Шәһри Казан

Сәрия Мирзаянова: Хыялдагы егет (хикәя)

Гадиләнең иң бәхетле көне – бүген чыгарылыш кичәсе. Күңеле әллә кайларга оча...

Менә ул ерак шәһәрдә, биек-биек йортлар, университет, урамда укырга килүче яшьләр төркеме... Алар шат, шаярышалар. Гадилә дә шунда. Ул да... их, очратасы иде үз принцыңны... Юк, ул мондагы егетләрнең берсенә дә ошамаган, аның хыялындагы егет бөтенләй башка. Гадилә аның кайдадыр барлыгын тоя, йөрәге шуны эзләргә ашкына.

Менә ул бүген кызыл аттестатка ия була. Хезмәт җимеше... Иптәш кызларының көнчеллеген гомере буе тоеп яшәде ул, егетләрнең сокланулы карашларын да күп күрде. Берсенә дә игътибар итмәскә тырышып үз дөньясында яши бирде. Әти-әниләре күренекле кешеләр, әтисе – агроном, әнисе – товаровед. Бернәрсәгә дә мохтаҗ булмады, үзенең матур киенүе, кабатланмас чибәрлеге, горурлыгы белән башкалардан кискен аерыла, дус кызлары да бер-ике генә, алары да куштанланып, ялагайланып кына йөрүчеләр икәнен дә аңлый Гадилә.

Нишләсен, ялгыз альбинос буласы килми. Булдыра алганча аралашырга тырышты. Дус кызларының әниләре дә аның өчен өзелеп торды, кызларына гел аны үрнәк итеп куя иделәр. “Әнә, Гадиләдән үрнәк ал”, – дигәннәрен күп тапкырлар ишеткәне бар. Шуңамы аның башы һәрвакыт югары булды. Укытучыларының, ничек дөрес йөрергә икәнен өйрәтүен хәзер дә хәтерли ул: башны югары тотып, иңсәләрне төшереп, башка китап куеп, шуны төшермәскә тырышып, йөрергә өйрәткәннәр иде. Чыннан да ул хаклы булган, зифа буйлы, манекен кебек сынлы кыз – һәрвакыт игътибар үзәгендә. Ләкин әле аның йөрәге буш, беркем дә яулый алмаган....

Иптәш кызларының дискотекаларга йөрүенә дә аптырый ул, бер генә барып карады да күңеле кайтты, андагы тәртипсезлек, җилбәзәк холыклы кызларның бозыклыгы, шулар тирәсендә бөтерелүче кызмача егет-җиләнне күреп, башка аяк та атламаска сүз бирде. Акыллы егетләр анда йөрмиләрдер, күбесе социаль челтәләрдә утыра, эшләре дә шунда, укулары да, дип уйлады. Аллаһым сакласын, яман бәндәләрдән арала, ди торган иде әбисе. Әти-әнисе кайтып кермәгәч, күбрәк дәү әнисе тәрбиясендә булды ул. Шуңа күрә, фикер йөреше дә башкачарак, яшьтәшләреннән аерылып тора. Ярамый, дигән төшенчәне нык аңлатты аңа дәү әнисе, хәзер дә ул аңа мохтаҗ, дәү әнисе генә аларны калдырып китте. Бик юксына аны Гадилә, исемне дә аңа әбисе сайлаган шул...

...Шәһәргә чыгып китүе дә аңа бик авыр, бигрәк ярата шул ул туган ягын, камышлы су буйларын, бөдрә талларын, ындыр артындагы карт талга менеп, шалаш ясап, китап укып утырган чаклары һаман күз алдында. Кала инде, кала балачагы авылда...

Әнисе сайлаган иктисадъ факультетына укырга керде ул, белеме җитәрлек иде кызның, кызыл аттестатның да файдасы тиде, беренче имтиханы ук “5ле” булгач, калганнарын биреп тә торасы булмады. Ә бергә имтихан биреп йөргән кызларга түләүлегә керергә туры килде. Бик чая мишәр кызлары, тулай торакка да бергә урнаштылар. Бик тиктормас кызлар, шәһәр белән танышып йөрделәр, фотоларга төшеп, кич баштан кичкәннәре турында, егетләре турында сөйләшеп утырдылар. Гадиләнең әле бер егет белән дә йөрмәвенә гаҗәпләнделәр, шушы чибәрлегең белән әрәм булып ятасың, дип аны да дискотекага өндәделәр. Үз бәясен яхшы белгән кыз ризалашмады. Мишәр кызлары бизәнеп ясанып чыгып киттеләр.

Кызлар чыгып китүгә ашарга әзерләде. Телефонын алып классташларының тормышы белән кызыксынды. Төрле сайтларга кереп үзен кызыксындырган язмаларны карады. Медитация, астрология буенча язмаларны яратып карый, кайберләрен үзе дә эшләп карый, кызык бит. Кайчагында хыялындагы егетне күзаллап карый, утырып аның портретын иҗат итә, рәсемне бик оста ясый кыз, бераз рәсем түгәрәгенә дә йөреп алган иде. Шулай беркөнне кызлар ул ясаган портретны күреп алганнар да, Гадиләне тинтерәтә башладылар, егетем юк дигән була, кара нинди шәп егетне эләктергән бит, дип көлештеләр.

Беркөнне кызларның берсе аңа яңалык җиткерде. Мишәр кызларының иң чаяларыннан берсе Миләүшә, беләсеңме дускаем, мин синең рәсемдәге егетне таптым бит, дип әйтеп салды. Гадилә авыз ачып сүз әйтә алмый торды. “Ничеек? Кайдааа?” – дип кенә әйтә алды ул, уйлап чыгарылган рәсем, дисә, аны аңламасларын, алдакчылыкта гаепләүләрен белә иде ул. Миләүшә бәйнә-бәйнә сөйләп бирде. Яңа танышкан егете белән ул укыган уку йортына килгәннәр. Коридорда егетен көткән арада, стенадагы үрнәк студентларның фотоларын караштырганда Гадилә ясаган портреттагы чалымнарны күреп алган.

Фотога төшереп алырга да җитешкән. Анда исем-фамилиясе дә бар. Гадилә дулкынлануыннан кызарып та чыкты, менә ничек ышанмыйсың инде бу дөньяның хикмәтләренә, дип уйлады ул, эчтән генә. Миләүшәгә рәхмәтле иде ул. Кызлар үпкәләмәгез, мин бернәрсә дә сөйли алмыйм әлегә, дию белән генә чикләнде. Кызлар ялынып тормады, эшләр тыгыз, үз дөньяларында кайныйлар, яшь чаклары, энергияләре ташып тора. Таныш егетләре шалтыратуга чыгып та йөгерделәр.

Гадилә социаль челтәрәрдән бу егетне эзләргә кереште, исемнәрен белгәч, табуы авыр булмады кызга, менә аның язмышы... Ничә ел күңелендә йөрткән образның чынбарлыкта да булуы гаҗәпләндерде аны...

Ул аның инстаграм битен ачып, аның турында нәрсәдер белергә теләде, шулай ук студент, читтән торып, дистанционныйда укый икән, фотоларында үзе, әтисе, әнисеннән башка, бик матур табигать күренешләре генә күрә алды кыз. Димәк, Гаязның күңелен яулаучылар күренми... Кызның торган саен аның турында күбрәк беләсе килде. Репититорлык белән шөгыльләнәм, дигән язуын күргәч, шатланып куйды. Менә бит, бирим дигән колына, чыгарып куяр юлына, диләрме әле?! Бу арада югары математиканы аңламый интекте, әнисе дә өстәмә шөгыльләнү турында сүз кузгаткан иде. Акчасы җитәрлек анысы, әле берәр бүлмәле фатир алып бирергә дә вәгъдә иттеләр, бары тик аның яхшы укуын, йөзләренә кызыллык китермәвен генә телиләр.

Беркөнне Гадилә бөтен көчен җыеп аңа хәбәр җибәрде, югары математикадан дәресләр кирәклеге хакында, бәясен белеште, икенче айдан шөныльләнә башлаячаклар. Гадиләгә көннәр шулкадәр әкрен үтә кебек тоелды, бик уйчанланып китте, кызлар да үзгәрешне тиз сизеп алдылар. Шаяртырга тотындылар. Безнең белән кайчан таныштырасың, дип теңкәсенә тиделәр. Их, тиле яшьлек! Кызларның, дөресен әйткәндә, анда кайгылары юк иде, аның күңелен күрү өчен генә әйтелгән сүзләр икәнен Гадилә дә аңлый, вакыты җиткәч, дип, елмаеп кына куя.

Гаяз үзенә килгән смсларны карап утырганда, Гадиләдән килгәнен дә күреп алды. Аватаркадан аңа бик чибәр кыз карап тора. Тәннәре эсселе, суыклы булып китте. Нигәдер тиз генә аның битенә керде, фотолары күп түгел, шулай да, су буйлары, тал агачындагы шалаш, кояш чыгышы фотоларын күргәч, бу кыз аның күңеленә бик якын тоелды. Их, чакырырга иде бу кызны театрга яки кинога, дип уйлады ул.

Күңеле өзгәләнде, шушы бәхеттән дә мәхрүм, бит ул. Башы эшли, озакламый профессия алачак, эшкә ничек йөрер? Ничә кабат ул берничә ел элек булган хәлләрне күз алдыннан үткәрә. Ничек бәхетле иде алар, әти-әнисе бер-берсен ярата, бер сүздән аңлыйлар, үзе фәннәрне яхшы гына үзләштерә, әниләрен борчырга теләми, тусовкалар турында уйлап та карамый. Барысы да шул профсоюздан бирелгән бушлай юллама аркасында булды. Әтисенә ял йортына юллама бирделәр, ә әнисенә алу өчен акчасы юк иде, әтисе үзе генә китте. Баштагы көннәрне сагынам, дип шалтыратса да, соңрак сирәгәйде. Әнисе күңелсезләнеп калды. Күңеле сизенде, нидер булган. Чыннан да, әтисе үзгәреп кайтты, каядыр чыгып югала башлады, өйләрендә тынычлык бетте, аларның әйткәләшкәннәрен ишетү үсмер егеткә бик авыр иде. Шифаханәдә танышкан хатыны, әнисе эштә, ул укуда вакытта өйгә дә килгәләп йөргән, ә беркөнне авырып китеп Гаяз өйгә иртәрәк кайткан иде.

Әнисе дә озакламый кайтам дигәч, аны көтә-көтә генә кайтты. Ишекне ачса өйдә кемнәрдер сөйләшүен ишетте, әнисен күрми калгандыр, дип уйлады ул, әтисе бүлмәдән ярым шәрә килеп чыккач аптырап китте. Ә кухняда әнисенең халатын кигән, таныш түгел хатын-кызны күреп, кире чигенде. Менә ни өчен булган икән тавыш дип уйлап әнисен көтәргә булды. Шул көннән әтисе теге хатынга яшәргә күчте. Бик авыр булды аларга, әнисе сиздермәскә тырышса да, эчтән генә сызды, бала хакына ничек тә үзен кулда тотарга тырышты. Гаяз да аз сүзлегә әйләнде, олыгаеп китте. Бар көчен белем туплауга бирде, һөнәр алу өчен әнисенең акчасы җитмәсен аңлый иде ул, җитмәсә чирләштерә башлады, никтер аяклары тыңламый. Сау-сәламәт баладан инвалид коляскасында утыручыга әйләнде ул. Шулай да үз тырышлыгы белән югары уку йортына керде, компьютер аша укый, үзе дә репетиторлык белән шөгыльләнә иде ул.

Кызлар турында уйланганы да булмады. Ә бүген бу фотодагы кыздан күзен дә ала алмады... Их, әти, нишләдең син, дип кенә әйтә алды, үз-үзен. Нәрсә генә булса да яшәргә кирәк, диде ул. Төшенкелеккә бирелергә ярамый, әнә ике аяксыз калган егет тә гаилә корып, бер дигән яшәп ята, теләгән кеше өйдә торып та акча эшли, гаиләсен тәэмин итә, мондый мисаллар социаль челтәрдә җитәрлек. Нәрсә булса булыр, дип, бу кызны өйрәтергә ризалыгын әйтеп хәбәр җибәрде.

Реклама

...Гадилә ул көнне очып кына йөрде, әллә очрашуга барасыңмы егетең белән, дип шаярттылар кызлар. Күптән киелмәгән бик килешле күлмәген дә киеп куйгач, үз-үзенә сокланып, көзге каршында бөтерелеп тә алды. Их, әбисе күрсә иде хәзер аны... Әбисе рухына җомга саен мәчеткә сәдака илтеп кайтырга да онытмады ул. Әбисе фәрештә кебек гел саклап йөртә кебек иде аңа.

Гаяз аңа укуны скайп аша булуын әйткәч, бераз аптырап та куйды, икенче яктан шатланды да, үзе дә белми торган хисләр бөреләнә башлады аның күңелендә. Скайп аша аралашу икесе өчен дә зур сынау кебек булды, бераз аралашкач, икесе дә җиңел сулап, күптәнге танышлар кебек иркенләп сөйләшә башладылар. Гаязның шулкадәр җиңел итеп аңлатуына сокланды кыз, үзенең шуны да белмәвенә кыенсынып та куя иде, кайвакытта.

Менә Гадиләнең соңгы дәресләре, Гаяз бу дәресләрнең гел бетмәвен тели иде күңеле белән, һәрнәрсәнең чиге була шул. Гадиләнең инстаграмдагы битен көн дә ачып карый, егете булса рәсемен бер куймый калмас иде, юктыр, дип өметләнә, яңадан үзенең йөри алмаганын уйлап моңсуланып та куя. Хәзер ул Гадиләдән башка тормышын күз алдына да китерә алмый.

Улының газаплануын әнисе дә сизеп алды, нәрсә булуын сорашты. Гаяз әнисенә аңлата алмады, бары тик, кәефем юк, дип кенә алдады. Әниләрне алдап буламы соң? Соңгы арадагы үзгәрешләрне күреп сөенеп тә куйган иде ул, скайптан аралашкан кызны да күрде. Чын күңелдән нинди дә булса чара табу турында хыялланды ул. Тагын шул телефонның ярдәме тиде, бер блогта, аноним рәвештә сорау җибәрәсең, дә сиңа, үз башыннан үткән кешеләр җавап бирә, менә шул төркемгә язып карарга булды.

Җавапларны укып, уйга калды ана, бернинди дәва да килешмәсә, бозым булуы мөмкин дигәннәр бит. Хәтта өшкерүчеләрнең адресын да язганнар. Улы белән сөйләшеп карарга булды. Баштарак булса каршы килер иде Гаяз, әнисенең күзләренә мөлдерәп карап торды да: “Барып карыйк алайса”, – диде. Коляска белән урамда бик йөрисе килми иде аның, үзен жәлләгәнне яратмады ул. Әтисе дә берничә килеп карады, аңа борылып та карамады, барысы да аның аркасында шушылай инвалид калуын аңлый иде ул. Әтисе дә бик бәхетле булмаган, акчасы әзәюгә икенче кеше тапкан теге хатын. Әле авырып йөри икән, кая яшәгәнен дә белүче юк.

...Гаяз Гадилә белән гел аралаша торган булып киттеләр, кыз аның очрашуларга чакырмавына гына гаҗәпләнде. Ә беркөнне ул аны урамда коляскада күрде, әнисе белән иде ул. Гаҗәпләнүдән аптырап калды һәм барын да аңлады. Кыз йөгереп бүлмәсенә кайтты, тәгәри-тәгәри елады. Нинди гаделсезлек, ул яратып өлгергән, аның өчен иң якын кешенең инвалид булуы үзәген өзде.

Йоклап китүен сизми дә калган, шундый матур төш күрде ул: дәү әнисе ерактан елмаеп кулын изи, ә аның янәшәсендә ак атка атланган Гаяз, аңа чәчәк бәйләме суза... Кыз уянып китте, бермәл өнсез утырды, әбисенең хәер-фатиха бирүеме әллә, дип уйга калды, әниләре мәңге риза булмаячак... Ә егет аның күңелен тулысынча биләп алган иде. Кыз әниләре алган фатирга күченде, Гаяз белән аралашырга да вакыты азрак булды. Ләкин ул ныклы карарга килеп аның белән ачыктан-ачык сөйләшергә булды

Гаяз куркып калды. Әнисе белән күрәзәчегә баргач, фатирыгызга бозым куелган, шуны алмыйча улыгыз терелмәячәк, дигән. Бозымны эзләп табып, җиргә күмәргә кушкан, кечкенә бикле йозак, нәсел корыту өчен куелган, дип аңлаткан күрәзәче... Йозакны тапкач әле, бозымны чыгарасы була, бик көчле бозым, берничә таркыр киләсегез була дигән.

Шул көннән фатирның бер җирен калдырмый эзләделәр, юк кына бит, үзенең бүлмәседә парвойга җылыга оекбашларын куйганда, бармагы нәрсәгәдер тиеп китте Гаязның, тиз генә әнисен чакырды. Әнисе аны чүпрәк белән генә тотып пакетка салды да күрәзәчегә алып китте. Ниндидер догалар укыганнан соң, күрәзәче кеше йөрми торган җиргә күмәргә кушты. Әнисе барсын да җиренә җиткереп эшләде. Икесенең дә күңелләре күтәрелеп китте. Аягына бераз кан йөгергәндәй булып җылынып китте. Гаяз белән Гадилә көтмәгәндә урамда очраштылар, лекцияләрдән кайтып килеше иде Гадиләнең, кыз үзен тыныч тотарга тырышты, Гаяз да чиксез уңайсызланды, үзенең коляскада булуына гаръләнде, их, аяклары йөрсә, нинди бәхетле булырлар иде бит алар.

Гадилә авылларына кайтып килде. Сагынган иде авылын, саф һавасы да күңелгә шифа, Гаязны да шушында алыр килергә иде, дигән уй үтте аның башыннан, гел генә дә аны уйламый торалмый икән бит ул. Әнисе кызындагы үзгәрешне бик тиз сизде, күзләрендә яктылык, нур пәйда булган, хәрәкәтләре, хәтта сөйләшүе икенче төрлерәк, әллә гашыйк булганмы кызы, шулай да үзенә әйтми генә барып кайтырга булыр дип уйлады.

Гаяз әнисе белән күрәзәчегә бозым чыгаруга берничә тапкыр барды, андагы хикмәтне кешегә сөйләсәң, гомердә ышанмыйлар, үзе дә ышанмаган булыр иде күзе белән күрмәсә. Егетнең күзенә нур кунды, күзгә күренеп тазарып китте,коляскага тотынып аякларына баса башлады, озак вакыт хәрәкәтсез торган аяклар бирешергә теләми, егет көне-төне шөгыльләнә, тизрәк сөйгәне янына үә аяклары белән чыгасы килә аның. Гадилә аның прогулкага чыкканын карап кына тора, киенеп аның янына чыга, берәр сәгать сөйләшеп йөриләр.

Сөйләшеп туя алмыйлар, ярату турында бер генә сүз әйтмәсәләр дә икесенең дә эчендә мәхәббәт ялкыны дөрли. Гаязның коляскада булуы да гадәти кебек күренә башлады Гадиләгә. Гаязның әнисе бер яктан сөенде дә, бәлки улының ышанычы артыр, бәлки үз аягы белән йөри дә башлар, дип, тәрәзәдән генә күзәтте, алар янына чыкмады. Ләкин бәхетле көннәр озакка сузылмады, Гадиләнең әнисе алар сөйләшеп йөргәндә алар янына килеп туктады, бермәл аптырап калды. Ул кызы янында әзмәвердәй нык бәдәнле егетне очратырмын, дип хыялланган иде, ә монда кызы ниндидер бер инвалид белән.

Гадилә тиз генә саубуллашты да әнисе белән кереп китте, керә керешкә сүгә башлады әнисе, нинди бала булдың инде син, әбиең тәрбиясе инде, бар кешене дә жәллисең, үзеңне бер дә уйламыйсың, әллә шуңа гашыйк булдыңмы дип чәпчеде. Әйбәт егет ул әни, миңа укырга да шул ярдәм итте бит, дип әйтеп куйды. Әнисе аны аңламас та шул, ул бизнес кншесе, кайда төшемле җир, шуны сайларга өйрәнгән, ул күберәк әтисенә ошаган шул, табигать баласы, укуга да әнисе кушканга гына шушы юнәлешне сайлаган иде. Әнисе сөйләде дә сөйләде кызы Гадилә аны ишетмәде дә, ни гаебе бар икәнен дә аңламады, бер ярамаган эш тә эшләмәде кебек.

Әнисе киткәндә, башка аның янына чыгып йөрмә, дип кисәтеп әйтте. Берничә көн түзде кыз аның чыкканын күрә, тәрәзәдән читтән генә карап тора, Гаязның йөрәге әрнеде, әнисе ачуланганын да сизде... тизерәк кереп китү ягын карады, үзенә генә рәхәт түгел иде урамда, парлап үтеп киткән бәхетлеләргә карап кызыгып куйды, чын күңеленнән Аллаһы Тәгаләгә ялварды. Гаязның әнисе дә борчыла башлады, өмете өзелмәсә ярый инде дип, улына әйтмичә генә теге кыз белән янына кереп сөйләшергә булды, кайсы квартирада торганын чамалаган иде. Барсын да энәсеннән җебенә кадәр сөйләп бирде. Галиләнең млндый хәлләрне китаплардан гына укыганы бар иде, тормышта да шундый хәлләр булуын башына да китермәгән иде. Кызның күңелендә дә өмет уянды, бәлки йөреп тә китәр, әти-әнисе дә каршы килмәс. Шул көннән кыз тагын прогулкага чыга башлады, каникулга китәр көннәре дә якынлаша. Яшьләр скайп аша сөйләшеп торырга булдылар.

Гаяз Гадилә укуга килүгә сюрприз ясарга уйлады, әнисенә култык таяклары алып кайтырга кушты, шөгыльләнүләре бушка китмәде, язылды аяклары, Аллаһының рәхмәте, әнисе дә күрәзәче биргән догаларны көн саен укыды, теләкләрен теләде, ана теләге кабул була, диләр. Яшь бала үз аягы белән атлый башлагандагы кичерешләрне кабат кичерде Гаязның әнисе, шатлык яшьләрен тыеп тора алмады... улы белән бергәләп еладылар....икесенә дә әтиләре җитми иде. Әтиеңне дә шул азгын хатын гына харап иткән инде, кая йөри торгандыр иескен диде әнисе, күз яшьләре аша. Гаяз әнисен юатты, менә йөгереп йөри башласам, эзләп табып дәвалыйбыз аны, диде, әнисенең моңсу йөзенә карап.Ничек яратышалар иде бит алар, ә мәхәббәтнең көчен бик яхшы белә Гаяз.

Гадиләнең укуга китәр вакыты җиткәч, әнисе көне буе нотык укыды, дусларының нинди шәп уллары барлыгы турында да, балда-майда гына яшәячәге турында да әйтергә онытмады. Әтисе генә башсыз бала түгел, үзе сайлар, дип кырт кисте. Шәһәргә килү белән тизрәк Гаязны күрәсе килде аның, нигәдер егет күренмәде, бары тик фонтан янына чакырып смс җибәрде. Нигә шул кадәр еракка азапланып барып торды икән инде, дип дулкынланып сөйгәне янына ашыкты. Эскәмиягә утырып коляска белән килүче Гаязны көтә башлады. Кинәт артыннан кемдер килеп аның күзләрен каплады, Гадиләгә бик якын иде бу куллар. Гаяз, дип сикереп торганын сизми дә калды ул. Янында әнисе, кулында чәчәк букетлары, берсен алып тагын бер газиз кешесенә тоттырды. Гадиләнең дә күзләреннән шатлык яшьләре тәгәрәде. Таһир ике иң якын кешеләре белән алга атлады. Аллаһыга рәхмәтләрен укыды, алда аны бәхетле киләчәк көтүенә ышана иде ул...

Сәрия Мирзаянова.

Фото: http://pixabay.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: судьба
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (2)
Осталось символов:
  • 3 август 2021 - 13:36
    Без имени
    Гаяз, Тахир анламадым
  • 3 август 2021 - 08:08
    Без имени
    Рәхмәт сәрия бик матур хикәя!!!