Өч турны да узып, Алсинә ансамбльгә эшкә килде. Әлбәттә инде, кичләрен, укудан соң. Төннәр буе биегән, кич дәвамында концерт куйган чаклары да булды. Укуына да өлгерергә, эшендә дә ләззәт алырга тырышты.
Аңа сәхнә түрендә күбәләктәй очып йөрү ошый иде. Беренче алкышлар, беренче уңышлар. Алар кызга канат кына куйды. Авылга кайта алмаган чакларда да күңеле төшмәде. Арыганлыгын да сизмәде. Алсинә барысына да үзе ирешү белән горурланды, хәтта. Гади генә авыл кызы зур сәхнәләрдә чыгыш ясарлык сәләткә ия икән, нигә соң аны яшереп ятарга?
Икенче курсны тәмамлаганнан соң, кыз читтән торып уку бүлегенә күчәргә сорап карады. Әтисе дә, әнисе дә каршы килде. Бу вакытта инде ул үзенең эшләп укуын яшереп кала алмады.
- Егетең дә аңламас. Синең сәхнәдә сикереп йөргәнеңне көтеп тормас. Дөрес эшлисең микән, кызым, - дип борчылды әнисе. Әни күңеле сизенә шул. Зөлфәт Алсинәнең очрашуларга чыга алмавын бик тиз сизеп алды. Баштарак концертлардан чәчәк тотып каршы алса да, тора-бара очрашмаска сәбәпләр табылып торды.
Зөлфәт белән Алсинә 4 еллап аралашалар. Егет армия сафларыннан кайтканнан соң очраша башладылар алар. Кыз ике ел укыганнан соң, Зөлфәт янына калага килде. Егет укуын тәмамлап, диплом алырга җыенып йөргән көннәр иде ул.
Зөлфәт төшеп калганнардан түгел. Юрист белгечлеге алды. Шәхси оешмага эшкә урнашты. Алсинә өчен калада дус та, терәк тә, ярдәмче дә иде ул. Кыз юллары аерылыр дип башына да китермәде. Әнисенең сүзләре дөреслеккә туры килде.
Алсинә сәхнәдән аерылмады. Шулай да, укуны ташлап, мәдәният институтына керәм, дигән уйларын әлегә онытып торды. Кулына диплом алмыйча, артык югары үрмәләргә ярамавын тиз аңлады. Зөлфәт үсендереп, юл күрсәтеп тормагач, хәтта сүрелеп калды. Әлегә кадәр биесә дә егетенә ошар өчен тырышты, кием алса да, беренче аны күз алдына китерде. Күңелендә бушлык тою аңа авыр булды. Хәтта, эшкә дә артка чигенергә теләмәгәнгә генә йөрде. Ярату булдымы, ияләшү генәме. Ләкин аерылу әллә нишләтте аны, бер утка, бер суга салды. Елмаюларны боеклык алмаштырды.
Әлбәттә, эшендә моны бик тиз сизеп алдылар. Һәм Зөлфәтне алмаштырырга тырышучы да табылды. Егет күңеле читләргә караган кебек, кыз йөрәге дә буш тора алмый. Эченнән Зөлфәт белән кабат дуслашу, якынаю, араларны җайлау турында уйласа да, Алсинә Илмирның игътибарына хөрмәт белән җавап бирде.
...Зөлфәтнең кая кем белән очрашуы, бәлки, Алсинә өчен сер дә булып калыр иде. Аларның юллары көтмәгәндә кисеште. Илмир чираттагы ялында Алсинәне концертка чакырды. Бер мәдәни ял итү чарасы булыр дигән уй белән кыз да каршы килмәде. Кичке яллары матур гына башланса да, ул Алсинә көткәнчә тәмамланмады. Зөлфәт белән алар биредә очрашып, баскан җирләреннән кузгала алмыйча тордылар. Икесенең дә күңеле төште. Яңа ярлары берсенә дә ошамады. Зөлфәтне Алсинәнең якын дусты, группаларының старостасы Эльза эләктергән иде. Хәтта очрашкач та беләгеннән ычкындырырга теләмәде.
Менә, Зөлфәтнең ерагаюының сәбәбе шул булган икән. Бар серләрен белгән дустым борыныма яхшы чиертте, - дип уйлады кыз. Илмирга артыгын сөйләп тормаса да, үзе бу парга хәтта эчтән генә дә бәхет тели алмады.
Гаиләсе барып чыкмаса да, өйләнгән, аерылган дигән сүзләр кара сакал кебек артыннан сөйрәлә. Сәхнә кызга яхшы йогынты ясамаган бугай, - дигән уйлар Зөлфәтнең дә башыннан йөгереп узды. Алсинәгә карата тартылу тойды, аны үзенеке итеп сизде ул. Тик, якын бара алмады. Икесенең дә янәшәсендә ятлар иде.
Бу очрашу Зөлфәтнең дә күңелен төшерде. Алсинәнең дә дуслашырбыз дигән өметен юкка чыгарды. Аны эшкә килсә, Илмир каршы алды, кич кайтса, озатып куйды. Кыз тирәсендә бик теләп бөтерелде. Янында Илмир булса да, аның турында уйларга ярамавын белсә дә, арыган-талчыккан чакларында, җанына нидер җитмәгәндә Зөлфәтне уйлап юанды. Бу – бары тик хыял дөньясы, үз-үзен юату гына иде. Бер киселгән икмәкнең кабат ялганмаячагы көн кебек ачык. Әнисенең сүзләрен гел искә ала кыз. Гомер буе биеп йөри алмыйсың, диюләре соңгы көннәрдә уйландыра да башлады. Коллективта да Илмир белән йөрүен сизеп, төрле тискәре фикерләр җиткерделәр. Тагын да күңеле төште. Зөлфәтне читләргә бирүе өчен дә үзен гаепләргә сәбәп бар иде. Сәхнәгә тартылуы да сүрелә башлады.
Диплом алганын гына көтте дә, кыз үз теләге белән ансамбльдән китте. Ләкин язмышыннан кача алмады. Кыз кая гына барса да, Илмир аның артыннан калмады. Хисләре тирәнгә китә башлагач, кыз аның белән барын да уртага салып сөйләшеп, арасын өзәргә теләде.
Араны өзәргә дип, соңгы тапкыр очрашуга чыккан Алсинә сүзсез калды. Ул Илмирга бер каршы сүз дә әйтә алмады. Сөюе салып тапталган ирне кызганды, хәтта, хәленә керергә теләде.
Чын күңеленнән яраткан, җанындагы барлык күзәнәкләре белән якын иткән бердәнбер мәхәббәтен югалту җиңел булмагандыр. Кыз кабат уйларга бирелде. Шул арада Зөлфәтне дә сагынып алды. Үзенә дә җавапсыз сөю белән, дуслар хыянәте белән очрашырга туры килде бит. Илмирны да кире какса, бу тормышның бөтенләй дә мәгънәсе калмас иде.
Атна азагында кыз авылга юл алды. Яңа эш эзләгәнче, ике-өч көн булса да ял итеп килергә уйлады. Авылга кайту белән Зөлфәтнең Эльзага өйләнергә теләвен әйттеләр. Егет ягы зурдан кубып туйга әзерләнә икән. Бу атнада кыз сорарга барачаклар.
Алсинәнең тагын тынычлыгы бетте. Ике көн качып елады ул. Яшьлек дустының үзен шулай тиз генә онытып, дустын яр итеп сайлавы белән килешә алмады.
Бергә булмасалар да аңа булган якынлыгы калган иде. Егетнең исә бу арада күңелле мәшәкатьләре. Ул гүя Алсинә барын бөтенләй оныткан. Бәхетле киләчәгенә таба ашкына.
Зөлфәт белән Алсинәнең арасыннан кара мәче узганга дуслары арасында шатланучылар да, борчылучылар да булды. Дуслаштырырга теләүчеләр генә табылмады. Шулай язган булган, дигән нәтиҗә ясаудан башка чарасы калмады кызның. Алсинә күпме еламаска, Илмир янында бәхетле кыяфәт чыгарырга тырышса да, күз яшьләре акты да акты. Зөлфәтнең туй көнендә дә иртәдән яңгыр койды. Гүя кызның хәлен табигать тә аңлады. Ул атнада да, аннан соң да Алсинә авылга кайтмаска тырышты. Яшьләрнең авылдан китүен көтте. Аннан үзе дә үч итеп, әти-әнисе янына Илмир белән кайтты. Аның егете барын, бергә кунакка кайтуларын Зөлфәткә ишеттерүләрен теләде. Кыз газ идарәсенә хисапчы булып эшләде. Кичләрен исә җырчыларга ияреп концертларга, бәйрәмнәргә биюче булып йөрде. Акчасы да кайта, вакыты да файдалы һәм күңелле уза. Беренче мәхәббәтен уйлап елап утырудан мәгънә югы аңлашыла иде.
Илмир да төшеп калган егет түгел. Мәдәният сараенда автобус шоферы булып эшләсә, кичен таксида йөри. Буш вакытларында Алсинәне дә янына утыртып урам әйләндерә. Кыз егетне аңларга, егет кызга терәк булырга тырыша. Үткәннәрне оныту өчен алар бер-берсенә кирәк.
Комментарийлар