционер караңгылыкка чума һәм, торырга маташкан җиреннән, кабат җиргә сузылып ята.
Ә тормыш... дәвам итә...

Реклама

Бу арада теге шкаф һушына килә. Һәм батырларча торып баскан ирне (теге хатынның ирен инде) күреп кала. Үзен сугып еккан кеше шушы икән дип, аңа берне манчый, теге егылгач, бер тибәргәме, әллә ике тапкырмы дип уйланып торганда, югарыдан чыелдык тавыш ишетелә. Шкаф башын күтәрә. Һәм... ниндидер кара нәрсә төшә... Аның ни икәнен аңлап өлгергәнче, теге кара нәрсә аның маңгае белән очраша. Шкаф-ир һуштан язып егыла.
Тормышта барысы да гади генә.
Иренең ярсып төшеп китүен күргән хатын, аны туктатып булмаячагын аңлап балконга ташлана, ә аста... аста аның ирен кыйнап маташалар... һәм ханым кулына беренче эләккән нәрсәне алып аска томыра... Аны кыйнаучыга... Ну, кул астына казан эләгә... Казан теге шкаф зурлык ирне һуштан яздыра...
Финал. Балконнан түбән карап катып калган хатын. Һәм... Баядан бирле елмаеп басып торган карчык. Хатын-кызлар гына исән калган.
Дөреслек җиңә. Яки нәрсә җиңә, шул - дөреслек.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 20 май 2018 - 10:53
    Төпсез чиләкләр Шәһәрдә яшәгән бала авылга кунакка кайта икән, ул төп йорттагы эреле-ваклы проблемаларны хәл итәргә, анысын-монысын төзәтергә, кыскасы, ул монда нәрсәдер эшләргә тиеш. Шәһәрдә дә кеше кул кушырып утырмый. Эт булып арырга мөмкин. Арыгансың икән – авылга кайтма. Ял итеп, йокыңны туйдырып кайт, чөнки монда синең кайларда нишләп йөрүең беркемгә дә кирәк түгел. Йоклап ята алмыйсың. Язу-сызу белән өстәл башында утыру да – соңгы чиктә генә.
    223
    0
    3
  • 20 май 2018 - 10:43
    «Рәхмәт сиңа, «алтын куллы» әтием!» Мин сезне үземнең алтын куллы әтием – Сәләхов Рамил Җәмигънур улы белән таныштырмакчы булам.
    142
    0
    0
  • 20 май 2018 - 10:10
    70
    0
    0
  • 20 май 2018 - 09:38
    Бабайлар һәм әбиләр, бакчага чыгыгыз! Казанның Авиатөзелеш районындагы «Крылья Советов» паркында 26 майда 12.00-18.00 сәгатьләрдә «Тормыш сөючеләр көне» бәйрәме була.
    71
    0
    0
  • 19 май 2018 - 13:00
    Илсөя Бәдретдинова: «Ул мине хәзер алдына алып сөя» Соңгы арада Илсөя Бәдретдинованы Инстаграм аккаунтына романтик рух керде: ниндидер ир-ат белән төшкән фотолар, һәрчак чәчәк гөлләмәләре... Илсөябез үзе дә чәчәк кебек: көннән-көн матурлана.
    2389
    0
    13
  • 19 май 2018 - 12:40
    Афиша 21-27 май
    203
    0
    0
  • 19 май 2018 - 12:35
    122
    0
    0
  • 19 май 2018 - 12:20
    Нәрсәгә тотынса – шуны булдыра Гаиләне учак белән тиңлибез, чөнки учак янына җылынырга җыелган кебек, гаиләдәге һәр кеше үз гаиләсенә сыена: шатлыгын бүлешә, кайгысын уртаклаша. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык та шулкадәр көчлерәк була. Гаиләнең терәге – ир-ат, әти кеше. Ә ана кеше үзенең бөтен булган күңел байлыгын, матурлыгын үз балаларына бирә.
    286
    0
    5
  • 19 май 2018 - 11:47
    Камыр эчендә гөмбә шашлыгы пешерү ЫСУЛЫ 250 гр шампиньон, 200 гр сыр, 250 гр чүпрәсез катлы камыр (кибеттә сатыла торган), 1 йомырка, тоз, борыч, үсемлек мае
    195
    0
    0
  • 19 май 2018 - 10:48
    Җилдерәчәкбез! Татарстанда барлыгы 3076 торак пункт исәпләнә, шуларның 559ында асфальт юллар әле һаман да юк. Быел 28 торак пункт арасында яңа юл салыначак. Аның гомуми озынлыгы – 69,4 км.
    200
    0
    0
  • 19 май 2018 - 10:20
    Киләчәк – роботлар кулында? Яки Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы студентлары ничек имтихан тапшыра Республика WorldSkills эшче һөнәрләр чемпионатында актив катнаша башлаганнан соң, техникум, көллият укучыларына таләпләр тагын да артты. Ә хәзер студентлар чыгарылыш дәүләт имтиханнарын да WorldSkills стандартлары буенча күрсәтмә имтиханы буларак тапшыра башлаячак. Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумына имтихан тәртибен өйрәнү өчен Кытай, Иран, Һиндстан вәкилләре дә килгән.
    110
    0
    0
  • 18 май 2018 - 20:01
    Быелгы «Бәллүр каләм» тапшыру тантанасында «Шәһри Казан»ның ике журналисты бүләкләнде Редакциябезнең талантлы һәм тәҗрибәле журналисты Дилбәр Гарифуллина күпьеллык фидакарь хезмәте өчен Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
    201
    0
    2
Реклама
  • 17 май 2018 - 11:28
    Өй салуның ние бар? - 2
  • «Үлемсез полк» маршында 165 меңнән артык кеше катнашты
  • Казанның Меньеллык мәйданында узган Җиңү парадыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Суга сикерү буенча дөнья сериясе. Казан. 2018-FINA
  • 1 май митингыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Тукайга багышланган шигырь бәйрәменнән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Тукай премиясен тапшыру тантанасыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Дәүләт Советы сессиясеннән ФОТОРЕПОРТАЖ 25.04.2018
  • «TMTV» музыкаль премиясе тапшыру тантанасыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Спорт гимнастикасы буенча Россия чемпионатыннан ФОТОРЕПОРТАЖ 18.04.2018
  • Икенчел чимал һәм кием җыю буенча мобиль пункты акциясе. Фоторепортаж
Соңгы комментарийлар
Интервью
  • 16 апрель 2018 - 10:23
    Корица белән бал кушылмасы яман шештән саклый Корица белән бал кушылмасы (бер өлеш корицага биш өлеш бал) ашказаны авыруларын җиңә, организмны вируслардан саклый, йөрәкне ныгыта.
    835
    0
    2
  • 16 апрель 2018 - 11:14
    «Нәни кулы белән бармагымны эләктереп алгач, җиңәчәгебезне аңладым» 2016 елда Татарстанда 110 мең бала вакытыннан алда туган. Бүген медицина алга киткән заманда, җитлекмичә дөньяга килгән сабыйларны тәрбияләү мөмкин эш. Республика клиник хастаханәсендә 460 граммлы булып туган баланың да гомерен саклап кала алганнар иде. Мондый үзенчәлекле сабыйларны тәрбияләү турында Республика балалар клиник хастаханәсенең патология белән туган сабыйлар һәм җитлекми туган балалар бүлеге җитәкчесе неонатолог Фатыйма КАЗАКОВА белән сөйләштек.
    685
    0
    1
  • 16 апрель 2018 - 12:09
    Гади ихлас балачак, кайда син? Оныгыма мәктәпкә макулатура алып килергә кушканнар. Өй бетереп, кирәкмәгән кәгазь эзлибез, ди кызым. Хәзер кытлык заманы түгел, бөтен әйберне дә табып була, мин әйтәм.
    470
    0
    3
Ночной режим