16+

Фәүзия Солтан: "Бәхил бул, яшьлек…" (хикәянең беренче өлеше)

Нигәдер бу араларда үзенә урын таба алмый әле Зәлия. Бераз чирләп алганнар иде, шуннан соңгы күңел төшенкелегеме, әллә берәр сиземләүме? Җаны уйный гына бит. Тамагыннан ризык үтми. 

Фәүзия Солтан: "Бәхил бул, яшьлек…" (хикәянең беренче өлеше)

Нигәдер бу араларда үзенә урын таба алмый әле Зәлия. Бераз чирләп алганнар иде, шуннан соңгы күңел төшенкелегеме, әллә берәр сиземләүме? Җаны уйный гына бит. Тамагыннан ризык үтми. 

Хәтта күзен ачып дөньяга карыйсы килмәгән мизгелләр кабатлана башлады. Сөйләшәсе килми, дәшсәләр, тавыш та ишетәсе килми. Төннәр йокысыз. Әллә нинди уйлар керә. Ник берсе юньле булсын. Урыс улап китерер, татар юрап китерер, диләр. Нигә котырасың инде, дип, үзен әрләп тә ала эчтән генә. Шулай нишләргә белмичә, йорт эшләрен, вак-төякләрне автомат рәвештә, өнсез генә эшләгән булып йөри.

Атна кичтә, чираттагы йокысыз төннән соң, иртәнге якта йокымсырап китте Зәлия. Төш күрде. Әллә төш, әллә өн кебек булды инде. Шәһәрдәге йортларының тәрәзәсеннән урамга карый. Ишек алдында кешеләр шактый җыелган. Шулар арасында инде мәрхүмә каенанасы, олы улының дәү әнкәсе Сания басып тора. Янында, янәшәсендә генә тагын кемдер бар, икесе бергә икәннәре күренә. Дәү әнкә (аны гел шулай атап йөртте Зәлия) тәрәзәдән Зәлияне эзли. Зәлия тәрәзәне ачып, коры гына аңа сорау бирә.
– Нәрсә? – ди ул.
Дәү әнкә, үзенчә генә кеткелдәп, иһи-һи, дип куя да, сорау бирә:
– Син инде быел күп итеп как ясадың, әйеме?
– Әйе, – ди Зәлия.

– Күп итеп кайнатмалар да ясадың?
– Әйе.
– Банкалар да күп итеп яптың инде?
– Әйе. Тамагың ачтымы, ашыйсыгыз киләме әллә? Әйдә, керегез, Әзерләгән ризык өстәл тулы, авыз итәрсең.
Дәү әнкә, башын сул якка борып, әкрен генә әйтә куйды.
– Ю-юк. Тамагым тук ла минем. Менә аны ашатырсың, – дип, янындагы кешене күрсәтте. Кем икәнен аңларлык түгел Тик күптән күрмәгән, әмма бик якыннан белгән кеше икәне ап-ачык. 

Шул урында уянып китеп, сикереп торды, Зәлия. Торды да, тәрәзәгә капланды. Анда урам җыештыручы боз вата, машиналар тезелгән...
Төшләренең юкка кермәгәнен белә, Зәлия. Инде ни булды, ни булыр икән, дип уйлап, олы улы Рөстәмгә шалтыратты. 
– Улым, хәлегез ничек? Эшләреңдә тәртипме, балалар саумы?
– Болай ярыйсы әнием. Тагын төш күрдеңме әллә?

– Әйе лә, улым. Дәү әнкәң йөри. Кемгәдер ризык сорый. Хәерлегә булсын.
– Бездә тәртип, әнием, борчылма.
– Исән-сау гына була күрегез, улым. Мин сезне бик яратам.
– Мин дә, әнием. Борчылма.

Ярый, бу якта тәртип диде улы. Хәер, алай мәшәкатьләре белән уртаклашып, әнисен бик борчымый да ул. Тик ул-бу була калса, минуты белән сизенә әнисе.
Шулай бер чак иртән, эшкә барырга җыенган мәлдә, Рөстәмнең кечкенә чагы күз алдына килеп басты да, елап җибәрде Зәлия. Өйдәгеләр аптырап калды. Ни булды, нишлисең дип әрләп тә алдылар. Тик йөрәге купты Зәлиянең, телефоннан улына шалтыратырга тотынды. Берничә тапкыр җыйгач кына алып, җавап бирде улы. 
– Улым, синең хәлең ничек? Җаным уйный. Ул-бу булдымы әллә?
– Юк, әни, бар да норм.

Тынычлана алмады инде Зәлия. Ике көннән улы, әнисе кабат сораганнан соң, әйтергә мәҗбүр булды. Шул моментта авариягә эләккән булган ул...
Әй, ана күңелен алдап буламы соң инде. Инде менә Дәү әнкә нидер әйтергә тели.
Телефоннан авылда торучы абыйсы Фазылның номерын җыйды Зәлия.
– Абый, хәлләрегез ничек?
– Аллага шөкер, болай тыныч әле.
– Ул-бу, үлем җитем юкмы? Дәү әнкә йөри төштә.
– Болай ишетелгәне юк әле, – диде абыйсы. 

Дәвамы бар
Фото: https://unsplash.com/

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Дэвамын котэбез

    Мөһим

    loading