Ә бүген ул мобилизация сәбәпле кабаттан хәрби кием кияргә мәҗбүр булды.
Хәрби комиссариат ишек төбе иртәнге сәгатьләрдән үк умарта оясын хәтерләтә: кемнеңдер теләк теләгән сүзләре, икенче берәүнең шаркылдап көлүе артында кала, көлгән тавышны берничә текә егет басып торган түгәрәктәге сүгенгән сүзләр яра, анысын тагын кемнеңдер елавы алыштыра...
Ишек төбендәге киң баскычның урта бер җирендә басып калган Рөстәм дә уйларга батты. Бүген аны бер кеше дә озатмый: хатынын үпкәләтте, әнисе авырый, улы кечкенә, ә дуслары, дуслары бөтенләй юк бугай аның? Махсус хәрби операциядән исән-сау кайту насыйп булса, ул үзенең тормышын бөтенләй башкача итеп әйләндереп куеп яши башлар иде. Ә бүген ул мобилизация сәбәпле кабаттан хәрби кием кияргә мәҗбүр булды.
Рөстәмнең уйлары иң беренче әнисенә китерде. Ул Рөстәмнең күз алдына килеп басты. Әле яңа гына алтмышынчы яшенә чыккан әнкәсенең маңгаенда вакытсыз сызылган байтак җыерчыкларның күбесе Рөстәм аркасында барлыкка килде шул.
– Әни, гафу ит, бәгърем! Исән-сау кайтулар насыйп булса, мин бер тапкыр да сине борчырлык гамәлләр кылмас идем, – дип пышылдап куюын сизми дә калды ул.
Бала чактагы шаяру-шуклыклары да җитәрлек булды Рөстәмнең. Ә бераз үсеп, көч алган егетнең башта сыра, аннары аракы эчә башлавы якыннарын “утлы табада биетте”, андый вакытларда бигрәк тә әнисе борчыла, таякның да калын башы аңа тия иде. Һәр эшкә кулы яткан, техниканы биш бармагы кебек белгән өрлектәй улының исереп сузылып ятканын күргән әнисенең йөрәге меңгә телгәләнгән чаклары күп булды. Төрле маркадагы машиналарны төзәтү остасын әллә кайлардан эзләп киләләр, юлда туктап калган юлчылар да Рөстәмнең адресын тиз эзләп табалар иде. Андый эше булгач, кулында һәрвакыт акчасы да җитәрлек булды. Тик шул акчаларны тота белмәде ул. Акчалар керде, исраф булып чыгып та барды.
Әллә Рөстәмнең бәхетеннән, әллә инде ике урам аша гына яшәүче Гүзәлнең бәхетсезлегеннән яшьләр гаилә корды. Гүзәл белән Рөстәмнең ныклап аралашып китүе дә, никахка керүләре дә тиз булды. Ә барысы да Гүзәлнең әтисенең машинасын төзәтергә дип китерүеннән башланды. Күрер күзгә чибәрлеге булган, еш кына эчемлеккә үрелсә дә, әнисе тәрбиясе аркасында таушалырга өлгермәгән егеткә кызның күзе төште дә куйды. Мәхәббәтнең күзе сукыр дип, халык белми генә әйтмәгән шул.
Гүзәл машинасын сөйләшенгән вакытка Рөстәмнең гаражы алдына ук китереп куйды. Гараж ишеге киереп ачылган, Рөстәм анда башка машина белән мәш килә иде. Гашыйк булыр өчен Гүзәлгә берничә минут буе Рөстәмнең җитез хәрәкәтләренә карап тору җитте. Машина ачкычларын Рөстәмгә тапшыруын, кимчелекләрен сөйләп бирүен, ничек итеп өйләренә кайтып җитүен дә Гүзәл хәтерләми. Аның күзен мәхәббәт пәрдәсе каплаган иде. Шулай итеп, машина төзәтү тарихы алар арасындагы мәхәббәт кабынуга сәбәп булды. Рөстәм дә Гүзәлгә игътибар итми калмады, салгаларга яраткан егет гашыйк булгач, начар гадәтләреннән дә арынды. Улының акыл утыртканын күреп сөенгән әнисе дә бераз иркен сулап куйды. Өйгә күрше кызы килен дә булып килгәч, тормышлары тагын да матурланып киткән кебек булды.
– Рөстәм машинасы белән бәрелгән, юл читендә йоклап ята. Үзе исән, машинасы ярарлык түгел, – дигән хәбәр аяз көнне яшен суккандай итте. Рөстәм тагын эчә башлады. Акны-караны аермый атна буе эчте. Бәрелгән машинасы атна буе күңелне елатып ишегалдында торды. Әнисе яньчелгән тимер өеменә караган саен Рөстәменең могҗиза белән генә исән калуына сөенде, аңа акыл, тәүфыйкъ, гаиләсенә бәхет теләп кулын тәүге тапкыр догага күтәрде.
Хәрби комиссариат ишеге төбендә басып торган Рөстәмнең күз алдына аш-суга уңган-булган, чибәр хатыны Гүзәл дә килеп басты. Рөстәмне яратып, аны кайгыртып яшәгән Гүзәлгә соңгы вакытта бер генә дә җылы сүз әйткәне дә юк икән бит аның.
Менә улы. Коеп куйган, ике тамчы су кебек үзенә ошаган улыкае. Эштә вакытта эштә булып, буш вакытта исерек булып, Рөстәм бит үзенең улының инде үсеп беткәнен дә күрми кала икән. Соңгы тапкыр кайчан улын кулына алып, яки алдына утыртып сөйде икән? Хәтерләми дә... Эх, мин – ишәк бит! Кадерне белмәгән ишәк, дип үз-үзеннән уйларын куганда аны кемдер дәште. Автобуска! Хәрби киемнәр кигән, аркаларына җиңелчә генә рюкзаклар аскан ирләр салмак кына автобуска төялә башладылар. Чышык-пышык борын тарту, үксеп елауларга әверелде. Ә Рөстәмне бер кеше дә озатмый, чөнки ул үзе шулай теләде. Әнисенә кайчан китәчәген төгәл әйтмәде, бу арада ул авырып та тора иде. Ә Гүзәл үпкәләп калды. Рөстәм аны юкка көнләшкән булып, нахак сүзләр әйтеп үпкәләтте. Әйе, нахак сүз белән, юкка. Үпкәләсә дә, бөтен кирәк-ярагын иренә әзерләп җибәрде ул. Әйе, аның Гүзәле шундый. Рөстәм аны ничек кенә үпкәләтсә дә, Гүзәл аны кичерә, гафу итә белде. Махсус хәрби операциядән исән-сау кайту насыйп булса, Рөстәм үзенең тормышын бөтенләй башкача итеп әйләндереп куеп яши башлаячагын төгәл белә. Кайтулар гына насыйп булсын иде.
Индира Сәйфуллина.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар
1
0
Неужели переаодчики такие тупые ?
0
0