Шәһри Казан

Сугыш чоры баласы Надежда Осипченко: «Ходайдан көн саен немецларны авылдан кууларын сорадым»

Осипченко Надежда Захар кызы 1935 нче елда дөньяга килгән. Аның бала чагы, күпләрнең язмышын үзгәрткән, югалтуларга дучар иткән Бөек Ватан сугышы елларына туры килә, сугыш башланганда аңа бары 6 яшь була.... Алай гына да түгел, Надежда ханымга немецлар белән бергә, бер авылда яшәргә дә туры килә.

Надежда Захар кызы Брянск өлкәсе Гордеевск районы Петракова авылында гаиләдә дүртенче бала булып туган, аны әти-әтисе шактый соң, кырыкны узгач кына тапканнар. 1912 нче елгы апасы Кристина, 1924 нче елгы апасы Татьяна һәм 1927 нче елгы абыйсы Иванның төпчек сеңлесе булып, иркәләнеп, яратуга күмелеп үсәргә насыйп булмый аңа.

Күпләрнең тормышын астын-өскә китергән бу дүрт елга сузылган мәшхәр Осипченколар гаиләсен дә читләп үтми, билгеле. Аның ике апасы сугышка кадәр Мәскәүнең бер заводында эшләгән. Сугыш башлангач исә моңа кадәр бу шәһәрнең кайда урнашканын да белмәгән кызларны Казанга җибәрәләр. Монда алар эвакуацияләнгән 22 заводта самолетлар өчен запас частьләр җыя.

Гаиләдә бердәнбер ир бала Иван исә башта партизан отрядларында йөри, Брянск өлкәсе немец гаскәрләреннән азат ителгәннән соң, армиягә алына һәм җиде ел буе Ерак Көнчыгышта хезмәт итә. Надежда ханымның әтисен яше олы һәм сәламәтлеге начар булу сәбәпле, сугышка алмыйлар. Аның каравы, әнисе Евдокия ханым ул елларны җигелеп эшли, гаилә йөген тарта. 20 чакрым ераклыкка йөреп, окоплар казый. Ир-ат өчен дә җир казуның нинди авыр икәнен күпләр белә. Гомумән, җир эшенең беркайчан да җиңел булганы юк. Ә ул елларны хатын-кызлар эшне авыр яки җиңелгә бүлеп тормый, фронт өчен, Ватан өчен бар көчләрен бирә. Моның өстенә, гаиләсен дә карый, ашата-эчертә, юа-җыя, балаларын да тәрбияләргә өлгерә алар!

- Немецлар Мәскәүгә таба барганда, без яшәгән җирләр оккупацияләнде, - дип сөйли Надеңда Захаровна. - Дошман гаскәре авылыбызны басып алды. Ул көнне мин идәндә, әти ясап биргән курчак белән уйнап утыра идем. Кинәт кенә ишек ачылып китте һәм немецлар өйгә бәреп керде. Алар аңлашылмаган телдә нидер кычкырды, әтине ишегалдына алып чыгып китте. Әни алар артыннан чапты, мин дә әни артыннан йөгердем. Әнинең итәгенә ябыштым да: «Әни, әнием! Бу нәрсә? Мин куркам!» - дип елап җибәрдем. Әнием миңа тыныч, әмма борчулы караш ташлап:«Сугыш килде...» - дип җавап бирде, аның тавышында мин авырлык сиздем. Бу сүзләр минем йөрәгемә кадәр үтеп керде. Башымда исә бер генә уй бөтерелә: «Сугыш килде...»,«Сугыш килде...» Мин аның нәрсә икәнен ул вакытта тулысынча аңлап бетермәгәнмен, билгеле. Әмма ниндидер начар әйбер булуын ачык тойдым.

Безнең хуҗалык бик зур иде. Тавык-чебешләр, сыерлар, дуңгыларны әти-әни мулдан асрады. Немецлар исә шул мал-туарның берсен дә калдырмыйча бездән алып чыгып китте.

Шарик кушаматлы этебезне хәтерлим. Аны без әле көчек вакытында ук үзебезгә алган идек. Мин ул этне бик яраттым, гел аның белән уйный идем. Чит кешеләрне ишегалдында күреп, "Шарик" бик каты өрә башлады. Шул вакытта, немецларның берсе тотты да, аны атып үтерде. Минем өчен бу бик зур тетрәнү булды. Мин өйгә йөгереп кердем, мендәремә капланып бик озак елаганым хәтердә. Шул мизгелдән алып, немецларны күралмый башладым.

Реклама

Немецлар безнең авылда яши башлады. Алар үз палаткаларында торды, үз ашханәләрендә пешерә иде. Шул рәвешле көн артыннан көн үтте.
Кичләрен, мин әнинең итәгенә менеп утырып, тыныч көннәр, ничек итеп бәйрәм итүләре, болыннар, урманнар буйлап курыкмыйча йөрергә мөмкин булган вакытлар турында сөйләгәнен тыңларга ярата идем. Боларның барысы да юк иде инде... Йокларга ятканда, Ходайдан көн саен немецларны авылыбыздан куып чыгаруын сорый идем. Иртән торган саен әни янына йөгереп барам да: "Әнием, немецлар авылдан киттеме?" - дигән сорау бирәм. "Юк, Надюша, борчылма, алар тиздән китә", - дия иде әнием. Мин исә әнигә ышана идем, чөнки ул бер кайчан да алдамады.

Бик каты ачлык булды. Бакчада өлгергән уңышның күп өлешен немецлар тартып алды, безгә бик аз гына калды. Әмма салам өскертләре эченә без барыбер яшелчәләрнең азын гына булса да качырып кала ала идек. Яз көне басудан черегән бәрәңге җыйдык, әни аны кычыткан белән кушып, юка пешерә иде. Немецларның миңа шоколад конфетлар биргәнен хәтерлим, моңа бик гаҗәпләнә идем. Конфетларның нәрсә икәнен ул чагында белмәдем, шуңа да тиз генә өйгә кайтып, бакчага күмеп куя идем.

Берсендә шундый очрак булды. Буй җиткән кызлар су буена, керләр юарга китте, мин дә аларга иярдем. Уйнап утырам шулай елга буенда, кинәт самолет тавышлары ишетелә башлады. Кызлар куркудан барысы да окопларга йөгерде, ә мин нишләргә дә белмичә, басып калдым. Самолет шул кадәр түбән төште ки, хәтта немец очучысын күрергә мөмкин иде. Мин бик нык курыктым һәм "Әни-и-и!" дип еларга тотындым. Инде шунда үләрмен дип уйлаган идем. Очучы исә самолеттан башын тыгып, миңа кулы белән янады да, югарырак күтәрелеп, басу буйлап ата башлады. Пулялар очканын ишетеп, мин өйгә, әнием янына йөгердем. Үзем йөгерәм, үзем елыйм. Чаба-чаба хәлем калмады, җиргә егылдым. Шул мизгелдә минем җирдән бер дә торасым килмәде, әмма кабат әниемне искә төшердем. Әгәр дә мин шунда үлеп калсам, ул бик тә борчылачак дип уйладым һәм торып йөгердем. Юл буе фашист самолеты минем баш очында әйләнде һәм басуга пуляларын сиптерде. Әмма мин аларга игътибар бирмәскә тырышып, окопка чаптым. Ул безнең бакчада казылган, һәм немец самолетлары безне утка тотканда, без шунда кача идек. Мине күреп, әнием мине кочаклап алып үбә башлады һәм мин исән калганга, Ходайга рәхмәтләрен укыды. Шул көннән алып, әни мине беркая да җибәрми торган булды.

Ә мин фашистның ул самолетын төннәрен әле дә төшемдә күреп, куркып уянам. Сугыш инде күптән бетте, ә хәтирәләр мәңге йөрәккә кереп, күңелгә уелып калган...

Немец гаскәрләре чигенә башлагач, кабат безнең авыл аша үтте. Юлларында булган бөтен нәрсәне дә алар яндыра барды. Шул исәптән, безнең йортка да чират җитте. Йортыбыз, сугыштан соң калган бердәнбер милек булса да, әти аны югалту белән килешкән иде инде, ә әни юк. Өебезне яндырырга җыенган немецлар янына килеп ул: "Нишлисез сез, җанварлар?!" - дип ачыргаланып кычкырды. Фашистлар исә кычкырып көлде генә һәм әгәр дә ипи, йомырка, сало бирсәк, өйне исән калдыракчакларын әйттеләр. "Каян булсын андый ризыклар бездә?! Сез бит беренче генә гаскәр түгел!" - дип җавап бирде әни, фашистлар аны үз атларына утыртты. Шул чагында әти: "Ник олы кешене шул кадәрле мәсхәрлисез?!" - дип кычкырды. Немецларның берсе аны төртеп кенә екты, әти җиргә барып төште һәм аңын җуйды. Фашистлар аңа салкын гына караш ташлады да, инде тәмам хәле беткән әнине төртеп төшереп калдырды. Үзләре икенче йорт янына китте.

Ул чакта авылда унлап йорт кына басып калды...

Автор фотосы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: