Шәһри Казан

Табылдык кыз (Хикәянең дәвамы, 9нчы бүлек)

Хастаханәдә Фагыйлә кызы Ленага нәрсә әйткәнен исенә төшерергә тырышты. Тик башының томанланып торуы берни уйларга да ирек бирмәде. Фагыйләгә Мәскәүдән кайткач, бер-бер артлы журналистлар килә башлады. Кайсын кабул итте, кайсын юк. Кемдер Ленаның номерын табып алган. Бу хәлләр тәмам какшатты Фагыйләне.

Ахыры. Башы бар.
Төшендә дә хастаханәдә ятканын күреп саташты. Палатада ята икән. Ятагы янында Ленаның утырганын күреп аптырап китте ул.
–    Дочка, что случилось?
–    Все нормально, эни, не вставай.

Торырга түгел, башын күтәрергә дә хәле юк әле монда. Саташканын аңлап, Фагыйлә әкренләп кайчан болай булганын исенә төшерә башлады. Бер ел үтте, әле һаман сорашып шалтыраталар, уйламаганда-көтмәгәндә килеп тә чыгалар. Хастаханәдән ничек авыраеп кергән булса, шулай авыраеп кире кайтып китте ул. Башы кысылуын, йөрәк-кан тамырлары авыруларын көчәйгәнен кайчан беләсең? Авыр уй басканда шулай була икән, диләр. Фагыйлә бер-бер артлы башланган чирләренең сәбәпләрен эшләгән гонаһларыннан, ялгышуларыннан эзләде. Шулай эшләмәгән булсам икән...

Үкенүдән ни файда, терсәк якын булса да, тешләп буламы? Үкенерлек итеп яшәмәгән дә иде кебек. Үкенечләр була икән. Ленаны ул барыбер үзенең күрше кыз кебек кенә кабул итте. Якын итмәгәч, йөрәккә барыбер якын алып булмый! Үз балаң да шулай чит була икән!
– Фагыйлә, кызың да булган. Улларың да бар. Менә минем беркемем дә юк. Борчыласы да, зарланасы да юк, – дип килеп керде күршесе Дамира.

– Кыз барыбер минеке түгел бит инде ул.
– Бик әйбәт кайтып йөри бит әле. Йөрәгең белән кабул итмисеңмени?
– Күрше кызы Резеда кебек кенә.
– Әбәү, ни сөйлисең инде, эзләп тапкан бит инде үзеңне! Әллә аңа рәхәт булгандыр дисеңме?!
– Юк-юк, әнисе әйбәт булган, кагылып-сузылып йөргән бала булып үсмәгән.
– Тагы ни кирәк инде тагы үзеңә. Торыр җире бар. Борчылма, кайтсалар – кунак, китсәләр ерак.
– Шулайрак шул.

Кызы гына түгел, уллары да ерактагы бер кунакка гына әйләнделәр инде. Эш артыннан куып, әниләренең хәлен белергә дә вакыт таба алмыйлар. Данилның бер генә баласы булды. Хатыны зур дәрәҗәле эшләргә күчте. Бала багарга вакытлары да калмады. Данил да эшкә чумды. Замирның өч улы туды. Кызлар юк әле бу гаиләдә, кызлар юк.

Лена каникул саен да, болай сәбәпсез дә кайткалап йөрде. Берсендә әтисенең дә фотосын сорамакчы булып, әнисенә гаилә альбомнарын актартты.
– Әни, Данил белән Замирның әтиләре минем дә әтиме?
– Юк, кызым, синең әтиең башка кеше.
Ленаның башлаган эшне азакка кадәр җиткерә торган гадәте бар икән. Әнисеннән әтисенең фотосын, кем һәм нинди булуын кат-кат сорады: 
– Шунысын беләм, аның әти-әнисе профессорлар иде. Ул кеше синең барлыкны белми. Мин дә аны күптән белмим инде.

Фагыйлә Ленага белгән кадәрен дә башка әйтергә курыкты. Болай булса, аның әтисен эзләп табуда да шиге юк. Кемгә ошагандыр, тоткан җиреннән өзә бу, дип уйлап куйды Фагыйлә.
Лена исә әтисен дә эзләп табу уе белән яна башлады. Тик ул Фагыйлә әнидән бер сүз дә тартып ала алмады.
– Лена, бу сиңа кирәк түгел. Әтиеңне үпкәләтерсең, – диде Фагыйлә әйтергә сүзләр таба алмагач. – Нәрсәгә кирәк ул сиңа!

Лена бу сүзләрдән ул чакта рәнҗегән иде. Соңрак уйга да калды. Аны тәрбияләп үстергән әти-әнисе була торып, ул Фагыйлә апаны эзләп тапты. Әтисе Егор аның өчен өзелеп тора, ул кабат үз әтисен эзлиме? Әллә әллә кайда өзелгән җепләрне эзлиме ул. Бер өзелгән җеп кире ялганса да, төене кала. Аны берничек тә төенсез бәйләп булмый инде. Ялгышларны да кире кайтарып, кире бәйләп булмыйдыр шул.
Лена шулай күпме уйларына чумып утырган булыр иде әле. Кесә телефоны шалтырый икән.
– Лена сәлам, бу Замир хатыны иде. Бу атнада бөтен гаиләгез белән кунакка дәшәбез. Ял көнне аш уздырам, кайтмый калмагыз. Ашны сиңа атап уздырабыз, көтәбез.

Лена кунакка җыена башлады. Базарга-кибеткә йөреп, барысына да бүләк алды. Хәзер ике туганнары да күбәеп китте аның. Фагыйлә әнисе белән бертуганының балалары күрше урамда гына яши булып чыкты. Алары бертуганнан да болайрак якын иттеләр Ленаны. Хәзер ара бик якынайды, гел йөрешеп торалар. Ирләре дә дуслаштылар. 
Менә ул күптән көтелгән мәҗлес көне. Ишектән керешкә үк Ленага ак яулык бирделәр. 
– Лена, бездә – Коръән мәҗлесе. Тыңлап кына утырыгыз, әйдәгез, түргә керегез, - дип дәштеләр аларны.

Лена бай-мул табыннар артына кереп утыргач та, күп нәрсәне аңламады. Мулла абзый аңа, аны үстергән Галинә әнисенә, әтисе Егорга зур рәхмәтен җиткерде. Данир белән Алияне дә телгә алдылар. Матур итеп көйләп укыдылар. Лена әле дә күп нәрсәне аңлап бетермәде. Татар дусларына булышырга барганы бар иде, тик мондый мәҗлестә утырып торуы беренче.
Аннан тәмле, татлы ризыклар белән сыйландылар. Кул күтәреп, битләрен сыпырып алдылар. Бу гамәлләрне әтисе Егор да, әнисе Галина да сабыр гына башкарды.

Мәҗлес тәмамланды, кемнәрдер китәргә ашыкты, кайберәүләр әле кузгалмады да. Лена белән килеп күрешүчеләр күп булды. Кемдер башыннан сыйпады. Аерым акчалар бирүчеләр дә булды. Хатын башын селкеп тыныч кына утырыуын дәвам итте. Башта әнисе Фагыйлә янәшәсендә басып торды. Аннан ул да каядыр китте. Кулыннан диярлек тотып, Ләйсән аны күрше бүлмәгә алып кереп китмәсә, әле һаман шулай утырыр иде.
– Лена, бу хлопотлар өчен ачуланма, зинһар! – диде Замир хатыны аның кулын корсагына куеп.
– Без кыз көтәбез, Лена. Безгә зинһар үпкәләмә. Бу мәҗлес безгә бик кирәк иде. Өч ул алып кайттым, абыйларныкы бер малай. Кызны син кайтмыйча безгә бирмәделәр. Безнең әнигә дә, аның улларына да рәнҗемә. Бүген ул җепне мин өзәргә тиеш идем. Аллаһ сине тормышыңны алга таба да зурласын, - диде хатын күз яшьләренә буылып.

Реклама

Лена башта ни әйтергә дә белмәде
– Бу мәҗлес сезнең традицияме? – дип сорады.
– Монысы традиция генә түгел инде, йөрәк кушканча эшләдек Замир белән. Лена, үз баларыбызны үзебезгә үстерергә язсын!

– Рәхмәт! Минем хөрмәткә болай мәҗлес үткәргәннәре юк иде, – диде Лена күз яшьләрен сөртеп. 
Йортта ул арада кемнеңдер үзәк өзгеч кычкырган тавышы ишетелде. Бар да йөгерешә башлады. Нәрсә булды? Ни булганын аңлар өчен икесе дә атылып диярлек шунда йөгерделәр. Фагыйлә апа үзенең килен булып төшкән йортта, ире Илнур белән яшәгән бүлмәсендә күзләрен мәңгелеккә йомган икәнен күреп, бар да телсез калды. Беркем белән саубуллашырга да, исәп-хисап алышырга да теләмәгән иде Фагыйлә. 

Дулкынландыргыч мәҗлестән бераз гына ятып хәл алырга үз бүлмәсенә кергән булгандыр. Замирлар әнисе килгәндә шушында йоклар дип, бүлмәгә әллә ни үзгәреш тә кертмәделәр. Һаҗәр әби заманында да ул бер склад кебек кенә торды.
– Әни, – дип килеп кагылды Лена. – Әни!

Ленаның елавыннан бар да елый башлады. Кодагый әби барысын да бүлмәдән чыгарып җибәрде. Беркемне кертмәде. Замирны чакырып алды. Бергәләшеп, Фагыйлә әнине җайлап салдылар. Кулларын рәтләп куймакчы иде, карчыкның кулындагы язуны күреп аптырап киттеләр.
“Замир”, дип башланган иде ул язу. Фагыйлә үләренә берничә минут кала язган булып чыга түгелме соң?
“Әтиең. Сандык Ленага”

Фагыйлә карчыкны икенче көнне ире Илнур янәшәсенә җирләделәр. Һаҗәр карчыкны ире Мингалие янына күмгәннәр иде. Өчесен-җидесен Замирлар үзләре үткәрде. Кырыгына Фагыйләнең туган йортында уздырырга уйлаштылар.
Адәм баласы үлгәннән соң, аны искә алу, аның рухына дога багышлау гадәте гомер гомергә шулай барган. Туганнарны да җыйнау, үлгәннәрне искә алу өчен дә кирәк ул.

Фагыйләнең туган йортына Лена берничә көн алданрак килде. Замир хатыны белән дә, Данилның абый белән дә шулай сөйләштеләр. Җыештырды, юды. Ул арада өстәлләр куешырга Замир да килеп җитте
– Елена прекрасная, привет, – дип әллә каян көләч йөзләре белән балкып килеп керә инде ул.
– Сәлам Замир, булышасыңмы?
– Булышам. Лена, син әнинең сандыгын ачмадыңмы әле?
– Юк.
– Әни аны сиңа дип язган иде бит.
Замир белән Лена сандык карарга бүлмәгә чыктылар. Замир каяндыр ачкычны табып, ачып та бирде. Ачсалар, исләре китте: сандык дыңгычлап тулган иде. 
Сөлгеләр, җәймәләр, урын-җир тышлары, тагын сөлгеләр, тукымалар...

Лена үзенең әнисенә алып килгән бүләкләрен тотмавын, шунда салып баруын күреп, ах итте. Ник? Яратмаганмы?
– Бездә шулай җыялар, – диде Замир ни әйтергә белмичә. Алар сандыктагы бөтен әйберне бушатырга уйладылар. Идәнгә пакет-пакет бер олау өелеп калды. Сандык төбендә ниндидер язулар да бар иде. Замир сак кына берсен кулына алды.

“Кызым Лена! Бу хатны укыганда мин исән булмам инде. Бүләкләреңне туганнарыңа өләш. Мин карт кешегә алай күп кирәкми. Беренче Мәскәүгә алып килгән яулыгыңны яратып киям. Авылга кайткан биргән беренче сөлгеңә бит юган саен сине уйлыйм. Кызым, әти-әниеңне яратып яшә. Алар бик яхшы кешеләр. Синең әниең мин түгел, ә Галина. Шуны онытма. Тудырган ана ана түгел, сине караганы ана кеше. Күпме йокысыз төннәр, күпме авыр вакытларыңда терәк булган ул сиңа. Сандык төбендәге зәңгәр шәл әниеңә! Мине гафу ит, Лена! Бәхетле бул. Әтиеңне белергә теләгән идең. Аның исеме язылган конверт сандыкның төбендә үк. Кирәк булса гына укы. Кирәкме ул сиңа?! Мине эзләп тә нәрсә таптың, нәрсә югалттың... Шуны уйла! Барлык балаларым да бәхетле булсыннар.
Сандык төбеннән әле Данилга, әле Замирга аталган хатлар килеп чыкты. Кайчан язган соң бу аларны? Ленага атап язылган хаттан тыш, бер дәфтәр табып алды Замир. Көндәлекләр... Ирнең ачып-ачып караганнан да башлары әйләнеп китә башлады. Нәрсә генә юк монда. Әнисенең күңел дәфтәрләре. Хатын күңеленә җыеп бармас өчен аларны кәгазь битенә төшереп барган иде.

Замир булган кадәрен Ленага тәрҗемә итеп барды. 
– Мин туганда ни дип язган?
– Хәзер карыйбыз, ә менә бу урыннар, юк, менә бу төшен укыйм. Замир Ленаның күңеленә кагылырлык урыннарны сикереп узарга булды. 
...Кыз бала туар кебек. Бер дә тиктормас булыр, ахырсы. Данил болай йөренмәгән иде.
...Бу балага бәхетле гомер телим. Минем янда ул бәхетле булмаячак.
...Кемнеңдер бәхетенә туачак бала бу!
...Кыз бала таптым һәм югалттым. Беләм башка кызым булмаячак. Табылдык кыз булып яшәмәсәң иде, балам. Кемнеңдер бердәнбер кызы булып яшәсәң иде. Мин синең алда бик гаепле. Кызым, кызым! Күрешмәбез башка. 1982 ел.

Фото: https://unsplash.com/

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: