16+

Яралы күгәрчен

Ул, ачкычларын шалтыр-шолтыр китереп, өенең тимер ишеген ачып керде. Борынына ялгызлык исе килеп бәрелде. Монысын ир аера белә иде... Дөньядагы бер генә искә дә охшамаган шул ул. Йорт ияләре белән исәнләште. Җавап кайтаручы булмады. Өйдә гүя тынлык яши иде. Тынычсыз тынлык иде бу. Хатирәләр яши иде. Ир, киемнәрен салган арада,...

Яралы күгәрчен

Ул, ачкычларын шалтыр-шолтыр китереп, өенең тимер ишеген ачып керде. Борынына ялгызлык исе килеп бәрелде. Монысын ир аера белә иде... Дөньядагы бер генә искә дә охшамаган шул ул. Йорт ияләре белән исәнләште. Җавап кайтаручы булмады. Өйдә гүя тынлык яши иде. Тынычсыз тынлык иде бу. Хатирәләр яши иде. Ир, киемнәрен салган арада,...

Ул, ачкычларын шалтыр-шолтыр китереп, өенең тимер ишеген ачып керде. Борынына ялгызлык исе килеп бәрелде. Монысын ир аера белә иде... Дөньядагы бер генә искә дә охшамаган шул ул.

Йорт ияләре белән исәнләште. Җавап кайтаручы булмады. Өйдә гүя тынлык яши иде. Тынычсыз тынлык иде бу. Хатирәләр яши иде.

Ир, киемнәрен салган арада, дивардагы фоторәсемнәргә күз төшерде. Аңа елмаеп карап торган сурәтләр фатир эчен тулыландырып җибәргәндәй тоелды.

- Кызым! - дип эндәште ул шыпырт кына һәм үзенә елмаеп карап торган фоторәсемне бармак очлары белән сыйпады. Кызының тавышын ишеткәндәй булды. Күз алдында әллә ниләр бутала башлады: кешеләр, юллар, машиналар... һәм ап-ак күгәрчен.

Мизгелләр! Бөтен хыялларыңны үзгәртеп, кирегә борып куярга да сәләтле шул алар. Алга карап барган җиреңнән капма-каршы якка, кирегә таба юл алганыңны сизми дә каласың...

Мизгел эчендә булды ул хәл дә. Руль артына утырып, тигез генә җилдереп барган шәпкә, әллә нинди көч машинаны читкә алып атты. Монысын ул аңышмый да калды кебек. Күзен ачканда, кызы белән икесе дә саклану каешларына йөзтүбән эленеп торалар иде.

- Хәзер, хәзер, кызым, курыкма, яме, - дип сөйләнде ир. - Хәзер үзем ычкындырам мин сине... Курыкма түлке...

Ул башта үзен коллыктан коткарды да кызын сыңар кулы белән тоткан көенчә каешын ычкындырды һәм ачык тәрәзәдән ипләп кенә чыгарып җиргә бастырды. Аның артыннан үзе үрмәләде.

Куркудан катып, аптырап калган бала, өч тәгәрмәче өскә әйләнеп яткан машинага төбәлеп, кинәт елап җибәрде. Дүртенче тәгәрмәч юл буендагы каенлык янәшәсенә үк барып яткан иде. Ир, кул аркасы белән, кызның күз яшьләрен сөртте. Бала әтисенең бармакларын чытырдатып кысты да нибары бер җөмлә әйтте:

- Әтием, әйдә Казанга, әнием янына җәяүләп кайтып китик... - Һәм ул, коңгырт күзләрен әтисенә юнәлтеп, тагын да кычкырыбрак елый башлады.

- Кайтырбыз, кызым, кайтырбыз, - дип сөйләнде ир, баланы юатырга теләп. - Тик син курыкма, яме...

Хәлнең шактый кискенләшкәнен тоеп, аны бераз йомшарту йөзеннән, ул бу нәни җан иясен алдарга мәҗбүр иде. Ышанычлы дустын - машинасын ничек юл кырыенда ташлап китеп булсын соң? Хәер, бик үк ышанычлы да булып чыкмады әле - ир шулай уйлады. Ул багажнигыннан башларына боҗралар тагылган «буксир»ны тартып чыгарды, аны бамперның элмәгенә үк эләктереп куйды. «Мөгаен, рәтләп тә булмас инде моны», - дип фикер йөртте.

Еракта-еракта таң кыелып килә, аның офыклардагы сүрән яктылыгы һәлакәтле юлга таралып-таралып төшә, кызның битендәге күз яшьләре энҗе чык бөртекләредәй җем-җем итеп ялтырап-ялтырап куя иде.

Ни дип шушындый зур юлга алып чыгып китте соң әле ул кызын? Әйе, Мәскәү күрсәтәсе килде. Укырга бара бит инде бу көздә. Мәктәптә укытучы сочинение яздырмый калмас. Бәлки әле, телдән генә дә сөйләтер. Әти-әниләрегез белән кайларда булдыгыз, дияр. Минем әтием безнең белән яшәми, дип басып торсынмы бала? Юк-юк, Мәскәүне булса да күрсәтеп әйләнер. Ничә еллар буена зур юлларда йөргән кешегә ни тора инде башкалага барып кайтуы. Аның каравы кызының да күңеле булыр...

- Яхшы карап йөрт, бала гына әле ул, алып чыгып киттем дигәч тә, дөньяңны онытма, - диде хатыны, кырку гына.

Кызын үзе китерде ул әтисе янына. Хәер, кыз әтисе өчен дә хөрмә төше кебек үзәктәге, кадерле зат шул... Шуны гомергә аңламады хатыны. Аннан, исәпләргә салсаң, ул Җир шарын ничә кабат әйләнеп чыгарлык юл үтте икән? Күптер, күптер...

Һәм менә ярты юлга килеп җиткәнче үк, алар кире борылдылар. Яхшы кешеләр очраса да, машинаны төзәтеп-тәртипләп юлга чыгарып куйсалар да, аңа ышаныч аз иде. Хәер, «буксир»ның кирәге чыкмады чыгуын...

- Язмаган булган, күрәсең, - дип кабатлады ир, шыпырт кына.

Бу аның гел әйтә торган җөмләсе иде. Ул барып җитмәгән берәр урын бармы икән Рәсәй илендә? Хәтта якындагы чит илләргә дә барыштыра бит. Ә терәлеп торган Мәскәүгә җитеп булмады. Язмаган дими, тагын ни дисең инде?

Ир шушы җөмләне беренче кат әйткән мәлен исенә төшерде. Бәлки әле ул чакта ук телгә кертәсе калмагандыр? Әйткән сүз үрчемле була, ди бит. Бер үрчи башласа, таракан күк бөтен дөньяңны басып ала, ди.

Ул язылышу тантанасын күз алдына китерде. Таныш, җанга якын йөзләрне кабат хәтерендә барлап чыкты.

- Юныс, нишлисең син, Юныс?! - дигәннәрен ишетте. Кемдер сызгырды да бугай әле...

Тик балдакны ул кәләшенең сул кулының атсыз бармагына киертеп өлгергән иде инде. Кәләше дә, елмаеп, сул кулын сузып торуын белде.

- Уң кулга кидерт! - дип кычкырды кайсыдыр.

Тик соңрак искәрде шул... Икесенең дә йөрәген ниндидер ят, салкын бер уй чеметеп үткән иде инде. Балдакны яңадан салдырып, уң кулга кидертү мәленең рәхәте дә, яме дә качкан иде.

Шунда ул беренче тапкыр, эчтән генә: «Язмаган, күрәсең...» - дип әйтеп куйды кебек.


Кояш инде сөңге буе күтәрелгән. Кабинага да аның җылы нурлары үтеп кергәндәй тоела. Җәйнең көзләргә авышкан чоры үз хасиятләре белән яши: алтын буявын бөтен җиһанга тарата. Басуларда инде игеннәрне көшелләргә салып яталар. Мондый чорны машина йөртүчеләр аеруча ярата, чөнки алай-болай юлда туктап калырга туры килсә, комбайнчылар да, тракторчылар да ярдәмнәреннән ташламый.

Бер тапкыр ул кышын батып калган иде шулай. Ничектер җир туңганчы ук кар явып китте. Ир төзелешкә машинасы белән кирпеч илткән иде. Көн аяз, юллар коры булганга, җайлы гына керделәр, шуңа чыгу турында уйламады да. Төзүчеләр кирпечләрне бушатып бетергәнче, җепшек кар бөтен юлларны томалап куйды. Тәгәрмәчләр бер урында әйләнеп тик тора, машина бер карыш та алга китә алмады. Ул иске костюмын тәгәрмәч астына ташлап карады, тик тәгәрмәч аны кире әйләндереп чөеп кенә атты. Аннан иске халатлары тәгәрмәч астына төште. Берсенең дә файдасы булмады. Ахырда җүнле кешеләр, дөресрәге, бер тракторчы очрап, тарттырып чыгарырга туры килде.

- Әти! Күгәрчен! Ак күгәрчен!

Ир үзе дә ерактан ук күреп килә иде: ул, тормозга басып, тизлекне киметте. Ак күгәрчен, сыңар канатын салындырып, юл кырыенда ук утырып тора. Кыз кабинадан сикереп төште дә, нәни кулларын уйнаткалап, күгәрченгә үрелде. Кош башта канатларын җиргә суга-суга талпынып карады, аннан, үзенә сузылган кулларның җылысын тоепмы, әллә артык барырга хәле юклыктанмы, йомгактай йомарланды. Башын кыегайтып-кыегайтып, әле кызга, әле аның әтисенә текәлде. Үзе кузгалмады да. Аның канаты сынык, сыңар күзе чукылган иде.

- Туй күгәрчене бу, кызым! - диде ир, балага таба борылып.

- Туй! Нигә соң ул үзе генә?

- Алар, мөгаен, бер-берсен югалтканнардыр, кызым.

- Югалтканнар? Күктә дә югалтышырга мөмкин микәнни?

Кыз бу җөмләне нәкъ олы кешеләрчә итеп әйтте. Кызын андый ук тирән уйлар уйларга сәләтле дип башына да китергәне юк иде ирнең. Шунлыктан ул, тәмам сүзсез калып, кызга күз сирпеп алды да, чүгәләгән җиреннән кузгалып, машина ишеген ачты:

- Утыр, кызым!

Кыз, ак күгәрченне күкрәгенә кысып, әтисенә ялварулы карашын төбәде:

- Үзебез белән алыйк, әтием!

- Алабыз, әлбәттә. Аны дәваларга кирәк. Оча да алмый бит, мескен.

Ир язылышу тантанасыннан соң учларыннан нәкъ шундый ап-ак күгәрченнәр очырып җибәрүләрен исенә төшерде. Ничек тантаналы төс керткәннәр иде алар туйга! Бөтен урамны яктыртып җибәргәннәр иде. Ул чакта күгәрчен язмышы турында кем генә уйласын икән соң?! Мәхәббәт куеныннан очып күккә күтәреләләр дә җиргә ничек килеп төшкәннәрен дә белмиләрдер, күрәсең, бахырлар.

- Әтием, аның канатын кем сындырган?

- Давылдыр, мөгаен.

Кыз кошның бер якка салынып торган сынык канатын сыйпап-сыйпап куйды.

- Әтием, аның күзен кем чукыган?

- Җилдер, мөгаен.

- Җилнең томшыгы юк аның. Чукый да белми.- Кыз әтисенә үпкәле караш ташлады. Үзе сөйләнде:- Без сине дәваларбыз, кошчык. Минем әле шәһәрдә әнием дә бар. Табиб ул. Күзләреңә дару сөртер, канатларыңа да...

Ир, рульне кысып тоткан көенчә, юлны йотып барган машинасыннан бер мизгелгә аерылып, кызы ягына борылды. «Бәхетле парлар кулыннан очкан кошчык түгелдер шул бу», - дип уйлап куйды. Бәхетле булырга язмаса, кош көенчә дә берни кыла алмыйсыңдыр... Язмаса...


Ир янә бәхетле чакларын күз алдына китерде. Берәү дә, шулхәтле чыгымнар күтәреп, аерылышырга дип өйләнешмидер. Ә менә язмаса...

Туйдан соң алар Юнысның туган авылына кайттылар. Әниләре улының бәхетенә куанып елады да елады. Үзе, кәстрүл тутырып, итле аш салды. Токмач басарга әзерләнде. Яшь килен, таска тутырып, мунчага кер уарга китте.

Кыш яшь киленнең аяк астына әйтерсең ап-ак мендәр салган. Талгын гына җепшек кар ява. Бакча артындагы мунчага гүя мамык мендәрләргә баса-баса гына атлады ул. Аяклары йомшак, тантаналы рәхәтлектән иркәләнде. Нәзек кер баулары калынаеп, Яңа ел герляндасына охшап калган, ап-ак агач ботаклары юанаеп киткән иде. Авылда кышның да үз яме шул!

Юныс аның хәлен белештереп кереп-чыгып йөрде. Кечкенә тәрәзәдән сүрән генә яктылык төшкән төссез, аулак мунчада чибәр хатынын кочагына алып, иреннәреннән үпте. Сабынлы куллары белән хатын да иренең битләреннән сыпырды.

Икенче әйләнеп керүендә, хатыны ике кулы белән мунча идәнен сыпыра иде. Ире кергәч тә күтәрелеп карамады.

- Югалттым бугай, - диде ул, еларга җитешеп.

- Нәрсәне?

- Балдакны югалттым... Шылтырап шунда гына төшеп киткәндәй тоелды...

- Борчылма бер дә, табарбыз... - Юныс үзе дә идәнгә иелде. Су ләгәннәрен күчерде, чүмечләрне урыныннан кузгалтты. Эзли-эзли тәмам күздән язгандай тоелды. Ләүкә асларына кереп китте. Идән ярыкларын актарды. Балдак табылмады. Ул тураеп басты да хатынын кочып алды: - Димәк, язмаган... - дип куйды. - Әйдә, борчылма, яңасын алырбыз...

- Әниләргә әйтмә, белми калсалар, яхшырак булыр...

- Килештек, - диде ир, хатынын янә кочагына сыендырып.

Алар югалту каршында икесе дә чарасыз иде. Югалырга дигән югала икән инде ул...


- Әтием, аның, бәлки, ашыйсы киләдер. Әйдә, ипи ваклап бирик без аңа.

- Бераздан тукталып ял итеп алырбыз, кызым. Шунда ашатырбыз без аны. Аз гына түз, яме.

Кыз, ризалашуын белгертеп, башын селкеде.

Ир тагын уйларына бирелде.


...Шуннан чып-чын тормыш башланып китте. Бик озак эзли торгач, бер тулай торактан вакытлыча тору өчен фатир таптылар. Тугыз квадрат метрлы гына булса да, эштән соң кайтып ятарга агач башлы бер караваты, утырып ашарга өстәл-урындыклары бар иде. Түгәрәк тормыш, мәхәббәт бар иде кебек. Тик акча юк иде... Тик акча кирәк иде...

- Әйдә минем балдакны ломбардка тапшырыйк, барыбер ялгызы шкафта ямансулап тик ята, - диде ир беркөнне.

Хатын, бераз уйларына батып тәрәзәгә төбәлеп торса да, килеште. Акчасын сөенә-сөенә тоттылар. Хәер, кире барып алырга исә янә мөмкинлекләре булмады. Шул көе ике балдактан берәү дә калмады.

- Димәк, язмаган, - дип юатты ир үзен.

Тик акча һаман кирәк иде. Күбрәк кирәк иде...

Хатынының күз карашы аңа табын янында үтергеч тәэсир ясый, ул үзен убыр авыздай хис итә иде. Әйе, белә: дулап, түшәмнән туфрак коя торган хатын түгел инде ул түгелен, әйтәсен карашлары белән генә әйтә.

- Акчалы эш эзләргә!

Ир бу сүзләрне атна буена, айлар буена кабатлады. Тик эше бар, акчасы гаиләне нибары шушы халәттә яшәтерлек кенә иде.

Беркөнне ир ирекпәрвәр күңеленә юаныч булырлык эш табып кайтты. Бер шәхси оешмада аны дальнобойщик итеп алабыз диделәр. Әлбәттә, беренче чиратта акчасы кызыктырды, чөнки моннан да төшемлерәк эшне ул күпме эзләсә дә таба алмас иде.

- Димәк, өйдә торырга язмаган, - диде дә, озын «Камаз»га прицеп тагып, товар төяп, Себер якларына чыгып китте.

Ахыры бар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading