Заманында Олы Ачасыр урамнарын йөгерә-йөгерә аркылыга-буйга иңләгән Гөлкәбирә апа Җамалиева бүген инде үткән гомерен, яшьлеген сагынып, матур хатирә итеп искә ала.
Авыл халкы аны кеше күтәрә алмаслык галәмәт зур сумкасыз күз алдына китерә дә алмый. Ә букча тулы газета-журнал, хат, открытка күпме... Хәзерге кебек түгел, халык егылып китеп матбугат укый, йорт саен өчәр-дүртәр газета-журнал алдырган заманнар да бар иде шул.
95нче яше белән баручы Гөлкәбирә әби көзге, кышкы айларда күршеләре, туганнары Гөлсәрия һәм Хәйдәр Миңнуллиннар тәрбиясендә көн күрә. Мин барган көнне хуҗабикә, әбекәйнең кәефе юк дисә дә, газетадан килгәнемне белгәч, әңгәмәдәшемнең күңеле күтәрелде тагын. Аралашу вакытында бер мизгелгә генә булса да үткәненә кайту йөзенә елмаю, күзләренә очкын өстәде. Нинди генә авыр заманда яшәсәләр дә, яшьлек һәр кешенең иң гүзәл чоры булып кала бирә шул.
Гөлкәбирә апа Җамалиева 50 ел авылда хат ташучы булып эшли. Бөек Ватан сугышы елларында да, кара пичәтле үлем хәбәрен күпме авылдашларына җиткерергә туры килә аңа.
– Әйе, шушы еллар эчендә кешегә күпме кайгылы, шатлыклы хәбәрләрне ирештереп тордык. Ул хатлар кочак-кочак килә иде, телеграммаларны әйткән дә юк. Авырлыкка чыдый алмыйча, сумка бавы еш өзелде. Авылның бер башында 200дән артык, икенчесендә 400дән артык хуҗалык иде. Шулай да, эшемне бик яраттым. Лаеклы ялга китәм дигәч тә, кал дип үгетләделәр, – дип искә ала акъәби.
Гөлкәбирә апага тормыш михнәтләренең барысын да татырга туры килә, сугыш чорында окобын да казый, урман да кисә, ирләр эшен җигелеп тарта. Үз-үзен аямый илебез тынычлыгы, азатлыгы өчен өлешен кертсә дә, хәерчелектән тиз генә арына алмыйлар. Яшьли әти-әнисен югалта. Кияүгә чыгып, гаилә корырга да насыйп булмый.
Шулай, үзе генә калса да, Ходай Гөлкәбирә әбигә тыныч, матур картлык бүләк иткән. Иң мөһиме ул ялгыз түгел. Киң күңелле, ярдәмчел туганнары бар. Көннәр җылынып, үз йортына керергә ашкынса да, алар гел бергә. Аллаһ боерса быел 95 яшьлек юбилеен каршы алучы әбекәйгә, кан басымы уйнап торуны исәпләмәгәндә, күзләр генә тимәсен әле.
Алия Гаязова.
«Яшел Үзән»
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Комментарийлар