Шәһри Казан

Кара көзге (мистик хикәя, дүртенче өлеш)

   Морякның әшнәләре, бакчага янә кәеф-сафа корырга җелды. Билгеләнгән сәгатьтән алданрак килгән Барби күл буйларында йөреп керергә булды. Ләйсән яшәгән бакча өе турысыннан узганда ул сихерләнгәндәй туктап калды, ни эшләгәнен дә белештермичә өй эченә керде.

Башы: Кара көзге (мистик хикәя, өченче өлеш)

Барби бусаганы атлауга ишек үзеннән-үзе шапылдап ябылды. Көзгедән ефәк күлмәкле, тузгыган ап-ак чәчле, каныңны өшетердәй килбәтсез йөзле хатын-кыз йөзеп чыкты.
 – Ха-ха-ха, – дип, өрәк җир астыннан яңгырагандай аваз белән көлде. – Мине үтердек тә качтык, дип уйладыгызмы? Исән мин, исән! Менә сез берәм-берәм ычкынырсыз...
Өрәк үзенә таба атлый башлагач, авызын ачып катып калган Барби, ниһаять, аңына килеп, калтырана-калтырана ишекне төртеп, урамга йөгерде. Ләкин, ерак бара алмады, йөрәге тотып җиргә капланды.

Барби хастаханәдә генә күзен ачты, тик ул үз акылында түгел иде инде. Авыру: “Ул кыз мине үтерә. Коткарыгыз! Әнә ул”, – дип һаман бер үк сүзләрне кабатлады, мендәр астына башын яшерде. Табиблар бу сүзләрдән берни аңламасалар да, әшнәләренең хәлен белешергә сугылган Чегән белән Моряк сагаеп калды. Бакчадагы кыз исәнме икән ни? Хокук саклау органнарына әйтсә, харап, дигән уй чәнчеп алды аларны.
* * *
Шимбә көнне Айратның сөйгәне Эльмира кунакка килергә тиеш иде. Егет булачак очрашу мизгелләрен күзаллап, әллә нинди ләззәтләр турында хыялланып таң аттырды. “Машина иртән үк кузгала, көндезге уннарга килеп тә җитәрмен”, – дигән иде Эльмира телефоннан. Айрат бүлмәләрне җыештырды, сәгатьтән артык вакыты булса да, түземсезләнеп, әледән-әле тәрәзәдән юлга карады. Ниһаять, бакча йортлары капкасы төбенә туктаган җиңел машинадан бер кыз чыкты. Шофер аңа арткы әрҗәдән зур гына букча алып тапшырды да, җилдереп китеп тә барды. Айрат Эльмирасын танып, каршыларга йөгерде. Кайсы урамнан эзли башларга булыр икән, дип аптырабрак калган кыз да, сөйгәнен күреп, иркен сулап куйды. Юл арыганлыкларын оныттырып, тәне буйлап сөенеч дулкыны тибрәлеп узды.
 – Ни хәлләрдә соң? Исән-сау килеп җиттеңме? Авылда тынычмы? – дип, сораулар бирә-бирә, Айрат кыздан букчасын алды, буш кулы белән кунагының иңнәреннән кочты, битеннән үпте.
Шулай җылы каршылаудан күңеле тагын да күтәрелгән Эльмира: “Барысы да исән-саулар”, – дип, шат елмаеп янәшә атлады.
 – Нәрсәләр тутырдың бу букчага, күтәрерлек түгел...
 – Сиңа! Авыл күчтәнәчләре, – дип кыз егетнең беләгенә ябышты.
 – Асылынма, болай да көчкә күтәреп барам букчаңны, – дип шаяртты Айрат.
 – Беткәнсең инде, беткәнсең, – дип көлде Эльмира.
 – Карарбыз, кем беткәндер әле монда...

 Алар көлешә-көлешә бакча өенә килеп җитте. Кунак кызы мунчага кереп, юл тузаныннан тазарынып, җиңелчә киемнәр киеп чыкты.
 – Син бөтенләй шәһәр сылуына әверелдең, – дип сүз катты аңа Айрат.
 – Дөньядан калышмаска тырышабыз инде.

 Бер-берсен кысташып, авыл күчтәнәчләре белән чәй эчкәннән соң Айрат Эльмирасын күтәреп алды да йокы бүлмәсендәге караватка илтеп салды, үзе дә аның янәшәсенә сузылды.
 – Ял ит азрак, җаным! Авылда эшли-эшли арыгансыңдыр.
 – Юк-юк! Армадым. Әйдә, торыйк. Көпә-көндез яту килешмәс, – дигән булды кыз.
 – Килешмәсә килештерәбез аны, – дип Айрат кызның битләреннән, колакларыннан, иреннәреннән үпте, акрын-акрын гына киемнәрен салдырды.

Өрәк түзмәде, көзгедән йөзеп чыгып, ишек читеннән гашыйкларның яратышуларын күзәтә башлады. Эльмира кайнар тәненә бөркелгән салкын дулкынны тоеп, сагаеп калды.
 – Айрат, берәрсе керде ахырысы?
 – Юк инде, җаным. Кем булсын монда.
 – Кемдер карап торадыр кебек.
 – Курыкма-курыкма, ишек бикле.

Реклама

Бала-чага түгел лә инде мин, вәгъдәләшкән ярым куенындамын ләбаса, дип, Эльмира үз-үзен тынычландырып, бөтен барлыгы белән Айратка сарылды. Бу күренештән өрәкнең җаны бәргәләнде, ул Айратка тәмам гашыйк, шунлыктан сөйгәнен башка кыз куенында күрү аңа авыр, бик авыр тоелды. Ләкин, өрәк бакча өенең яңа хуҗасына һәм аның кунагына тән җәрәхәте ясауны үзенә түбәнчелек санады, мәхәббәтне хис-тойгы аша яуларга ниятләде.
Гашыйклар гыйшык утында янып беркадәр сүрелгәннән соң, янә чәйләп алып, күлгә су коенырга китте. Өйдә калган өрәк егет белән кызның камышлар арасында тәнгә-тән кушылып яратышуларын инде күрмәде.

Бер-берсен иркәләшеп туймаган яшьләр өчен очрашу сәгатьләренең узганы сизелми дә калды. Айратның бакча күршесе Николай дәдәй, якшәмбедә машинасы белән шәһәргә барышлый, Эльмираны автобус тукталышында кадәр илтергә бик теләп риза булды.
 – Киләсе ялга авылга үзем кайтырмын. Сәлам тапшыра тор, – дип озатып калды Айрат.
 – Сагынып көтәрмен! – дип Эльмира машина тәрәзәсеннән кул болгады. Аның күзләре шатлык вә наз бөркеп яна иде.
 Рәшәткә капка төбендәге саубуллашу мизгелләрен тәрәзә челтәре аша күзәтеп торган өрәк: “Иртә сөенәсең, ахирәткәем. Айратны бирмим мин сиңа. Ул бары тик минеке генә булачак”, – дип үзалдына сөйләнде.

 Сәер хәлләр шул якшәмбе төнендә үк башланды. Йоклап киткән Айратка кемдер дәште. Күзен ачса, аксыл томан эченнән егет хозурына таба гүзәл кыз атлый, аның озын чәчәләре һәм ефәк күлмәге җилдә җилферди, йөзеннән нур бөркелә. Бу манзара Айратка өнендәге сыман, тик ни гаҗәп ул үзенә-үзе хуҗа түгел, ниндидер сихри көч аның аңы вә тәне белән идарә итә.
 Ягымлы тавышлы кыз янә дәште.
 – Айра-ат!
 – Ә-ә-ү! Синме бу, Эльмира?!
 – Мин Эльмира түгел. Мин Ләйсән.
 Өрәк диван читенә килеп утырды, сүзен дәвам итте.
 – Айрат, оныт син Эльмираны, оныт! Минем белән иң бәхетле кеше булырсың. Мин сине беркем яратмаган кебек яратырмын.

Дәвамы бар.

Фото: https://pixabay.com/
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: