Шәһри Казан

Тулай торак тараканы (Уены-чыны бергә)

Ниндидер җан иясе итагатьле генә аякны кытыклаганнан күзләрем ачылды. Шулчак, үзем дә сизмәстән, аны бәреп очырдым да тиз генә сикереп тордым. Әйе, нәкъ үзе - таракан икән! Каян белгән диген хуҗасының беренче дәрескә соңга каласын... Катырак та җибәргәнмен бугай: шунда ук җан тәслим кылган, мескен. Хәтта рәхмәт тә әйтергә өлгермәдем......

Юк инде, аларны нинди генә ысуллар, нинди генә юллар белән бетерергә тырышып карамадык, берни дә алмый. Иң беренче итеп, Колхоз базарыннан иң арзанлы, акбурга охшаган агу алдык. Имеш, плинтусларга, карават асларына сылыйсың да вәссәлам!.. Юк, ник берсе үлсен шунда. Беренче тапкыр әзрәк сылаганбыздыр дип, икенчесендә булган бар агуны сылап бетердек. Хәзер шкафка, кием алырга дип, кулыңны тыгарга да өлгермисең, бөтен өс киемең акка манчыла да куя.
Алары да инде нәкъ кирәк вакытта, кирәк жирдә генә йөриләр. Университеттан кайтып, өстәл артына бүлмәдәшләрне чакырырга да өлгермисең, килә дә чыга шунда берәр таракан. Әйтерсең лә аны чакырганнар. Китә чинаш, китә сикерү, китә курку... Барысына да өлгерәбез, тик әпитит кача.
Ярый ла бүлмәдә үзебез генә булсак, кунак-мазар килә калса да чыгалар бит әле алар! Ул чакта без чинашмыйча түзәргә, кунагыбызның игътибарын башкага юнәлтергә тырышабыз. Ну-у, бик тырышканда килеп чыккалый, рәхмәт төшкере.
Шулай беркөнне, болай булмас бу дип, кибеттән яңа агу алып кердек. Шприцлысын. Болардан ике-өч көннән соң, һичшиксез, котылырга исәп. Солдат кебек тезелешеп яткан тараканнар күз алдына килә... Тик юк, өч көне дә, атнасы да үтте - үлмиләр. Күңел өчен генә булса да, үлгән кыяфәт чыгарып ятсыннар иде шунда.
Беркөн бүлмәдәш кызның егете безгә кунакка килде. Ул алып килгән күчтәнәчләр белән чәй дә эчтек. Ни гаҗәп, тараканнар күренмәде. Үзебез дә шаккаттык, гомер булмаганны, дибез. Чәйдән соң егетебез белән бүлмәдәшем шул кадәр чөкердәштеләр ки, хәтта стена буйлап таракан якынлашуын да сизмәделәр. Минем генә күз алларым караңгыланып китте: тамак та кырам, ничек тә сиздерергә тырышып карыйм, юк инде, аңламыйлар гына. Минем сәерлегемне егете сизеп алды булса кирәк. Житмәсә, сәбәпсез көлеп тә жибәрдем... Эх, булмады, күрделәр инде. Беренче карашка, егетебез, үзенең битарафлыгын белдерергә тырышса да, 10-15 минут үтәр-үтмәс, китәргә ашыкты. Таракан аркасындадыр дип уйладык. Шул хәлдән соң ике айдан артык вакыт узды, бүтән күренгәне юк.
Аптырагач, сиптергечле агу алдык. Бусы кыйбатрак. Сирәк кенә булса да, үләләр, шайтан алгырлары! Атнасына ким дигәндә берне жирлибез инде, соңгы арада «халык арасына» да сирәк чыгалар. Хәтта бүлмәдә чинаш, кычкырышсыз күңелсез дә булып куя. Соңгы арада стеналарга да курыкмыйча терәлеп йоклыйбыз. Алар булганда бер минутка да тын тормаган бүлмәгә студентлар сирәк кергәли башлаганнар иде. Ә хәзер бүлмәбез тараканнардан да күбрәк туйдыручы студентлар белән тулды. Укып та булмый.
Юк, күңелсез икән аларсыз. Аякны кытыклап уятучы да юк. Җитмәсә, бүген беренче дәрескә янә соңга калганмын... Чү! Әнә, берсе өстәл буйлап миңа таба килә, хәтта үтерергә дә жәл бит үзен, бәлки соңгы таракандыр бу!..

Реклама

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: