16+

МИНА

Әбүзәрнең аяк астында нидер «черт» итеп куйды. Урман сукмагыннан ашыгып барган җиреннән ул капыл туктап калды. Берничә ел солдат хезмәтендә йөргән кешеләрдә генә була торган эчке бер тоем белән ниндидер хәтәр хәлгә тап булуын тойды. Зиһене белән бу хәлне ничек кенә кабул итәргә теләмәсә дә, күңеле белән тиз төшенде: ул...

МИНА

Әбүзәрнең аяк астында нидер «черт» итеп куйды. Урман сукмагыннан ашыгып барган җиреннән ул капыл туктап калды. Берничә ел солдат хезмәтендә йөргән кешеләрдә генә була торган эчке бер тоем белән ниндидер хәтәр хәлгә тап булуын тойды. Зиһене белән бу хәлне ничек кенә кабул итәргә теләмәсә дә, күңеле белән тиз төшенде: ул...

Әбүзәрнең аяк астында нидер «черт» итеп куйды. Урман сукмагыннан ашыгып барган җиреннән ул капыл туктап калды. Берничә ел солдат хезмәтендә йөргән кешеләрдә генә була торган эчке бер тоем белән ниндидер хәтәр хәлгә тап булуын тойды. Зиһене белән бу хәлне ничек кенә кабул итәргә теләмәсә дә, күңеле белән тиз төшенде: ул минага басты!..
Баштарак һич курыкмады. Хәтта елмаеп куйды. Кирәк бит, ә? Көненә йөзләрчә кеше үтеп йөри торган сукмакка куелган «сукыр мина»га нәкъ менә ул - бер атнадан хезмәтен тутырып өенә кайтып китәчәк Әбүзәр килеп капсын әле! Бигрәк кызык булды... Ай-һай, кызык микән? Бер дә кызыкка охшамаган бу... Үлемнең авызына килеп керде ләса ул... Әҗәлнең күзенә басты...
Ничек кенә үзен битәрләсә дә, Әбүзәр нинди бәлагә тарганын аңлап җиткерми иде әле. Үрә басып торган килеш аяк астындагы калку җирне өйрәнеп чыкканнан соң гына ул үзенең хәтәр үлем каршында калганын аңлап алды. Кеше гомерендә бер генә була торган гомер мизгеле җитте...
Менә бервакыт Әбүзәрнең җаны йөрәгеннән купты - ул бит шушы урында ятып калачак! Тәне, йөзе кеше танырлык булмаячак... Бу тәнне, бу йөзне күреп, ерак Татарстанда, Тау артындагы Камырлы авылында калган әтисе, әнисе акылдан язачак!.. Әле аңа кадәр бик озак кайсыдыр госпитальнең салкын базында тотачаклар. Авылына хәбәр итү юк та юк инде... Берничә айдан соң гына «Улыгыз батырларча һәлак булды» дигән «кара кәгазь» җибәрәчәкләр. Андый хәлләр күп булды монда... Кайбер солдатларны әти-әниләре килеп эзләп йөрде хәтта... Ләкин Әбүзәрне озак тотмаячаклар. Армия өчен үзе мина белән бер булачак ул... Теткәләнеп беткән гәүдәгә берәр комиссиянең килеп юлыгуы бар бит...
Их, кайтырына да күп калмаган иде!.. Күп дигәндә, бер-ике ай. Бер атнадан аларны Грозныйга күчерәчәкләр... Аннары - өйгә... Әнисенең җылы түшәгенә!.. Татарлары янына!.. Их!.. Чечня афәтеннән котылдым дигәндә генә... Көтәргә кала. Кемдер барыбер килеп чыгар, коткарыр аны. Бу афәттән йолып алыр. Минадан котылуның төрле ысуллары бар ласа... Ходай Тәгалә үзе дә ташлап бетермәгәндер аны. Ул да игелекле ишарәсен күрсәтми калмас...
Әбүзәр, йөзен чытып, күз карашлары белән генә түгел, бөтен җаны-бәгыре белән тирә-юньгә каранды. Соңгы бер ел эчендә бу юлдан ул йөз генә түгел, мең мәртәбә үтеп-сүтеп йөргәндер... Бу сукмакны аларның батальоны саклый. Аның бер ягында ингушлар, икенче ягында чеченнар яши. Ике ил арасындагы чик кебек ул. Шушы сукмак ике якны да үзенә тартып тора, хәтта шулай тоела: ике халыкның язмышы нәкъ менә шушы чик-сукмакта хәл ителә кебек...
Инде менә Әбүзәрнең язмышы да... Ни кагылышы бар соң аның бу халыкларга? Үз Татарстанында, үз җирендә яшәп ятса, ата-бабалары җирендә гомер кичерсә нәрсә була иде инде?... Нигә дип килде ул монда? Ни калган аңа монда? Ни пычагым калган?!
Тукта... Тынычлан... Кызма, малай актыгы! Булганы булган инде. Моннан соң ни буласын уйларга кирәк... Котылу чарасын күрергә...
Әбүзәр тирә-юньне өйрәнә башлады. Сукмак алай ук тар түгел икән... Үрелеп агач ботакларына тотынам димә... Киң булмый ни... Дусы да, дошманы да шушыннан үтеп йөри ләса... Якын-тирәдәге авылларга алып бара торган бердәнбер юл-сукмак. Әбүзәр үзе дә ике ел буе таптады аны. Юк шул, хезмәте таләп иткәнгә генә түгел. Моннан ике чакрым ераклыкта ингуш авылы бар. Анда әллә каян гына килеп чыккан берничә татар гаиләсе яши. Алар инде күптән үз телләрен онытканнар, ингушча сөйләшәләр, чечен телен аңлыйлар. Әмма шунысы да бар: татарчаларын онытсалар да, татарлыкларын онытмаганнар алар. Үзләре татар телендә бер сүз әйтә алмасалар да, исемнәрен татарча кушалар: Ләйсән, Бәйрәм, Яшәр, Бәхет... Әнә шул Бәхет дигән кыз янына йөрде ул ике ел буе.
* * *
Район үзәгендәге базарда очраштылар алар. Бәхет эремчек сатып тора иде. Әбүзәр аңа шундук игътибар итте: әнисе эшләгән эремчеккә охшаган иде бу кызның эремчеге. Татарлар гына шулай чиста итеп, төерләргә укмаштырмыйча сөзә беләләр эремчекне... Күңеле тулып киттеме, Әбүзәр базарның нәкъ уртасында, үткән-сүткән кешеләргә күзен дә күтәреп карамыйча, тыйнак кына басып торган кыз янына килде.
- Сколько?
Кыз эремчекнең бәясен әйтте. Әбүзәр сатулашып торырга уйламады да. Бераз кыйммәтрәк тоелса да, кызның бөтен эремчеген алып, гарнизонга ашыкты. Үзе генә сыйланып калмады, өй ризыгына тансыклаган хезмәттәшләренә дә өлеш чыгарды. Ләкин бу «эремчек мәҗлесе» күңелсез тәмамланды. Исерек иярченнәре белән килеп кергән контрактник Удавиченко аларның ризык өстәлләрен күтәреп ташлады. Борын асларына әле яңа гына мыек төртә башлаган малайларның үзләрен як-якка очырды. Бер Әбүзәргә генә кулын күтәрмәде. Ни өченме? Аның тарихы бар.
Солдатлар телендә «Удав» дип кенә йөртелгән бу бәндә кисәге бөтен батальонны үз кулында тота иде. Хәтта офицерлар да аның белән сүзгә килмәскә тырышалар. Бу частьта бөтен солдат та аның кулыннан, дөресрәге, йодрыкларыннан уза. Баштарак Әбүзәр дә күп ашады бу йодрыкларны. Удавиченконың тагын бер «шөгыле» солдатларның канына тоз сала. Бүрәнә кебек беләкләре белән малайларның муеннарыннан кысып тотып, һушларын югалтканчы буа иде ул аларны. Ул бер Әбүзәрнең муенына гына кулын озайта алмады.
Бердәнбер көнне Әбүзәр бу әзмәвер затка каршы баш күтәрде. Ул үзенең берничә ел Сабантуй батыры булып йөргәнен, данлыклы милләт улы булуын исенә төшерде. Һәм бер кичтә, «отбой»дан соң, «Удав» белән канга - кан, җанга - җан килеп сугышты. Үзен, бер-ике мәртәбә күтәреп алып, җиргә тәгәрәтеп җибәргәч, «Удав»ның кикриге тиз шиңде. Ул аксаклый-туксаклый, сүгенү катыш шыңшый-шыңшый, каптеркасына кереп бикләнде... Шуннан башлап ул Әбүзәргә каныкмый, әмма үчен дә йотып бетерми, җай чыкканын көтеп, мәкерен күңелендә йөртә...
«Эремчек вакыйгасы»ннан соң Әбүзәр базарга ешрак йөри башлады. Теге кызның сөт-каймагы, эремчеге хуш килде аңа. Кыз үзе дә ошамаслык түгел иде. Зур кара күзле, кара кашлы, ак йөзле, алсу иренле бу кызны күрәсе килү теләге аңа һич тынгы бирми иде. Бер очрашканда Әбүзәр аның исемен сорады.
- Бәхет...
- Бәхет? Матур исем... Татар исеменә охшаган...
- Әйе, мин - татарка...
- Татар? Син татар кызымы? Каян килгән монда татарлар?
- Без бу якта күптән инде. Бабаларның бабалары да монда яшәгән. Татарча гына белмибез... Сез татармы әллә?
- Татар. Әбүзәр.
- Мин - Бәхет... Ә син минем исем нәрсә белдергәнен беләсеңме?
- Беләм, нишләп белмәскә?! Бәхет ул - счастье! Син бик бәхетле булачаксың, чөнки синең исемеңә үк: «Бу кыз бәхетле», - дип язылган...
Шулай танышып киттеләр. Дуслашып алдылар. Килгән саен Әбүзәр кызга берничә татар сүзе өйрәтә. «Исәнме», «рәхмәт», «ипи», «сөт», «әти-әни», «туган авыл», «туган йорт», «язмыш»... «Яратам» сүзенә җиткәч, Бәхет кызарып, карашларын аска төшерә, яулык чите белән йөзен каплый...
* * *
...Якында медер-медер сөйләшкән тавышлар ишетелде. Әбүзәр сагаеп калды. Җиргә чүкте. Тавышлар килгән якка колагын куеп, тыңлый башлады.
Юк, безнеңчә түгел бу авазлар. Ни русча, ни татарча... Чеченнар. Бу якта сирәк булалар алар. Күбрәк ингуш боевиклары йөри. Ә болар чеченнар. Димәк, кызганмаячаклар. Канын эчәчәкләр икән Әбүзәрнең. Соңгы сулышы шушында алыначак, соңгы тамчы каны шушында тамачак икән аның... Әллә аякны тартып алырга инде? Пычактан суелганчы, бер мизгелдә мең кисәккә теткәләнеп очасың... Һәм вәссәлам! Юк-юк, бу турыда уйларга да ярамый. Ахырга чаклы үз аңында, үз ихтыярында, юк-юк, язмыш ихтыярында калачак ул. Инде бермәлдә үлем сәгате суга икән, Әбүзәр теге дөньяга дошманнарын да үзе белән алачак... Ходай каршында ничек бәяләнер бу үлем, анысы караңгы, әмма иле, халкы алдында аның йөзе, күңеле, анты чиста калачак...
Ул арада тау сукмагында өч сакалбай күренде. Чынлап та чеченнар. Аларның башлыклары да, сакаллары да үзләренчә. Хәнҗәрләрен дә бил читенә түгел, алгы итәккә тагалар... Сөйләшүләрендә кырыслык бар, хәтта ниндидер ачы усаллык бар...
Автоматларын алга таба төбәп килүче сакалбайлар, сукмак уртасында чатанлап басып торучы Әбүзәрне күреп, туктап калдылар, якындагы куак артына постылар... Аннары, Әбүзәрнең зыянсыз булуын, бары тик ниндидер бәлагә таруын чамалап, кабат, берәм-берәм, сукмак читендә пәйда булдылар.
Әбүзәр билендәге хәнҗәр сабына тотынды. Ләкин сугышырга аның уенда да юк иде. Урыны ул түгел. Моны сакалбайлар да сизенде, ахры. Алар, автоматларын аркаларына шудырып, ике-өч сикерүдә Әбүзәр янына килеп җиттеләр, әйләндереп алдылар. Ләкин шундук читкә сибелделәр. Әбүзәрнең мина өстендә басып торуын күреп алдылар, ахры.
Чечен разведчикларының үзара сөйләшүеннән шуны аңларга була иде. Аларның берсе Әбүзәрне үтерү, юк итү ягында. Икенчесе, мина шартласа, шау-шу кубачак, барган җиребезгә барып җитә алмаячакбыз, ниятләгән кеше белән очраша алмаячакбыз, димәкче була. Өченчесе, башлыклары булса кирәк, үзенчә фикер йөртте, ахры. «Бу мина беркая да китмәс, эшне башкарып кайтканда хәл итәрбез. Ул вакытта бу русны нишләтсәгез дә бер сүзем юк...» - диде ул ярым рус, ярым чечен телендә.
Чеченнар китеп югалгач та Әбүзәр, нишләргә белми, кыймшанмый-нитми озак кына торды әле. Ул гүя үлеп терелде. Аның аркасыннан шыбырдап тир ага иде. Күз алдыннан бөтен гомере үтеп китте... Әбүзәр шул кыска гына гомер аралыгыннан якты мизгелләр эзләргә кереште, әлеге мизгелләргә тотынып, ничек тә бу гөнаһлы, әмма бертуктаусыз бәхеткә ымсындырып торучы дөньяда исән калу иде аның теләге...
...Бер очрашуда Бәхет аны үзләренә - тау артындагы авылларына чакырды. Әбүзәр иң элек баш тартты. Аларга торак пунктларга йөрергә кушмыйлар. Авыл-салаларга «самоволка»га йөргән солдатларның гомерләре аз өзелмәде Чечняда. Сугышның алдаткычлары күп. Барып кабуыңны сизми дә калырсың... Аннары... Нәрсә дип әйтер ул Бәхетнең әти-әнисенә? Танышы дипме? Тагын кем дип?.. Кызны да куркыныч астына куячак ул. Монда егетләр белән аулакта күренгән кызларны шундук «бозылганнар» рәтенә кертәләр...
- Әтием чакырды... Бик чакырды... Татарларны күрәсем килә, диде...
Бу инде мөһим сәбәп иде. Кызның чакыруын кабул итәргә ышанычлы дәлил иде. Авылга барачагын взвод командиры белән килештереп, Әбүзәр икенче көнне үк Бәхеткә ияреп тау артындагы авылга китте. Һәм барганына үкенмәде. Бик ипле, күңелчән кешеләр булып чыкты Бәхетнең ата-анасы. Салман белән Айшә исемле бу мөлаем кешеләр чыраенда татар чалымнары бик аз калган булса да, холык-фигыльләре исә: «Мин - татар!» - дип шәрран ярып тора иде.
Бик матур утырдылар бу көнне. Елашып та, җырлашып та алдылар. Тәмле шәрабләрдән авыз иттеләр. Бераздан аларга тагын ике гаилә кушылды, шулай ук татарлар. Аларның да күңелләре мөлдерәмә тулы, аларның да моңнары бар, ләкин телләре юк... Шыңшып тик утыралар. Әбүзәрдә икесе дә бар. Шуңа күрә күбрәк ул җырлады, ул моңланды. Кәефләре булып алган татар-ингушлар Әбүзәрдән татарча сөйләтеп карадылар, аның артыннан кабатларга тырышып карадылар... Барып чыкмагач, өстәл төя-төя, ачыргаланып үкседеләр...
Күз яше күп булса да, барыбер күңелле булды бу очрашу. Бер кочак күчтәнәч күтәргән Әбүзәрне Бәхет озатырга чыкты. Егет шунда беренче мәртәбә Бәхетнең кулыннан тотты. Кыз Әбүзәрнең көрәктәй киң, кытыршы учларыннан кайнар беләкләрен тартып алырга уйламады да...
Атнага бер мәртәбә Әбүзәр Бәхетләр авылына төшә торган булды. Взвод командиры җибәрмәсә, качып китә иде. Әмма барыбер Бәхетне күрми калмый, аның газиз кулларын кысмый калмый... Кызның кайнар учлары, олы йөрәк кебек, ялгыш кагылып кына киткәндә дә сулкылдап-тибеп торган яшь, мәхәббәтле тәне аның кырыс хәрбиләр тормышында өшеп туңа башлаган йөрәгенә ныклык, җанына җылы биреп торалар иде...
* * *
Тагын тавышлар... Әбүзәр тагын сагайды. Болары кемнәр икән? Безнеңчә сөйләшәләр. Димәк, безнекеләр. Котылуы шушы икән. Ниһаять, аның теләкләре Ходай Тәгаләгә барып иреште. Их, Аллаһы хәзрәтләре, үзенең бөтен фәрештәләре белән бергә, аңа шушы минадан арынырга да булышса...
Хәрби часть ягыннан килүче сукмак башында пәйда булган беренче кешене күрүгә Әбүзәрнең күз аллары караңгыланып киткәндәй булды. «Удав»! Бума елан! Моңардан игелек көтәм димә! Юлында очрасаң, мина өстендә тормаган булсаң да, бүрәнәдәй беләкләре белән буып китәр бу бәндә...
Ахыры бар

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading