Шәһри Казан

Таксист Хаммат (хикәя)

Тигез асфальт юлдан барулары - җан рәхәте! Машина синең катнашыңнан башка үзеннән-үзе бара кебек: бер җире дә шалтырамый, кылтырамый, ыңгырашмый, тәгәри дә тәгәри генә. Хаммат шулай юлның төзеклегенә, машинасының текелдәп кенә эшләвенә, болытлар арасыннан чыккан көзге сүрән кояшка сөенеп-ләззәтләнеп барды. Эш сәгате бетсә дә: "Тагын бераз эшләргәме соң?"- дип үз-үзенә...

Тигез асфальт юлдан барулары - җан рәхәте! Машина синең катнашыңнан башка үзеннән-үзе бара кебек: бер җире дә шалтырамый, кылтырамый, ыңгырашмый, тәгәри дә тәгәри генә. Хаммат шулай юлның төзеклегенә, машинасының текелдәп кенә эшләвенә, болытлар арасыннан чыккан көзге сүрән кояшка сөенеп-ләззәтләнеп барды. Эш сәгате бетсә дә: "Тагын бераз эшләргәме соң?"- дип үз-үзенә сорау бирде. Көн матур. Шәһәрдә яшәсә дә, авылда туып үскән кеше булгангамы, табигатьнең гүзәл, сихри-әкияти мизгелләре аның кәефен күтәрә. Әнә, агачлар инде яфраксыз, әмма якынлашып килүче кышның салкын җилләреннән адәм балаларын ышыкларга-сакларга тырышалар сыман.

Хаммат "Адмирал" сәүдә үзәге-базар янында туктады. Базар ишегеннән арып-талып, ике кулына зур пакетлар күтәргән, ә йөзеннән яктылык сирпелеп торган, шактый олы яшьтәге ханым чыкты. Таксист булып эшли башлагач, психологка әйләнеп бара ахрысы... Юлчыларның йөз-кыяфәтләренә карап, нинди кеше икәнен чамалап була: караңгы чырайлы, тупас, әрләшергә генә торучылары да, мөлаемнәре дә бар. Хамматның такси янында басып торуын күрепме, юлы шул уңайда булгангамы, ханым туп-туры аңарга таба килә башлады.

-Космонавтлар урамына илтеп куймассызмы? - дигән ягымлы тавыш иясенә Хаммат каршы килмәде.

-Утырыгыз.

Ханым, елмаеп, сорау бирде:

-Кайсы як мишәре?

-Бер сүздән минем мишәр икәнемне таныдыгыз, ә? Пенза ягыныкы, тик Бакудан күченеп кайткан мишәр булам.
Ни хикмәттер, шушы таныш түгел ханымга Хамматның ничек Казанга кайтуын, тормыш хәлләрен сөйлисе килде. Эчтән генә тагын берәр сорау бирсәче, дип теләде. Күп еллар таксист булып эшли, ә чит кешегә үз тормышы турында авыз ачып, бер кәлимә сүз әйткәне дә юк, теләге дә юк иде.

Ә бу ханым белән сөйләшәсе килә.

- Пенза якын гына бит! Баку аша урамасагыз да була иде түгелме соң?
"Чабатаңны катласаң, ныгыр, сүзеңне катласаң, сүтелер" дигәндәй, ир сүз йомгагын әкрен генә сүтә башлады:

- Була иде булуын да... Тормыш дигәнеңнең сикәлтәле-түмгәкле сукмаклары адәм баласын урау юлларга кертә икән. Армиядә Баку тирәсендә хезмәт иттем. Табигате матур, диңгез буе, яшәр өчен мөмкинлекләре-уңайлыклары күп... Армия хезмәтем тәмамлангач, авылыма кайттым - рәхәтләнеп эшләрлек эш юк. Яшьләрнең күбесе Мәскәү ягына юл тота. Мин дә Бакуга китеп бардым. Һөнәрем буенча шофёр мин. Эш табу кыен булмады. Читтән торып укыдым да автомеханик булдым. Зур гына гаражга мөдир итеп куйдылар. Бакуга Түбән Новгород шәһәреннән абыйларына кунакка килгән мишәр кызына өйләндем. Ике малай үстердек. Алар Казанда укыйлар, шунда эшкә урнашып калырга уйлыйлар. Бертуган абыем да Казанда яши. Без дә кайтырга булдык. Бакуда өч бүлмәле фатирым, диңгез буенда би-ик шәп дачам бар иде. Шуларны ярым-йорты бәягә саттык. Гомерең буе тапкан малыңны ташлап, бушка калдырып китүләре иллә дә авыр икән.

Хамматның күзләре дымланып китүен күреп, ханым сораулар биреп, аны ашыктырмады: сабыр гына көтеп, таксист әфәнденең сүзен дәвам итүен көтте. Ир, көрсенеп, бик авыр гына тын алды.

Реклама

- Казанга кайтып төштек: фатир тапканчы, кая, кемгә барырга? Абыйга киттек. Аралашып, дус-тату, ярдәмләшеп яшәдек, яшибез. Ял итәргә безгә киләләр иде алар, ай буе кадер-хөрмәт күрсәтә идек. Гараж мөдире булгач, машиналар үз кулымда: "Бакуның тарихи, матур урыннарын күрсәт," - дип, шофёрыма әйтеп, җиңел машинага утыртып, абый белән җиңгине шәһәрне карарга җибәрә идем. Бик канәгать булып, рәхмәтләр укып, ял итеп китәләр иде. Ел саен яллары бездә үтә иде. Тора-бара дусларын да ияртеп килә башладылар. Караңгы чырай күрсәтмәдек: тормышыбыз мул, иркен, диңгездә балык күп - әле генә тотылганын һәм иң тәмлесен, затлысын гына сатып алабыз да сыйлыйбыз тегеләрне. Һәр җәйдә йортыбыз кунаклар белән тулы була иде. Бераз тайпылып, читкәрәк киттем бугай. Казанга килеп төшкәч, бертуган абыйда берничә көн торып, фатир эзләргә иде исәбебез. Килеп кердек. Ишек төбендә таптанып, басып торабыз. Кулыбызда күчтәнәчләр салынган пакетлар. Бакудан төяп килгән әйберләрне саклык камерасында калдырдык, зурракларын контейнер белән җибәрдек. Абый белән җиңгәбез, кухняда ашап-эчеп утырган урыннарыннан кубып, безне каршы алдылар. Мин бөтенләйгә Казанга күченеп кайтуыбызны, бер-ике көн боларда кунарга теләвебезне әйтүгә, җиңгәбез, чәчрәп-чәчелеп, түгелеп китте, безгә кунак булуның "тәртибен" аңлатырга тотынды. Соңгы сүзләре чәчләрне үрә торгызды:
-Кунак гомере бер көн ул. Артыгы юк.

Ярый әле, ишек төбеннән узмаган идек. "Әйдә!" дип, хатынның кулыннан тоттым да алып чыгып киттем болардан. Гарьләнүдән үкереп-үкереп елыйсы, айга карап, бүре булып улыйсыларым килде. Абый, бертуган абый, безнең хәлгә кереп, бер аваз да чыгара алмады бит! Хет, кул ишарәсе белән генә дә "Калыгыз" дигәнне аңлатсын иде! Артына тибеп, куып чыгарылган эт кебек хис иттем үземне. Өченче каттан төшеп барганда, хатыным әллә ничә тапкыр артына борылып карады, җаныем. " Әйдәгез, кире борылыгыз, үпкәләмәгез инде," - диюләрен көтте ахрысы. Юк, ишекләре ачылмады - чакыручы булмады. Һи-и, куян елаганга карап, аучының күңеле йомшарамы соң! Хәер, чакырсалар да керми идем. Ничек диләр әле? "Телеңне тезгендә тот, этеңне чылбырда тот" диме халкыбыз? Җиңгәбезнең теле үткен кылычтан да үткен, ачы борычтан да ачы булып, күңелебезгә тирән җәрәхәт салды. Урамга чыгып бастык: кая барырга? Киттек тимер юл вокзалына - төнне шунда үткәрдек. Кулыбызда Казанда сатыла торган фатирларның берничә адресы бар иде, шуларны карарга уйладык. Безнең акча җитәрдәе бик иске - әйбәт ремонт кирәк, яхшырак дигәненә "сәмән" җитми. Көн кичкә авышты - кунарга урын кирәк: кая барырга, дигән сорау тагын алга килеп басты. Кунак йортына керер идең - кыйммәт, фатир аласы бар. Акча дигән матур, шытырдавык кәгазьне кысып кына тотабыз.

Бакуда яшәгәндә, кунакка килүчеләрнең кайберләре, өзгәләнеп, үзләренә чакырып, адресларын калдыра иде. Кесәдә шул адресларның берничәсе барлыгы искә төште. Абыем белән бергә эшләгән чуваш егете бик ихластан чакырган кебек иде. Хатыны да ипле генә кебек тоелды. Эзләп таптык боларны. Колач җәеп каршы алдылар. Бер ай буе яшәдек: Пётр белән Нина, фатир тапмыйча, безне җибәрмәделәр. Бергәләп фатир эзләдек, колхоз базарыннан ерак булмаган йорттагы бер бүлмәлесе күңелгә ошады. Пётр, Нина, хатыным һәм мин ремонт ясап, фатирны ялтыравыклы кәнфит кәгазе кебек ялт иттердек. Ике еллап вакыт узгач, өч бүлмәлегә ирештек. Тулай торакта яшәп укучы улларыбызны да үз яныбызга алдык. Алар укып бетергәч, эшкә урнаштылар. Хәзер зур түрә булдылар инде: берсе - полиция башлыгы, икенчесе - завод директоры урынбасары. Улларыбызның югары урында эшләгәннәрен ишеткәч, абый белән җиңги дә безнең тирәдә сырпаланып кына йөриләр, горизонтта бер дә белмәгән-күрмәгән туган-тумачалар пәйда булды. Дөнья дигәнең бигрәк кызык, әйеме? Алланың биргәненә шөкер итеп, булган малыбызга, тыныч-имин көнебезгә риза булып яшәп ятабыз. Пенсиядә булсам да, һаман эшлим әле. Малайларны борчымаска тырышабыз, үз көннәрен күреп, дөньяның матурлыгын тоеп, мәшәкатьләрен дә татып, үзләренчә яши бирсеннәр. Эшләрендә борчулы, хәл итүе кыен проблемалар туса, киңәшкә киләләр: уртага салып, төрле яклап, мәсьәләне чишәргә тырышабыз. Менә килеп тә җиттек. Ничәнче йорт? Төенчекләрегез шактый авыр икән! Әллә ташлар да тутыргансыз инде?

- Пенсиядә булсам да, мин дә әз-мәз эшләгән булам әле. Өс киемнәре, вак-төяк кирәк-яраклар бәйлим. Кыш буе бәйләргә җитәрлек итеп җепләр алдым. Без - Балык Бистәсе якларыннан: кәҗә мамыгыннан шәлләр дә бәйлибез.

- Әйдәгез, фатирыгызга кадәр озатып куям, - дип, Хаммат төенчекләрне кулына алды. Дүртенче катка менеп җиткәч, ханым төймәгә басуга, ишек ачылып китте.
- Дәү әни, бу кадәр җеп аласы булгач, ник безгә әйтмәдең? Бергә бара идек, - ди-ди дәү әнине ике кыз каршы алды. Су тамчылары кебек бер-берсенә шундый охшаганнар, һич аерырлык түгел.
- Әллә күзләрем начар күрә башлады инде: бер кыз ике булып күренә, - дип, Хаммат шаяртып куйды.
- Игезәкләр алар. Кайчагында үзем дә аера алмыйм. Табиб булырга укыйлар.

Тагын ике ел укыйсылары бар әле. Ходай сәламәтлекләрен биреп, исән-сау гына укый күрсеннәр. Тулай торакта яшәтәсем килмәде, фатирыбыз бер бүлмәле булса да, Аллага шөкер, сыябыз. Әти-әниләре авылда яшиләр.
- Дәү әни, кунагыңны чәй табынына чакыр, өстәл әзер, - дигән тавыш ишетелде.
- Бик зур рәхмәт, кызлар. Исемнәрегезне әйтсәгез, чәй эчкәндәй булыр.
- Мин - Зәкия, миннән җиде минутка соңрак туган сеңелем - Зәлия, - дип көлделәр кызлар.
- Дәү әниегезнең исеме бармы соң?
- И- и-и, абый, дөньяда исемсез кеше була димени! Галиябану ул, ә дәү әти Хәлил исемле булган. Мирхәйдәр Фәйзи спектаклендә бергә була алмаган геройлар чынбарлык тормышта кавышканнар.
- Галиябану ханым, әрсез таксист дип, мине әрләп-битәрләп калмагыз. Беркемне дә фатирына кертеп, озатып куйганым юк иде. Ниндидер көч диимме соң, сезгә ярдәм итәргә кушкандай булды, артымнан этеп менгезде. Чибәр, акыллы кызларыгыз һәм сезнең белән танышуыма чиксез шат мин. Каядыр барасы булсагыз, чакырыгыз - менә визиткам.

... Хаммат, үз оясына ашкынып очып кайткан кош сыман, ике-өч баскычны бер генә атлап, секунд эчендә дигәндәй, бишенче катка менеп тә җитте. Киемен дә салмыйча, аны каршылаган Зөбәйдәсен кочаклап, битләреннән үбә-үбә, зыр-зыр әйләндереп алды.
-Нишләвең бу! Җүләрләндеңме әллә?
-Зөбәйдәкәем, малайларга кызлар таптым бит! Менә дигән кызлар! Булачак табиблар! Чибәрләр! Игезәкләр! Дәү әниләрен базардан алып кайттым да аякларым үзләреннән үзләре фатирларына алып менде. Ходаем шулай кушты булса кирәк... Әйдә, малайлар белән кызларны очраштыруны бергә уйлап, хәл кылыйк әле. Берәр хәйлә корыйк...

Хаммат белән Зөбәйдә план-хәйлә корып азапланганда, көннәрдән бер көнне телефон чылтырады.
-Хаммат әфәнде, сезгә бер үтенеч бар иде. Бүген кызларымны авылга алып кайта алмассызмы? Кызым авырып киткән. Авыл егетенә кияүгә чыкты да шунда яшәп калды ул. Оныкларымның әниләренең хәлен беләселәре, ярдәм итәселәре килә. Дәресләре кичке алтыда гына бетә, ә соңгы автобус сәгать биштә үк китә. Авылыбыз КамАЗ юлы кырыенда, Казаннан алтмыш чакрымнар ераклыкта гына. Юл яхшы.
- Ярый, ярый, кайтырбыз. Кызлар әзер булып торсыннар, җиденче яртыларга килеп җитәргә тырышырмын.
Хаммат, телефонда саннар җыя-җыя, хатыны белән шатлыгын бүлеште :
- Эшләр пешәргә охшап тора бит, Зөбәйдәкәем. Дәү әниләре теге игезәк кызларны авылга алып кайтуымны сорый. Риза булдым. Хәзер малайларга хәбәр салыйм әле.
Зөбәйдә, иренең уйларын чамаласа да, телефоннан сөйләшүен тыңлап торды.
- Өстегезгә спорт костюмнарыгызны киегез дә хәзер үк безгә килеп җитегез, - диде дә Хаммат хатынына күз кысып алды:
- Шулай, Зөбәйдәкәем, Аллаһы Тәгаләбез балаларны таныштырырга-кавыштырырга үзе җаен бирә түгелме соң!?
... Машинасына ике малай-егет утыртып, Хаммат Галиябану яшәгән йортка юл тотты. Фатирга үзе генә керле. Кызлар әзер.
- Ярар, Галиябану, сез чыгып йөрмәгез инде, кызларны исән-сау әти-әнисенә алып кайтып тапшырырмын, - дип, Хаммат кызларны ияртеп, машина янына китте. Таксидан әзмәвердәй ике егет чыгып басты. Кызлар шүрләп-куркып калгандай булды.
- Курыкмагыз, чит-ят кешеләр түгел болар - минем оныкларым, - ди-ди Хаммат биленә тотынды. - Каһәр төшкере, радикулитым кузгалды ахры. Егетләрнең берсенә карады да: - Утыр рульгә. Кызларны авылларына алып кайтыгыз. Минем хәл юлга чыгарлык түгел... Радикулит дигәннәре кинәттән тотып, өнне алды бит әле, - дип, карт сыгылыплар ук төште. - Барыгыз, җайлап кына, ашыкмыйча гына кайтыгыз.
Хаммат сөйләп торган арада, яшьләр бер-берсенә карап, ни әйтергә белми, аптырап торалар иде. Алай да егетләрнең берсе, болай җебеп тору килешмәгәнен абайлап ахрысы, кызларның үзе янындарак торганына туры карап, кулын сузды:
- Таныш булыйк: мин - Артур, ә янәшәмдә - миннән унбер минут соңрак туган энекәшем - Тимур.
- Зәкия, - диде кыз, - миннән җиде минутка соң туган сеңелем - Зәлия.
Яшьләр танышкан арада Хамматтан җилләр искән иде. Егетләрнең берсе:
- Вот даёт, бабай! - дигәч, барысы да кычкырып көлделәр. Егетләрнең икенчесе:
- Безнең бабай хәйләкәр ул, - дип өстәгәч, тагын көлештеләр.
Яшеренеп кенә яшьләрне күзәтеп-тыңлап торган Хаммат бабай сөенеченнән җилкәсен селкетеп, тыпырдап, елмаеп куйды: "Болай булгач, эшләр пешә, Алла боерса." Машина кузгалып киткәч, елмая-көлә, автобус тукталышына зур адымнар белән атлады карт: тизрәк кайтып, Зөбәйдәкәен дә шатландырырга кирәк.

Ә яшьләр юлда, сораулар бирә-бирә, танышуны дәвам иттеләр. Егетләр хәрби училищеда укыйлар, булачак офицерлар икән, тагын бер ел укыйсылары калган. Кайтып җиткәч, кызлар егетләрне өйгә чакырдылар.
- Бабай кермәскә әмер бирде: әти-әнисен куркытмагыз, вакыты җитәр - алар белән дә танышырсыз, диде. Без бит хәрбиләр - приказга буйсына торган кешеләр.
- Аннары безнең белән кайтканыгызны дәү әниегезгә дә әйтми торыгыз. Белмәгән-күрмәгән егетләр белән йөриләр дип, әлегә борчылмасын, - диде егетләрнең икенчесе. - Сезне театр-концертларга чакырсак, каршы килмәссезме?
Кызлар дәшмәде: беренче тапкыр очрашканда ук, һәр сүзләренә "ләббәйкә" дип торып булмый бит инде. Тыйнак кына саубуллашып, өйләренә кереп киттеләр. Ә егетләр дәшмәүне ризалык билгесе дип кабул иттеләр.

... Машинаны бабайга илтергә кирәк. Хаммат, үзе әйтмешли, малайларны күрүгә, барысын да аңлады: яшьләр бер-берсен ошатканнар, араларына әлегә дуслык җепләре сузылган булса кирәк. Тора-бара, Аллаһы боерса, мәхәббәт утлары да кабыныр. Хәйлә барып чыккан! Бергәләшеп фатирга кергәч, табында ашап-эчеп утыра башлагач, сораулар, җәйге яңгыр кебек шыбырдап, егетләр өстенә ява башлады:
- Йә, кызлар ошадымы?
- Зәкия кайсыгызныкы?
- Зәлия?
-Татарча сөйләшә белдегезме?
Егетләр сорауларны мыек астыннан елмаеп тыңладылар. Бабай белән әби тынып калгач, икесе бер авыздан дигәндәй:
- Ну даёшь, син, бабай! Безгә кызлар табасың, ә! Башлагач, эшеңне ахырына да җиткер инде: кызларның кайсы Зәкия, кайсы Зәлия икәнен аерып та бир.
- Менә вәт, анысы сезнең эш инде, - Хаммат белән Зөбәйдә кеткелдәп көлешеп алдылар.
Кызлар арасында да шундыйрак сөйләшү булды.
- Зәлия, Артуры нинди дә Тимуры кайсы? - дип пышылдады караватка менеп кунаклагач, Зәкия.
- Белмим. Берсенең уң бите уртасындарак кечерәк кенә миңе бар кебек.
- Ярар, миңлесе - сиңа, миңсезе - миңа. Шулай бүлешик бабай малайларын. Ярыйсы егетләр кебек күренәләр, әйеме?

Яшьләр очрашып, сөйләшеп йөриләр. Көннәр үткән саен, бер-берсен күбрәк белгән саен, мәхәббәтләре дә тамырлана, гөрләп чәчәк ата башлады. Әйтерсең, алар әллә кайчангы танышлар, бер-берсен күптән үк беләләр. Еш кына Хаммат бабайны искә алалар: боларны таныштыру-кавыштыру өчен радикулитының "кузгалуы"н кара әле! "Хәйләкәр төлке," - ди-ди, бабайны мактый-мактый көләләр.
Хамматның бик тә беләсе килә: оныклары кызларны аера-таный алалармы икән соң? Бабай белән әбинең хәлләрен белергә килгән көннәрнең берсендә сорарга булды:

- Сезгә минем ярдәм кирәк түгелме? Кызларыгызның кайсы кемнеке икәнен аера аласызмы соң? - Үзе, күзләрен кыскалап, хәйләкәр генә елмайды. Егетләр дә бабай оныклары бит:
- Ара- тирә таныйбыз инде... - дигән булдылар.
- Нинди сүз ул "ара-тирә"? Кызларны аера-бүлешә алмыйча, кеше көлкесенә калмагыз тагын, ташбашлар!
- Курыкма, бабай, курыкма, бик шәп аерабыз. Минеке - Зәкия, көлгәндә, авызындагы барлык тешләре күренә - монысы бер билге. Икенче аеру билгесе - борыны әз генә очлырак. Өченчесе - Зәкия бик тәвәккәл. Дүртенче билге - сүзгә кесәгә керә торганнардан түгел. Вот так, бабай! - диде дә Артур, стеналар дерелдәрлек итеп, кычкырып көлеп җибәрде.
- Зәлия мине миңемнән таный, - дип, Тимур бит уртасына төртте. - Ә мин аны таный торган билге-сыйфатлар: тыйнак, күп сөйләшми, керфекләре һәм күзләре матур, акыллы, бик тә чибәр.
... Галиябану кызларының егетләре бар икәнен чамалый: кичләрен бер кая да бармый торган кызлар йә театрга, йә концертка йөри башладылар. Йөзләре, ком белән ышкып агартылган таба кояшта ялтыраган кебек, ялт итеп балкып тора. Карчыкның да яшьлеге булды бит: мәхәббәт утларында янсаң, бар дөньяңны онытып, сөю-ярату ялкыннары сине яндыруын, кая басканыңны да абайламавыңны, канатланып очуларны белмиме әллә ул!. Оныклары да гашыйк булганнар: иреннәре гел елмая, йөзләре балкый, канат куелгандай очып кына йөриләр - кыскасы, мәхәббәт диңгезендә йөзәләр. Галиябану шулай уйланып йөргәндә, ишек кыңгыравы чыңлады. "Күз" дән карады - теге таксист басып тора. Ул керә-керешкә үк йомышын - ник килүен аңлатырга тотынды:
- Галиябану ханым... Галиябану, сезне җәмәгатем белән таныштырасым килә. Театрга чакырабыз, шунда очрашырсыз... әйе, очрашырбыз. Иртәгә сәгать бишләрдә килеп алырмын. Зинһар, каршы килмәгез.

Театр башланганчы, Хаммат Галиябануны, ай-ваена, аяк терәп каршы торуына карамастан, үзләре яшәгән фатирга алып керде. Зөбәйдәсе белән шулай килешкәннәр иде. Мул ризыклы чәй табыны әзерләнгән.
- Ирем сезне бик мактый, дуслашып, аралашып йөрүебезне тели. Әйдәгез, аралашыйк әле, - дип, Зөбәйдә теләкләрен җиткерде.
Спектакль башланырга ун-унбиш минут кала залга кереп утырдылар. Галиябану керүче халыкны тыныч кына күзәтеп утырган бер мизгелдә кинәт сикереп торды:
- Минем кызларым! Нинди солдатлар ияргән аларга?
Зөбәйдә аны тынычландырырга тырышты, урындыгына утырткач, әкрен генә колагына пышылдады:
- Галиябану җаным, солдатлар түгел алар, курсантлар, булачак офицерлар. Безнең олы улыбыз Хатыйпның игезәк уллары. Базардан сезне фатирыгызга озатып куйганда, Хамматым кызларны күреп, бик ошаткан, оныклар белән таныштырырга булган. Алар берничә ай очрашып йөриләр инде. Каршы килмик, дуслашсыннар , бер-берсен сынасыннар...
Галиябану елап җибәрде. Ярый әле, бәхетенә, утлар сүнеп, спектакль башланды. Сәхнәдә ни турында сүз барганы аның аңына барып җитмәде. Күпмедер вакыт үтте - тәнәфес. Зөбәйдә, Галиябануны култыклап алып, буфет ягына юнәлде.
Аптыраган үрдәк арты белән суга чумган, ди. Галиябану да, әле генә күргән-ишеткән хәбәрләрдән гаҗиз булып, башын яхшы ат сыман селки-чайкый, ихтыярсыз Зөбәйдәгә буйсынып атлады.
- Зөбәйдә, Хамматың таксист кына түгел, хәйлә капчыгы да икән. Яучы да, - дигән сүзләре авызыннан чыкканын сизми калды.
Залдан алданрак чыгып, Хаммат бер өстәлгә бик күп ризыклар, унлап стакан чәй тезеп куйган. Болар янына зур гәүдәле, киң җилкәле ике ир, ике хатын-кыз килеп бастылар.
- Галиябану, безнең улларыбыз, таныш бул. Игезәк оныкларыбызның әти-әнисе - безнең олы улыбыз Хатыйп белән киленебез Венера, тегеләре - кече улыбыз Хәмит белән киленебез Сәлимә.
Галиябану үзен зур гәүдәле, белмәгән кешеләр арасында бөрешеп, кечерәеп калгандай хис итте. Ул, күзләрен күтәреп, кемгәдер карарга да кыймыйча торганда, кызларын култыклап, теге "солдатлар" килеп басты. Хаммат Зөбәйдәсенә күз кысты: син дәвам ит, янәсе...
- Хатыйп, Венера балакайларым, улларыгыз янында сөйгән кызлары - сезнең булачак киленнәрегез басып тора. Акыллы, чибәр кызлар. Таныш булыгыз, - диде дә, Галиябануны кочаклап. - Кызларыбызның дәү әниләре - Галиябану апагыз. Әти-әниләре авылда яшиләр. Тиздән алар белән дә очрашырбыз, Аллаһы боерса, - дип, таныштыруга нокта куйды.
- Һы, - дип куйды олы ул. - Камал театры буфетында өр-яңа спектакль башлана түгелме соң?! Режиссёр - әти, әйеме? Ярдәмчесе, әлбәттә, әни! Беребезгә дә сиздерми генә оныкларына кызлар табып, нишләп йөри болар, ә? Беребезгә дә сиздерми генә, түгәрәк өстәл артында очрашу оештырганнар, барыбызны бергә җыйганнар. Чын тамаша бит бу!
Теле сөйли, үзе күзләре белән кызларны капшый-тикшерә: чибәрләр, тыйнак күренәләр. Сүзгә катнашмый гына, елмаеп басып торган Хәмит абыйсына карап, Тимур:
-Хәмит Хамматович, - диде, кояш кебек балкып, - бабай безгә, ә без яраткан энебез Азаматка акыллы кыз таптык. Азалия исемле. Исемнәре бигрәк килешеп тора, әйеме? Зәкия белән Зәлиянең сеңелесе ул. Быел урта мәктәпне тәмамлый да институтка укырга керергә җыена. Так что, Хәмит абый һәм Сәлимә апа, бабай белән әби башлаган сериалдан сез дә читтә калмыйсыз.
Бер мизгелгә дөнья тынып калгандай булды. Аннары, барысына да әмер бирелдемени: ихластан көлеп җибәрделәр. Хаммат карчыгының колагына пышылдап:
-Зөбәйдәкәем, "Санта Барбара" дан да күбрәк серияләр булачак икән әле, - дигәне барысына ап-ачык ишетелде һәм тагын шаулап көлеп алдылар.

Еллар узды. Егет, кызларның укулары тәмамланды. Гаилә кордылар. Ике гаиләне дә Монголиягә эшкә җибәрделәр. Артурның бер малае, Тимурның игезәк уллары мәктәп яшенә җиткәч, туган үскән илгә кайтып, Казанда эшкә урнаштылар. Азамат белән Азалия бер кыз үстерәләр. Кияүләр, бабай-әби, әти-әниләре белән киңәштеләр дә, хатыннарының авылда яшәүче әти-әнисенә ике катлы мәһабәт йорт салып бирделәр. Казан белән авыл арасында туганлык җепләре тагын да нык, өзелмәслек булып сузылды.
Таксист Хаммат бабай тырышлыгы-хәйләсе белән нигез салынган гаиләләр, нәсел-ыру әнә шулай - киң яфраклы, тамырларын тирәнгә җибәргән агач кебек үсә дә үсә. Аларга шат йөзләренә карагач, Мөхәммәт галәйһиссаләмнең бер хәдисе искә төшә: "Өйләнешегез, күбәегез, чөнки мин кыямәт көнне сез - өммәтем белән мактаначакмын."

Фото hdoboi.org сайтыннан алынды

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: