Шәһри Казан

Төш нәрсә ул? (Балалар турында өлкәннәр өчен хикәя)

Бүген дә, әнисе уятуга, күзләрен угалап, яткан килеш кенә сүз башлады ул. Бу сөйләшү, мәңге бетмәс төсле, әле шактый вакыт дәвам итте.

Реклама

Бүген дә, әнисе уятуга, күзләрен угалап, яткан килеш кенә сүз башлады ул:
 – Әни-и-и...
 – Әү, улым!
 – Мин, йоклаган чакта, кино карадым...
 – Кино түгел, улым, төш күргәнсең син!
 – Әни-и-и...
 – Әү, улым!
 – Нәрсә ул төш?
 – Төш ул, улым...
Шулвакыт кухняда чәйнек сызгырган тавыш ишетелде. 
 – Әһә, чәй кайнап чыкты! – дип, әни кеше кухняга ашыкты. 
Малай, урыныннан теләр-теләмәс кенә торды да, кухняга барып, әнисе янына килеп басты.
 – Әни-и-и...
 – Әү, улым!
 – Төш нәрсә ул!
 – Нинди төш? – диде әнисе. Ул, табада коймак чыжылдата башлап, бая нидер әйтә башлаганын бөтенләй оныткан иде. Шуңадырмы, уйлап тормыйча гына:
 – Төш түгел бу, улым, коймак! Коймак пешерәм, күрмисеңмени?
 – Күрәм... Син бит әйттең... Йоклаган вакытта кино карадым, дигәч, “Кино түгел, төш күргәнсең!”, дидең... Мин: “Нәрсә ул төш?” – дип сорадым. Син әйтә башладың да, чәйнек кычкырганны ишетеп, кухняга чыгып киттең...
 – Ә-ә-ә... Әйе шул, улым! Мин инде аны онытып та җибәргәнмен...
 – Әни-и-и...
 – Әү, улым!
 – Сөйлә инде!
 – Нәрсәне?
 – Төш нәрсә ул? – дип сорадым бит... Әле генә!
 – Уф, улым! Сагыз булды бит тәки! Төш ул – мульфильм кебек... Син бит мульфильм карарага яратасың... Шулай бит?!
 – Ярата-а-ам... Мин кино карарга да яратам! 
 – Бик әйбәт! Бар, кулыңны ю да, ашарга утыр хәзер үк!
Малай, әнисенең күлмәк җиңеннән тарткалап:
 – Нишләп төш кино түгел? Нишләп ул мультфильм кебек? Мин бит төшне кино итеп күрдем, мультфильм итеп түгел! – диде. Аннары, сүзен дәвам итеп:
 – Анда син дә бар идең! – дип әйтеп куйды.
 – Әтиең дә булгандыр әле? – диде әни кеше, елмая төшеп.
 – Әйе, әти дә бар иде, – диде малай. – Ул бер апа белән сөйләшеп торды...
Әни кеше сагаеп куйды. Әле улына, әле табадагы алтынсу коймакка карап алды. Коймакны әйләндерәм дигәндә генә, табага ялгыш тидереп, кулын пешерде.
 – Уф! Нинди апа ул тагы? – дип сорады ул. 
 – Мин каян белим! Безнең тәрбияче апага... Әлфинә Шәмсиевнага охшаган иде... Туп-туры карап сөйләштеләр... 
 – Хм-м-м... Ә мин нишли идем?
 – Син менә монда... кухняда идең... Син дә сөйләштең... Телефоннан... Әти белән...
 – Ничек әтиең белән сөйләшим инде! Син бит әле генә аны... кем беләндер сөйләшә, дидең. Шулай дидең бит?!
 – Әйе! – дип башын кагып куйды малай.
 – Шулай булгач, ул бит бер үк вакытта минем белән дә, ниндидер... бер... апа белән дә сөйләшә алмый! Берничек тә!
 – Ә әти сөйләште! Синең белән дә, Әлфинә Шәмсиевна белән дә! 
Бүлмәгә көйгән коймак исе таралды. Әнисе, газны сүндереп, урындыкка утырды. Ул сабырлыгын җуя башлаган иде инде. Шулай да, үзен тыныч тотарга тырышты:
 – Ничек итеп? – диде.
 – Аның белән сөйләшкәндә, әти синең белән телефоннан сөйләште...
 – Каян беләсең? Бәлки, ул минем сөйләшмәгәндер?!
 – Сөйләште! – диде малай, катгый итеп. – “Туктале, Мәрьям, туктале, Мәрьям”, – дип, телефонга гел синең исемне әйтеп торды...
– Уф! – диде әни кеше. – Ә син үзең нишләдең?
 – Эшләмәдем. Мин йоклый идем бит! Төш күрә идем...
Әни кеше, маңгаенда шытып чыккан тир тамчыларын кул тастымалы белән сөртеп алды да, төпченүен дәвам итте:
 – Озак сөйләштеме әтиең?
 – Кем белән? – дип сорады малай.
 – Минем белән түгел инде... Теге... Кем анда... Шуның белән?
 – Белмим... Син уяттың бит!
Әни кеше улына бер тын карап торды да:
 – Әйдә, утыр өстәл янына! – диде.
 – Кулны юмыйчамы? – диде малай.
 – Син әле һаман юмадыңмыни?
 – Юып булмый бит... Сорыйсың да сорыйсың... Һаман саен...
 – Уф! – диде әни кеше һәм өстәлдәге касәләргә чәй агыза башлады.
Малай, кулларын юып, тиз генә әйләнеп килде.
 – Әни-и-и...– диде ул, коймаклы тәлинкәне үзенә таба тарта төшеп. – Әни-и-и...
 – Нәрсә, улым?
 – Төш нәрсә ул? 
Бу сөйләшү, мәңге бетмәс төсле, әле шактый вакыт дәвам итте.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: