Шәһри Казан

Зөләйха күзләрен ача (РОМАННЫҢ ТӘРҖЕМӘСЕННӘН ӨЗЕК)

Башы. Зөләйха толыбын ачты да күлмәк бөрмәләрендә озаклап казынып, биленә чорнаган күчтәнәчле дымлы чүпрәкне чишеп алды. - Гафу ит, еш борчыганым өчен, - диде Зөләйха буранга. - Син бүген дә ярдәм ит, зинһар, кире какма. Ияләргә ярау - җиңел, гади эш түгел. Кайсы иянең нәрсә яратканын белергә кирәк. Өйалдыңда яшәүче...

Башы.

Зөләйха толыбын ачты да күлмәк бөрмәләрендә озаклап казынып, биленә чорнаган күчтәнәчле дымлы чүпрәкне чишеп алды.

- Гафу ит, еш борчыганым өчен, - диде Зөләйха буранга. - Син бүген дә ярдәм ит, зинһар, кире какма.

Ияләргә ярау - җиңел, гади эш түгел. Кайсы иянең нәрсә яратканын белергә кирәк. Өйалдыңда яшәүче бичура, мәсәлән, талымсыз. Аңа юылмаган, бераз ботка яки аш калган ике тәлинкә куеп калдырсаң, төнлә аларны ялап бетерә дә шуның белән канәгать кала. Мунча бичурасы - таләпчәнрәк - аңа чикләвек яки көнбагыш бир. Абзар иясе - камыр ашын, капка иясе төйгән йомырка кабыгын ярата. Ә менә басу капкасы иясе - баллыны. Әнисе шулай өйрәтте аны.

Зөләйха беренче мәр­тәбә аңа үтенеч белән - кызлары каберләрен карап торуын, кыш көне, туңып ятмасыннар, дип, карны калынрак итеп ябуын, явыз шүрәлеләрне куып торуын сорап, зират иясе белән сөйләшсен дип, конфетлар китергән иде. Аннары балда болгатылган чикләвекләр, таралып торган кош теле, киптерелгән җиләк-җимеш алып килде. Алма кагын әле беренче генә китерүе. Яратыр микән?

Какның ябышкан ки­сәкләрен аерып, берәм-берәм үз алдына ташлады. Җил, аларны эләктереп алып, каядыр кырга очыртып алып китте дә, әйләндерә-бөтерә, басу капкасы иясе оясына китереп салды.

Бер генә кисәк тә Зө­ләйханың үзенә очып кайтмады: димәк, басу капкасы иясе аларны кабул итте. Болай булгач, Зөләйха үтенечен гамәлгә ашырачак: үзенчә зират иясе белән сөйләшәчәк, аны күндерәчәк. Кызлары язга кадәр җылыда, тынычлык­та ятачак. Зөләйха зират иясе белән турыдан-туры сөйләшергә курыкты - ни дисәң дә, ул бит гади хатын, өшкерүче түгел.

Ул, басу капкасы иясенә рәхмәтен белдереп, караңгылыкка баш иеп, өенә ашыкты. Тизрәк, тизрәк, Мортаза Убырлы карчыктан чыкканчы кайтып җитәргә кирәк. Өйалдына килеп кергәндә, Мортаза әнисе янында иде әле. Ул, Бөек Аллаһка рәхмәтен белдереп, учлары белән битен сыпырып куйды. Әйе, бүген ул чынлап та Зөләйха яклы.

Җылыга керү белән, ару-талчыгу биләп алды. Кул-аяклар чуен төсле каткан, баш мамыкка әйләнгән. Тән исә бер генә нәрсәне сорый - тынычлык, ял. Ул тиз генә иртән үк суынган мичкә ягып җибәрде. Сәкедә Мортаза өчен табын әзерләде, аңа ризыклар тезеп куйды. Кышкы абзарга кереп, анда мичкә якты. Терлекләрнең ашарларына салып, асларын чистартты. Тайны, кичке имезү вакыты җиткәнгә, Сандугач янына кертте. Күбәләкне савып, сөтне сөзеп куйды. Биек киштәдән иренең мендәрен алып күпертте (Мортаза биек мендәрдә йокларга ярата). Ниһаять, үз ягына керергә дә мөмкин, мич артына.

Гадәттә, сандык өстендә балалар йоклый, ә хатыннарга сәкенең ирләр ягыннан калын, үтә күренми торган чыбылдык белән аерылып торган әллә ни зур булмаган өлеше тияргә тиеш. Тик менә унбиш яшьлек Зөләйха Мортаза өенә килгәндә шундый кечкенә буйлы иде, беренче көндә үк Убырлы, әле ул чакта ачык сары-коңгырт күзләрен килененә текәп: «Бу чәнти бармак буе кечкентәй сандыктан да егылып төшмәс», - диде. һәм Зөләйханы тимер плас­тиналар һәм ялтырап тырпаеп торган кадаклар белән тышланган зур иске сандык өстенә урнаштыр­дылар. Шуннан бирле ул үсмәде - аны кая да булса күчерергә кирәк түгел иде. Сәкене Мортаза тулысынча үзе биләде.

Зөләйха, сандык өстенә матрас, юрган җәеп, баш аша эчке күлмәген салды да чәчләрен сүтә башлады. Бармаклар тыңламый, баш күкрәккә салынып төшә. Ярым йокылы хәлдә ишетә - ишек шапылдап ябылды: Мортаза үз урынына кайта.

- Хатын, син мондамы? - дигән сүзләр тарала ирләр ягыннан. - Мунчаны ягып җибәр әле, әнинең юынасы килә.

Зөләйха учлары белән битен каплады. Мунчаны ягар өчен күпме вакыт кирәк бит. Өстәвенә Убыр­лы карчыкны юындыры­га... Көч-дәрманны каян алырга? Хет тагын бер-ике мизгел генә булса да шулай селкенмичә утырырга иде. Көч тә килер, ул да торыр, мунчасын да ягар...

- Йоклыйсы иттең мәллә? Чанада йок­лый­сың, өйдә йоклыйсың. Әни хаклы: ялкауның ялкавы син!

Зөләйха сикереп торды.

Мортаза аның сандыгы янына килеп баскан: кулында - филтәсе тигезле-тигезсез янып торган керосин лампасы, уртасы тирән чокырлы киң ияге ачудан киеренкеләнгән. Иренең калтырап торган күләгәсе мичнең яртысын каплый.

- Йөгерәм, йөгерәм, Мор­таза, - диде карлыккан тавыш белән Зөләйха.

Йөгереп тә китте.

Бу бит җиңел эш түгел: әүвәл мунчага илтә торган кар баскан юлны чис­тартырга кирәк (иртән чистартмады - ягылыр дип уйламаган иде). Аннары коедан су ташырга - егерме чиләк, Убырлы суны күп түгеп юынырга ярата. Мичен ягып җибәрергә. Бичурага шукланмасын, әдәпсезләнмәсен, мичне сүндермәсен, сөрем чыгармасын, чабынырга комачауламасын өчен, эскәмия артына чикләвек сибәргә. Идәнен юарга. Себеркене, җебетеп, пешерергә куярга. Чормадан кипкән үләннәр алып төшәргә: эт тигәнәге - хатын-кыз һәм ирләрнең яшерен җирләрен юар өчен, бөтнек - хуш исле бу чыксын өчен, әле аларны кайнатып алырга. Мунча алды идәненә чиста палас җәяргә. Убырлы карчык өчен дә, Мортаза һәм үзе өчен дә чиста кием китереп куярга. Мендәр белән эчә торган салкын су тутырылган кувшинны да онытмаска. Уф, ничек өлгерер?!

Мунчаны Мортаза ишегалдының бер почмагына, амбар белән абзар артына салып куйды. Мичен заманча ысул белән чыгарды. Казаннан алып кайткан журналдагы сызымнар белән озак интекте: бернинди аваз чыгармыйча, иреннәрен кыймылдата-кыймылдата, журналның сары битләре буйлап киң тырнагын шудырып йөртә-йөртә, барын да төгәл аңларга тырышып, шактый маташты; рәсем-сызымнар белән һәрдаим чагыштырып, бер­ничә көн кирпечләрне өйде. Казандагы Пруссия фабриканты Дизе заводында, үлчәмнәрен биреп, корыч бак ясатты, аны билгеләнгән текә чыгынтыга төгәл итеп урнаштырды, шома итеп балчык белән сылап куйды. Мондый мич мунчаны да, суны да бик тиз җылыта - утыныңны өстәргә генә өлгер, - гади мич кенә түгел бу, сокландыргыч бер нәрсә. Мулла-хәзрәт тә килеп карап китте, аннары үзенә дә шундый мич ясатып алды.

Бу эшләр белән йөгереп йөргәндә, арыганлык каядыр еракка кереп качты да яшеренде, йомгакка әйләнде - әллә баш артында, әллә умырткада шунда. Тиздән бәреп чыгачак, әлбәттә - тыгыз дулкын булып каплаячак, аяктан егып батырып үтерәчәк. Кайчан буласы гына билгесез. Менә инде мунча җылынды - Убырлы карчыкны юынырга чакырырга да була.

Мортаза әнисе янына ишек шакымыйча керә, ә Зөләйхага, ишеккә кагылганчы, аның алдындагы идәндә аяклары белән озак һәм каты итеп таптанып торырга кирәк - явыз карчык аның керүенә әзер булып торырга тиеш. Убырлы уяу булса, идән такталары шыгырдавын сизеп, киленен сукыр күзләрен усал акайтып каршы ала. Ә инде йок­лаган булса, Зөләйха шундук чыгып китәргә һәм соңрак керергә тиеш.

«Бәлки йоклагандыр!» -дип өметләнеп уйлап алды каенанасы ишеге төбендә тырыша-тырыша таптанып торган Зөләйха. Ишекне бераз ачып, шушы ярыкка башын тыгып карады.

Металлдан челтәрләп эшләнгән аскуймадагы өч зур керосин лампасы иркен бүлмәне нык яктыртып утыра (Убырлы карчык аларны кичен Мортаза керер алдыннан гел яндырып куя). Юка һәм үткен пычак белән кырылган һәм елга комы белән алтынсу төскә кергәнче ышкылган идәннәр (Зөләйха җәй көне боларны эшләгәндә бөтен бармаклары тиресен сыдырып бетергән иде); тәрәзәләрдә кулларны кисәрлек итеп крахмалланган ап-ак челтәрләр; тәрәзәләр арасындагы стенада - бик матур кызгылт­яшел тастымал һәм озынча түгәрәк көзге. Ул шулкадәр зур - әгәр Зөләйха шул көзге каршына басса, баш түбәсеннән аякларына кадәр күренер иде. Гаять зур идән сәгате гәрәбә төсендәге лак булып ялтырый, асылма җиз теле вакытны, ашыкмый гына, үз җае белән, әмма төгәл күрсәтә. Чынаяк кирпеч белән тышланган биек мичтә саргылт ут чытырдый (бу мичкә Мортаза үзе яга, Зөләйхага кагылырга да рөхсәт юк). Түшәм астына стена буйлап эленгән челтәр кебек юка ефәк кашага кыйммәтле каймадай бөтен бүлмәне чорнап алган.

Мактаулы һәм хөрмәтле урында - түр башында - бизәкләп коеп эшләнгән аркалы зур тимер караватта, күпертелгән яс­тык-мендәрләр өеменә чумып, кортка җәелеп утыра. Аяк­лары - идәндә, төсле тасма белән чигеп бизәлгән сөт төсендәге йомшак киез катада. Укмаш кашларына кадәр карчыкларча төшереп, озын, ак яулык бәйләнгән башы капчык кебек асылынып төшкән муенында туры һәм нык тора. Биек һәм киң яңак сөякләре күз кабакларының ян-яктан кыеклап салынып төшүеннән өчпочмакланган күзләренең тар ярыкларын терәтеп тора.

- Синең мунчаны ягып өл­герткәнеңне көтә-көтә үлеп китәргә мөмкин, - диде тыныч кына каенана.

Авызы карт казның арты кебек эчкә баткан һәм җыерчыкланган, тешләре төшеп беткән диярлек, шулай булса да, сөйләве аңлаешлы һәм төгәл.

«Үләрсең, ди, хәзер, - дип уйлап алды Зөләйха бүлмәгә кергәндә. - Әле мине җирләгәндә, минем турын­да әллә нинди шакшы сүзләр сөйләрсең».

- Үлемемне көтмә дә, өметләнмә дә, мин әле озак яшәргә җыенам, - диде карчык. Яшмадан ясалган тәсбихын бер читкә куйды да вакыттан каралып беткән кәкре башлы таягын яныннан капшап тапты. - Без Мортаза белән барыгыздан да
озаграк яшәячәкбез, без - нык тамырдан һәм яхшы токымлы агачтан үскәнбез.

«Хәзер мине черек тамыр­дан дип әйтәчәк инде», - дип борчылып, авыр сулап куйды Зөләйха, карчыкка эт тиресеннән халат кебек тегелгән озын тунын, мех калпагын һәм киез итекләрен китереп бирде.

- Без - син түгел, сыек канлы җебегән, - диде карчык, үзенең сөяккә калган аягын алга сузып. Зөләйха сак кына аның аягыннан мамык кебек йомшак киез катасын салдырып, биек кунычлы каты киез итек кидерде. - Ни буең, ни кыяфәтең юк. Бәлки синең аяклар арасындагы нәмәрсәңә яшь чагыңда бал сыланган булгандыр, ә бит ул җирең дә бик сәламәт булып чыкмады, ә? Гел кызлар гына таптың, әле аларның да ник берсе исән калсын.

Зөләйха икенче киез катаны ныграк тартты булса кирәк, карчык авыртудан кычкырып җибәрде.

Флёра Тарханова тәрҗемәсе

Реклама

Дәвамы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: