Шәһри Казан

Шомырт тәлгәшләре

Ап-ак шомырт чәчәкләре ни өчен авызны куыра торган кара җимеш бирә икән? Табигать тарафыннан җилдә-яңгырда кагылып-сугылып, рәхимсез кешеләр кулыннан сындырылып җәберләнгән шомырт куагының телсез-авазсыз җавабымы бу? Кара булса да, кемгәдер файдасы тисен дип, миһербанлы куакның табигый яратылуымы бу? Әллә шомырт чәчәгедәй саф кызларның япь-яшь көе сугыш утында көйгән кара язмышымы...

Реклама

Ап-ак шомырт чәчәкләре ни өчен авызны куыра торган кара җимеш бирә икән? Табигать тарафыннан җилдә-яңгырда кагылып-сугылып, рәхимсез кешеләр кулыннан сындырылып җәберләнгән шомырт куагының телсез-авазсыз җавабымы бу? Кара булса да, кемгәдер файдасы тисен дип, миһербанлы куакның табигый яратылуымы бу?
Әллә шомырт чәчәгедәй саф кызларның япь-яшь көе сугыш утында көйгән кара язмышымы бу?!.
* * *
Зиратның авылга караган ягында, юл буенда ук бер кабер бар. Өстендә - бурап кына куелган чардуган. Аңа кагылган тактага мәрхүмәнең исеме, яше күрсәтелеп, аска вак кына хәрефләр белән:
«Авыр туфракларың җиңел булсын,
Тыныч кына йокла кабереңдә,
Еллар үтеп, картайсам да,
Син булырсың минем күңелемдә», - дип язылган. Кара буяу белән төшерелгән бу юлларны җил-яңгыр тоныкландырган инде. Кайсыдыр рәхмәт төшкәне аны кара карандаш белән бастырып төзәтеп куйган. Ихтимал, яшьтән үлгән бу хатынның кабер тактасына ире шушы сүзләрне язып куйган икән, дип уйлап, күңеле нечкәреп киткәндер.
Бу - минем кече җиңгәмнең кабере. Ул язуларны да мин язган идем. Менә бүген дә, туган авылыма кайтып барышлый туктап, кабер янында озак кына тордым, догаларымны укыдым һәм юл буе җиңгәмне уйлап, аны күз алдыма китереп бардым.
Җиңгәм Мәрьям исемле иде. Абыем белән кушылган көннәрдә үк кечкенә генә буйлы, каратут йөзле, чәчәкле читле зәңгәр яулык, канатлы алъяпкыч япкан бик җиңел гәүдәле, һәрвакыт көлемсерәп кенә торган бу кыз миңа очып китәргә торган күбәләк кебек бик сөйкемле күренде. Шуңа күрә, мин аны гадәттә әйтелә торган «Туган апа» дип түгел, ә «Сылуабыстай» дип атадым.
Абыем белән алар бик тә тату яшәделәр. Аларның шундый матур тормышын күреп, миндә, яшьтән үк кияүгә чыккач, бик күңелле, ир белән хатын иң якын туганнар кебек була икән дигән уй туды. Һәм мин буй җитеп кияүгә чыгасымны сабырсызланып көтә башладым.
Тик аларның матур тормышлары озакка сузылмады шул, миңа да буй җитү белән андый матур тормыш башлап җибәрергә насыйп булмады - Бөек Ватан сугышы башланды.
Абыем сугышка киткәндә Сылуабыстайның ике баласы булып, ул инде өченчесенә көмәнле иде. Абыйның, киткәч, бары бер хаты килде. «Сталинградка барабыз», - дип язган иде ул анда. Япь-яшь Сылуабыстайның өч баласы өстенә, сеңлесе ике бала белән кайтып төште, су чокырга җыела, дигәндәй, кодагый карчык та шунда торып калды.
Бары тик ашаучылардан гына торган бу гаиләне карау өчен җиңгәмә алны-ялны белми эшләргә туры килде. Көндез колхоз атларын карый, төннәрен исә сукыр лампа яктысында йон эрли, бияләй-оекбаш бәйли иде. Көн артыннан көн үтте, абыемнан хат-хәбәр килмәде дә килмәде...
Сугыштан соңгы беренче җәй хәтеремә уелып калган. Печән өстендә Сылуабыстай атлар карарга, ә мин печәнчеләргә аш пешерергә болынга чыктык. Безнең колхоз болыны Нократның аръягында, шуңа күрә печәнчеләр бригадасы, шалашлар корып, эш беткәнче шунда тора иде. Ул елны печән җыелып бетәргә өлгермәде, явымлы көннәр башланды. Печән чабылып беткән, тик җыеп өяргә мөмкин түгел. Шунлыктан, барлык чабучылар авылга кайтып китте. Сылуабыстай - атлары белән, ә мин, азык-төлекне саклап, болында калырга мәҗбүр булдык. Безгә иптәшкә һәм төнен атларны карарга дип Хәлим абзый (ул аксаграк иде, сугышка бармады) калдырылды. Хәлим абый төнен каравылда тора, көндез тал араларыннан печән җыя йә себерке кисә, тырма-чалгы саплыклары әзерли. Без, Сылуабыстай белән бергәләп, атларны куабыз, алып кайтабыз, ашарга әзерлибез. Бу эшләр беткәч, ул гадәтенчә, бияләй бәйләргә утыра, мин китап укыйм.
Тоташ өч-дүрт көн яуган яңгыр ахыр чиктә туктады, бик матур булып кояш чыкты. Мин Сылуабыйстайны шомырт җыярга барырга кыстый башладым. Хәлим абый да: «Барыгыз, бар, быел шомырт иртә өлгерде», - дигәч, җиңгәм риза булды. Соңгы көннәрдә Хәлим абый ничектер бик ачылып китте. Урманга да сирәк керә, безнең янга килеп утыра да төрле кызык вакыйгалар сөйли башлый. Без исә чырык-чырык көләбез.
Минем күптәннән күзәтеп йөргән бер төп шомыртым бар иде, тиз генә шуның башына менеп киттем. Сылуабыстай, суккан шакмаклы ашъяулыкны җәеп куйды да шомырт төбенә утырды. Мин шомырт тәлгәшләрен сындырып төшерәм, ул шул ботаклардан шомырт бөртекли. Агачларда әле чык бетмәгән, мин, шомырт ботагын селкетеп, Сылуабыстай өстенә яңгыр койдырам, ул, сискәнүдән, чыр итеп кычкырып җибәрә дә икенче якка күчә, мин дә күчәм. «Котыла алмассың, күченмә, кояшлы яңгыр яудырам сиңа, җиңгәм, бәхет яңгыры!» - дим. Ахырга таба бу уенның кызыгы бетә башлады һәм без чын-чынлап эшкә керештек. Мин аңа ботак сындырып өлгерә алмыйм, ул ашыга, мин ашыгам, әйтерсең алда безне нидер көтә, нидер куалый иде...
Байтак утыргач, ул җырлап җибәрде:
- Сандугачым, гүзәлем,
Тибрәтмә тал үзәген.
Түзәргә калгач түзәсең,
Өзелсә дә үзәгең...
Башта мин бу җырга бик игътибар итмәдем. Ул еш кына җырлый иде. Әллә ни оста җырчы дип мактарлык булмаса да, тавышы нәфис, моңлы иде аның. Менә икенче җырын башлады:
- Төшләремдә күрермен, дип,
Кич ятканда куанам,
Төштә дә аерым булабыз,
Үксеп елап уянам.
Мин, ирексездән, аңа карадым. Җиңгәм, башын бер якка кырын салган да, бер ноктага текәлеп, шомырт яфрагын ерткалап, дөньясын онытып тирән бер моң белән җырлый иде. Тавышы елап-калтырап чыга. Мин, хәйран калып, аңа карап тора башладым. Ул минем караганны сизде дә, тиз-тиз генә яңадан чүпли башлады һәм бераздан тагын җыр башлады. Монысы инде башкачарак яңгырады:
- Юк, дусларым, уфтанмыйм мин,
Уфтана, димәсеннәр.
Уфтаныр көннәргә калган
Бу бала, димәсеннәр.
Мин, әкрен генә килеп, Сылуабыстай янына утырдым. Ул, мине кочаклап ал­ды да, елап җибәрде. Яшь аралаш:
- И җаным, сугыш беткәнгә дә бер ел булды, абыеңнан бер хәбәр-хәтер дә юк. Көтеп-көтеп сабырлыкларым калмады инде, - дип өзгәләнде. Мин аны юатырга тырышып карадым, ләкин юкка, ул арыганчы сулыгып-сулыгып елады.
Шул вакытта күрсәгез икән аның чибәрлеген. Алсуланып торган бите буйлап тәгәрәп төшкән күз яшьләре көзге иртәдә кызарып пешкән алмадагы чык бөртегедәй тоелды. Минем аның яшьле битеннән үбәсем килде, ләкин никтер кыюлыгым җитмәде, шуның өчен әле дә үкенәм.
Җәй, көз үтте, кыш җитте. Ул елны күрше авылда мәктәптә эшләдем, Сылуабыстай белән сирәк күрешә идек. Анда да ул ничектер минем белән очрашуга элекке кебек шат түгел иде. Ябыгып, күз төпләре чокыраеп, каралып китте. Мин: «Әллә авырыйсыңмы?» - дип сорагач, «Юк, җаным, эш күп, гаилә ишле, ач тормасак та, теләгәнне ашап булмый», - дип җавап бирә иде.
Кышкы каникулда өйгә кайткач, Сылуабыстайның, балаларын алып, Кузбасска китәргә җыенуын белдем. Ул елларда хәтта ялгыз кеше дә күрмәгән-белмәгән шахтага китәргә шикләнә иде. Без, әни белән икәүләп, аны китмәскә үгетли башладык. Борынгы гадәт буенча ул әтидән тел яшерә иде, шуңа күрә, без аңа үз уебызны да, әти әйткән сүзләрне дә түкми-чәчми тезәбез, аңа сүз әйтергә дә вакыт бирмибез. Ә ул сабыр гына тыңлап торды да:
- Күп уйладым инде мин, китәм, - диде. - Үзегез беләсез, минем өч бала, сеңлемнеке икәү, ике ояны бер итәргә тырыштым инде, булмады, балалары да тыйнаксыз, сеңлем дә үпкәчел. Балалар хакында үз туганым белән әчелешле буласым килми.
Без аны китүдән тыя алмаячагыбызны аңладык инде, хәлен җиңеләйтергә теләп, берәр балаңны бездә калдыр, дидек.
- Юк, мине кызганып үзегезгә мәшәкать алмагыз, үзем ни күрсәм, балаларым шуны күрер, - дип, кышкы ачы суыкта җыенып чыгып китте ул.
Иртәгесен үк безгә күрше хатын Маһруй керде. Ул авыл хәлләрен гел белеп тора, иләктәген чиләккә салып гайбәт сатучы хатын иде. Бу юлы да Сылуабыстай турында сүз башлады:
- Киленегез киткән икән. Сез белдегезме соң, ул оятыннан чыгып качкан ич. Вәли Хәлименнән көмәнле булган икән...
Минем башыма таяк белән суктылармыни! Сылу абыстайны абыйга хыянәт итәр дип күз алдына да китерә алмый идем. Шуңа Маһруйга: «Син, гайбәтче хатын, чыгып кит өйдән», - дип кычкырасым килде, ләкин авыз ачып бер сүз әйтә алмадым. Бу авыр хәлдән әти коткарды. (Ул инде тома сукыр, сиксәнгә җитеп килүче карт иде.)
- Маһруй, утыр әле минем каршыма, тыңла әле. Минем киленгә үпкәм юк. Улымның киткәненә алты ел, җиденчегә китте, бер хат-хәбәре юк, бер хат... - дип, азрак туктап торды да сүзен ялгап китте ул. - Ни эшләсен соң мескен киленкәем, яшь бит әле ул, балаларын исән-имин сакларга җан тырышты. Булдырды, дүрт баласын алып китәргә батырчылык иткән. Монда кереп киленемне яманлап йөрмә, - диде.
Чынлап та, Сылуабыстай китеп, 10-15 көн дә үт­мәгәндер, Хәлим абый да авылдан юк булды. Ләкин бер айдан әйләнеп тә кайтты. Ул миңа: «Сеңлем, миңа ачу итеп, Мәрьямне әрләмәгез. Мин аны өзелеп яраткан идем, ләкин ул мине кабул итмәде. Җәйге очрашу миңа бәхет тә, кайгы да китерде», - диде.
Көзгә җиңгәм дә кайтып төште, өч бала белән киткән иде, дүртәү булып кайттылар. Үзе килергә уңайсызлангандыр инде, кайтып керү белән үк безгә ике кызын җибәргән. Сабыйларның сөякләрен ничек тиреләре тотып тора, диярсең. Ишек төбенә кереп бастылар да учларындагы җебеп беткән ике-өч конфетны: «Бабайга күчтәнәч алып килдек», - дип, өстәлгә куйдылар.
Сылуабыстай яңадан атлар караучы булып эшли башлады. Хәзер ул минем белән очрашудан кача иде, күрешкәндә дә абый турында сөйләшмәс булды. Шулай да сизәм: ул бик тирән кайгыда, элеккеге сагыну-сагышка мәхәббәтен саф көе саклый алмавы өчен абыйдан курку, ул кайтып килә калса да бергә була алмавын уйлау, балаларын ятим калдыруында үзен гаепле хис итү дә өстәлеп, вөҗданын газаплый иде. Кайвакыт онытылып миңа карап торганда, аның мөлдерәп торган күзләреннән: «Җаным, хәлемә кер, абыең кайтып килә калса, мине якла!» - дип тилмерүен аңларга була иде.
Әллә тәрбия җитмәде, әллә болай йомшак булып туган - озакламый әлеге бала үлеп китте. Аның артыннан, бер ел да тормый, Сылуабыстай үзе дә вафат булды. Абыебыз сугышта югалды. Кызлары, өчесе дә үсеп җитеп, кияүгә чыктылар. Тик әниләре үлгән көнне: «Апа җаным, әтисез дә, әнисез дә калдык бит, зинһар, безне ташламагыз...» - дип өзгәләнеп елаулары һаман да колагымда тора.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: