Шәһри Казан

УТЫЗ СИГЕЗНЕҢ КӨЗЕ

Карт тирәктән сары яфраклар коела. Алар, көзге җил гайрәтен күрсәтеп алган саен, шыбыр-шыбыр җиргә сибеләләр, уйнаклыйлар. Аяк астында калып тапталырга исәпләре юк, күрәмсең, җил көенә кире үз ботакларына кадәр җитеп күтәрелгән итәләр. Әмма бер кубарсаң, бер генә нәрсәне дә үз урынына кайтарып куясы икеле. Моның өчен авыр салкын кышны уздырырга...

Реклама

Карт тирәктән сары яфраклар коела. Алар, көзге җил гайрәтен күрсәтеп алган саен, шыбыр-шыбыр җиргә сибеләләр, уйнаклыйлар. Аяк астында калып тапталырга исәпләре юк, күрәмсең, җил көенә кире үз ботакларына кадәр җитеп күтәрелгән итәләр. Әмма бер кубарсаң, бер генә нәрсәне дә үз урынына кайтарып куясы икеле. Моның өчен авыр салкын кышны уздырырга кирәк. Яз көне яңа сулыш белән генә туып була. Фәкать шулай гына...
Сары яфракларны күн итекләре белән типкәләп китүчеләр күп булды 1938 елның 27 сентябрь иртәсендә. Аркаларына арканнар аскан чабаталы ирләр дә, яфрак көртләрен туздырып, авыл уртасына агылды. Борын аслары юешләнгән малай-шалайлар да, карт тирәк агачына ышыкланып, мәчеткә баккан. Фаҗига буласын мәчет манарасы да сизенде, ахры, калын арканнар белән ураганда шыгырдап алды.
Шулчак ак сакаллы, чалмалы Заһидулла карт халык алдына чыгып басты.
- Кардәшләр, мөэмин-мөселманнар, ни эшләвегез бу? - диде ул. - Күрәләтә торып иман йортыбызны җимерергә ирек бирәбезме? Аллаһ кичермәс!
Мәчет манарасын кискәнне тамаша кылырга җыенганнар бу сүзләрдән җанланып киткәндәй булды.
- Җәмәгать, Заһидулла дөрес әйтә, Аллаһ йортын саклап калыйк, - дип сүзгә кушылды Шәгалләм. Кулын йөрәк турына куйган. Күренеп тора, бу вакыйга шактый хәсрәткә салган картны.
Шау-шу куәтләнеп китте. Инде сүнеп барган иманнары уянуы иде, ахры. Әнә, мәчет тирәсенә тере дивар булып басучылар саны да арта бара. Авыл активы да дулкынлана башлады, партия идарәсе каршында ни дип җавап бирәсе? Совет власте чараларына аяк чалган дин калдыкларын юк итә алмаган өчен төрмәдә череп ятасымы?! Йөрәк ягындагы кәчтүм кесәсенә кызыл тасма таккан Идрис күн итекләре белән җәһәт кенә ат арбасына менеп басты.
- Авылдашлар! Совет власте сезне бәхетле итәр өчен барын да эшли. Коммунизмга бергә атлыйк! Анда - муллык, байлык, иркенлек һәм дөнья рәхәте! Теге дөньяда вәгъдә ителгән булыр-булмас җәннәтне бу дөньяда күрергә теләгегез юкмыни? Мәчетләр - искелек калдыгы. Алар коммунизм төзү юлында киртә булып тора. Без Аллага сукырларча ышануны, шуның белән бергә чеп-чи ялганны юк итеп, дөрес идеаллар белән яшәргә тиеш. Яшәсен Совет власте! Яшәсен иптәш Сталин! Карга авылы коммунизм юлында! Ур-ра! Ур-ра!!!
«Ур-ра!» кычкырган саен, совет ялагайлары кызыл әләмнәрне югарырак күтәрде. Бу сүзләрдән куркынган хатыннар йөзләрен яулыклары белән каплады. Кемдер «ләхәүлә»сен укыды. Әмма халык күңелендә иман, пыскып булса да, яши иде әле. Заһидулла карт янына чыгучылар күбәеп киткәч, Идрис арканнарын кире аркасына урарга мәҗбүр булды. Теш арасыннан әче итеп сүгенеп, җиргә төкереп куйгач, аяк астындагы сары яфраклар да тынып калды. Малай-шалайлар төрлесе төрле якка таралышты...
Әмма бу вакытлыча тын алу гына иде шул. Моны авылның һәр кешесе сизеп-тоеп тора иде. Берничә сәгатьтән атлы тарантаста районнан партия оешмасы вәкилләре килеп төште. Авыл активы, комсомол, коммунистлар ашыгыч рәвештә идарәгә ашыктылар. Бала-чага тагын шул тирәдә кайный башлады. Әнә, тәрәзә төннегеннән кунакның сүзләрен ишетеп алган Габдулла, күзләрен шарландырып: «Малайлар! Бүген кич мәчет манарасын кисәчәкләр! Ромодан авылы урысларын чакырганнар! Тирәк янында күрешәбез, яме!» - дип, өенә чапты.
...Кичен җил тынган иде инде. Сары яфракларның кешеләр уенында бер гамьнәре дә юк, алар җансыз, аларга барыбер, алар җәй буе тереклек суы эчкән үз тирәкләрен оныткан инде... Чабаталы малайлар, күз дә алмый, мәчет тирәсен күзәтә. Анда да тынлык хөкем сөрә. Әнә, кемдер Габдулланы үчекли үк башлады:
- Колагыңны әйтер идем инде... Дөрес ишетмәгәнсеңдер син. Бибайдагы мәчетнең манарасын кисәбез, дип сүләшкәндер ул райком кешеләре.
- Ы-ы, шулайдыр, име, - дип, мыш-мыш борынын тарта-тарта сөйләп китте Габдулла. - Алпардагы мәчетне дә шулай кич кискәннәр, бик беләсең килсә. Кеше кайтып киткәнне, тынычланганны гына көтеп торганнар. Алайса, ник Ромодан урыслары идарәдә аракы эчеп утыра? Хәзер киләчәкләр дә эһ иткәнче сөйрәп төшерәчәкләр манараны...
Башларын беркавем, иеп, тын гына утырдылар.
- Малайлар, мин бу хакта Мирзаҗан бабайга да әйттем, - дип сүз алды Мансур. - «Үз башларына йөриләр. Ходай Тәгаләнең күңеле иркен. Әмма ачуы да яман!» - диде ул.
- Юкка аптыраткансың син аны, бәлкем берәү дә тимәс. Кемнең кулы барсын инде шул йортны җимерергә, - диде Галимҗан.
Ул гел шулай җайлап кына, ипләп кенә сөйләшергә ярата. Әмма Заһидулла картның капкасы җәһәт кенә ачылгач, малайлар, дөньяларын онытып, шул якка төбәлде.
- Улым, газизем, йөрмә буталып шул денсезләр арасында.
Картның тавышында калтырану гына түгел, баласына тиешле тәрбия бирә алмаган өчен ачыну да ярылып ята. Сүзләре дә башта үгет-нәсыйхәт булып яңгыраса, соңыннан ачулану, нәфрәткә күчте.
- Чыгып китәсең, шул шайтан туенда катнашасың икән, минем өемә юллар ябык дип уйла!
Улы гүя аны ишетми дә, итекләрен тазарткан итенә. Әнә, арканны җилкәсенә асты: мәчет манарасын тартып төшерәсе арканны Корбан үз өенә - мәчет карты булган атасы Заһидулла йортына алып кайткан икән бит. Йөрәге әрнүенә чыдаша алмый, әти кеше аның аякларына сарылды. Моны күреп алган малайлар да сыннарын турайтты. Булса да булыр икән кыю, әй, каты йөрәкле кеше. Нинди кырыс холыклы атасын да шул дәрәҗәдә рәнҗетә ала икән бу комсомол дигәннәре. Тезләрен кочып алган атасын аягы белән этеп, юлында булды Корбан. Заһидулла картның хәсрәте инде көеп, кибеп беткән көзге чирәмне йолкый иде. Ахырдан йодрыкларын төйнәде ул һәм күз яшьләре аша улына кычкырып калды:
- Кайтып керәсе булма, малай актыгы! Атаңның исемен оныт, анаңны күзләрең күрмәсен!
Бу манзараны күргән Габдулланың да тыны кысылды. Аркасыннан шыбырдап тир ага, ә үзе, күзләрен чытырдатып кысып, тирәк төбенә чүмәшкән. Галимҗанның да борыны җебеде, мышык-мышык эчкә суырган итә. Шулчак Мансур кычкырып җибәрде:
- Малайлар!!! Килделәр!!! Әнә, берәү мәчет манарасына менеп бара.
Тирәкнең агачта эленеп калган яфраклары бу манзара шаһиты булган малайлар аяк астына сибелделәр. Сакаллы урыс тәмәке төпчеген мәчет нигезенә атты һәм түбәгә сикереп менеп, аркан белән манараны урап алды да әйбәтләп төенләп бәйләп куйды. Аннары:
- Давай, брать! Начали!!! - дип сузып җибәрде.
Аның сүзләрен генә көтеп торган бер төркем тавышы кичке эңгер-меңгер куелыгына таралды:
- Ха, берем!!! Ха, берем!!! Ха, берем!!!
Ни икәнен аңламаса да, Габдулланың колагында картайгач та яңгырап торачак сүзләр иде бу: «Хабирун!!! Хабирун!!! Хабирун!!!»
Мәчет манарасы, авыр шыгырдап, совет власте тарафдарлары алдына егылып төште. Тузан купты, хатын-кызлар акырып елашырга тотынды, мәчет картлары яшьләрен тыя алмады, кемдер кычкырып-кычкырып бисмилласын укыды. Малайлар - күңел дәфтәрләре әле чиста булган, әмма ике вазгыять чигендә басып торган яшь буын куркудан өйләренә йөгерде. Таң белән үк алар тагын карт тирәк янына җыелачак. Чөнки сөйләшер сүзләргә генә түгел, вакыйгаларга да шактый мул көннәр иде бу.
Халыкны тынычландырырга кирәк иде. Ярсыган килеш ни кылмаслар. Моны совет властен төзүчеләр дә яхшы белә. Әнә, авылдашлары каршына 1926 елга кадәр үк үз йортында балаларны хәреф танырга, санарга өйрәтүче беренче мөгаллим Әхәт Туктамышевны чыгарып бастырдылар. Халык та сабырланып куйды. Әтрәк-әләмнәрдән чыккан комсомолларга сүз бирелсә, котырынган хәлдә ботарлап та атарлар иде, иң изге булган нәрсәләргә кагылганда, ни ярый, ни ярамый икәнен аңышып торырлык түгел шул. Ә Туктамышев - укытучы кеше. Ни дисәң дә, гомер-гомергә белемгә тартылган авыл кешесе мөгаллимнәрне хөрмәт иткән шул.
- Авылдашлар! - дип сүз алды Әхәт мөгаллим. - Болар барысы да вакытлыча гына. Сабыр булыйк.
- Нәрсә, иртәгә мәчет төзерләр димәкче буласыңмы әллә?! - Хәлиулла үзе бик диндар кеше булмаса да, авылның элеккеге йолаларын югалтканга эче поша, әнә, соравыннан да шул сизелеп тора. Янәшәдә генә битен каплап басып торган хатыны аның сүз дәшүен бик өнәп бетермәде булса кирәк, терсәге белән касыгына төртеп: «Кирле-мырлы сөйләнеп торма әле», - дип куйды.
Булыр, вакыт җиткәч, мәчете дә булыр. Тик үзегез күреп торасыз, муллаларыбызны төрмәгә ябып, сөргенгә җибәргәннән бирле йорт буш тора, бер елны хуҗалык амбары буларак та файдаландылар. Шулай түгелмени?
Ахыры бар

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: