16+

Үкенерсең, еларсың. Әмма соң булыр шул инде

«Аллаһы Тәгалә, яраткан бәндәсен генә сыный», дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Бу сүзләр дөресме, юкмы әйтә алмыйм.

«Аллаһы Тәгалә, яраткан бәндәсен генә сыный», дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Бу сүзләр дөресме, юкмы әйтә алмыйм.

Әмма гомерем буе сыналып яшим. Җитмеш яшемә җитеп әти-әниемне бер тапкыр да күргәнем булмады. Аларның нинди кеше икәнен кайда яшәгәннәрендә белмим. Бүгенге көндә алар исән-саумы, юкмы болары да билгесез.

 Балалар йортында күргән җәбер-золым, әле дә төшләремә кереп йөдәтә. Балачак булмаган кебек яшьлегем дә булмады. Йөз-кыяфәтем кеше күзенә күренерлек түгел. Бөтен битемне кызыл миң каплаган. Кеше арасында йөрергә дә бик ояла идем. Беренче мәхәббәт утларында янулар, егетләр белән кочаклашу, үбешүләр миңа насыйп булмады. Башка яшьтәшләрем шикелле кияүгә чыгып, балалар үстерергә хыялландым. Күңелем белән чынга ашмастай хәл икәнен аңласам да, ләкин өметләнә идем. Кем белә, бәлки үзем шикелле берәр кеше очрар әле дип үземне юатып яшәдем. Мәктәптә яхшы укысам да, алга таба да укуымны дәвам итәргә мөмкинчелегем булмагач бер кибеткә җыештыручы булып эшкә урнаштым. Көннәрем атнага, атналарым айларга, айларым елларга тоташып уза тордылар. Яшем утыз бишне узып барганда күңелемә кемнән булсада бала табарга кирәк дигән көфер уй килде. Озак та узмады бу ниятемне тормышка ашырырга мөмкинчелектә чыкты. Көндә кибеткә иртәнге якта “баш төзәтергә”дип бер ир кеше керә иде. Йөзен сакал-мыек баскан, ай буе юынмаганы көн кебек ачык булса да нигәдер күңелем шушы кешене сайлады. Каршы килмәде. Бер атнадан килеп тә җитте.

Авырга узганымны белгәч бик сөендем. Тормышым да ямьләнеп киткәндәй булды. Үземне мескен итеп түгел, таулар күчерердәй көчле кеше кебек хис итә башладым. Әмма барыбер дә күңелдә курку бар иде. Көндә йокларга яткач Аллаһы Тәгаләдән баламның сау-сәламәт, чибәр итеп яратуын сорый идем.

Теләгем кабул булды. Чибәр генә бер егетнең әнисе булдым. Аллага шөкер, Ризәлем акыллы, тәртипле егет булып үсте. Мәктәптә начар укымады. югары уку йортына укырга кереп аны да уңышлы гына тәмамлаганнан соң эшкә дә урнашты. Эшендә җитәкчеләре дә, хезмәттәшләре дә яраттылар, хөрмәт иттеләр үзен. Ана өчен моннан да зур куаныч була ала микән соң?! “Әнием, матурым”, дип кенә торган балама күзләр генә тидерә күрмә дип көндә Аллаһы Тәгаләгә ялвара идем. Биш елдан үзен югары урынга җитәкче итеп куйдылар. Өч бүлмәле фатир алды. Үз йортымда гына калырга уйлаган идем дә, улымның” Мин кайда син шунда” дигәч ризалаштым. Яңа фатирга күченеп озакта яшәмәдек, өйләнәм дигән шатлыклы хәбәр җиткерде. Киленем-Финзирәне сөенеп кабул иттем. Бер-бер артлы ике малай алып кайттылар. Оныкларымны бик яратып, сөеп тәрбияләдем. Яшем олыгая барган саен күп эшләрне башкара алмый башлагач мин үземне бу йортта артык кашыкка әйләнә башлавымны сизә башладым. Киленемнең “Өйдә тик ятасың, телевизор карап көнеңне үткәрәсең, бер нәрсәгә дә булышмыйсың”, дип тавыш чыгарулары ешайганнан ешайды. Улым, барын да ишетеп торса да дәшми иде. Картайган көннәремдә балам, таянычым да, яклаучым да, ялгызлыктан саклаучым да булыр дип аны шушы якты дөньяга китергән идем. Ялгызыма тормыш алып баруы җиңел булмаса да, аны матур киендерергә, тәмле ашатырга тырыштым. Яклаучы кешем булмагач кагып-сугулар да, мәсхәрәле сүзләр әйтеп рәнҗетүчеләрдә күп булды. Берсенә дә каршы дәшмәдем, тешләремне кысып түз-түз дип үз-үземә әмер бирә идем. Улым гына үсеп җитсен, мине бар нәрсәдән яклар дигән уйлар миңа алга таба яшәргә көч бирә иде. Аннан башка бер генә көн дә яши алмамын дип уйлый идем.

Бүген менә улым йортында соңгы төнемне йоклыйм. Картайгач бер кемгә дә кирәгең калмый икән шул. Юуук, һич үкенмим улыма гомер биргәнемә. Нишлисең, язмыштан узмыш юк диләр. Улымның кадерле әнисе, оныкларымның яраткан әбисе, киленемнең сердәшчесе булып яшисем килгән иде дә, булмады бит, булмады. Нишләптер килен мине үз итмәде.

Инде менә соңгы таңым да атты... И Аллам, газиз балама рәнҗемичә ничекләр генә китәсе...

Улым-Газиз балам!!!

Сине бу якты дөньяга тудырыр өчен генә очрашкан әтиеңнең исеме Рәшит Назарбаев. Эзләп тап аны, моның өчен синең бөтен мөмкинлегең бар. Начар кеше түгел ул. Бары язмышы тарафыннан кыерсытылган ир. Без очрашканда гаиләсез, йортсыз иде. Эшләгән урынында кыскартуга эләккән ир эчүгә сабыша. Хатыны бу хәлгә түзми өеннән куып чыгара. Бик теләсәм дә аны үземдә яшәргә калдыра алмый идем. Чөнки, үзе дә теләми иде бугай. Теленнән хатынын ничек яратуын, ике баласын сагынуын аңларга була иде. Үз гомерендә бер тапкыр да хатынына хыянәт итмәгән ир, иртән үзен бик начар хис итте. Бары тик ярты елга бер тапкыр булса да юынып, чиста урын-җирдә йоклау өчен генә ризалашканын кат-кат сөйләде. Һәм башка очрашмаска дип саубуллашып китте. Ул киткәннән соң, бу ирне сайлап ялгышмаганыма тагы бер кат инандым. Балам, эзләп тап аны, бу сиңа соңгы үтенечем булыр. Исән-сау булып, тормышы авыр барса булыш. Бу синең бурычың. Күреп, очраша алсаң, минем бәхиллегемне җиткер...

Мин китәм балам... Миңа әле җитмеш яшь кенә. Иң рәхәт вакытым җиткәч кенә. Ир хыянәте бик авыр диләр, баланыкын кичереп карасыннар иде...

Мин киткәч барсында уйларсың, үкенерсең, еларсың. Әмма соң булыр шул инде улым. Сездә дә ике ул үсә. Алар өйләнеп минем көнгә калгач тагы бер еларсың. Бизмәннәргә мине салдың, балам”.

Бер шешә йокы даруы эчеп, бу якты дөнья белән саубуллашкан ананы, Аллаһы Тәгаләнең җәннәтнең түрләренә үз куллары белән күтәреп кертәсенә иманым камил.

Фәридә Хисамова

Кукмара районы, Тырыш авылы.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

23

0

62

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    9

    0

    Үз-үзенә кул салучы - Җәһәннәм әһеле!

    • аватар Без имени

      1

      1

      Аллах узе белэн жэхэннэм или жаннэт

      • аватар Без имени

        14

        0

        Зина кылуны аклый, уз-узенә кул салучыны жәннатле буласын дип котырта. Нарсага өйратасез бу бестолковый хикаяларегез белән кешеләрне

        • аватар Без имени

          3

          0

          Монда нинди жэннэт турында суз булырга момкин, кызык......

          • аватар Без имени

            3

            0

            Кешелэргэ гибрэт булсын дип

            Мөһим

            loading