16+

Фирдәвес Зариф: "Кичер мине!" (Повесть)

Балыкчы көймәләре тирәсендә ак якалы акчарлаклар бөтерелә. Ул да түгел, сузып, теплоход кычкырта да алар, дәррәү талпынып, шул якка ташланалар. Әйтерсең лә акчарлаклар теплоходларны озатып йөрү өчен яратылганнар.

Фирдәвес Зариф: "Кичер мине!" (Повесть)

Балыкчы көймәләре тирәсендә ак якалы акчарлаклар бөтерелә. Ул да түгел, сузып, теплоход кычкырта да алар, дәррәү талпынып, шул якка ташланалар. Әйтерсең лә акчарлаклар теплоходларны озатып йөрү өчен яратылганнар.

Палубадагы пассажирлар ташлаган һәрнәрсәгә ыргыла алар. Берәр ризык кисәген эләктереп алсалар, шундук читкә тайпылалар. Табышларын йотуга, әче тавышлары артыннан ияргәндәй, яңадан әйләнеп кайталар.

Акчарлакларны «портларның бөек чистартучылары» дип юкка гына атамаганнар шул. Суга ташланган бөтен нәрсәне кабып йотарга әзер торалар. Ә инде җылы кояш нурларында вак чабаклар сикерешеп уйный башласа, бу инде акчарлаклар өчен чын бәйрәмгә әйләнә. Ярга чыгарып ташланган моллюскыларга да тәкатьсез бу кошлар.

Акчарлаклар... Салихҗан аларны әнә шул рәвешле төшләрендә дә еш күрә. Күп еллар элек, шундый ак теплоходка утырып, Әстерханнан Казанга чыгып киткәндә дә озатып калган иде акчарлаклар Салихҗанны. Шул манзара әле хәзер дә аның күз алдында тора...
***
Акчарлакларның өзгәләнеп кычкырган тавышлары Салихҗанның бәгырен парә-парә телгәләде. Гадәттәгедән моңсурак тоелды аларның тавышы егеткә. Бәхет, «озын берлек» эзләп түгел, күңеле тарткан эшкә урнашыр өчен юл тотты ул Казанга. Алда фәкать билгесезлек кенә көтсә дә, гүя язмышы боергандай, күңеле шунда – татар мәркәзенә ашкынды аның. Иң мөһиме – эшкә урнашу, аннан күз күрер тагын. Хәер, кемне алдарга тели соң ул? Иң мөһиме эшкә урнашу гына микән?!. Гөлфияне күрәсе килү дәрте канатландырмыймы соң аны? Югыйсә, конвертка салып җибәргән ягымлы фотосурәте һәм тыйнак хатлары аша гына белә бит Салихҗан кызны. Ә менә күрер күзгә ниндирәк икән ул Гөлфия?!.

Казанга килеп төшүгә, әтисенең бертуган абыйсы – Галимҗан агасы фатирына юл тотты Салихҗан. Ул аны үз улыдай каршы алды:
 – Әйдүк, энекәш, түрдән уз! Юл бик ялыктырмадымы? Киләсеңне алдан белгән булсак, портка төшеп каршы алган булыр идек үзеңне.
 – Рәхмәт, Галимҗан абый, болай да әйбәт килеп җиттем. Сезне борчыйсым килмәде инде. Әти-әниләр, апа-җизниләр күп итеп сәлам әйттеләр.
 – Вәгаләйкемәссәлам. Рәхмәт. Саулыклары ничек? Ни җимертеп яшисез анда?
 – Аллаһка шөкер, Галимҗан абый. Бер килеш яшәп яталар. Әти, пенсиядә булса да, портта эшләп йөри. Әни – шул өй тирәсендә генә. Җизниләр килеп йөриләр. Бездән ерак түгел генә торалар. Җизни дә, апа да шул эшләрендә.
 – Бик хуп, энекәш, бик хуп. Ходай саулыктан аермасын үзләрен.

Ул арада түр якка Нәфисә җиңгәсе дә кояштай балкып йөгереп чыкты.
 – И-и, кунак бар икән. Лоджия тәрәзәсен юып, ишетми дә калганмын. – Ул, күрешергә дип, ике кулын сузды: – Исән-имин килеп җиттеңме, Салихҗан энем? Әти-әниең, апаңнарның хәлләре ничек?
 – Аллаһка шөкер, Нәфисә апа. Барысы да исән-саулар. Сәлам тапшырырга куштылар.
 – Исән-имин була күрсеннәр. Тукта, нишләп тораташтай басып торам әле мин. Тиз генә чәй куеп җибәрим. Син абыең белән залга уза тор, энем. Мин хәзер.
Залга кергәч, агасы гаилә, Әстерхан хәлләрен иркенләп белеште. Салихҗанның үз ниятләре белән дә кызыксынды.
 – Сәнгать училищесын тәмамлагач, үзебездә эш таба алмадым. Мөмкинлекләр зуррак дип, менә Казанга килдем. Туган яклары булгач, моны әти дә хуплады. Белмим, биредә эш чыгармы? Казанда минем кебек рәссамнар күптер инде ул.

 – Чыгар, чыгар, Аллаһ боерса. Синдәй рәссамга да эш табылмаса, нәрсә була инде ул. Миңа бүләк иткән теге картинаң, ямь өстәп, эш бүлмәсендә эленеп тора. Әрә елгасы, суга үрелеп үскән бөдрә таллар, Күгеш тавы... Искиткеч оста тотып алгансың син туган як күренешен. Афәрин дими ни дисең. Сәләт кенә түгел, талант та бар үзеңдә, энекәш!
 – Әтиемнең туган ягы миңа да бик якын, Галимҗан абый. Мин ул картинаны авылга кунакка кайткач ясаган идем.
Залга Нәфисә апасы чыкты.
 – Егетләр, әйдәгез, табын янына узыгыз. Кара әле, Галимҗан, бәлки табынны залга корыргадыр?
 – Әйе шул, әнисе. Хәзер, менә бу өстәлне зурайтабыз да.
 – Юк, юк, зинһар, борчылмагыз. Кухняга да сыябыз бит.
 – Кунак кешегә кухняда гына чәй эчерү килешмәс бит, энем.

 – Нинди кунак булыйм инде мин, Галимҗан абый. Вакытлы-вакытсыз борчып йөрим шунда.
 – Бернинди борчу юк, энем. Син безгә улыбыз кебек якын.
 – Бигрәкләр дә Марат абыеңа охшагансың шул, Салихҗан энем. Төс-кыяфәтең белән генә түгел, холык-фигылең белән дә. Исән булса, сине күрүгә ничек шатланыр иде ул. Гомере булмады шул, нишлисең... Уйлый-уйлый дөньялардан китеп барган вакытларым да була.
Нәфисә апасы, яшереп кенә, яулык чите белән күз яшьләрен сөртте.

 – Ярый, әнисе, тынычлан. Язмыштыр инде. Берни дә эшләп булмый, ничек тә сабыр итик. Күреп торасың, Аллаһы Тәгалә безне рәхмәтеннән ташламый, улыбыз кебек якын күргән энебез хәзер безнең янда. Өйләнеп тә җибәрсә, бәлки биредә төпләнер дә әле. Әтисе дә хатында: «Салихҗанның туган якларга якынрак урнашуын теләгән идем. Гомер булса, туган авылым Күгештә йорт сатып алып, бөтенләйгә күчеп кайтырга да исәп юк түгел. Олыгайган саен туган туфрак газизрәк була бара икән ул», – дип язган иде бит. Бер дә борчылма, энем, эш ягын җайларбыз, Аллаһ боерса. Бәлки, хәзергә мин эшләгән заводка урнашып торырсың, ә? Әле беркөн генә директор урынбасары: «Рәссам кирәк иде. Ышанычлырак кеше табылмасмы икән?» – дип сораган иде.
 – Әйбәт булыр иде, Галимҗан абый. Берочтан тулай торак хакында да сөйләшмәссеңме икән?

 – Юк, юк, энем! Син ни сөйлисең?! – Дулкынланудан Нәфисә апасының тавышы калтыранып куйды. – Рәнҗетмә безне. Ул турыда авыз да ачма. Марат абыеңның бүлмәсе бүгеннән синеке.
 – Рәхмәт, әнисе! Фикеремне авызымнан өзеп алдың. – Ул Салихҗанга шелтәле карашын юнәлтте: – Син, энем, безне шундый куанычтан мәхрүм итмә инде. Гозеребезне аяк астына салсаң, риза-бәхил түгел!
Салихҗанга ризалашудан башка чара калмады:

 – Бик зур рәхмәт инде сезгә. Кылган игелегегез игелек булып кайтсын.
Бер гаиләдәй, чүкердәшеп чәй эчтеләр. Чәйдән соң азрак ял иткәч, Салихҗанның теләге буенча, абыйсы белән шәһәр карарга чыгып киттеләр. Нәфисә апасы аларны ишек төбендә озатып калды:
 – Галимҗан, бик озак йөрмәгез, яме. Югыйсә пилмәнем суынып бетәр. Камыр да изеп куярмын, Аллаһ боерса.
 – Ярый, ярый, әнисе. Бер аягыбыз анда, икенчесе монда булыр. –Ул киң итеп елмайды: – Сине шундый бәхеттән мәхрүм итеп булмый бит инде. 
Галимҗан абыйсы сүзендә торды: икенче көнне үк директор урынбасары белән очрашып, яшь, перспективалы, ышанычлы рәссам барлыгын әйтте. Тегесе шатланып риза булды:
 – Сез тәкъдим иткән егетләрнең бервакытта да сынатканы булмады, Галимҗан Шакирҗанович! Иртәгә үк миңа алып кер үзен.

 – Рәхмәт, Таһир Сәлимҗанович, болай егет йөзгә кызыллык китерә торганнардан түгел, – диде Галимҗан абзый, күңеле булып. – Күндәм, тырыш, һәр тапшырылган яңа эшне тиз тотып ала белә. Бер сүз белән әйткәндә – үзебезнең егет.
 – Мин Сезгә үземә ышангандай ышанам, Галимҗан Шакирҗанович! Иртәгә туры кадрлар бүлегенә килсен. Мин начальникка әйтеп куярмын.

///
Канатланып эшкә тотынды Салихҗан. Цехлардагы һәрбер плакатка, хәтта белдерүләр тактасына да сәнгать әсәредәй карады ул. Эштән кич соң гына, арып-талып, әмма канәгатьләнү хисе белән кайта иде Салихҗан. Тик йөрәккә кереп калган, әмма әле бер мәртәбә дә күрергә өлгермәгән Гөлфия, хыялында серле томан белән өретелеп күз алдына килеп баса да: «Оныттың!» – дип әйтә кебек иде.
Гөлфия... Казанга килүгә аны күрергә ашкынган иде бит ул, тик фатирына барырга яхшысынмады, килешеп бетмәс, әнисе ни уйлар, дип фикер йөртте.
Тукта, тукта... Ә нигә аңа хат язып салмаска! Шулай, шулай, мин Казанда, диген, очрашу көнен, урынын билгелә.
Ниһаять, тәвәккәлләп, Гөлфиягә хат язды Салихҗан һәм, көннәрне генә түгел, сәгатьләрне дә санап, җавап көтә башлады.
Ике атна вакыт үтеп, инде өмете өзелеп барганда гына Гөлфиядән җавап хаты килеп төште. Хат матур почерк белән, кыска язылган иде: «Исәнме, Салихҗан! Хатыңны алгач, баштарак аптырап калдым, хәтта берәрсе шаяртамы икән, дип тә уйлап куйдым. Казанга киләсеңне хатларыңда ялгыш кына да сиздермәгән идең бит. Ничектер төштәге кебек булды. Хатыңны кулга алып, кат-кат укыйм, язуы синеке, сүзләре дә синекенә охшаган. Шулай да атна буе икеләнеп йөрдем, зинһар, гафу ит, мәгънәсезлеккә санама. Айның соңгы шимбәсендә көндезге сәгать өчтә син әйткән урында булырмын. Күрешүне көтеп, Гөлфия».

Көннәр айлардай, сәгатьләр көннәрдәй озын тоелды Салихҗанга. Соңгы көннәрдә хәтта төн йокыларын югалтты, ашаудан калды. Галимҗан абыйсы белән Нәфисә җиңгәсе, моны күреп, чын-чынлап хафага төштеләр.
– Нәрсә булды сиңа, энем? – диде Галимҗан агасы, аның җилкәсенә кулын салып. – Ашаудан калдың, йөзең сулды. Авырмыйсыңдыр бит? Нәфисә апаң да бик борчыла.

– Авырмыйм, Галимҗан абый. Болай гына ул. Соңгы көннәрдә әллә нәрсә фикерем чуалды, йокым качты. Яңа җиргә әлегә ияләшеп тә җитә алмыйм. Әти-әнине, туганнарымны уйлыйм.
– Уйла, энем, уйла. Яшь чакта уйландыра инде ул. – Аннары, елмаеп, өстәп куйды: – Йөрәгең алгысынадыр, энем. Көткәндә һәрчак шулай була ул.
Салихҗан колак очларына кадәр кызарды: «Әллә барысын да белә инде Галимҗан абыйсы. Югыйсә берәүгә дә сөйләгәне булмады бит».
– Йә, ярый, энем, уйларыңны чуалтмыйм, – диде Галимҗан ага, егетнең халәтен тоемлап. – Борчылма, барысы да әйбәт булыр. Күңел бервакытта да алдамый ул. – Галимҗан абыйсы, Салихҗанны уйлары белән ялгызын калдырып, ишеккә атлады.

«Бүген дә йоклап булмас, ахры, – дип уйлады Салихҗан, агасы бүлмәдән чыгып киткәч. – Тукта, нишләп шулкадәр өзгәләнә соң әле ул. Өметле хат алды, күрешүне көтәм, дигән. Димәк, Гөлфия дә аңа битараф түгел. Аннары кайсы җире кешедән ким-хур булырлык. Кызлар белән дә йөрешмәде түгел, йөрде, мәктәптә үк күз атып йөргән кызлары булды. Дөрес, мәктәптә балаларчарак инде ул. Ә менә сәнгать училищесындагы сабакташы Галя аның зиһенен тәмам чуалтырга өлгергән иде. Хәтта, өйләнәм, дип йөргән вакытлары да булды.

– Улым, – дигән иде әтисе аңа ул вакытта, – син яшь әле, шуңа күп нәрсәне аңлап та бетермисең. Хикмәт Галяның башка милләт кешесе булуында гына түгел, ә геннарда, яшәү рәвеше аермалыгында да. Бу гасырлар буе шулай килгән. Безнең күңелләрдә дала киңлеге, самимилек, хәтта беркатлылык дәрәҗәсендәге самимилек. Ә ул халык гасырлар буе башкалар исәбенә яшәп килгән, башкалар хезмәт куеп тапканны тартып алып көн күргән. Гомумән, бу көн белән генә яшәүче халык ул урыс кавеме. Үзләрен әрсез хуҗа итеп тою аларның канына сеңгән.
Егет белән кыз чагында барысы да ал да гөл була ул. Шуңа алга таба да шулай дәвам итәр кебек тоела. Ә менә тормыш арбасына җигелгәч, хәлләр икенчегә авыша. Кечкенә генә тавыш чыгуга ук, Галя сиңа: «Татарин гололобый, чаплашка!» – диячәк.

– Юк, әти, Галя андыйлардан түгел, бөтенләй башка кеше ул, – дип карулашты Салихҗан. – Безнең тормыш башкача булачак!
– Син сүзеңнән кайта торган кеше түгел анысы, улым. Мин синдә үземнең яшь чагымны күрәм. Вакытында мин дә марҗа сөйгән идем. Чак кына өйләнми калдым хәтта. Киңәш бирер кешем дә булмады. Әти-әни авылда. Ә мин Әстерханда үземне җитлеккән ир, мөстәкыйль кеше итеп сизә идем. Нәкъ синеңчә фикер йөрттем, янәсе, ул бөтенләй башка кеше, мине аңлый торган, тормышта таяныч булырдай иптәш. Әмма беркөнне аның иптәш кызы белән минем хакта сөйләшкәнен ишеттем һәм татарлар турындагы фикерен тыңлап, чак кына артыма утырмадым.
Көзге болытлы кич иде ул. Ә болар капка төбендә серләшә.

– Синең татарчонок болай ярыйсы гына күренә, – ди моңа иптәше.
 – Миңа аның төс-кыяфәте сукыр бер тиенгә дә кирәкми, – димәсенме минем кызыкай. – Татарлар эшчән алар, тормышны алып бара беләләр, вакытында авызлыкласаң, бик күндәмнәр. Өйләндерүгә, трусигымны да юачак әле ул. Ә күңел ачарга үзебезнекен табармын.
– Дөрес әйтәсең, андый эшкә үзебезнең Ваня яхшы. Стопка күтәрүгә, сине үзенеке итеп күрә башлый, – дип хуплый җанашымны иптәше.
Әлеге сүзләрдән соң түзмәдем, пальто якамны күтәреп, агач ышыгыннан чыктым да кырт борылып китеп бардым һәм башка ул кызга якын килмәдем. Ялынды, ялварды, хәтта янап-куркытып та маташты. Янәсе, ул минем белән йөреп кызлыгын җуйган икән. Ә мин аның белән нибары бер тапкыр үбешкән идем, кагылу түгел, кулыннан тотарга да кыймый идем хәтта.
Уйла әле син, улым. Тагын бер кат ныклап уйла. Һичьюгы ярты елга булса да сабыр ит, күзәтеп йөр.
Теләми генә килешкән иде Салихҗан. Әмма әтисе сүзләрендә никадәр хаклык булган икән.

Шулай бервакыт Галя белән капка төбендә сөйләшеп утыралар иде. Тыкрык башында шактый кызмача кыяфәттә Галяның әтисе – Николай Степанович күренде.
– О-о, яшьләр серләшәләр! – диде ул, алар белән тигезләшкәч. – Серләшегез, серләш! – Аннары, чайкала-чайкала, капкадан эчкә атлады.
Иренең тавышын ишетеп, ишек төбенә Наталья Ивановна чыгып басты һәм, бөеренә таянып, аңа сүз кушты:
– Нәрсә, сәрхуш, кайтып киләсеңме?
– Не смей! – диде Николай абзый, аның борын төбендә бармагын селкеп. – Не смей мине мыскыл итәргә! 
– О, барин, горурлык уйныймы?! – диде хуҗабикә, тавышын күтәрә төшеп. – Син, эчеп йөргәнче, кызыңны карар идең.
 – Ә нәрсә булган аңа?

 – Нәрсә, белмәмешкә салышкан булып кыланасыңмы? Татарин белән йөрүен оныттыңмы әллә?!
– Йөрсен, татарин да адәм баласы!
– Шулайдыр, адәм баласыдыр. Мамай токымы белән генә нәсел пычратасы калды ди!
– Тс-с-с! – диде Николай Степанович, кинәт айнып китеп. – Алар капка төбендә.
– Курыктым ди, капка төбендә булмагырые, бик исем китте! – Һәм ул, сүзем бетте дигәндәй, иренең борын төбендә ишекне шапылдатып япты.

Салихҗан агарынды, торып басты, әйтер сүз таба алмый ачык капкага карап торды һәм, Галяның елап ялваруына да исе китмичә, тиз-тиз атлап китеп барды.
Ул вакыйга искә төшсә, әле дә эсселе-суыклы булып китә Салихҗанга һәм әтисенә, акыллы киңәше өчен, күңеленнән рәхмәт укый».
Ямьсез уйлардан арынырга теләп, Салихҗан кулына Гөлфиянең хатын алды. Һәр юлын, йотлыгып, кабат-кабат укыды ул. «Юк, Гөлфия Галя кебек булмас, әнә нинди тыйнак итеп, оялып кына язган бит», – дип фикер йөртте Салихҗан.

Дәвамы бар.
Фото: https://unsplash.com/

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X