18 яшен тутырган Илшат 21 секунд басып тора башлаган. Әти-әнисе шуңа да сөенә.
Скопировать ссылку
18 яшен тутырган Илшат 21 секунд басып тора башлаган. Әти-әнисе шуңа да сөенә.
Балага карап, табиблар кул гына селти. Бу бала яшәмәячәк, интектереп тә йөртмәгез, диләр. Бары бер табиб без бала каршында көчсез, әбиләргә барып карагыз, дигән киңәшен бирә. Сөнгатуллиннар саламга ябыша. Бармаган җирләре калмый. Өч яше тулганда балада чәйнәү рефлексы барлыкка килә. Сүнгән өмет уты кабына.
Яшәрлек бала түгел Земфира ханым сөйләгәннәр куркыныч бер төш кебек. 32 яшендә өченче баласын алып кайтырга була ул. Тик сабые вакытыннан алда, сигез айлык булып туа. Элеккедән калган, сигез айлык булып туу бала өчен куркыныч, дигән сүзләр белән килешми ана. “Әтиемнең сеңлесе дә сигез айда туган, тупырдап үскән, менә дигән итеп дөнья көтә, 75 яшенә җитте, монда бөтенләй башка сәбәп”, - ди ул.
Җитлекмәгән булса да, өч килограммга якын булып туа Илшат. Гадәттә, 2500 килограммга җитмәгән балалар җитлекми туган санала. Әнисе карыныннан ярып алган баланы хәле авыр, дип ясалма сулыш аппаратына тоташтыралар. Ләкин бу куркыныч төшнең башы гына була. Ныклы тикшерү уздырырга кирәк дип җитлекми туган балалар бүлегенә күчерәләр, ананы өенә Балык Бистәсенә кайтарып җибәрәләр. Бу бүлеккә күчергәндә баланың хәле чыннан да авыр була.
- Гөнаһысына да керәсем килми, бала тудыру йортында баламны төшереп җибәрмәделәр микән дигән шигем дә бар, - ди Земфира. – Күрмәгәч беркемгә дә сылтый алмыйм. Әмма шунысын төгәл әйтә алам, балалар йортында балама игътибар җитеп бетмәгән булса кирәк. Кендеге үлекләп, эчәклегенә инфекция китеп, эчәгеләре ябышып, тизәге авызына килә башлаган була. Вакытыннан алда туган балалар бүлегенә күчкәч ашыгыч рәвештә операция ясадылар, 5 см эчәгесен кисеп алдылар. Ун көнгә ясалма йокыга җибәрделәр. 12 көн эчендә балам өч тапкыр туды. Табиблар бездән кул селтәде, бу бала яшәмәячәк, диделәр. Группа биргән вакытта да, яшелчә кебек, кыл да кыймылдамый ята торган бала булчак, өмет юк, дип әйтүләрен ишетүдән дә авыры юк иде. Коляскага да утырта алмаячаксыз, ятып тора торган гына булачак. Баш мие урынында берни юк, дип 18 яшенә кадәр инвалидлык бирделәр.
Илшатны өйләренә алып кайталар. Газаплы көннәр башлана. Хәким белән Земфира бертутакусыз елаган улларын чиратлашып күтәреп йөри, яткырсалар, бала тагын еларга тотына. Әле бер, әле икенче хастаханәгә йөриләр. Табиблар кул гына селти, бер сүзне кабатлый - яшәрлек бала түгел.
Чираттагы баруларында өлкән яшьтәге бер табибка эләгәләр. Баланы карый да, сеңлем, табиблар белән рәттән, могҗиза тудырып дәвалый торган әбиләргә йөртеп кара әле, дип киңәш итә. Татарстанда нинди дәвалаучыны ишетәләр барысына да баралар - Матак, Мамадыш, Балтач, Лаеш, Константиновка, Әшнәк тә калмый. Түбән Новгородка кадәр баралар. Могҗиза дими ни дисең, файдасын күрәләр. Мамадышта яңак сөяген утырталар. Контантиновкада сул як сөякләрен утырталар. “Бармак очларындагы сөякләренә кадәр утыртты”, - дип 18 ел элек булган хәлләрне искә ала Земфира.
Комментарийлар
4
0
Бөек Раббыбыз ярдәменнән ташламасын,сез туры юлдан барасыз,балалар өчен бозны кукрәк белән сатып барасың ул!Булырга иде әзләп,хәлдән килгәнчә.Ничек икән аңламадым,бик грамотный әби түгел шул мин.
0
0
3
0
Яраббым улыгызнын сауланганын куреп соене яшэр язсын сезгэ
0
0
0
0
Сезгэ нинди счетка акча кучерергэ була
0
0