Шәһри Казан

Сугышка киткәннәрнең туган авылларына исемнәре генә кайтты

Аяусыз, кансыз, коточкыч сугыш авыллардагы меңләгән ир-егетләрне сазлык сыман үзенә суырды. "Бер кайтмасак, бер кайтырбыз", дип җырлап китсәләр дә, күпләре әйләнеп кайтмады. Туган авылларына аларның исемнәре генә кайтты. Авылда исә картлар, хатын-кызлар һәм балалар тормыш арбасының төбенә җигелде. Сөеклеләре, әтиләре, абыйлары танкларга каршы атакаларга күтәрелгәндә алар җир сөрде, чәчте, сукалады,...

Аяусыз, кансыз, коточкыч сугыш авыллардагы меңләгән ир-егетләрне сазлык сыман үзенә суырды. "Бер кайтмасак, бер кайтырбыз", дип җырлап китсәләр дә, күпләре әйләнеп кайтмады. Туган авылларына аларның исемнәре генә кайтты. Авылда исә картлар, хатын-кызлар һәм балалар тормыш арбасының төбенә җигелде. Сөеклеләре, әтиләре, абыйлары танкларга каршы атакаларга күтәрелгәндә алар җир сөрде, чәчте, сукалады, гомер буе бетмәс кебек тоелган салымны түләргә җай эзләде, торф чыгарды, урман кисте, окоп казыды, балаларын ачлык-ялангачлыктан саклады.

Әлеге язмам балачакларын сугыш урлаган ятим балалар турында. Дәминова Әлфия апа ике яшендә әнисез кала. Дүрт бала белән тол калган әти кеше тагын бер тапкыр өйләнә. Бишенче бала туа. Балалар бәхетенә мәрхәмәтле хатын туры килә - какмый, рәнҗетми.

- Сугышның беренче көннәрендә үк әтиемнең ике бертуганы сугышка китеп барды. Олы абыем 1942 елның 14 гыйнваренда үзе теләп фронтка китте, ике көннән соң - әти. Шул елның көзендә икенче абыйны да алдылар. 7 сыйныфта укучы мин - гаиләдә олы бала булып калдым, миңа 13 яшь, - дип сөйли Әлфия апа. - Авылга үлем хәбәрләре килә башлагач, әниләрнең ачынып елауларын күргәч кенә сугышның нинди коточкыч булуын без, балалар да төшенә башладык. Әтинең ике хаты Сослангердан килде. Китүенә берничә ай дигәндә, үлүе турында хәбәре дә килде. Мәскәү янында барган сугышларда әтием олы абыем белән очраша. Кочаклашып күрешүләре соңгы тапкыр була. Бу очрашуны абыем яраланып, 2 группа инвалид булып 1943 елда кайткач сөйләде. Икенче абыем Днепрны чыктык, су урынына кып-кызыл кан акты, дип язды. 1925 елгы бу абыем Днепр ярында ятып калды.

Сугыш чорында эшләмәгән эш калмады. Хатын-кызлар торф чыгаруда, урман кисүдә, җиткән кызлар - окоп казуда. Көндез - уракта, кич - ындырда. Атнага бер тапкыо Гондьбага ашлык тапшырырга китәбез. Сыер җигеп, күп сыер җиктерми дә иде. Сыер җигеп бара алсаң, зур куаныч инде - 4 кг он бирәләр. Яз көне шул сыер белән тырмалау, сукалау. Шәмәрдәнгә орлыкка бара идек, әни юлга өч йомырка, өч бәрәңге бирә иде. Икенче көнне өйдә торабыз да тагын юлга.

1947 елда берничә кыз һәм малайга гына медальләр бирделәр. Райком секретаре җилкәдән сөеп "әтиләрегез алдында горурлана аласыз" дигәч, "әти булса, медале кирәк түгел" дидек. Күзләре яшьләнеп, бездән гафу үтенде.

Реклама

Сугыш беткән көнне өйдә идем, "Ник бөтенесе дә үлеп бетмәгән", - дип, әни елап кайтып керде. Әнинең бу сүзләрен бераз үсә төшкәч кенә аңладым- бер гаиләдән дүрт кеше үлгәч, таяныр, булышыр кешесе калмаганга өзгәләнүе икән аның. Җиңү көнендә өйдән чыкмыйча еладык та еладык. - Бу көннәрне Әлфия апа әле дә тыныч кына искә төшерә алмый.

Язмамның икенче герое Хәбибрахманова Рауза апа инде вафат булды. Рауза апага 5 яшь туласы елны сугыш башлана. Бүгенгедәй хәтеремдә, 1941 елның 13 августында әтинең сугышка киткәне, - дип сөйләгән иде ул миңа кайчандыр. Әнисе - гәүдәгә зур, көчле хатын Маһисәрвәр өч баласын ач-ялангач итмәс өчен кулдан килгәнен дә, килмәгәнен дә эшли. Ничек итсә иттә, сыерын бетерми, Хәбибрахманга биргән сүзендә тора. Бөтен Борнагына бер булып балкып утырган сигез тәрәзәле өйгә, ике-өч балалы гаиләләрне өйдәш итеп кертә. Эвакуацияләнеп килгән гаиләләр дә тора аларда. Бераз алга китеп булса да языйм, Мәскәү өлкәсеннән килгән бер ханым белән элемтәләре сугыш беткәч тә озак елларга сузыла. Бердәнбер улым сезнең сыер белән генә исән калды дип, хатлар язып, күчтәнәчләр җибәреп тора аларда яшәгән хатын.

1943 елда Рауза апаның әтисенең "хәбәрсез югалды" дигән хәбәре генә килә. Йөрәк янулары чиктән ашканда, җаннарны өметсезлек каплап алганда, юаныр өчен укырга бер хат юллары да килмәгән ичмасам. Суларга төшеп югалгандай булган шул.

Рауза апа кечкенәдән әнисенә булыша башлый - гаиләдәге ике малайга апа бит. Колхоз эшенә дә әнисенә ияреп бара - әнисе урак урса, ул көлтә куя. Басуларда кар бетәр-бетмәстә, бата-чума черегән бәрәңге эзләргә чыга. Каравылчыдан кача-поса бөртек уарга йөри. Бер уч ашлык өчен унышар елга утырткан еллар бит ул. Хәзер уйласаң да, йөрәкләр туктап калгандай була. 1945 елда сугыш бетте. Әтиләренең югалган дигән хәбәре килсә дә, Рауза апа ике энесе белән "әти юк микән" дип, олы юлдан күренүче солдатлар каршына йөгерә. Юк, кайтмый шул әтисе...

Аякларының туңып сулык-сулык сызлауларын онытып, йөгерә-йөгерә, җитлекмичә тормыш арбасын тартучы Рауза апага язмыш аяусыз була - аяклары авыртып, берсен кисәләр. Парлы чиләкләрен асып, йөгерә-йөгерә суга барыр, кичке уеннарда җилкенә-җилкенә биер вакытта аяксыз кал әле! Кимсенүләрен җиңәргә көч табып, сабырлыгын-түземлеген бер йодрыкка җыйнаган Рауза апа барыбер үз юлын тапкан. Гариплеген онытып, эшенә дә йөргән, гаилә корып, таяныр терәге- бер ул үстерде, оныкларын сөяргә дә өлгерде.

Язмамдагы шәхесләрнең язмышларын сугыш үзгәрткән. Әлфия апа да тулы гаиләдә, балачакның татлы мизгелләрен татып, яшьлеген чәчкәгә тиңләп яшәгән булыр иде. Рауза апа да әти-әнисенең пар канаты астында, кайгы-хәсрәт күрмичә, сәламәт булып гомер кичәр иде. Язмышларын үзгәртә алса да, сугыш аларны гаилә бәхетеннән, балалар назыннан мәхрүм итә алмаган.

Фото vesti.kz.ru сайтыннан алынды

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: