16+

Юлыңа робот чыкса, курыкма

Кәрәзле телефоннар әле кайчан гына бик зур могъҗиза тоела һәм кыйммәтле җиһаз булып санала иде. Бүген алар сабыйлар уенчыгы сыйфатында калды. Юл-транспорт хәрәкәтен роботлар көйләячәк, машиналар кеше идарә итмәгән килеш йөриячәк. Монысына да ерак калмады.

Юлыңа робот чыкса, курыкма

Кәрәзле телефоннар әле кайчан гына бик зур могъҗиза тоела һәм кыйммәтле җиһаз булып санала иде. Бүген алар сабыйлар уенчыгы сыйфатында калды. Юл-транспорт хәрәкәтен роботлар көйләячәк, машиналар кеше идарә итмәгән килеш йөриячәк. Монысына да ерак калмады.

Казанда 25-26 февральләрдә "Яшәеш иминлегенең заманча проблемалары: акыллы транспорт системасы" темасына 4нче халыкара фәнни-гамәли конференция узачак. "Татмедиа" республика агентлыгында Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Рифкать Миңнеханов әлеге чарада АКШ, Германия, Бельгия, Казахстан, Венгрия, Финляндия делегацияләренең катнашачагын хәбәр итте.

- Конференция кысаларында "Корстон" комплексында Россиядә җитештерелүче юл-транспорт хәрәкәтен көйләүче электрон техологияләр күргәзмәсе эшләячәк. Германия дә үзенең роботларын алып киләчәк. Ипподромда кеше идарә итмәүче ягъни автомат-программа нигезендә хәрәкәтләнүче "КамАЗ" машинасы йөрешен тамаша кылып булачак. Электрон технологияләрнең кайбер юнәлешләре Көнбатыш илләрендә көчле, кайсылары-Россиядә. Юл-транспорт хәрәкәтен көйләүдә электрон технологияләрне кулланышка кертә баруда Татарстан әйдаманнарның берсе, - диде Рифкать Миңнеханов.

Татарстанның мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Анатолий Геллер әлеге фикер белән тулысынча килеште. Ул әйткәнчә, республикадагы гомүмбелем һәм спорт мәктәпләре автобуслары-100 процентка, ашыгыч хезмәтләр транспорт чаралары-76 процентка, ә дежур-диспетчерлык хезмәтләре 98 процентка ГЛОНАСС+112 элемтә челтәре белән тәэми ителгән.

Конференциянең максаты-юл хәрәкәте иминлеген булдыруда халыкара тәҗрибә уртаклашу, үзара хезмәттәшлекне үстерү.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading