Шәһри Казан

Таллар кебек сыгылдым ла...

Рәкыя коты качкан өен бүген кабат җентекләп күзеннән кичерде. Әй: «Өйнең бөтен күрке - хатын-кыз кулы, хатын-кыз җылысы», - дип әйтә иде аны дәү әнисе. Шулайдыр, шулай булмаса, Рәкыянең өе бүгенге кебек үк нурсыз, шыксыз булмас иде. Тузаны да әллә ни юк, тузып-аунап яткан кием-салым, ватык өй җиһазы да юк...

Реклама

Рәкыя коты качкан өен бүген кабат җентекләп күзеннән кичерде. Әй: «Өйнең бөтен күрке - хатын-кыз кулы, хатын-кыз җылысы», - дип әйтә иде аны дәү әнисе. Шулайдыр, шулай булмаса, Рәкыянең өе бүгенге кебек үк нурсыз, шыксыз булмас иде. Тузаны да әллә ни юк, тузып-аунап яткан кием-салым, ватык өй җиһазы да юк юклыкка. Ә коты качкан. Әнә, тәрәзә төпләрендә күптән кып-кызыл булып яраннар янып утырмый, йокысыннан киерелә-сузыла уянган юанша песиләре аякка уралмый, мичтә чартлап сынган утын тавышы ишетелми... Әйтерсең тормыш, изүен дә каптырмыйча гына, яланаяк килеш аларның өеннән чыгып сызган. Ә моннан биш ел элек кенә... Мендәр очын тешләп, күз яшьләренә ирек биргән хатын, иңрәп, карават читенә сыенды.
* * *
...Үләсең, дигәннәр иде бит. Гадәти медицина күзәтүе үтәргә барган җиреннән район табибы аны Казанга җибәргән иде. Онкология үзәгендә 3 нче стадиягә җиткән рак, метастазлары бик күп җиргә таралган, диделәр. Ире белән, иңне-иңгә куеп, коридорда бик озак елашты алар. Азаматы белән ике дистә елга якын бер дигән итеп яшәп, бер кыз, бер ул тәрбияләп үстергән уртак тормышларында беренче кара полоса иде бит бу. Ир, табиб чакырып кертеп, икесенә берьюлы әлеге кара хәбәрне әйткәндә, хәле китеп, кушеткага сыгылып төште. Табиб, әйтәсен әйтеп, тынычландырырлык итеп, операциягә килегез, гомерегезне аз булса да озайтырбыз, дип озатып калды. Моңа кадәр бернинди чиргә дә бирешмәгән Рәкыя ышанмады да шикелле ул вакытта: менә бу күренешләр төш кебек кенә үтеп китәр, ул уяныр һәм кабат матур уртак парлы тормыш башланыр кебек иде. Уллары Чаллыда беренче курс студенты, кызлары Регина унберенчедә укып йөргән ел иде бу. Әллә нинди зур карарга килмәсәләр дә, балаларга берни белдермибез, дип килештеләр алар.
Азамат белән ничек кирәк шулай ушка килеп, авылларына кайтып кергәндә, көн кичкә авышкан иде инде. Ире хуҗалык эшләрен карарга дип чыгып киткәч, мичкә ягып җибәргәндә генә Рәкыягә табибның сүзләре барып җитте: «Операция булса да, метастазларны җиңү мөмкин түгел». Балаларымның башлы-күзле булуын да күрми калам икән, дигән уйдан хатын сыгылып төште. Үлем куркытмый ла ул - балалар язмышы куркыта!
- Без авыруны җиңәчәкбез, - диде Азамат. Аның рухи сынуын болай да тойган, хатынына җиңеллек китерер өчен генә шундый сүзләр әйткәнен аңлаган Рәкыя ире керешкә үзен кулга алган иде инде. - Рактан хәлләнгән кешеләр буа буарлык...
Әле бер мәшәкать, әле икенчесе белән әвәрә килеп, хастаханәгә баруны гел суза килде Рәкыя. Аның бу дөнья белән табиб пычагы астына ятмыйча гына хушлашасы килә иде. Әмма язга чыккач, кинәт кенә хәле китеп, ашыгыч ярдәм машинасы белән китеп барды ул ак халатлы шәфкать ияләре янына. Кызының мәктәптә соңгы кыңгыравы алдыннан диярлек, аны 8 сәгатьлек операция өстәленә салдылар. Балалары әнә шул вакытта дөреслекне белде дә.
Үз эше булган эшмәкәр Азамат бу вакытта уллары Ринатка - Чаллыдан, кызлары Регинага Казаннан фатир алып куйган иде. Соңгы кыңгырау чыгарылышыннан соң, алар, өчәүләп, Казанга килеп торды. Рәкыя, бик авырлык белән генә ушына килеп, аягына баскач, алар хастаханә бакчасында очрашты. Бетәшкән хатын, өч газиз җанын күрүгә, ничек кирәк алай үзен кулда тотты. Ире дә, балалары да кәртинкә кебек матурлар, ә ул... сиксәннең теге ягындагы карчыкмыни! Улы да, кызы да әниләренә килеп сарылды, улы әнисен кулына күтәргән килеш, ун-унбиш минут басып торгандыр: «Әни, син мендәр мамыгы кебек кенә калгансың, өйгә чыгуга, рәтләп ашатабыз без сине». Сөенече чиктән ашкан хатынның күзләре шунда гына ире Азаматның карашы белән очрашты. Очрашты да упкын кочагына мәтәлеп төште - Азамат аңа чиксез кызгану белән карап тора икән! Инде ярты елдан артык ир белән хатын булып яшәмәгән пар икесе дә күзләрен кая куярга белми тинтерәде. Аннан, Рәкыянең үзәген кисеп, ачыну үтте: миңа жәлләү кирәкми!..
Балаларын алдан җибәргәч, Рәкыя сүзне беренче башлады:
- Мин хатын-кыз була алмам инде, Азамат, - диде ул, салкын канлылыкны сакларга тырышып. - Ике як күкрәгемне дә алдылар. Чиратта - башка әгъзалар. Күп калмады, икебез дә беләбез... Син балаларны ташлама, ә минем янга башка килмә, яме. Хәтереңдә матур килеш калыйм...
Азамат, талпынып, нидер әйтергә җыенган иде, Рәкыя, хәлсез гәүдәсен ничек кирәк алай тыңлатып, хастаханә ишегенә томырылды. Әмма хатын-кыз йөрәге башканы көткән иде. Бүген китсә, иртәгә килер, иртәгә булмаса, берсекөнгә килеп: «Мин сине гомергә яратачакмын, гаиләдә бәхете дә, кайгысы да уртак», - дип әйтер кебек иде. Әмма ул хыяллар таңда таралган томан кебек көн дә эреп юкка чыгып килде. Башка авыруларны, операция белән операция арасында булса да өйләренә чыгарсалар да Рәкыягә андый бәхет тәтемәде. Көн-таң атса, анализлары начар, хәле китә, үз-үзен йөртүе начарлана төште. Көннәр - айларга, айлар елларга үрелде. Казанга укырга кергән кызы башта атнаның һәр көнендә килсә, аннан атнага - бер, соңрак ике атнага бер килә башлады. Башта Рәкыя, кыз баласының шундый ерагаюын тоеп, бик әрнегән иде, аннан яхшыга юрады: бүген-иртәгә үләргә тиеш дигән уйга да күнегә икән бит кеше. Әнисенең, карчык кыяфәтенә кереп, таякка таянып йөрүләренә дә күнекте бит баласы. Сагынуны кызгану кысрыклап чыгарды. Ринат кына көненә унар шалтыратты - һәр шалтыратуы, әнием, мин сине үлеп яратам, дигән сүзләре белән тәмамланды. Ул инде Чаллыда төпләнергә ниятләгән иде, очрашып йөргән кызын да әнисенә сөйләп туймады. Азамат исә, шалтыратып, хәлен белеште, даруларына акча җибәреп торды, әмма килмәде. Ринат исә берсендә, җайлап, әтиләренең башка хатын-кыз белән яшәвен, ул хатынның көмәнле икәнен әйтте. Аны да тыныч кабул итте хатын. Син чирле, үлә алмый тилмерә дигәч тә, тормыш бит дәвам итә! Агачлар да әнә бөрегә бөреләнеп көязләнмәкче, язгы кояш та, күзне иркәләп, җан түренә җылы учак якмакчы, кошчыкларның кыланмышын гына күр!..
Дүртенче елын хастаханәдән хастаханәгә, шифаханәдән шифаханәгә йөргән Рәкыя чын-гадәти тормышның ни-нәрсә икәнен оныткан иде инде. Әнисе үлеп киткәч, аны җирләшергә дә чыга алмады ул - күрешергә озак калмады инде, дип, дога гына кылган иде. Аны күзәткән табибның, кесә телефонына шалтыратып, иртәгә иртән-иртүк приемга, дип кычкырып диярлек үк әйтүе дә гаҗәпләндермәде. Бәлки, бу газапларның азагы күренә торгандыр?
- Петербургтан анализ нәтиҗәләрең кайтты, - диде табиб Борис Ефремович керә-керешкә хатынны кочаклап алып. - Син молодец, син җиңдең, Раечка! Рак синнән отстал!
Хатынның бернинди реакциясе булмау гына табибны үзен кулга алырга мәҗбүр итте. Рәкыя исә, шатланыр урынга, төксе генә: «Минем үләсем килә», - диде. Палатасына чыгып, инде үз караватына әверелгән урын-җиренә утыргач та ул чынбарлыкның мәгънәсенә төшенеп җитмәде: ничә еллар үлем дигән коточкыч сүзгә ияләшеп, аны һәркөн саен көтеп, дөньяның бар матурлыгыннан мәхрүм булып яшә дә - менә сиңа! Син әле үлмисең, яшисең, диме? Кайда яши соң ул, кем соң ул, кая барып сыена ала соң ул?! Кызының монда үз тормышы, үз дөньясы, улы өйләнергә йөри, иренең - башка хатыны...
- Тынычлан, - диде күрше караватта ятучы хатын, Рәкыянең бөкләнеп төшеп үксегән гәүдәсен тезләренә салып. - Күрәсеңме, нинди сынау аша бәхет килә сиңа! Син башта үләргә әзерләнгән идең, хәзер яшәргә өйрәнә башларга кирәк. Әй сеңлем, бик яшь бит әле син. Ир дип, хәтта балалар дип тә яшәү дөрес түгел ул. Һәркем үзенә язылганны яши, үзенә дигән юлны үтә. Синең дә менә икмәгең бетмәгән дигән сүз. Кара әнә тәрәзәгә - тормыш әнә шунда инде ул. Чык бу читлектән. Күкрәк тутырып чиста һава сула - син бит ирекле! Син бит бәхетле!
Дүртьеллык «тоткынлыктан» улы Ринат килеп алды аны. Башта, ай-ваена куймый, йә Регинада, йә минем янда яшисең, дип тукыган иде. Әнисенең күзләренә күтәрелеп карагач кына, такылдавын туктатып: «Үзең беләсеңдер», - диде. Регина да: «Ярар, авылга кайтып кил дә, аннан бергәләп Казанда яшибез», - диде. Кызының тагын да матураеп, сылуланып китүен күргәч, Рәкыя ничектер горурланып та куйды: бигрәк асыл кош булып җитешкән, күз генә тимәсен.
...Хәлсезләнгән гәүдәсен җыеп торып утырганда, урамдагы эңгер-меңгер инде төн хакимлегенә бирешә башлаган иде. Рәкыя ут алганда, ишек шакыдылар. Иртәгә имтиханнары булу сәбәпле, төн ката юлга кузгалган улы әллә кире уйлаганмы, дип сискәнгән хатынга күрше Хаҗия апасы кергән икән. Кочаклашып елашканнан соң, улы кайтарып киткән азык-төлекне кайсын кая урнаштырып, чәйгә утырдылар.
- Рәнҗемә инде син Азаматка, - диде Хаҗия апа, озак еллар күрше булып яшәгән ирне яклагандай итеп. - Ир ир инде ул, наным. Кайда җылы - шунда китә. Авырлыкны күтәрә алмый шул алар, күтәрә алмый. Китүен китте инде ул хатынга, әмма зерә бетереште. Район үзәгендә яшиләр хәзер, атна саен монда үзе генә кайтып, йорт-кураны сипләп китә.
- Мин дә, кайтып, саубуллашып кына китим дидем, - диде Рәкыя, мәтрүшкәле чәйнең тәменә ияләшә алмый. - Үләрмен, дип киткән идем, яшим, дип дүрт елдан соң кайттым бит әле менә. Җыясы ризыгым бетмәгән, күрәсең. Казанга китеп, кызым янында булырмын, дим. Ерагайды ул миннән, үзем гаепле. Үләрмен дә, үзәге өзелер, дип, юри коры булдым. Менә хәзер, үлмәгәч, бирә алмый калган назымны биреп бетерәсем бар. Илдә чыпчык үлмәс әле - миңа да эш табылыр...
Хаҗия апа белән гаилә альбомын карап, төнгә кадәр серләшеп, елашып утырдылар. Күрше апасы чыгып китүгә, утны сүндереп ятып, керфегенә йокы эленә генә башлаган иде. Ишек келәсе ачылуны, болдырда аяк тавышы ишетелүне йокы аралаш кына ишетте Рәкыя. Салкынча язгы һава белән урамнан өермә бәреп кердемени. Ни-нәрсә бар, дип, эчке күлмәктән генә торып баскан кечтеки гәүдәле хатынны таныш көчле куллар күтәреп алды. Аңышырга да өлгермәгән Рәкыя, ирнең битләреннән елый-елый үбүенә, шуып төшкән яулык астыннан берән-сәрән генә тырпаеп торган чәчләреннән сыйпый-сыйпый шашуына нәрсә эшләргә дә белмәде. Аның саен ир кочагына кереп бетүен генә тоемлады. Ирне исә бу минутта туктата алырдай берәр көч булдымы икән?! Шашып-шашып үбү аралаш күз яшьләренә манчылган сүзе бәгырьнең үзәгенә үтеп кереп, өтеп-өтеп яңа ялкында көйрәтә иде: «Гафу ит, гафу ит, гафу ит...»

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: