5 октябрь көнне Балтач каһарманы Рамил Закировны соңгы юлга озатучыларның иге-чиге булмады.
5 октябрь көнне Балтач каһарманы Рамил Закировны соңгы юлга озатучыларның иге-чиге булмады. Ирләр һәм хатын-кызлардан торган төркем чакрымга сузылды. Хәтта өч ел буе яу кырында бергә хезмәт иткән егетләр дә иптәшләре белән хушлашырга килгән. Һәркемнең дә күзендә яшь... Ә матәм чарасында сүз алган мулла исә шәһит киткән Рамилгә багышлап дога укыды.
Каһарман китте. Тарихта үзенең эзен калдырып китте. Аны белгән һәр балтачлы шул бер сүзне кабатлады. Елмаеп, балкып торган «Һәй, менә күрерсез әле. җиңү белән кайтачакбыз», дигән сүзләре хәзерге вакытта яу кырында террорчыларга каршы көрәшкән егетләр өчен әманәт булып та яңгырасын. Бирсен Ходай!
«Ник син? Нык сакладым бит мин аны»
Равилә һәм Рафис Закировлар гаиләсендә икенче бала булып дөнья килә Рамил.
— 1977елда өйләнештек, мин мәктәптә укытучы булып эшләдем, беренче улыбыз туды. Ә Рамилне 1986 елда таптым, – дип гаилә тарихын барлыйбыз Равилә апа белән. – Әле көмәнемдә чакта ук нык сакландым, бик авыр бирелде миңа көмәнлек чоры. Табуы да авыр булды. Бәбәйләргә бер ай кала, авырта башладым, бала да сизмим, ничә көн хәрәкәтләнмәде. Чакыру буенча килгән Ашыгыч ярдәм машинасы Чепья бүлекчәсенә алып килде. Бәхетемә, Казаннан килгән ир-ат табиб баланың йөрәк тибешен тыңлап карады, йөзе белән әйләнеп капланган, борчылмаска кушты. Ике килолык булып туды безнең Рамилебез. Хәер, тиз тернәкләнде ул, яшәргә теләге көчле булгандыр өч айда инде аякларын селкеп ята иде. Яңа ел каникулларында бергә эшләгән укытучылар бәби күрергә килде. алар күпме торды, бер тавышы да чыкмады балакаемның.
Әни кешенең газизе турында сөйләр сүзе, хатирәсе бетә димени. Аларның һәркайсы сөйләгән саен гүя яңара гына.
— Рамилгә ике яшь иде больницага бардык справка алырга, коридорда табиб көтеп утырабыз, шуннан бер хатын улыгызга ничә яшь дип сорады, 2 тулып китте дидем җаваплап. «Шундый тере, 3-4 яшьлек» дип торам диде ул хатын күзен дә алмыйча сокланып. Шулай иттереп без коляска белән кайтып җиткәнче юлда балабыз авырый башламасынмы. Күзләре акайган, үзен кая куярга белми, больницага киттек, хәтта бу халәтенең сәбәбен табиблар да аңлата алмады. Алай да өшкерүче әбигә барып килик әле дип, үзебез генә белгән кешегә мөрәҗәгать иткән идек, улыгызга бик каты күз тигән дип кайтарды. Ул укыган догаларның көче тылсымлы булды күрәсең, балабыз күзгә күреп терелеп китте. Шулай да тере, шаян шук булгангамы, күпләр аңа сокланып карый. Күз тиз тия иде балакайга, төннәрен күзен ачып йоклый иде ул.
Кечкенәдән ныклы холыклы, көчле ихтыярлы булып үсә Рамил. Нинди генә матавыклы хәлләр килеп тумасын, күз яшен чыгармый. Егет сүзе бер була, дип алга атлый. Мәктәптә укыган чорында алдынгылар сафында була. Укытучы улы дигән сүзне үзенә якын да җибәрми. Әнисенә дә бу хакта әйтеп куя, нинди генә хәл булмасын, үзем хәл итәм, минем арттан йөрмә, минем класска кермә.
— Башлангыч сыйныфларда укыган чорында эче авыртудан интекте. Өянәк булып ала да, тынычлана. Күпме азаплангандыр. Авыртуга түзә алмыйча, больницага алып киттек, аппендицит диделәр. Операция булды. Аннан соң да тик тормады ул, өйдә бөтен эшне эшли иде. Авыл җирендә яшәгәч, кәҗәләр дә асрадык. Бермәлне мин эштән кайтып киләм, бәләкәй генә Рамил ике ягыннан ике капчык өстерәм кайтып бара. Печән төягән, авыр була бит дип шелтәләгәч тә, болай күбрәк сыя, дип тәки елмаеп торганы истә. Урам малайлары белән бик дус булды. Җәен футбол, кышын хоккей уйнадылар. Шундый рәхәт чаклар, – ди Равилә апа.
«Еллар үткәч чынга аша да куя»
Кечедән үк үз ягының тарихы белән кызыксынган егет мәктәптә укыган чорда тарих укытучысы оештырган төрле экспедицияләргә йөри, нәкъ шунда кыр шартларында ничек яшәргә икәнлегенә төшенеп кала.
— Белен яратты ул, ул яраткач еш пешерә идек аны. Шулай көннәрнең берендә, ял көнне озаграк йокланылган бит, бермәлне уянып китсәк, өй буйлап тәмле ис борынны кытыклый. «Ах күрше апа белен пешерә», дип уйланып ятам үзем. Аш-су бүлмәсенә чыксак, шаккаттык. Рамил беленнәр пешереп куйган. Кечедән үк эш сөеп үскән бала алар, абыйсы да, кечесе дә. Нәрсә эшләсәк тә бөтенесен бергә эшләдек. Су коенырга да, балыкка да, гөмбәгә дә бергә йөрдек. Мәктәпне тәмамлагач Казан ветеринария академиясенә укырга кергән иде дә, укуын ташлады. Яшьләр бит, стипендия белән генә ерак китеп булмый. Эшкә урнашты. Аннан соң армиядә хезмәт итү. Әле аннан кайткач та, күрешергә дип күрше әби керде. Чәй өстәле янына утырыштык. Шулчак ул күрәзәче диярсең. «Рамил, син хәрби буласың бит», диде, улым моңа кул гына селтәде. «Анда кире бармыйм, туеп кайттым», дигәне хәтердә.
Тик менә шул күрше әбинең уйлый-уйламый әйткән сүзе еллар үткәч чынга аша да куя... Кем уйлаган бит. Тик ничаклы гына сукранма, язмыш дәфтәре һәркемнең төрлечә язылып тула.
— Мобилизация буенча чакырылуы турында Рамил сер итеп сакларга теләгән. Тик андый хәбәр тиз тарала. Шундый тиз булды ул, хәтта аңлый алмый да калдык, – ди Равилә апа.
Җиңү белән кайтачакбыз....
Өч ел буе алгы сызыкта, өч ел буе үлем белән күзгә-күз очрашулар күпме булгандыр. Иң читене дусларын, иптәшләрен югалту. Түзгән Рамил. Борчу-хафалары турында да беркем белмәгән. Үз эчендә кайнаган Балтачның каһарманы. Тыныч тормыштагылар мондагы хәлләрне белә күрмәсен, килә күрмәсен бу афәт. Килер бер көн, җиңү белән кайтачакбыз... Бу хыял гел эзәрлекләгән аны. Хәтта хәлиткеч заданиеләргә террорчылар тылына кергәндә дә үлем турында уйламаган ул. Әнә шул кыюлыгы аркасында Серебрянск урманчылыгында Линевое күлендәге пионер лагерен азат итүдә катнаша Рамил Зарипов. Тарихка кереп кала.
— 27 июльдә Рәфис белән гаилә коруыбызга 48 ел булды, ул көнне Рамил шалтыратып котлады. Фотолар җибәрдем. «Әтине котла инде. Мин барында тәмлүшкәләр әзерли идең», ди, авыртып торам әле, дидем. Шул көнне 27есе күңелем үрле-кырлы сикерде, гүя нидер көтә шикелле. Кичкырын бакчадагы гөлләргә су сибеп йөри идем, шул чакны капка ачылып китте дә бер ир-ат керә башлады, ут яктасында кемлеген абайлап булмый. Ут та янып китте, кем керә икән дим. Рамил икән... чәчәкләр күтәргән, баскан урынымда катып калдым. «Әни мин сезне котларга кайттым» ди. Баксаң, киленем Миләүшә дә сизгән, күңеле борчып торган. Шул лагерьны алган өчен 32 көн ял бирделәр миңа, диде улым. Шундый батырлык кылган бит ул, баштанаяк кораллы каршы як җирлегенә басып кергәннәр.
Ул көннәр сизелми үтә дә китә. Рамил кире яу кырына кузгала. Янә хәлиткеч задание. Тик бу юлы... үлем аның белән янәшә йөргән күрәсең.
— Ул көнне туганнарым килде. «Равилә апай, бәйрәмгә барасы бар. Чәчемне үр әле» ди ул. Чәй эчәргә торабыз, берәү яныма килеп басты кебек тоелды. Бераздан Миләүшә кайтып керде дә: «Әни Рамил башка юк» дип кочаклап алды. Аңлый алмыйм. Башым тубал кебек булды. Дөрес түгелдер дим. Ничәмә ничә тапкыр үлемнән калды балакаем, бәгърем. Менә әле сезнең белән сөйләшеп утырганда да, авызын ерып миңа карап утыра. «Әни, нәрсә сөйлисең инде» дия торгандыр. Мактаганны да мактанганны да яратмый иде ул. Фотосы белән сөйләшәм дә җиңел булып китә, Аллаһка шөкер оныкларыбыз, кызыбыз Миләүшә яныбызда, алар безнең өчен яшәү чыганагы. Әбием, бабаем дип кенә торалар бит.
Ирен соңгы юлга озаткан вакытта Миләүшәнең үзен нык тотарга тырышты. Эчтән сыктаса да күңелендәге иң тирән яраны күрсәтү өчен гаять зур сабырлык кирәк булгандыр аңа.
Рамил белән Миләүшәнең гаилә корып яшәүләренә быел 14 ел булган.
— Дискотекадан кайтканда таныштык та аралаша башладык. Ял көннәрендә күрешә идек. 2009 елда армиягә китте, шунда да телефоннан аралашып тордык. 2010 елда кайтты. 2011 елның декабрендә өйләнештек. Кичен иптәшләре белән утыра идек, «Миңа кияүгә чыкмыйсыңмы?» дип сорады да шаяртып, «Чыгам, нигә чыкмаска», дидем. Икенче көнне үк әти-әниләр белән танышырга килде. Мин янә: «Син чынлап өйләнергә йөрисеңме?» дидем, ул дөрес, дип баш какты. 9 декабрьдә никахыбызны укыттык, ә 10 декабрьдә Балтачта зурлап туй үткәрдек. Шул дәвердән әти-әниләр белән бергә яшәдек, мин кибеттә эшләдем, Рамил шәхси оешмада хезмәт куйды. Тормышыбызны түгәрәкләп беренчебез Искәндәр туды. Декреттан соң ярымфабрикатлар цехына эшкә кердем, шуннан икенчегә буйга узгач, декретка шуннан чыктым, – ди Миләүшә.
Бер-берсен бер сүздән аңлап, аңлашып яшәгән алар. «Бәхәсле хәлләр килеп чыкканда иң беренче ул килеп эндәшә иде. Ачу саклап, үчләшеп йөри торган кеше түгел иде ул», ди Миләүшә. Мобилизация игълан ителеп үзенең чакырылуын белеп алгач та, Рамил хәләленең телефон номерын җыйган.
– Ул вакытта Казанда больницада эшли идем, шалтыратты да шул хакта әйтте. 24 сентябрь повестка килде, 26ысы башка егетләр белән Казанга ЭКСПОга кузгалды. Шундый тиз булды ул. Бөтен кеше шок хәлендә калды. Кирәкле кием табып булмый, нәрсә таба алдык, шуны юнәттек. Безнең күз яшьләре белән бергә ул вакытта көне-төне яңгыр яуды да яуды. Хәзер ирем кичергәннәрне искә алам да, йөрәгем жу итеп китә, егетләр белән бергә күрмәгәннәре калмады. Кайчак күңеле тулып, Рамил миңа да сөйли иде андагы вазгыятьне. Сватово ягында бер авылга килеп дисколацияләгәннәр, шунда бер йортның тәрәзәсеннән яктылык күреп алганнар да, шунда кергәннәр, бер әби белән бабай ялгызы гына яши икән. Киемнәре лычма су булып тәннәренә ябышкан егетләрне күреп хуҗалар аларны йортка керткәннәр. Биредә мунча кереп, хуҗалыкларында ярдәм итеп бер атна-ун көн шунда яшәде алар. Алда әйтүемчә, тоташ яңгыр койды ул көннәрне Көндезен үзләренә окоп казырга чыгалар иде. «Алла бирсә махсус хәрби операция беткәч шул әбиләр янына кунакка барып кайтабыз әле» дип хыялланып йөргән иде Рамил. Хуҗабикә әби бик укымышлы булган, иремә китаплар бүләк иткән, теләкләр теләп язган. Шул китапларны өйгә алып кайтты Рамил, әнә хәзер барлык әйберләре белән бергә шкафта саклана.
Саннар могҗизасымы?
«Кетл» позывноен алу тарихы да кызыклы. Әле башлангыч сыйныфларда укыган вакытта Рамил мәктәп ашханәсендә башкаларга ияреп артык кәтлит алып ашаган, шуннан балалар теленә кәтлит дигән кушамат тагып калдырганнар бит. Менә шул Кәтлит кушаматын төрләндереп яу кырына барыр алдыннан «Кетл» дигән позывной алган батып ир-егет.
– Ярдәм сорасалар, үзенә калмый, әмма шул әйберне бирә торган иде. Кайчан кешегә юк, дип әйтә беләсең инде дип шелтәли идем үзен. «Юк» дип әйтә белмим, дия иде ул. Яу кырында кирәкле әйберләрне сораса үзебезнең район волонтерлары Радик абый, Айдар абый аша җибәрә идек. Ирем хезмәт иткән ротадан төрле мөрәҗәгатьләр булды, волонтерлар гел булышты, әле соңгы тапкыр ялдан киткәндә дә Булат рациясе кирәк иде, шуны алып биргәннәр иде.
Туганнарына сюрприз ясыйм, дип Рамил ялга кайтуы турында беркемгә дә белгертмәгән. Штурмга кергән вакытта 2-3 атнага «югалып торуына» күнеккән якыннарына сабыр гына көтәргә калган.
– 10 көн хәбәрсез булды да, 11 көн була дигәндә 25 июль көнне кичен миңа смс хәбәр килде. Рамил видео җибәргән, шунда ук «Әтиегез бүген каршы як ягына үтеп кереп флаг кадады», дип язган. Төнге 11дә уянып киттем, телефонымны тотып, әни янына йөгереп чыктым. Куанычтан икәүләшеп еладык. Рамил өчен горурлану хисе көчле иде, ничек курыкмыйча кергән шунда. Бөтен җирдә карап торалар бит, безнекеләр 25 июль көнне Серебрянск урманчылыгында Линевое күлендәге пионерлар лагерен кулга төшереп Рамил бер хезмәттәше белән Россия әләмен кадаган. Тарихи мизгел. Иртән тагын Рамил элемтәгә чыкты да: «Ярар, мин ике көнгә тагын югалам әле», диде. Икенче көнне эштән кайтып кердем генә, шул ук көнне минем арттан ук Рамил да кайтты. Шул алда телгә алынган батырлыгы өчен җитәкчелеге аңа бер айга ял биргән.
Мобилизациянең башыннан ук бергә булган, утны-суны кичеп, үлем аерган иптәшләрен күз яшьләре аша искә алган Рамил. Үлгән иптәшләренә атап взвод исеменнән әләм ясаткан.
– Матрос, Физик, Цыган позывнойлы иптәшләренең каберләренә барды. Һәркайсы белән күңеле белән сөйләшеп, күңелен бушатып, әләмнәрне куеп кайтты. Ялдан китеп берничә көн генә үтте микән, аларны янә штурмга керткәннәр. Хәлиткеч булган ул. Өч ел буе ничәмә ут өереннән исән калган ирем миномет утыннан һәлак булган, аның китеп баруын Арча волонтеры Илнур абый Яруллин хәбәр итте. Нәкъ ул Рамилнең җәсәден туган ягына алып кайтып иңдерүдә зур булышлык күрсәтте. – Миләүшә белән бу урында сүзсез калдык.
Рамилне нәкъ менә үзенең туган көнендә соңгы юлга озаттык. Балтач каһарманы нәкъ менә өч ел элек 25 сентябрьдә яу кырына кузгалган, шул ук көнне җан биргән. Саннар могҗизасымы, әллә соң язмышның кырыс канунымы?!
Махсус хәрби операция зонасында каһарманлык күрсәткән «Кетл» мәңгегә безнең йөрәкләрдә калыр.
Балтач районының #ПомощьСВО төркеме волонтеры Ленара Гарәфетдинова:
– Рамил белән бергә күршедә яшәдек. Аның бабасы Закир абый Зарипов Бөек ватан сугышы ветераны. Рамил бабасы үткән сугышчан юлны үтте. Закир абый заманында күпсанлы җәрәхәтләр алган. Батыр йөрәкле булган. Рамил дә нәкъ шундый. Аның белән бергә уйнап-үстек, чын матур балачак булды безнең. Шат күңелле кеше иде ул. Андый кешеләр сирәк, кайткан саен безнең волонтерлык штабына кереп рәхмәтләрен җиткереп чыкты. Хәлләрен сорагач та: «Без курку белә торган егетләрмени?», дигәне хәтердә. Аның белән күпме хатирә, истәлекләр калды. Рамилнең әнисе Равилә апа белән әтисе Рәфис абый волонтерлык штабы эшли башлаган беренче көннән безнең белән беррәттән егетләргә посылкалар тутырырга килде. Гел ярдәм кулы сузып тордылар. Күңелләре дә, үзләре дә чиста ниятле кешеләр. Балалары да аларга охшап шундый булгандыр. Рамилнең үлемен бөтен балтачлылар бик авыр кичерде. Карап торган каһарман егетләребез бит алар.


Комментарийлар