Шәһри Казан

"Ире, биш яшьлек кызы бар аның. Башка иргә гашыйк булуыннан оялды башта..."

Аяз үз-үзен көчкә тыеп соңгы тапкыр аны кочты да, тиз-тиз адымнар белән китеп барды. Чиләкләп яуган яңгыр астында калтыранып елап калды Сиринә. Үзе генә түгел, җаны да елый иде аның. Сөйгәне китеп барган сукмактан күзен алмады. Эзләрен булса да юмачы, аларга булса да карап калыйм дип күктәге куерган яңгыр болытларына ялварды.

Бер-берсенә дәшмичә генә бик озак басып торды ала, ә яңгыр көчәя генә бара. Зонтик та кечкенә шул, эре яңгыр тамчылары аларның йөзләренә эләгеп, өшетеп, чеметеп куя. Көзге салкын яңгырның туктарга нияте дә юк иде кебек. Коелган яфракларны җил ала да уйнаклап башка җиргә күчереп куя. Күктә кара болытлар да шыксыз, аларга карарга да куркыныч. Хәер, яңгыр астында басып торучы икәүнең күңел халәте дә нәкъ шул көннеке сыман: шыксыз, куркыныч, шомлы...

Сиринәгә бик моңсу иде. Күз яшьләре аңа хыянәт итеп тамалар да, тамалар. Юкса, еламаска дип сүз биргән иде бит. Аяз аның янында тын да алмыйча басып тора, куллары кулга бәйләнгән. Бу мизгелдә аларга беркем дә кирәкми. Караңгы шыксыз, яңгырлы көн һәм алар икәү. 
Авыр тынлыкны аяз бозды.
– Кадерлем, сөеклем минем. Башкача эшли алмыйм… Аңла мине, зинһар.

Сиринә күз яшьләре аралаш иргә тутырып карады. Аязның күзләре яшькә чыланган, гүя җан ярасы йөзенә үк чыккан. Хатын аңа ни дип тә җавап кайтарырга белмәде.
– Ни өчен? – дип кенә сорый алды ул калтыравыклы тавыш белән.
–  Чөнки син кияүдә, ә мин гаиләңне җимерергә теләмим.

Алар тыныч кына, селкенмичә диярлек басып торуларын дәвам итте. Йөрәкләре күкрәкләреннән атылып чыга сыман типте. Сулышлары кысыла башлады.
– Тик мин сине яратам… – диде Сиринә атылып чыккан күз яшьләрен тыя алмыйча.
– Мин дә сине бик яратам. Синең күзләрең, елмаюңнан башка яши алмыйм...

Аяз хатынны килеп кочаклап алды да:
– Гафу ит мине, гафу ит. Бер аңларсың әле. Гафу ит мине, – дип кабатлады.

Хатын аның күкрәгенә сыенды, башын куеп тын гына басып тора башлады. Ир аның көзге яфрак исе килүче юеш чәчләрен үпте.
– Ничек яшәрбез соң без? – Сиринә башын күтәреп аңа бакты.
–  Элек ничек яшәгән булсак, шулай яшәргә кирәк.

Ир аның йөзенә иелеп күзләрен, битен, иреннәрен үбә башлады. Алардан башка дөньяда башка беркем дә юк. Бары Аяз һәм Сиринә...һәм аларның үкенечле, кыска сөюләре...

Реклама

Ә яңгыр аларның күңел халәтен аңлап булса кирәк, туктарга һич уйламый, көчәйгәннән көчәя бара. Инде сибәләп түгел, коепява башлады. Яңгыр тамчыларыннан җыелган күлләвекләр асфальт буенча сәяхәт итә башлады. Яңгыр табигать бүләге ул, дигән уй сызылып үтте Сиринәнең башыннан. Ул дөньяны юарга, агартырга сәләтле. Без генә аңламыйбыз аны. Әнә күңелдәге халәтне дә ничек яхшы аңлый яңгыр, Сиринә белән бергә елый, сызлана.

Яшь хатынның караңгы, шыксыз көннән, соры йортлардан, яфраклардан арынган агачлардан, кара-соры күктән әллә кайларга кереп качасы килде. Аяз аның тын калуын сизеп, кулын кысты. Сиринәнең алтынсу чәчләре арасыннан, өметсезлек һәм чарасызлыктан бите буйлап яндырып төшкән күз яшьләрен күреп Аяз үзе дә елый башлады. Гәрчә, моңарчы бер тапкыр елаганы булмаса да. Әмма аерылышу газабы шулкадәр көчле ки, йөрәктәге ташкын хисен һич кенә дә басып яки туктатып булмый.
– Бер күрешербез әле. Синнән башка беркемем дә юк һәм беркайчан да булмас, – диде ир. 

Аяз утызны тутырса да, әле дә өйләнмичә йөри иде. Бердәнберен эзләде ул. Төскә-биткә чибәр егеткә күз салучылар булмады түгел. Ләкин күңел кылларын кузгатучы гына табылмады. 

Сиринә белән танышулары бик сәер килеп чыкты. Икесенең дә эш буенча башка шәһәргә барышлары. Ни хикмәт, билет сатучы боларның икесенә дә бер үк урынга билет саткан. Ярый ла, янәшәдәге урын буш иде, Аяз шунда утырды. Әнә шулай юлда танышты алар. Автобустан төшкәч, егетнең һич кенә дә Сиринәдән аерыласы килмәде. Телефонын сорап алды. Аралашу әнә шулай дәвам итте. 
– Тынычлан, кадерлем. Барысы да әйбәт булачак.

Сиринә елавыннан туктап, сөеклесенә күз ташлады. Соң очрашты шул алар. Сиринә гаиләле, биш яшьлек кызы бар. Башка иргә гашыйк булуыннан күпме читенсенде. Үз хисләреннән, иренә хыянәт итүдән оялды. Ир хатыны бит син дип битәрләде үзең хатын. Әмма йөрәктә чәчәк атучы хисне баса алмады. Аны акыл белән аңлатып булмый. Ул күкләргә алып менеп, хисләр диңгезенә алып сала. Тыйсаң да тышка бәреп чыгып өтеп ала. Ятса да, торса да, күңел түрендә һәрчак Аяз образы. Күзен йомды исә, килә дә баса. Әйтерсең лә, ул күренмәскә әйләнгән дә, тәки Сиринәне тынычлыкта калдырмыйча, эзәрлекләп, артыннан тагылып йөри. Әнә шул хисләр диңгезендәге ярсу дулкыннар эчендә бәргәләнеп яшәде хатын. Яратмаган кешең белән яшәү мең газап икән ул. Хәер, яратмады түгел, яратты Сиринә ирен. Тик ул хисләр тормыш матавыклары белән сүрелде, сүнде, эреп юкка чыкты. Ире белән мөнәсәбәтләр дә дежурга әйләнде. “Ашарга бармы?”, “Баланы алдыңмы?” һәм башкалар. Хәл-әхвәлләр белешү, чөкердәшә-чөкердәшә чәй эчү, бергәләшеп ял итүләр ят иде алар гаиләсе өчен. Кая карап чыктың соң, дип үз-үзе белән бәхәсләшеп ала Сиринә. Яшь чактагы юләрлекләр, йолдыз санап таң аттырулар шактый еракта калды шул. Тормыш өермәсе үзенә йотты аларны.

Аяз янында исә Сиринә иркенләп сулыш ала. Ир аны сәгатьләр буе тын да алмыйча тыңлап утыра, эч-серләре белән уртаклаша. Гүя алар бербөтен, бер караштан аңлашалар. Ә менә хәзер аерылышу. Ничек түзәр соң Сиринә? Ничек яшәр аннан башка? Гомумән, яши алырмы?

Аяз үз-үзен көчкә тыеп соңгы тапкыр аны кочты да, тиз-тиз адымнар белән китеп барды. Чиләкләп яуган яңгыр астында калтыранып елап калды Сиринә. Үзе генә түгел, җаны да елый иде аның. Сөйгәне китеп барган сукмактан күзен алмады. Эзләрен булса да юмачы, аларга булса да карап калыйм дип күктәге куерган яңгыр болытларына ялварды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 18 август 2022 - 17:41
    Без имени
    Шундый матур язылган! Э дэвамы бармы? Укыйсы, белэсе килэ! Бик тэ!..