Шәһри Казан

5 мең сумлыкны 18 төрле билге буенча тикшереп була

Банкларны купюраларны тикшерү җайланмаларын еш яңартып торырга мәҗбүр итмәкчеләр. Бу, беренче чиратта, банкоматларга кагыла. Элек мондый таләп Recycle функцияле банкоматларга гына (кабул итеп алынган акчаларны кабаттан клиентка бирә торган) куелган булса, моннан соң аны купюра кабул итеп алучы барлык банкоматлар да үтәргә тиеш була. Россия Үзәк банкы ел дәвамында банкноталарны...

Реклама

Яңа таләпләр буенча, банкоматлар, кәгазь акчаларны кабул итеп алганда, аларның чынлыгын кимендә дүрт билге буенча тикшерергә тиеш. Россия Үзәк банкы белгечләре, банкноталарның ялган түгелме икәнен хакыйкатьтә күп билгеләр буенча ачыкларга мөмкин, ди. Мәсәлән, 5 мең сумлык кәгазь акчаны 18 төрле билге буенча тикшереп була икән. Ә ялган акчалар проблемасы, алар фикеренчә, финанс учреждениеләренең РФ Үзәк банкы рекомендацияләрен җитәрлек дәрәҗәдә катгый үтәмәүләреннән килә. «Җиһазларын яңартмыйча, банклар, белә торып, үзләренә рисклар ала», - дип кисәтә банкның ялган акчаларны профилактикалау идарәсе башлыгы В.Финогенов.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: