16+

Йокыдан уянырга кирәк

Татарстанның муниципаль берәмлекләренең, ягъни шәһәрләр һәм районнарының юллар төзеклеге өчен җаваплы җитәкчеләре әле аю кебек «йоклый». Республиканың юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча хөкүмәт комиссиясе утырышында аларны «кышкы йокыдан» уяттылар.

Йокыдан уянырга кирәк

Татарстанның муниципаль берәмлекләренең, ягъни шәһәрләр һәм районнарының юллар төзеклеге өчен җаваплы җитәкчеләре әле аю кебек «йоклый». Республиканың юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча хөкүмәт комиссиясе утырышында аларны «кышкы йокыдан» уяттылар.

- Асфальт өслегенә юл тамгаларын апрель ахырларында, майда сыза башлау өчен март аенда ук әзерлек-конкурс эшләрен үткәрергә кушылган иде. Бу эш әле һаман башкарылмаган. Юл өслегендәге тамгалар җәйге чорда кирәк, кар астында калдырыр өчен сентябрь аенда сыза башларга җыенасызмы әллә?! - дип «чаң» какты республиканың премьер-министры урынбасары, республиканың юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча хөкүмәт комиссиясе рәисе урынбасары Шамил Гафаров.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Рифкать Миңнеханов март аенда Әлмәт-Азнакай юлында берьюлы дүрт кешенең үлеменә китергән авариягә «юл өслеге тамгаларының булмавы сәбәпче» дип искәртте.

Быелның өч аенда республикада 1009 юл-транспорт һәлакәтендә 72 кешенең гомере өзелгән, 1271 кеше төрле авырлыктагы имгәнүләр алган.

- Җәяүлеләргә бәрдерүнең 388 очрагы теркәлде, шул сәбәптә егерме дүрт кеше үлде, ә җитмеш тугызы имгәнде, - дип, борчылып сөйләде Рифкать Миңнеханов. - Җәяүле кичүе саклагыч «корылма» кебек. Кеше җәяүле кичүенә килеп баскан икән, транспорт хәрәкәте туктарга, кеше юл аша хәвефсез рәвештә чыгарга тиеш. Чынлыкта исә, вазгыять бөтенләй башка.

Казан, Чаллы, Түбән Кама, Бөгелмә һәм Яшел Үзән шәһәрләрендә җәяү­леләр юл кичүләренә күзәтчелекне көчәйтергә кушты республиканың баш автоинспекторы. Төнге якта торак пунктларыннан читтәге юлларда 47 кеше транспорт чарасына тапталып җан биргән.

- Киемнәргә яктылык кайтаручы элементлар беркетү зарур. Торак пунктыннан читтәге юлга төнлә чыксаң, әлеге таләп мәҗбүри. Хәзер почта бүлекчәләрендә, аерым кибетләрдә яктылык кайтаручы элементлар сатыла. Әгерҗе, Аксубай, Әлки, Зәй, Балык Бистәсе, Саба, Сарман, Чирмешән, Теләче районнарында болар турында халыкка хәбәр җиткерелмәгән, - диде Рифкать Миңнеханов.

Татарстан Республикасының кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Сәрия Сабурская юл хәрәкәтенә кагылышлы кимчелекләрне «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат челтәре аша фаш итәргә чакырды. Әлегә Казан, Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәт халкы гына активлык күрсәтә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading