Шәһри Казан

Күрәзәче: "Мөселман диненә күч, яисә сине ирең кыйнап үтерәчәк..."

Бүген Казан университетларының берсендә укыйм. Мәктәп елларында Санкт-Петербург шәһәренә укырга керү турында хыяллансам да, язмыштан узмыш юк диләр. Язмыш дигәннән, кемгә нәрсә язылганны күз алдына китерергә дә авыр. Әмма әнием мине аңа бер дә зарланмаска өйрәтә.

Аллаһ сакласын, нинди сынаулар әзерләп куйгандыр ул. Бәлки, алай яшьли мин бу хакта уйланмаган да булыр идем, әгәр юлымда ул кеше очрамаган булса...
Хәзерге заманда күрәзәчеләргә ышанасызмы дип сорарга да кыенсынам. Тик шулай да бу вакыйга һич башымнан чыкмый. Бигрәк тә һәр иртән үземнең институтыма укырга җыенганда бу хакта уйланам. Дүрт ел элек юлыбызда сәер кеше очрады да, фикерләребезне чуалтты.

Без ул көнне Лилия белән мәктәпкә киемнәр алырга дип авылдан Казанга килдек. Дус кызыма – 18, минем әти-әни дә 16 яшьлек кызларын зур шәһәргә җибәрергә каршы килмәде. Без “Тура” дигән комплекска юл тотабыз, имеш. Сәгать иртәнге яклар тирәсе иде, төгәл хәтерләмим. Әмма ул вакытта әле шәһәр халкы йоклый, машиналар сирәк йөри. Бик яхшы хәтерлим, без тукталышта Лилия белән икәү генә басып тора идек. Һәм... бездән 10-15 метр ераклыкта чүп чиләге янында тәмәкесен пыскытып берәү басып тора.

Казаннан Турага бара торган автобус озак килмәгәнгә күрә, мин арлы-бирле йөри башладым:
– Нишләп шулай озак килми соң бу?! – дип үзалдыма сөйләнеп. Йокы дигән нәмәстәкәе дә туймады. Авыз ачыла да, ачыла...“Бисмилла”ны әйтеп, кулым белән авызымны каплыйсы урынга – Ой, господи... – дип үзалдыма әйтеп куйдым.

Шул сүзне әйтеп бетерүем булды, баягы кеше минем янда басып тора. Кара күзлеге аша миңа карап: “Ты же мусульманка, зачем говоришь «господи?» – диде. Сүзсез калдым. Башымда йөз төрле сорау. Каян ишетте соң бу мин нәрсә пышылдаганны?! Ничек ул шул тизлек белән безнең янга килеп җитте? Лилия дә берни аңламыйча карап тора. Берәр исерек кеше булмасын дип, ул мине үз янына чакыра.

Бу кешене мин карт дип тә әйтә алмыйм, әмма таякка таянып йөри, кап-кара күзлектән, сакалын кырган, башында да кепка кебек нәрсә бар иде. Ул безгә карап-карап торды да, Лилиягә эндәште: “Ох...чибәрлегең бар, кызый. Киләчәктә дә шундый зифа булачаксың. Әмма артык чибәрлегең аркасында сине ирең көнләячәк! Шәһәр җирендә торасың килсә, яулык бәйләп йөр! Мөселман диненә күч, яисә сине ирең кыйнап үтерәчәк. Яулыктан йөрисең килмәсә, мәңгегә авылда кал. Анда сиңа кул күтәрүче булмас...” – дип әйтеп салды. Бу сүзләр яшен суккандай яңгырады. Шул мизгелдә Лилиянең керфек астында күз яшьләре пәйда булды.

Әле дә җүләрлегемә шаккатам. Нинди генә җеннәр мине котырткан, бу кешегә төбәлеп, эндәштем: “Аңа киләчәкне әйтеп салдыгыз, минем турыда нәрсә әйтә аласыз?” – дидем. Бу миңа карады да, бармагын төртеп: “Ә син укы! Чәчләреңне җыеп йөри торган эштә эшләячәксең. Итәкләр, костюмнар киеп йөри торган эштә! Казанда!” – дип әйтте.

Реклама

Имтиханнарны уңышлы биреп, Санкт-Петербург шәһәре турында хыялланган, 10нчы сыйныф укучысы шаккаттып: “Нигә Казан? Мин Петербургка укырга керергә телим!” – дидем.
- Укуың да, эшең дә Казанда булачак. Беркая да моннан китмисең... – диде.

Мин үземне канатларымны кискән кош сыман хис иттем. Моңсуланып Лилиягә карадым һәм аны елавыннан тынычландырырга керештем. Берничә минуттан күтәрелеп карасак, тукталышта без икәү генә икәнне аңлап алдык. Теге кешедән җилләр искән. Янәшәдә бер тыкрык бар иде, мин шунда чаптым. Әмма аягы чатанлаган кеше шундый тизлек белән, зур урамны чыгып җитә алмый.
– Юк...ул анда юк, – дип Лилия янына килеп бастым. Әнә, безнен 74нче автобус та килә. Ниһаять…

Күпме вакыт без бу теманы Лилия белән күтәргәнебез булмады. Мин чын күңелдән аның өчен борчылдым. Дүрт ел үткәч, мин аңа махсус шалтыратым. Чөнки, хәерлегә булсын, ул абыеңның сүзләре чынга ашып бара. Яңалыгы шул: тиздән кияүгә чыгарга йөри икән... Егете үзеннән җиде яшькә зуррак. Аны нык ярата, әти-әнисе белән танышырга килгән.
– Лилия, бер үк ачуланма, әмма мин сорамыйча булдыра алмыйм! Чөнки ул минем башымнан чыкмый. Хәтерлисеңме, дүрт ел элек безгә бер сәер күрәзәче очрады?
– Әле ничек кенә хәтерлим! – дип бүлдерде мине Лилия. – Көн саен искә алам!

Шуннан соң ул миңа әбиеңнәргә өшкенергә баруы хакында сөйләде, егетенең көнчелегенә зарланды:
– Беләсеңме, ул мине күптәнге танышларым белән күрсә дә, күтәрелеп бәрелә. Бигрәк көнли үземне, шундый авыр булып китә. Яшермим, хәтта өйләнгән ир-атлар да күз төшергәли. Бу күрәзәче сүзләренең башы микән?! Дөрестән дә, кем булды микән ул кеше? Алдан белү кирәк микән язмышны? Кайчак әллә ялгыш адымнардан саклап калырга, уйланыр өчен дә шундый кешеләр очрый микән?

Ралинә Заһидуллина.

Фото: https://pixabay.com/ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: