16+

Нинди моң бар синең күзләреңдә?!.

1 Кичке зәңгәр күктә тулган ай йөзә. Аның көмешсу яктысында, егетләргә тәүге тапкыр баккан кызлар кебек, йолдызлар җемелдәшә. Менә ай яктысы инеш буендагы талларны, тал ышыгына баскан егет белән кызны яктыртты. Челтерәп аккан чишмә тавышына, сихри тынлыкны кыяр-кыймас кына бозып, алар тавышы килеп кушылды. - Беләсеңме, Нәзыйфә, мин бүген төшемдә...

Нинди моң бар синең күзләреңдә?!.

1 Кичке зәңгәр күктә тулган ай йөзә. Аның көмешсу яктысында, егетләргә тәүге тапкыр баккан кызлар кебек, йолдызлар җемелдәшә. Менә ай яктысы инеш буендагы талларны, тал ышыгына баскан егет белән кызны яктыртты. Челтерәп аккан чишмә тавышына, сихри тынлыкны кыяр-кыймас кына бозып, алар тавышы килеп кушылды. - Беләсеңме, Нәзыйфә, мин бүген төшемдә...

1
Кичке зәңгәр күктә тулган ай йөзә. Аның көмешсу яктысында, егетләргә тәүге тапкыр баккан кызлар кебек, йолдызлар җемелдәшә. Менә ай яктысы инеш буендагы талларны, тал ышыгына баскан егет белән кызны яктыртты. Челтерәп аккан чишмә тавышына, сихри тынлыкны кыяр-кыймас кына бозып, алар тавышы килеп кушылды.
- Беләсеңме, Нәзыйфә, мин бүген төшемдә урман аланлыгында йөргән ялгыз болан күрдем. Җәй уртасы, тирә-якта яшеллек, тик нигәдер бер куакның яфракларына сары сарган. Шул куакта өзелеп-өзелеп сандугач сайрый. Ә болан, моңсу күзләрен тутырып, зәңгәр күккә карый. Шунда, нишләптер, мин аның күзләрен синең күзләреңә охшаттым, Нәзыйфә. Беркавым карап торгач, болан акрын гына куак янына килде һәм сары яфракларга үрелде. Инде кабам дигәндә генә, көчле җил чыкты: ул, куак ботакларын йолыккалап, яфракларын очырта башлады. Ә минем күңелне шом биләде, нәрсәдәндер курку килде. Кадерле нәрсәмне югалткандай, мин ул яфракларны тота, кочагыма җыя башладым.
- Әллә нинди шомлы төш сөйлисең син, Нәсим. Минем әби, кич җиткәч, күргән төшеңне сөйләмәскә куша. Иртән сөйләгән төшем булсын, диген...
Нәзыйфә, җиңелчә дерелдәп, Нәсимгә сыенды.
2
Җиргә тагын көзләр килде. Моңсу сарылыгы белән күңелдә сагыш уятса да, табигать быел да кешеләрне кояшлы якты көннәре белән куандырды.
Гомер дигәннәре... Нәзыйфә белән Нәсим мәктәп елларының соңгы бусагасына аяк бастылар. «Алдагысын Алла гына белә», - диләр. Киләчәккә корган матур хыялларының күпмесе тормышка ашар да язмыш җилләре аларны кайларга таратыр. Әлегә мәктәп елларыннан, ваемсыз яшьлек хыялларыннан һич тә аерыласы килми.
Көннәр бер-бер артлы үтә торды. Нәсим белән Нәзыйфә өчен бәхетле, киләчәккә якты өмет вәгъдә иткән матур көннәр булды алар. Хәер, яшьлек үзе үк матурлык, ярты бәхет түгелмени?! Шуңа булса кирәк, декабрь суыкларына ияреп, җанны өшетерлек ачы хәсрәт киләсен сизми-тоймый калдылар...
Нәзыйфә ул төнне саташып, куркыныч төшләр күреп уздырды. Ә куркынычның иң хәвефлесе аны өндә көткән икән. Инде уянып, күзләрен ачкач та, тирә-ягында шомлы караңгылык күреп, ул куркып китте. Тәнендәге дерелдәү узып, исенә килгәч тә, әллә һаман да төш күрәмме икән, дип, күзләрен угалады. Күз алдындагы шомлы караңгылык чигенмәде, чөнки күзләре... күзләре күрмиләр иде.
- Әнием, әнием бәгърем, күзләрем күрмиләр. Күрмиләр бит, әнием бәгърем! - дип ачыргаланып кычкыруын сизми дә калды ул.
Мич тирәсендә кайнашкан әнисе башта аңышмый торды. Аннары, кызын кочагына алып, юатырга тотынды:
- Юкны сөйләмә, кызым. Төш күрә торгансыңдыр. Бар, тышка чыгып кер, салкында йокың ачылып китәр. Төш кенә ул, кызым, узар.
Нәзыйфә торып утырды, киемнәрен табып киде. Аннан соң, кармаланып, мич янына килде һәм итекләрен эзли башлады. Аны күзәтеп торган әнисе агарынып китте, бермәлгә телсез калды, ә икенче мизгелдә, кызын кочагына алып, елап җибәрде.
- Нәзыйфәм, кызым, син бөтенләй күрмисең икән бит. Йа Аллам, нинди каргышлы көн булды бу.
Юк, ана белән кыз, ике тән генә түгел, бер-берсенең дәвамчысы булган ике җан иңрәп елады ул иртәдә. Күз яшьләре түгел, җанны әрнеткән хәсрәт чишмәләре акты аларның битләре буйлап. Ачы, чиксез ачы иде ул чишмәләрнең суы. Бары ваемсыз җил генә, берни булмагандай, юлларда кар бөртекләрен куды.
3
Инде кыш та үтеп бара. Ә Нәзыйфә өчен көннәр бертөрле - күңелсез һәм моңсу. Әле ярый Нәсим килеп йөри, мәктәп хәлләре белән таныштыра.
Классташлары инде һөнәр сайлыйдыр, зур тормыш, бәхет турында хыялланадыр. Нәсим дә тормышта үз урынын, пар канатын табар, Нәзыйфәнең дөньяда барлыгын да онытыр. Хәер, үпкәләми ул аңа. Сөйгән кешесенә кем начарлык теләсен ди.
Нәзыйфәнең уйларын Нәсимнең тавышы бүлде.
- Нәзыйфәм, бәгърем, мин медицина университетының хирургия факультетына керергә уйлыйм. Әнә, дөньяда нинди катлаулы операцияләр ясыйлар, йөрәк булып йөрәкне күчереп утырталар. Синең дә күзләрең ачылыр. Үзем булдыра алмасам, атаклы хирургларга күрсәтермен.
- Нигә минем өчен киләчәгеңне корбан итәсең, Нәсим. Син, юрист булып, кешеләрне гаделсезлекләрдән аралау турында хыяллана идең бит.
- Синең якты көнне, табигатьне, кешеләрне күрә алмавың гаделсезлек түгелмени, Нәзыйфә? Кешеләргә саулык бүләк итү, өйгә кайткач, сөйгәнеңнең ягымлы карашын тою бәхет түгелмени?!
- Шулаен шулай да, Нәсим. Ләкин теләк - бер, чынбарлык - икенче дигәндәй, ниятең барып чыкмаса?
- Ни генә булса да, мин сине ташламам, Нәзыйфә. Күзең белән күрә алмасаң, күңелең белән тоярсың. Тик мин язмышның шулай мәрхәмәтсез булуына ышанмыйм, ишетәсеңме, кадерлем, ышанмыйм!
- Юк, юк, Нәсим. Минем бәхетсезлегем сиңа бәхет китермәс бит. Оныт син мине, онытырга тырыш. Син әле үз бәхетеңне табарсың. Ә мин синең бәхетеңә куанып яшәрмен.
- Күңелсез уйларны калдырып торыйк әле, Нәзыйфә. Әнә, радиодан ял концерты бара.
Нәсим, транзисторны кулына алып, тавышын көчлерәк ачты. Бүлмәгә моң агылды.
Тәрәзәләр елмаялар,
Тәрәзәләрдә нурлар -
Зәңгәр күкләргә үрелеп,
Зәңгәр күкләргә үрелеп,
Йөрәктә шыта җырлар.
Тәрәзәләр, тәрәзәләр
Киңрәк ачылсын.
Язны сагынган күңелдә
Сагыш басылсын.

Алар сихри моң агышына кушылып җырлый башлауларын үзләре дә сизми калдылар.
Тәрәзәләр кошлар моңын
Кабатлый сыман безгә;
Зеңгелдиләр, яз килде, дип,
Зеңгелдиләр, яз килде, дип,
Сөйкемле җиребезгә.
Тәрәзәләр, тәрәзәләр -
Күңелнең сафлыклары.
Тәрәзәләрдә чагыла
Очрашу шатлыклары.

4
Нәзыйфә язларга гашыйк. Бу яз да аңа якты өметләр, шатлык алып килер кебек иде. Әмма көннәр үткән саен, Нәсим белән аерылышу минутларын уйлап, йөрәге сулкылдап куя. Дөрес, әле Нәсимнең чыгарылыш имтиханнарын тапшырасы бар. Университетка уңышлы имтихан тоткан очракта да, сентябрьгә кадәр азмы-күпме вакыт кала. Нәзыйфә үзе дә Нәсимнең ярдәме белән чыгарылыш имтиханнарына әзерләнә башлады. Югыйсә, күзләре күрми башлагач, укудан гына түгел, тормыштан да күңеле суына башлаган иде инде. Тик әнисенең үгетләве һәм Нәсимнең түземлелеге, игътибарлылыгы үзенекен итте - Нәзыйфә акрынлап кына булса да яңа темаларны үзләштерә башлады. Авыр, бик авыр иде аңа, чөнки ул сәламәт вакытында төгәл фәннәрне укытучы сөйләве буенча гына түгел, үзе күреп, язып үзләштерергә дә күнеккән иде. Ә инде тарих, әдәбият кебек фәннәр аңа җиңел бирелде. Тора-бара алар бергәләп имтихан сораулары буенча да әзерләнә башладылар. Бәхетсезлеккә юлыкканчы бик яхшы билгеләренә генә укыган кызны кызганып, укытучылар да көнаралаш килеп йөри башладылар.
Өметләр яңарып, үз-үзенә ышаныч туып кына килгәндә, Нәзыйфәнең тормышын өермә кебек тузгыткан бер вакыйга булды: сыер савучы булып эшләп йөргән җиреннән кинәт кенә әнисе каты авырып китте. Берәр атна өйдә яткач, аны ашыгыч ярдәм машинасы белән район хастаханәсенә алып киттеләр. Олы яшьтәге әбисен һәм йорт эшләрен карау үзе дә ярты кеше хәлендә булган Нәзыйфә өстенә калды. Өстәвенә, әнисенең хәле үзәкне өзә. Инде түзәр чамасы калмагач, күрше Миңнеҗамал апаны өйдә күз-колак булырга күндереп, Нәсим белән район үзәгенә киттеләр.
Хастаханәгә алар көн төшкә авышкач кына барып җиттеләр. Әнисе яткан бүлеккә керергә рөхсәт ителмәсә дә, Нәзыйфәнең хәленә кереп, аның үзен генә әнисе яткан палатага уздырдылар. Палата ишеген ачуга, әнисенең хәлсез тавышын ишетеп, Нәзыйфә бер мизгелгә зиһенен җыя алмый торды. Икенче мизгелдә ул, егылып китмәс өчен, ике куллап ишек тоткасына ябышты. Нәзыйфәнең халәтен күреп, шәфкать туташы аны, җитәкләп, әнисе янына алып килде һәм урындык куеп, янәшә утыртты. Күзләре белән күрмәсә дә, әнисенең сулган сары йөзен, эчкә баткан күзләрен күңел күзе белән тойды ул. Күз яшьләрен авырлык белән генә йотып, әнисенең кулларын учларына алды һәм йөзенә тидерде:
- Әнием, бәгърем, хәлең ничек?
- Әйбәт, кызым, инде аруланып киләм, - диде ана, кызын борчымаска тырышып. - Син ничек үзең генә ерак юлга чыгасы иттең?
- Мин Нәсим белән килдем, әнием. Тик аны бирегә кертмәделәр.
- Әбиең ни хәлдә, кызым, йөриме?
- Шулай өй тирәсендә йөреп тора. Терлек-туарны карарга Нәсим килеп булыша.
- Бик авырга туры килә инде сиңа, кызым. Болай килеп чыгасын кем белгән. Азрак түз инде, озакламый мин дә чыгармын.
- Син безнең өчен борчылма, әнием. Яхшылап дәвалан. Мин ияләштем инде. Аннары Нәсимнең әнисе дә көнаралаш килеп йөри.
- Алланың рәхмәте яусын инде ул игелекле җаннарга. Изгелекләре үзләренә изгелек булып кайтсын.
- Әнием, мин сиңа кабартма, өчпочмаклар пешереп килгән идем. Аз булса да аша инде, хәл кереп китәр.
Аннары ул шәфкать туташына эндәште:
- Апа җаным, бу тавык шулпасын җылытып бирмәссезме икән?
- Соңрак, кызым, соңрак, - дип бүлдерде аны әнисе. - Син юкка кайгырма, кызым, монда да ашаталар. Аннары, сине күргәч, йөрәгем тынычланып, кәефем күтәрелеп китте әле. Бүген үк кайтып китәр идем дә, духтыр җибәрми, бөерләреңнең кай якта икәнлеге онытылырлык булсын, ди.
Палатага төшке аш китерделәр. Нәзыйфәгә әнисе белән саубуллашып чыгып китәргә туры килде. Ана кызын моңсу күзләре белән озатып калды.
Нәсим Нәзыйфәне беренче катка төшә торган баскыч янында борчылып көтеп тора иде.
5
Июнь ае яңгырлы килде. Әллә быел җәй булмыймы икән, Ходаем, дип тәшвишләнә башлаган картларның борчуын басарга теләгәндәй, күктә яңа Ай тугач, көннәр дә аязып-рәтләнеп китте.
Нәзыйфә белән Нәсимгә йокы аз эләгә - менә-менә имтиханнар башланырга тиеш. Нәзыйфәнең әнисе, хастаханәдән чыкса да, күтәрелеп китә алмый. (Юкка гына инвалидлык группасы бирмиләр шул.) Азрак йөрүгә, башы әйләнеп, кереп ятарга мәҗбүр була. Шуңа күрә, йорт эшләре дә Нәзыйфә өстендә. Дөрес, терлекләрне Нәсим караша, әмма ике арада йөгереп йөрү аңа торган саен кыенлаша бара. Соңгы көннәрдә ул сузылып, коры сөяккә калды. Әнисе Фәүзия апа, улының сәламәтлеге өчен курыкса да, каршы дәшми. Ана күңеле аңлап, тоеп тора - ярата, бик ярата ул Нәзыйфәне. Югыйсә халык арасында, нигә сөлек кебек егетнең киләчәген гарип кызга бәйлисең, дип әйтүчеләр дә очрап тора. Юк, алар белән килешә алмый ул, чөнки яшьлегендә аны әнисе, кеше сүзенә карап, сөйгән кешесенә бирмәде. Хәзер менә, кушыла алмаган елга ярлары кебек, икесе дә бәхетсез. Хәер, алай дип әйтү гөнаһ булыр: ни әйтсәң дә, бәгырь кисәге - улы Нәсим бар...
Вакытның үз кануннары. Аны туктатып та, ашыктырып та булмый. Нәсим белән Нәзыйфә күпме сузарга тырышсалар да, имтихан көне килеп җитте.
Юкка кайгырганнар икән - барлык имтиханнар да уңышлы үтте: Нәсимгә - «биш»ле, Нәзыйфәгә «дүрт»ле һәм «биш»ле билгеләрен генә куйдылар. Ул көнне дөньяда алардан да бәхетлерәк кеше булмагандыр. Нәзыйфәнең хәтта күз аллары яктырып киткәндәй булды. Кичке караңгылык иңгәч, җитәкләшеп, чишмә буена төштеләр. Чишмә элеккечә көмеш тавыш чыгарып челтерәп ага, тал яфраклары да әүвәлгечә талгын гына серләшәләр. Адәм балаларының серләрен белергә теләгәндәй, вакыт-вакыт чишмә дә агышын акрынайта, яфраклар да шыбырдашудан туктап торалар кебек тоелды Нәсим белән Нәзыйфәгә. Хәер, бу беренче минутларда гына шулай булды. Бераздан гашыйклар бер-берсенең йөрәк тибешен, назлы сүзләрен генә ишетәләр иде.
- Нәзыйфәм, менә минем беренче теләгем кабул булды - имтиханнарны уңышлы тапшырдык.
- Икенче теләгең нинди иде, Нәсим?
- Ни генә булса да, гомергә бергә булу.
- Юк, Нәсим, үзеңә гомерлек үкенеч алма. «Яшьлек кайнарлыгы басыла, алда мәшәкатьле тормыш кала», - ди минем әбием.
- Өченче теләгемне дә әйтим инде, Нәзыйфәм.
- Әле синең өченче теләгең дә бармыни? - дип үпкә катыш сораган булды Нәзыйфә. Ә үзенең бу хакта бик тә беләсе килә иде.
Ахыры бар

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading