Шәһри Казан

Татар love

Айдар өйгә керешли үк кәчтүмен диван башына атты. - Җитте, булды! Башка Айгөл исемен дә белмим, төсен дә хәтерләмим. Бүгеннән бар да бетте. Матур хатирәләрне күңел тәрәзәсеннән - delete! Хуҗасының бу кадәр дуамаллануын күргәне - ишеткәне булмаганга, диван башында йоннарына күмелеп яткан мәче дә күзләрен ачып, мыекларын тырпайтты. Айдар, компьютерын...

Реклама

Айдар өйгә керешли үк кәчтүмен диван башына атты.
- Җитте, булды! Башка Айгөл исемен дә белмим, төсен дә хәтерләмим. Бүгеннән бар да бетте. Матур хатирәләрне күңел тәрәзәсеннән - delete!
Хуҗасының бу кадәр дуамаллануын күргәне - ишеткәне булмаганга, диван башында йоннарына күмелеп яткан мәче дә күзләрен ачып, мыекларын тырпайтты. Айдар, компьютерын кабызгач, тагын да кызды: экраннан әле ярты сәгать элек кенә яраткан кызының фотосурәте елмая иде. Өстәл өстендәге кәгазьләр оча башлагач, мәче, чыдамады, фырылдап, диван астына кереп посты.
Мәчегә генә түгел, Айдарның үзенә дә җиңел түгел иде. Берничә ай матур гына очрашып йөрделәр, карамаган кинолары калмады. Камал театры ишек катында билет тикшереп торучы апалар да бу парны таный башлаганнар иде инде. Егет, үз тиңемне таптым, дип, күңеленнән генә тәгаенләп тә куйган иде. Ни ярамады, нәрсә килешмәде, һич кенә дә төшенә алмый Айдар. Бүген, гадәттәгечә паркта йөрергә чыккач, тик торганнан Айгөл киреләнә башлады.
- Булды, җитте. Башка очрашмаячакбыз. Сау бул! - диде.
- Туктале, ни сөйлисең? Айгөл, күңелеңне кычыткан чакты мәллә?
- Әйттем бит, бар да бетте дип. Бүтән килеп йөрмә.
- Юк, киләм. Нәрсә булганын әйтмәсәң, артыңнан бер адым да калмыйм.
- Уф, бәйләнчек. Берни булмады. Талашмыйк, яме, Айдар!
- Уйлаганым да юк. Син башладың бит.
- Мин башламадым, мин төгәллим. Без караган кинолардагы кебек кычкырышуларны, аңлатуларны яратмыйм. Җибәр мине тыныч кына. Ни булды дип сорап та йөдәтмә. Шалтыратма да. Сау бул, Айдар!
Шулай диде дә өенә кереп шылды. Айдар ни уйларга да белмәде. Башка кеше таптымы икән? Алай дисәң, башка кеше белән йөрергә вакыты да юк инде аның. Көндез - институтта, кич - өйдә. Айдар белән күрешкәндә, ул аны өенә килеп ала, илтеп куя. Хәер, белмәссең. Әтисе әйтмешли, хатын-кызның кәефе сәгать эчендә кырыкка төрләнә. Тик менә хәзер нишләргә? Әгәр чынлап торып китсә, Айгөлсез ничек яшәргә? Аны сагынудан саргаеп үләргә генә кала...
Сөйгән кызы яшәгән тәрәзәләргә карап күзләре талгач, балтасы суга төшкән кеше шикелле, кайтыр юлга юнәлде ул. «Ярар, карап карыйк, синсез үзе озакка чыдар микән? - диде эченнән бер тавыш. - Менә күрерсең, бу сүзләрне ник әйттем дип, зар елар. Инде мендәренә каплангандыр да. Күз яшьләреннән буа буарлыктыр инде. Синең кебек шәпский егетләрне ташлап киткәненә үзе үкенсен!» Һ-м-м... Кара, бик дөрес сүзләргә охшап тора бит бу. Айгөлне Айдар хәтле Айдарны ташлап киткәненә үкенерлек итәргә! Артыннан кырык кыз ияргәнне күреп, көнләшүеннән шартлар дәрәҗәгә җиткерергә! Тик артына борылып карагач, ул атлаган сукмакта беркем дә юклыгы сукыр күзгә дә күренерлек иде шул. Өйгә дә әнә шул ярсу хисләргә уралып кайтып керде Айдар.
Интернет челтәрендә танышулар сайтына теркәлү - аның авыр уйлар төене чишелә башлауны аңлата иде. Исемне кем дип язарга? Айдар дип кеше көлдереп булмый бит инде. Тәк, тәк-тәк... Патша малае дип куябыз. Һ-м... Кыскалыкта - осталык, диләр: Солтан дип үзгәртик. Менә шулай. Компьютер каршында утыручының йөзе, ниһаять, таныш кешегә охшый башлагач, мәче яңадан диван башына үрмәләде. Күрәсең, аңа да зәңгәр экраннарда әледән-әле алмашып торган сурәтләрне карау ошый. Дөресен әйткәндә, әйберләр белән кизәнгәнче, әнә шулай язып-сызып, карап, уйнап утыру, Айдарның гына түгел, мәченең дә гадәтенә әйләнеп бара иде шикелле.
...Айгөл урамнан кергәннән бирле дәшми. Бүлмәдәш кызлар (алар бер бүлмәле фатирда 3 кыз бергә тора) кичке ашка чакырды - чыкмады. Кабат-кабат кыстамадылар - бу өйдә «Ашыйсым килми!» дигән сүзләргә күптән ияләшкәннәр иде инде. Гөлсем ноутбугы белән диванга - бөгәрләнеп яткан Айгөлнең аяк очларына кунаклады. Башка вакытта: «Сиңа урын беткәнме әллә, нигә диванга утырасың, бар өстәл янына!» - дип пыр килгән Айгөл шым гына ята биргәч, дусты шикләнә калды.
- Ни булды? - дип сорады ул. - Өйдә имин генәдер бит?
- Яхшы.
- Алайса нигә серкәң су күтәрми? Айдар бер-бер сүз әйттеме әллә?
- Әйтмәде. Мин үзем.
- Китче әле? Нәрсә дидең инде?
- Башка килмә, дидем.
- Вәт тиле. Нәрсә, төн чыкканчы, җеннәр алмаштырып куйдымы әллә? Каян табасың андый әүлияне? Эчми-тартмый, башкалар белән дискәтүкләрдә шәләй-вәләй йөрми. Торырга фатиры бар, төс-бите, буй-сыны бер дигән. Ни җитми сиңа?
Айгөл мондый һөҗүмне көтмәгән иде, ахры, мышык-мышык еларга тотынды.
- Йә инде, бигрәк нәзберек инде үзең, еларга гына торасың. Айдар кебекләрне ташлап торгач, кем яклар да кем саклар үзеңне?
- Мин үзем үземне яклармын. Авыл кызы эшкә батыр булып үсә. Эшләрмен дә табармын. Алайса... Алайса... - Айгөл тагын сулкылдарга кереште.
- Әйе... Шундый хислеләр әйләндерә торгандыр инде ул Җир шарын. Югыйсә бер төрле генә торып, кояш та бер яктан гына кыздырыр иде, болыт та күренмәс, җил дә исмәс иде, әйеме? - диде Гөлсем, ахирәтенең яшьләрен кулъяулыгы белән сөртә-сөртә. - Шәһәр малайларына ышанычың юк инде алайса?
- Юк шул. Әти-әниләре канат астында яшәгән чебеш кебек бит алар. Айдар да расписаниегә корылган будильник шикелле. Иртән «Хәерле иртә!» дигән SMS, кич - «Тыныч йокы!» Кичке 5тә - ишек кыңгыравы, һич югы бер 5 минутка соңга калсын йә иртәрәк килсен иде. Анда эт алып чыккан кебек җитәкләп паркта йөреп керү, бер көнне кино, икенче көнне театр... Ярты ел шулай бит. И-и, Гөлсем, Гөлсем... Яратмагандыр ул мине. Яратса, сулар сулышымны тыңлап кына утырмас иде. Мәхәббәт утында янучылар парларын югалтудан курка. Ә ул юк. Яулап алынмаган - үр түгел, эзләп табылмаган - пар түгел, диләр бит. Әгәр үзем кумаган булсам, ул минем янга йөреп, барыбер бер туяр иде. «Вакытында китә дә белергә кирәк», - ди минем әнием.
- Ә әниең мәхәббәтеңне аяк астына салып таптарга ярый дип әйттеме соң? Күзләреңнән күреп торам, үзең дә яратасың бит.
- Яратам... Үлеп яратам. Тик мин зиндандагы хан кызы кебек. Ияләшә барган саен кыенрак. Соң, үзең уйлап кара: көтелмәгән берни дә юк. Бар да яхшы, бар да шәп. Тик күңел батырлык, егетлек үрнәге дә көтә бит. Их, килсен иде дә бер рыцарь, ак атка утыртып алып китсен иде!
- Менә сиңа мә! - Гөлсем, ноутбугын кочаклаган килеш, Айгөлгә якынрак килеп утырды. - Рыцарь кирәк дисең инде алайса? Ак атта дисең инде?
- Тукта, син нәрсә уйлап таптың анда? Күзләрең бик мут елмая, кызый.
- Болай итәләр аны. Яратам, шуңа да китәм, дип елап ятканчы, менә шушы пәрәвез челтәреннән ак атлы принцлар эзләп карыйбыз. Тик кара аны, андый идеаль кияү юк икән, Айдарыңнан безнең күз алдында шалтыратып гафу үтенәсең. Әгәр дә очратасың икән... ак ат җигелгән тарантаска безне дә утыртып урам әйләндерәсең? Килештекме?
- И-и уйлап та чыгарасың инде. Ат дигәне безнең авылда да калмады бит инде.
- Ярар, катлауландырма, безгә 1000 ат көче булган тимер ат - биек, затлы-кыйммәтле джип та ярап торыр!
Танышулар сайтына тагын бер кеше өстәлде. Айгөл, фотошопта үзен хан кызы итеп киендереп куйгач, танымаслык булып үзгәрде. Күзләре генә элеккегечә яшькелт һәм, мөгаен, Айдар гына күреп алырлык нурлы иде. «Ханбикә» исеме белән теркәлеп, 5 минут та үтмәде, патша сараеның ишеген шакыдылар. Гөлсем, «Ур-ра!» кычкырып, Айгөлне җилтерәтергә кереште.
- Аулак өйгә егет килгән, нишлибез? Тәк... параметрлары мондый: өйләнмәгән, шат күңелле татар кызы эзли, мускуллары ничава, йөзен күреп бетереп булмый - безнең сыман күзләренә битлек кигән. Исеме - «Солтан»...
«Татарlove»да очы-кырые күренмәгән аралашу җепләре ялганды. Ханбикә һәм Солтан белән башкалар да танышырга омтылыш ясап карады. Ә болар юк - бер-берсен тапкан ике гашыйк сыман, иртә дә, кич тә, ашау да, йоклау да компьютер тирәсендә. Ә сөйләшер сүзләр күп икән...
- Ә синең сөйгән егетең бармы? - Сүзне Солтан башлады.
- Бар, тик аңлаша гына алмыйбыз.
- Икегез ике телдә сөйлиме әллә?
- Шулай булып чыга. Минемчә, мәхәббәттә бер-береңне хөрмәт итү генә җитми.
- Һ-м... Бу кызлар кызык фикерли икән. Соң, ни кирәген әйтмәгәч, егетләр аны кайдан белсен инде?
- Йөрәкне укый белмәгәч, мәхәббәт була димени?
- Ә син ни көткән идең? Чәчәкләр? Акча? ЗАГС пичәте?
- Юк. Юк. Юк.
- ???
- Ләкин тормышны кызыклырак, төрлерәк тә итәргә була ләбаса.
- Килешәм. Без, шулай тиеш, дип, күп нәрсәгә күз йомабыз кебек.
- Менә-менә. Ә синең нигә ачуың чыгардылар?
- Киреләнә. Тырт та пырт. Бер җылы сүзе юк.
- Бәлки ул аны синнән көткәндер? Әйттеңме соң?
- ??? Белмим. Әйткәнмендер. Аның турында начар уйламавымны гына беләм.
- Син аның белән тормышың бәйләргә җыенган идеңмени?
- Шулайрак...
- Солтан, бу хакта аңа әйттеңме соң?
- Һәр нәрсәнең үз вакыты, Ханбикә.
- Хәзер нишләргә җыенасың?
- Белмим.
- Тәкъдимне ул көтмәгәнчә ясыйсың калган...
- Булышыр идеме?
- Әйтеп торам бит, без хатын-кызларга башны әйләндерерлек вакыйгалар, хисләр, тойгылар кирәк дип. Үзең уйлап кара.
- Ул минем белән сөйләшеп тә тормас инде хәзер.
- Нигә алай дисең? Йөрәген ишет син аның. Менә мин дә аны һәр көнне көтәм.
- Үзең кугач тамы?
- Мин бит аннан түгел, ә бертөрлелектән туйдым. Аңламый икән, килми икән, димәк, мин дөрес эшләгәнмен.
- Бигрәк куркыныч кешеләр сез, кызлар. Егетләр хисе белән уйнау берни түгел сезгә.
- Сез дә әллә ни кырмыйсыз әле.
Ә минем хыялларым иксез-чиксез. Шул хыял дөньясында бердәнберемне бәхетле итәрлек 77 тулпар атым бар...

Ахыры киләсе сишәмбе - 16 июль санында

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: